Яхъя 5:1—47
Искәрмәләр
Искәрмәләр
яһүдләрнең бер бәйрәме: Яхъя нинди бәйрәм турында сүз барганын төгәл әйтмәсә дә, бу б. э. 31 елының Пасах бәйрәме булган дигән нәтиҗә ясар өчен җитди сәбәпләр бар. Яхъяның хәбәре гомумән хронологик тәртиптә язылган. Контекст күрсәткәнчә, бу бәйрәм Гайсәнең «урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар» дигән сүзләреннән соң күп тә үтмәстән искә алына (Ях 4:35). Урак өсте, ягъни арпа уңышын җыю, якынча Пасах бәйрәме (14 нисан) вакытында башланган. Димәк, Гайсә шул сүзләрен, күрәсең, моңа кадәр якынча дүрт ай алдан, якынча кислев (ноябрь-декабрь) аенда әйткән булган. Башка ике бәйрәм: Багышлау һәм Пурим бәйрәмнәре кислевтан алып нисанга кадәрге вакытка туры килгән. Әмма бу бәйрәмнәрдә исраиллеләрдән Иерусалимга күтәрелү таләп ителмәгән. Шуңа күрә бу контекстта «яһүдләрнең бер бәйрәме», күрәсең, Пасах бәйрәме булган; һәм, Аллаһы кануны буенча, Гайсә аны үткәрер өчен Иерусалимга килгән (Кн 16:16). Әйе, Яхъя киләсе Пасах бәйрәмен искә алыр алдыннан берничә вакыйганы гына әйтеп китә (Ях 6:4), ләкин, А7 кушымт. таблица күрсәткәнчә, Яхъяның хәбәрендә Гайсә хезмәтенең башы турында кыскача язылган, һәм Яхшы хәбәрне бәян иткән башка өч язучы инде язган күп кенә вакыйгалар искә алынмаган. Чыннан да, Гайсәнең башкарган күп эшләре турында башка өч Яхшы хәбәрдә язылган вакыйгалар шуны раслый: Ях 2:13 тә һәм Ях 6:4 тә искә алынган Пасах бәйрәмнәре арасында тагын бер Пасах бәйрәме булган. (А7 кушымт. һәм Ях 2:13 кә аңлатманы кара.)
еврейчә: Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучылар «еврейчә; еврей телендә» дигән төшенчәне яһүдләр сөйләшкән телне (Ях 19:13, 17, 20; Рс 21:40; 22:2; Ач 9:11; 16:16), шулай ук үледән терелтелгән данлыклы Гайсә Тарс шәһәреннән булган Шаулга мөрәҗәгать иткән телне (Рс 26:14, 15) күрсәтер өчен кулланган. Рс 6:1 дә «еврейчә сөйләшүче яһүдләр» «грекча сөйләшүче яһүдләрдән» аерып күрсәтелә. Кайбер белгечләр бу төшенчә шушы шигырьләрдә «арамейча; арамей телендә» дип тәрҗемә ителергә тиеш дип уйласа да, бу төшенчә чынлыкта еврей теленә кулланыла дип санар өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсәлән, табиб Лүк рәсүл Паул Иерусалимдагы халыкка «еврей телендә» сөйләгән дип әйткән; шул чакта Паул Муса канунын еврей телендә өйрәнү тормышларында мөһим роль уйнаган кешеләргә мөрәҗәгать иткән. Үле диңгез янында табылган кулъязма кисәкләре һәм кулъязмалар текстлары (алар арасында Изге Язмалар тексты һәм дөньяви текстлар) күбесенчә еврей телендә язылган, һәм бу ул телнең көндәлек кулланышта булганын күрсәтә. Табылган кулъязма кисәкләренең азрак өлеше арамей телендә язылган булган, һәм бу ике телнең дә кулланылганын күрсәтә. Шуңа күрә Изге Язмаларны язучылар «еврей телендә» дип язганда, аларның чынлыкта арамей я сурия телен күздә тотканы бик шикле булып тоела. (Рс 21:40; 22:2; Рс 26:14 белән чагыштыр.) Элегрәк Еврей Язмаларында «арамей теле» белән «яһүд теле» арасында аерма ясалган (2Пат 18:26), һәм I гасырда яшәгән яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий, Изге Язмалардагы бу өзекне карап чыкканда, «арамей» һәм «еврей» телләре турында аерым телләр дип әйтә («Jewish Antiquities», X, 8 [i, 2]). Әлбәттә, кайбер төшенчәләр арамей һәм еврей телләрендә бик охшаш, ә башка төшенчәләр еврей теленә арамей теленнән кергәндер. Әмма Мәсихче Грек Язмаларын язучылар арамей телен күздә тотып, «еврей» төшенчәсен кулланган дип уйлар өчен сәбәпләр юк сыман.
