Яратылыш 8:1—22

8  Аллаһы исә Нух һәм аның белән көймәдә+ булган бөтен кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында кайгыртып,* җир өстенә җил җибәрде, һәм сулар кими башлады. 2  Күктәге су чыганаклары һәм күк капкалары ябылды, һәм яңгыр туктады.+ 3  Сулар кими барды һәм 150 нче көнгә шактый кимеде. 4  7 нче айның 17 нче көнендә көймә Арарат тауларында туктады. 5  Сулар 10 нчы айга кадәр кими барды. 10 нчы айның 1 нче көнендә тау очлары күренә башлады.+ 6  40 көннән соң Нух көймәдә ясалган тәрәзәне+ ачып, 7  тышка бер козгынны очырды. Козгын җирдәге сулар кипкәнче бер очып китеп, бер кайтып йөрде. 8  Соңыннан, җир йөзендә сулар кимегәнме, юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырып җибәрде. 9  Әмма күгәрчен, кунар җир тапмыйча, көймәгә, Нух янына кире әйләнеп кайтты, чөнки сулар әле бөтен җир йөзен каплап тора иде.+ Шунда Нух кулын сузып, аны көймә эченә алды. 10  Ул тагын 7 көн көтте дә, күгәрченне кабат көймәдән очырды. 11  Кичен күгәрчен кире әйләнеп кайткач, Нух аның томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын күрде! Шуннан ул җирдә суларның кимегәнен аңлады.+ 12  Тагын 7 көн көткәннән соң, ул күгәрченне янә очырды. Әмма күгәрчен инде әйләнеп кайтмады. 13  601 нче елның+ 1 нче аенда, айның 1 нче көнендә җирдәге сулар кипте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде. 14  2 нче айның 27 нче көнендә җир тулысынча кипте. 15  Шунда Аллаһы Нухка болай диде: 16  «Хатының, улларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык.+ 17  Үзең белән һәр төрдәге бар тереклекне:+ күктә оча торган тереклекне, җәнлекләрне, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннарны алып чык — үрчесеннәр, ишәйсеннәр, җир йөзен тутырсыннар».+ 18  Шунда Нух үз уллары,+ хатыны һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты. 19  Җирдә яшәүче барлык тереклек: җанварлар да, күктә оча торган тере җаннар да, җирдә хәрәкәт итә торган башка хайваннар да төркем-төркем көймәдән чыкты.+ 20  Аннан соң Нух Йәһвәгә мәзбәх*+ төзеде һәм чиста хайваннар белән оча торган чиста тереклекнең+ кайберләрен алып, аның өстендә яндыру корбаннары китерде.+ 21  Һәм Йәһвә корбанның хуш* исен сизде. Шуңа күрә Йәһвә үз күңеленнән болай диде: «Кеше аркасында бүтән беркайчан да җирне каһәрләмәячәкмен,*+ чөнки кеше йөрәгендәге уй-ниятләр балачактан ук явызлыкка юнәлгән.+ Бүтән беркайчан да бөтен тереклекне һәлак итмәячәкмен.+ 22  Моннан ары җирдә чәчү вакыты һәм урак өсте, суык һәм эссе, җәй һәм кыш, көн һәм төн бер дә бетмәс».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «искә төшереп».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Яки «җиргә бәла чакырмам».

Искәрмәләр

Медиаматериал