Яхъя 3:1—36
Искәрмәләр
Никәдим: Ул фарисей һәм яһүд башлыкларының берсе, ягъни Югары киңәшмә әгъзасы, булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) «Халыкны яулап алучы» дигәнне аңлаткан Никәдим исеме греклар арасында киң таралган булган, һәм кайбер яһүдләрне дә шулай атый башлаганнар. Никәдим Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә искә алына (Ях 3:4, 9; 7:50; 19:39), һәм Гайсә аны Ях 3:10 да «Исраил остазы» дип атый. (Ях 19:39 га аңлатманы кара.)
яңадан тумаса: Гайсә Никәдимгә Аллаһы Патшалыгын күрер өчен кеше икенче мәртәбә туарга тиеш дигән. Никәдимнең 4 нче шигырьдә язылган җавабы күрсәткәнчә, ул Гайсәнең сүзләрен кеше турыдан-туры икенче мәртәбә туарга тиеш дип аңлаган. Әмма Гайсә дәвам итеп, бу икенче тууны «рухтан туу» дип сурәтли (Ях 3:5). «Аллаһы балалары булып» китәргә тиеш кешеләр «каннан да түгел, ата-ана я ир теләгәнгә дә түгел, ә Аллаһы теләгәнгә туалар» (Ях 1:12, 13). 1Пт 1:3, 23 тә охшаш сүзтезмәләр кулланыла. Күпчелек Изге Язмаларда монда «яңадан туу» сүзтезмәсе кулланылса да, кайбер Изге Язмаларда «югарыдан туу» дип әйтелә; андый тәрҗемә дә мөмкин, чөнки монда кулланылган грек сүзе а́нотен гадәттә «югарыдан» дигәнне аңлата (Ях 3:31; 19:11; Яг 1:17; 3:15, 17). Ике тәрҗемә дә Патшалыкка керәчәк кешеләр «Аллаһыдан», димәк югарыдан туарга тиеш дигән фикер белән туры килә (1Ях 3:9). Ләкин Никәдимнең җавабын исәпкә алсак, шушы контекстта бу грек сүзе «яңадан» дигәнне дә аңлата.
Аллаһы Патшалыгын: Бу сүзтезмә Яхъя хәбәрендә ике тапкыр гына очрый. (Ях 3:5; Мт 3:2; Мк 1:15 кә аңлатмаларны кара.)
судан һәм рухтан тумаса: Никәдим, күрәсең, Чумдыручы Яхъя үткәргән суга чумдырылу турында белгән (Мк 1:4—8; Лк 3:16; Ях 1:31—34). Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акылга ятышлы: Гайсә су турында әйткәч, Никәдим аның чумдырылу өчен кулланылган су турында әйткәнен аңлаган. Никәдим Еврей Язмаларында «Аллаһы рухы», ягъни Аллаһының эш итүче көче, төшенчәсенең ничек кулланылганын да белгән (Яр 41:38; Чг 31:3; Сн 11:17; Хк 3:10; 1Иш 10:6; Иш 63:11). Шунлыктан Гайсә «рух» сүзен куллангач, Никәдим моның изге рух икәнен аңлаган. Гайсәнең үз очрагы аның Никәдимгә әйткән фикерен сурәтли. Гайсә суга чумдырылгач, аңа изге рух иңгән. Шулай итеп ул «судан һәм рухтан туган» (Мт 3:16, 17; Лк 3:21, 22). Ул вакытта Аллаһы Гайсәне үзенең Улы дип игълан иткән; шулай итеп ул, күрәсең, Гайсәне, күккә кайтырга өмете булган рухи угыл буларак, тудырганын күрсәткән. Гайсәнең «судан туган» шәкерте булып китәр өчен, кеше элекке тормыш рәвешен калдырып, үз гөнаһларыннан тәүбә итәргә һәм суга чумдырылырга тиеш. Ә «судан һәм рухтан» туучы кешеләрне Аллаһы үз уллары булыр өчен тудыра; аларның күкләрдә рухи тормыш белән яшәргә һәм Аллаһы Патшалыгында идарә итәргә өметләре бар (Лк 22:30; Рм 8:14—17, 23; Тит 3:5; Ев 6:4, 5).
рухтан: Яки «эш итүче көчтән». Пне́ума дигән грек сүзе монда Аллаһының эш итүче көчен аңлата. (Сүзлекне кара.)
Кешедән кеше туа: «Кеше» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе саркс монда чикләре булган физик тере затны аңлата. (Ях 17:2 гә аңлатманы кара.)
рух: Монда, күрәсең, Аллаһы рухы белән майланган Аллаһының рухи улы турында сүз бара.