Битзата: «Зәйтүн йорты» дигән мәгънә йөрткән еврей исеме. Кайбер кулъязмалар буенча, бу сулык «Битесда» дип атала, бәлки, «шәфкать йорты» дигәнне аңлата. Башка кулъязмаларда «Битсәидә» дип әйтелә, мәгънәсе «аучы [яки балыкчы] йорты». Бүген күп кенә белгечләр Битзата исеме яклы.
авырулар... ята иделәр: Ул чакта кешеләр, су дулкынлана башлагач, сулыкка төшкән кеше савыга дип ышанган (Ях 5:7). Шуңа күрә савыгырга теләүчеләр шул җирдә җыелган. Әмма Изге Язмаларда Аллаһының берәр фәрештәсе Битзата сулыгында могҗизалар кылган дип әйтелми. (Ях 5:4 кә аңлатманы кара.) Ләкин анда шул сулык янында Гайсә могҗиза кылган дип әйтелә. Шунысы игътибарга лаек: ул кеше суга кермәгән, шулай да ул шунда ук савыккан.
Кайбер кулъязмаларда, тулаем я өлешчә, 3 нче шигырьнең ахырыннан башлап һәм 4 нче шигырь буларак дәвам иткән мондый текст өстәлгән: «су кузгалуын көтеп [яталар иде]. 4 Чөнки Раббының [яки «Йәһвәнең»] бер фәрештәсе, вакыт-вакыт буага төшеп, суны болгата, һәм су болгану белән, аңа беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән». Әмма бу сүзләр борынгырак ышанычлы кулъязмаларда очрамый һәм, күрәсең, Яхъя хәбәренең төп нөсхәсендә булмаган. (А3 кушымт. кара.) Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й9, 22, 23 дип атала) «Раббының бер фәрештәсе» урынына «Йәһвәнең бер фәрештәсе» дип әйтелә.
Носилкаңны: Яки «Ятагыңны». Изге Язмаларда искә алынган илләрдә ятак еш кына саламнан я камыштан үреп ясалган җәймә булган. Кайвакыт, уңайлырак булсын өчен, аның өстенә юрган я кечкенә түшәк салганнар. Куллангач, андый ятакны төреп алып куйганнар. Бу контекстта грек сүзе кра́баттос, күрәсең, ярлы кешенең ятагын аңлата. Мк 2:4—12 дәге хәбәрдә Гайсә янына, «носилкага» салып, паралич суккан кешене китергәннәр дип әйтелә; анда шул ук грек сүзе кулланыла.
яһүдләр: Яхъяның Яхшы хәбәрендә кулланылганда, бу төшенчә, контекстка карап, бер-берсеннән чак кына аерылып торган мәгънәләргә ия. Ул гомумән яһүд халкын, Яһүдиядә яшәгән, Иерусалимда я аның тирәсендә яшәгән яһүдләрне аңлатырга мөмкин. Бу төшенчә шулай ук Муса кануны белән бәйле кеше йолаларын ашкынып тоткан һәм Гайсәгә дошман булган яһүдләрне дә күрсәтергә мөмкин. Бу контекстта «яһүдләр» төшенчәсе яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлатадыр, әмма ул шулай ук йолаларны тотуда ашкынучан булган башка яһүдләрне дә үз эченә алып, киң мәгънәдә кулланыладыр.
башка гөнаһ кылма: Гайсәнең мондагы сүзләре бу кеше ниндидер гөнаһы аркасында чирләп киткән дигәнне аңлатмый. Гайсә сәламәтләндергән бу кеше мирас итеп алынган камилсезлек аркасында 38 ел дәвамында чирләгән булган. (Ях 5:5—9; Ях 9:1—3 белән чагыштыр.) Хәзер бу кешегә шәфкать күрсәтелгән, һәм ул савыктырылган булган. Гайсә аны коткарылу юлы белән барырга һәм белә торып башка гөнаһ кылмаска өндәгән. Югыйсә, ул чирдән дә начаррак хәлгә эләгә алган, ягъни мәңгегә юк ителә алган (Ев 10:26, 27).
авырлыклар тудыра башлады: Монда кулланылган грек фигыленең тәмамланмаган үткән заман (имперфект) формасы шуны күрсәтә: яһүдләр — бәлки, яһүдләрнең башлыклары я Муса кануны белән бәйле кеше йолаларын ашкынып тоткан яһүдләр — Гайсәгә авырлыклар тудыра башлаган һәм моны эшләүләрен дәвам иткән.
үзен Аллаһыга тиңләп: Гайсә, Аллаһыны үз Атасы дип тиешенчә атаса да, үзен беркайчан да Аллаһыга тиңләмәгән (Ях 5:17). Киресенчә, Гайсәне, ул Аллаһыны үз Атасы дип атап, үзен Аллаһыга тиңләргә тырыша дип, яһүдләр гаепләгән. Яһүдләрнең Гайсә Шимбә көнен боза дигән сүзләре хак булмаган кебек, бу гаепләүләре дә хак булмаган. Гайсә моны 19—24 шигырьләрдә язылган сүзләре белән ачык итеп күрсәткән; аның сүзләре буенча, ул һичнәрсәне үзеннән чыгып башкара алмый. Күренеп тора, ул үзен Аллаһыга тиңләмәгән (Ях 14:28).
үзеннән чыгып: Яки «үзе», ягъни бәйсез рәвештә. Аллаһының Баш вәкиле буларак, Гайсә һәрчак Йәһвә әйткәннәрен тыңлый һәм Йәһвә кушканны сөйли.
Ата бит үз Улын ярата: Гайсә монда үзе һәм Атасы арасындагы барлыкка китерелгәннән бирле булган бердәмлекне һәм җылы дуслык мөнәсәбәтләрен сурәтли (Гс 8:30). Яхъя Гайсәнең шул мөнәсәбәтләрне сурәтләүче сүзләрен язганда, ул филе́о («ярата») дигән грек фигыленең формасын кулланган. Бу фигыль еш кына чын дуслар арасында булган бик якын мөнәсәбәтләрне сурәтли. Мәсәлән, ул Гайсә белән Лазар арасындагы дуслык бәйләнешләрен сурәтләр өчен кулланыла (Ях 11:3, 36). Ул шулай ук ата-аналар һәм балалар үзара ия булган мөнәсәбәтләрне күрсәтер өчен кулланыла (Мт 10:37). Шул ук фигыль филе́о Йәһвәнең үз Улының шәкертләренә карата тойган җылы, бик нык якын күрү хисен һәм шәкертләрнең Аллаһы Улына карата булган җылы хисләрен күрсәтер өчен кулланыла (Ях 16:27).