Җил... Рухтан: Гадәттә «рух» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе пне́ума бу шигырьдә ике мәртәбә очрый. Беренче очракта ул «җил» дип бирелгән, һәм Мәсихче Грек Язмаларында ул монда гына шулай итеп тәрҗемә ителгән. Ә аңа туры килгән еврей сүзе ру́ах «җил» дип якынча 100 мәртәбә бирелгән (Яр 8:1; Чг 10:13; 1Пат 18:45; Әп 21:18; Зк 2:6, иск.; сүзлектән «Рух» кара.) Бу ике төшенчә дә гадәттә күзгә күренмәгән һәм эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәгә карый. Гайсә бу сүзне тирән рухи хакыйкатькә өйрәтер өчен куллана. Бу шигырьнең азагында пне́ума сүзе рухтан туган һәркем дигән сүзтезмәдә кулланыла; башкача әйткәндә, Аллаһының изге рухы, ягъни эш итүче көче, тарафыннан тудырылган һәркем. (Ях 3:5 кә аңлатманы кара.) Гайсә Никәдимгә «рухтан тууны» җилнең исүе белән чагыштырып була дип әйтә. Никәдим җил исүенең нәтиҗәсен ишетә, сизә һәм күрә алган, ләкин аның чыганагын я кайда барып җитәчәген аңлый алмаган. Шул ук рәвешчә, рухи аңлавы булмаган кешеләргә Йәһвәнең үз рухы ярдәмендә ничек кешене яңадан тудыра алганына төшенү авыр булган; алар андый кешенең булачак данлыклы киләчәген дә аңлый алмаган.
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
Адәм Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр: Гайсә монда үзенең баганада җәзалануын чүлдә бакыр еланны баганага беркетү белән чагыштыра. Исраиллеләр, агулы еланнар чаккач, исән калыр өчен, Муса бакырдан ясаган еланга карарга тиеш булган. Шул ук рәвешчә, мәңгелек тормышны алырга теләгән гөнаһлы кешеләр Гайсәгә иман итәргә, аны күздән ычкындырмаска тиеш (Сн 21:4—9; Ев 12:2). Гайсә баганада үтерелгәнгә, күпләр өчен ул, күрәсең, җинаятьче һәм гөнаһ кылучы булган; Муса кануны буенча, баганага асып куелган кеше ләгънәт ителгән кеше булып саналган (Кн 21:22, 23). Кануннан бу өземтәне китереп, Паул шуны аңлаткан: Гайсә, яһүдләр «урынына ләгънәт булып», аларны «Канун ләгънәтеннән йолып азат итәр» өчен, баганага асып куелырга тиеш булган (Гл 3:13; 1Пт 2:24).
дөньяны: Грек сүзе ко́смос кешелек белән тыгыз бәйле; шул мәгънәдә ул дөньяви грек әдәбиятында һәм шулай ук Изге Язмаларда кулланыла. (Ях 1:10 га аңлатманы кара.) Бу контекстта ко́смос сүзе йолып алыначак кешелекне аңлата. Бу кешелек Ях 1:29 да «гөнаһта», ягъни Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһта, гаепле итеп сурәтләнә.
ярата: Грек фигыле агапа́о («яратырга») Яхъяның Яхшы хәбәрендә беренче мәртәбә монда очрый. Бу грек фигыле һәм тамырдаш исем ага́пе (мәхәббәт) аның Яхшы хәбәрендә 44 мәртәбә кулланыла, димәк, алар анда, бергә алынган башка өч яхшы хәбәр белән чагыштырганда, ешрак очрый. Изге Язмаларда агапа́о һәм ага́пе еш кына принципларга нигезләнгән фидакарь мәхәббәтне аңлата. Бу аның шушы шигырьдәге кулланышыннан күренә, чөнки анда Аллаһы турында ул дөньяны, ягъни гөнаһтан йолып алуга мохтаҗ кешелекне, ярата дип әйтелә (Ях 1:29). Грек исеме ага́пе 1Ях 4:8 дә кулланыла. Анда Яхъя «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтә. Мәхәббәт «рух җимешенә» кергән сыйфатлар арасында беренче булып китерелә (Гл 5:22) һәм 1Кр 13:4—7 дә җентекләп сурәтләнә. Бу сүзнең Изге Язмалардагы кулланышыннан күренгәнчә, мәхәббәт башка кешегә карата туган хистән күбрәкне үз эченә ала. Күп кенә контекстларда ул киңрәк мәгънәгә ия; андый яратуны еш кына уйлап һәм аңлы рәвештә күрсәтәләр (Мт 5:44; Эф 5:25). Шуңа күрә мәсихчеләр үстергән мәхәббәтнең бурыч, принцип һәм әдәплелекне үз эченә алган әхлакый ягы булырга тиеш. Әмма ул хиссез түгел, чөнки ул еш кына җылы якын күрү хисен күздә тота (1Пт 1:22). Бу шушы төшенчәнең Яхъяның Яхшы хәбәрендәге кулланышыннан күренә. Яхъя «Ата Угылны ярата» дип язганда (Ях 3:35), агапа́о сүзенең формасын кулланган, ә Гайсәнең шул ук мөнәсәбәтләрне сурәтләүче сүзләрен язганда, ул филе́о («ярата») дигән грек фигыленең формасын кулланган (Ях 5:20).