хөкемгә: Монда «хөкем» дип тәрҗемә ителгән кри́сис дигән грек төшенчәсенең мәгънәсе төрле төсмерләргә ия булырга мөмкин. Аның нәрсә аңлатканын контекст күрсәтә. Мәсәлән, бу төшенчә хөкем итүне (Ях 5:22), гаделлек сыйфатын (Мт 23:23; Лк 11:42) я судны (Мт 5:21) белдерергә мөмкин. Ул шулай ук гаепле я гаепсез дигән хөкем карарын да аңлата ала, ләкин күпчелек очракларда ул Мәсихче Грек Язмаларында гаепләү карарын белдерә. Бу шигырьдә «хөкем» төшенчәсе бертигез үлем сүзе белән кулланыла һәм тормыш белән мәңгелек тормышка каршы куела; шуңа күрә ул тормыш югалтуга китерүче хөкемне аңлата. (2Пт 2:9; 3:7; Ях 5:29 га аңлатманы кара.)
үлемнән тормышка күчкән: Гайсә, күрәсең, кайчандыр рухи яктан үле булган кешеләр турында әйтә, ләкин алар Гайсәнең сүзләрен ишетеп, аңа иман иткән һәм гөнаһлы юлларын калдырган (Эф 2:1, 2, 4—6). Алар «үлемнән тормышка күчкән», ягъни Аллаһыга иман иткәнгә, алар үлемгә хөкем ителүдән азат ителгәннәр һәм аларга мәңге яшәргә өмет бирелгән. Шул ук рәвешчә, Гайсә, күрәсең, өенә үз атасын җирләр өчен кайтырга теләгән яһүд кешесенә: «Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен»,— дип әйткәндә, рухи яктан үлеләрне күздә тоткан. (Лк 9:60; Лк 9:60; Ях 5:25 кә аңлатмаларны кара.)
үлгәннәр: Гайсә үлгәннәр өчен үзенең «тавышын ишетергә» вакыт килеп тә җитте инде дигән, шуңа күрә аның сүзләре шуны гына аңлатырга мөмкин: үлеләр бу — Адәмнән гөнаһ мирас итеп алган һәм шунлыктан үлемгә хөкем ителгән яшәүче кешеләр (Рм 5:12). Аллаһы карашыннан гомумән алганда кешелекнең яшәргә хокукы юк, чөнки «гөнаһ өчен түләү — үлем» (Рм 6:23). Гайсәнең «сүзен» ишетеп һәм аны тотып, кешеләр символик мәгънәдә «үлемнән тормышка күчә» алган. (Ях 5:24 кә аңлатманы кара.) «Ишетү» һәм «тыңлау» төшенчәләре Изге Язмаларда еш кына «игътибар итү» я «буйсыну» мәгънәсендә кулланыла.
тормыш бирергә кодрәте бар: Яки «үзендә тормыш бүләге бар». Гайсәдә «тормыш бирү кодрәте» бар, чөнки Атасы аңа башлангычта үзендә генә булган кодрәт биргән. Бу кодрәт ярдәмендә Гайсә кешеләргә Аллаһы хуплавын алырга һәм шуңа күрә тормышка ия булырга ярдәм итә ала. Ул шулай ук үлеләрне терелтеп, аларга тормыш бирергә сәләтле. Монда язылган сүзләрне әйткәннән соң, якынча бер ел үткәч, Гайсә үз шәкертләре турында аларның үзләрендә тормыш була алачак дип әйткән. («Үзегездә тормыш» сүзтезмәсенең, Гайсә шәкертләренә карата кулланылганда, нәрсә аңлатканын белер өчен, Ях 6:53 кә аңлатманы кара.)
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
кабердәгеләрнең: Сүзгә-сүз «хәтер төрбәләрендәгеләрнең». Бу төшенчә мнеме́йон дигән грек сүзенең тәрҗемәсе булып тора. Бу сүз «истә тоту; искә төшерү» дигәнне аңлаткан мимне́скомай дигән фигыльдән килеп чыккан һәм төрбә я каберне аңлата. Шулай итеп, бу төшенчә үлгән кешене хәтердә калдыру дигән мәгънә йөртә. Бу контекстта ул үлгән кешене Аллаһы истә тота икәнлеген күрсәтә. Бу фикер Лүк, Гайсәнең янындагы җәфалану баганасында асылынып торган җинаятьченең үтенечен язганда, кулланган төшенчәгә өстәмә мәгънә бирә; җинаятьче болай дигән: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер [мимне́скомай фигыленең формасы]» (Лк 23:42).
яшәү өчен... хөкем ителү өчен: Монда һәм Ях 5:24 тә «хөкем ителү» «яшәү» һәм «мәңгелек тормышка» каршы куела һәм тормыш югалтуга китерүче хөкемне аңлата. (2Пт 2:9; 3:7; Ях 5:24 кә аңлатманы кара.) «Хөкем» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кри́сис күпчелек очракларда Мәсихче Грек Язмаларында гаепләү карары фикерен белдерә. Контекст һәм башка шигырьләр күрсәткәнчә, Гайсә әйткән хөкем ителү кешенең үлгәнчегә кадәр башкарган эшләре өчен түгел, ә үледән терелтелгәннән соң башкарган эшләре өчен булачак. Рм 6:7 дә «үлгән кеше гөнаһтан азат» диелә. Үледән терелтелгән һәр кеше үз эшләре белән буйсынамы, юкмы икәнен күрсәтәчәк; буйсынса, әҗере — мәңгелек «яшәү», буйсынмаса, үлемгә «хөкем ителү» булачак.
терелеп торачак: Мт 22:23 кә аңлатманы кара.
үземнән чыгып: Яки «үзем», ягъни бәйсез рәвештә. Аллаһының Баш вәкиле буларак, Гайсә һәрчак Йәһвә әйткәннәрен тыңлый һәм Йәһвә кушканны сөйли.
Ничек ишетсәм: Ягъни Атадан, Югары Хакимнән.
Язмаларны: Бу сүз еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла. Язмаларны игътибар белән тикшергән яһүдләр Гайсәнең Мәсих булганын җиңел генә аңлый алган. Алар моны аның тормышы белән тәгълиматларын Язмаларда алдан әйтелгәннәр белән чагыштырып эшли алган. Ләкин бу яһүдләр Язмалардагы Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булганына күп кенә дәлилләрне намуслы тикшерергә теләмәгән. Алар шул Язмалар аша мәңгелек тормышка ия була алалар дип уйласалар да, аларның Гайсәне кабул итәсе килмәгән, ә Язмалар Гайсә аша гына тормыш алып була дип әйткән (Кн 18:15; Лк 11:52; Ях 7:47, 48).
шул Язмалар: Шул Язмаларда Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр булган. Шушы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тыңлаучылары аның аша «мәңгелек тормышка» ия була алачак икәнен күрсәткән.
бердәнбер Аллаһыдан: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Аллаһыдан» дигән сүз юк һәм текст «бердәнбер Заттан» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Ләкин мондагы язылышны башка борынгы, ышанычлы кулъязмалар раслый.
Медиаматериал
Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә генә «Иерусалимда Сарык капкасы янында» урнашкан Битзата исемле сулык искә алына (Ях 5:2). Бу капка, күрәсең, Еврей Язмаларында искә алынган Сарык капкасы булган. Ул капка шәһәрнең төньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан булган (Нк 3:1, 32; 12:39). Ә, бәлки, Яхъя искә алган «Сарык капкасы» Еврей Язмаларында искә алынган капкадан соңрак төзелгәндер. Гыйбадәтханә тавының төньягында зур сулыкның калдыклары казып табылган; ул Яхъя сурәтләгән сулыкка туры килә сыман. Казу эшләре барышында бу сулыкның ике өлештән торганы билгеле булган; ул якынча 46x92 м мәйданны биләп тора. Яхшы хәбәрдә сулык «биш колоннада белән уратып алынган» һәм анда «бик күп» авырулар һәм гарипләр ята иделәр дип әйтелә (Ях 5:2, 3). Сулыкның төньяк һәм көньяк өлешләрен аерып торган стена, күрәсең, биш колоннаданың берсен үз эченә алган, ә калган дүртесе сулыкның периметры буенча урнашкан булган.
1. Битзата
2. Гыйбадәтханә тавы