Улына иман итүче: Сүзгә-сүз «аңа ышанучы». Писте́уо дигән грек фигыле еш кына «иман» дип бирелгән пи́стис исеме белән тамырдаш. Бу фигыльнең төп мәгънәсе «ышанырга; иман итәргә», ләкин контекст һәм грамматик төзелеш буенча, аның мәгънәсе төрле төсмерләргә ия булырга мөмкин. Бу төшенчә еш кына берәр кемнең барлыгына ышанудан я моны танудан күбрәкне аңлата (Яг 2:19). Ул тыңлаучанлык күрсәтергә этәрүче иман һәм таяну дигән фикерне үз эченә ала. Ях 3:16 да писте́уо дигән грек фигыле эис бәйлеге («Улына», -на бәйлек функциясен үти) белән бергә кулланыла. Бу грек сүзтезмәсе турында бер белгеч язган: «Иман эш-хәрәкәтне, кешеләр эшләгән нәрсәнедер, ягъни кемгәдер иман күрсәтүне, күздә тота» («An Introductory Grammar of New Testament Greek», Paul L. Kaufman, 1982, p. 46). Билгеле, Гайсә бер генә иман итү турында түгел, ә иман белән аерылып торган тормыш турында әйтә. Ях 3:36 да «Угылга иман итүче» дигән охшаш сүзтезмә «Угылга буйсынмаучы» дигән сүзләргә каршы куела. Шуңа күрә бу контекстта «иман итү» нык иманны буйсынучанлык белән күрсәтү дигән фикерне үз эченә ала.
бердәнбер Улын: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; уникаль» дигәнне аңлата. Рәсүл Яхъя язган язмаларда бу төшенчә Гайсәгә карата гына кулланыла. (Ях 1:14; 3:18; 1Ях 4:9; Ях 1:14 кә аңлатманы кара.) Аллаһы барлыкка китергән башка рухи затлар шулай ук уллар дип аталса да, Гайсә генә «бердәнбер угыл» дип атала (Яр 6:2, 4; Әп 1:6; 2:1; 38:4—7). Гайсә беренче Угыл, аны турыдан-туры Атасы барлыкка китергән, шуңа күрә ул уникаль, Аллаһының башка барлык улларыннан аерылып тора. Аларны Йәһвә шул беренче Угыл аша барлыкка китергән. Паул Исхак турында ул Ибраһимның «бердәнбер улы» булган дип әйткәндә, моногене́с дигән грек сүзен шул ук рәвешчә кулланган (Ев 11:17, 18). Ибраһимның Һаҗәрдән — улы Исмәгыйл, ә Катурәдән тагын берничә улы туган булса да (Яр 16:15; 25:1, 2; 1Ел 1:28, 32), Исхак үзенә күрә «бердәнбер угыл» булган. Ул Ибраһимның Аллаһы вәгъдәсе буенча бердәнбер улы һәм шулай ук Сараның бердәнбер улы булган (Яр 17:16—19).
хөкем итәр: Яки «гаепләр». Йәһвә үз Улын кешелек дөньясын хөкем итәр өчен, ягъни гаепләр өчен, түгел, ә, мәхәббәттән чыгып иман итүчеләрне коткарыр өчен җибәргән (Ях 3:16; 2Пт 3:9).
хөкем ителми: Яки «гаепләнми». (Ях 3:17 гә аңлатманы кара.)
яктылык: Бу шигырьдә «яктылык» дигән сүзнең беренчесе Гайсәне сурәтли. Ул моны үз тормышы һәм тәгълиматлары белән күрсәткән һәм шулай ук Йәһвә Аллаһыдан килгән аңлау һәм белем чагылдырган. Гайсә шулай ук Ях 1:7—9 да да образлы рәвештә «яктылык» дип атала. (Бу шигырьдәге дөньяга... килде дигән сүзтезмә турында күбрәк белер өчен, Ях 1:9 га аңлатманы кара.)
ул суга чумдырылу үткәрде: Суга чумдырылу, күрәсең, Гайсәнең җитәкчелегендә үткәрелгән, чөнки Ях 4:2 дә «суга чумдыруны Гайсә үзе түгел, ә шәкертләре үткәрә иде» дип әйтелә.
Айнунда: Зур сулык булган урын. Ул, күрәсең, яхшырак билгеле булган Сәлим дигән урын янында булган. Бу урыннарның кайда урнашканнары төгәл билгеле түгел; Евсевий сүзләре буенча, бу урын Үрдүн үзәнендә, Скифопольдән (Бәйтшеан) көньякка таба якынча 12 км ераклыкта урнашкан булган. Ул өлкәдәге Телль-Ридга (Тель-Шалем) Сәлим урынын биләп тора дип санала. Аның янында берничә чишмә бар, һәм бу, бәлки, Евсевийның Айнун дип аталган урынны тасвирлавына туры киләдер. Изге Язмаларда бу ике урын: Айнун белән Сәлим монда гына искә алына.
суга чумдырылу үткәрде: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалар күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бу хәбәрдә Яхъя ул җирдә суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» дип әйтелә. (Бу шигырьдәге Айнунда сүзенә аңлатманы кара.) Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә «суга кергән» (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.
Үрдүннең аръягында: Яки «Үрдүннең башка [көнчыгыш] ягында». Ях 3:23 тә искә алынган урыннар: Сәлим белән Айнун Үрдүннең көнбатыш ягында булган; анда Яхъя Гайсәне «Үрдүн елгасы аръягындагы Битаниядә», ягъни Үрдүннең көнчыгыш ягында, суга чумдырган. (Ях 1:28 гә аңлатманы һәм Ә10 кушымт. кара.)
кияүнең... дусты: Изге Язмалар язылган чорда кияүнең якын дусты аның вәкиле булып эш иткән һәм туйны оештырыр өчен җаваплы булган. Ул кайвакыт ярәшүне дә оештыра алган. Туй көнне туй я кияүнең йортына, я кияүнең атасы йортына төшкән; анда мәҗлес үткәрелгән булган. Бу мәҗлес вакытында кияүнең дусты кияүнең тавышын, ул кәләше белән сөйләшкәндә, ишетеп шатланган, чөнки дусты үз бурычын уңышлы үтәгәнен аңлаган. Чумдыручы Яхъя үзен «кияүнең... дусты» белән чагыштырган. Бу очракта Гайсә кияү булган, ә аның шәкертләре, төркем буларак, образлы кәләшен тәшкил иткән. Мәсихкә юл әзерләгәнгә, Чумдыручы Яхъя «кәләшнең» беренче әгъзаларын Гайсә Мәсих белән таныштырган (Ях 1:29, 35; 2Кр 11:2; Эф 5:22—27; Ач 21:2, 9). Кияүнең дусты үз эшен уңышлы башкарып, максатына ирешкән; хәзер инде ул игътибар үзәгендә булмаган. Шуңа күрә Чумдыручы Яхъя үзе турында: «Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш»,— дип әйткән (Ях 3:30).
Югарыдан килүче зат: Ях 3:31—36 дагы сүзләр, күрәсең, Чумдыручы Яхъя сүзләренең дәвамы да, Гайсә әйткән сүзләр дә булмаган, ә шушы Яхшы хәбәрне язучы рәсүл Яхъяның сүзләре булган. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең Никәдимгә әйткән сүзләре Ях 3:21 дә тәмамлана, һәм аннары Ях 3:25 кә кадәр рәсүл Яхъя вакыйгаларны сурәтли. Ях 3:26 дан башлап, Чумдыручы Яхъя һәм аның шәкертләре арасындагы әңгәмә язылган һәм аның аларга әйткән сүзләре Ях 3:30 да тәмамлана. Ях 3:31—36 дагы сүзләр Гайсәнең сүзләре итеп китерелмәсә дә, алар, һичшиксез, Гайсә рәсүл Яхъяга өйрәткән хакыйкатьләрне чагылдыра.
мөһер суккан була: Яки «раслаган була». «Мөһерләү; мөһер сугу» дип тәрҗемә ителә торган грек сүзе монда образлы кулланыла һәм ниндидер сүзләрнең хаклыгын я дөреслеген раслау дигән фикерне белдерә. Һәм бу мөһернең ниндидер документның чынлыгын раславына охшаш. Мәсих шаһитлеген кабул иткән кеше Аллаһының хаклыгын — бу очракта аның Мәсих турындагы пәйгамбәрлек сүзенең хаклыгын таный. (Рм 3:4 белән чагыштыр.)
иман итүче... буйсынмаучы: Ях 3:16 га аңлатманы кара.