Рәсүлләр китабының кыскача эчтәлеге
А. Бөтен дөнья буенча шаһитлек бирер өчен әзерләнү (1:1—8)
Тәүфилгә мөрәҗәгать сүзе (1:1, 2)
Гайсә 40 көн дәвамында күренә һәм Аллаһы Патшалыгы турында сөйли (1:3)
Гайсә үз рәсүлләренә Иерусалимда калырга һәм вәгъдә ителгән изге рухны көтәргә куша (1:4, 5)
Гайсә рәсүлләрнең Исраилгә патшалык кайчан торгызылачак дигән соравына җавап бирә (1:6, 7)
Гайсә үз рәсүлләренә җир читенә кадәр үзенең шаһитләре булырга куша (1:8)
Ә. Гайсәнең күккә күтәрелүеннән алып б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рухның иңүенә кадәрге вакыйгалар (1:9—2:13)
Гайсә күккә күтәрелә, һәм ул шул ук рәвешчә киләчәк дигән вәгъдә бирелә (1:9—11)
Рәсүлләр Гайсәнең әнисе һәм энеләре белән бергә дога кылыр өчен җыела (1:12—14)
Яһүд урынына 12 нең берсе булып Маттиас сайлана (1:15—26)
Шәкертләр изге рух белән сугарыла һәм чит телләрдә сөйләшә башлый (2:1—4)
Рим империясенең бар төбәкләреннән булган яһүдләр Аллаһының мәһабәт эшләре турында ишетә (2:5—13)
Б. Иерусалимда шаһитлек бирү (2:14—3:26)
Петер Йәилнең изге рухның иңүе һәм Йәһвәнең шөһрәтле көне турындагы пәйгамбәрлеген өземтә итеп китерә (2:14—21)
Петер Язмалар нигезендә Гайсәнең үледән терелтелгәнен, шулай ук Хуҗабыз һәм Мәсих булып киткәнен дәлилли (2:22—36)
Халык Петер сүзләрен кабул итә; якынча 3 000 суга чумдырыла (2:37—41)
Шәкертләр рәсүлләрдән белем алып һәм бер-берсе белән бердәмлектә булып шатлана (2:42—47)
Петер гыйбадәтханәнең Матур дип аталган капкасы янында аксак хәер соранып утыручыны савыктыра (3:1—10)
Петер Сөләйман колоннадасында сөйли (3:11—18)
Петер халыкны тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга өнди (3:19—26)
В. Каршылыкларга карамастан шаһитлек бирү (4:1—5:42)
Петер белән Яхъяны кулга алалар; якынча 5 000 кеше иман итә башлый (4:1—4)
Петер Югары киңәшмә алдында яклана (4:5—22)
Шәкертләр, Аллаһы Сүзен сөйләр өчен, кыюлык сорап дога кыла (4:23—31)
Шәкертләр үз мал-мөлкәте белән уртаклаша (4:32—37)
Һанани белән Сафира Йәһвә рухын сыный (5:1—11)
Рәсүлләр күп галәмәтләр башкара (5:12—16)
Рәсүлләрне төрмәгә ябып куялар, әмма Йәһвәнең фәрештәсе аларны азат итә (5:17—21а)
Рәсүлләрне кабат Югары киңәшмә алдына китерәләр (5:21ә—32)
Гамәлиилнең «Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез» дигән киңәше (5:33—40)
Рәсүлләр гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп вәгазьли (5:41, 42)
Г. Аллаһы сүзенә өйрәтү эше калдырылырга тиеш түгел (6:1—7:1)
Д. Стифән Югары киңәшмә алдында үз иманын яклый (7:2—60)
Ыруг башлыклары заманы турында сөйли (7:2—16)
Мусаның яшь чагы, халыкны җитәкләгәне һәм Исраилнең потка табынганы турында сөйли (7:17—43)
Аллаһының кул белән салынган йортларда яшәмәгәнен әйтә (7:44—50)
Тыңлаучыларын изге рухка каршы килүдә гаепли (7:51—53)
Күренештә Гайсә белән Йәһвәне күрә; таш атып үтерелә (7:54—60)
Е. Самариядә һәм башка җирләрдә шаһитлек бирү; Шаул мәсихче булып китә (8:1—9:43)
Иерусалимда эзәрлекләүләр башлана; җирле җыелыш тарала (8:1—4)
Филипнең Самариядәге уңышлы вәгазе (8:5—13)
Петер белән Яхъя Самариягә җибәрелә; самариялеләргә изге рух иңә (8:14—17)
Элек сихерче булган Шимун изге рухны — Аллаһының юмарт бүләген — сатып алырга тырыша (8:18—24)
Филип хәбәш түрәсенә вәгазьләр өчен җибәрелә (8:25—40)
Шаул шәкертләрне эзәрлекләр өчен Дәмәшекъкә юл тота (9:1, 2)
Күктән төшкән яктылык ярдәмендә Гайсә үзен Шаулга ача (9:3—9)
Шәкерт Һанани Шаулга ярдәмгә җибәрелә (9:10—19а)
Шаул Дәмәшекътә Гайсә турында вәгазьли (9:19ә—25)
Шаул Иерусалимга килә һәм Гайсә исеме хакында кыюлык белән сөйли (9:26—30)
Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самариядә җыелыш тыныч яши башлый (9:31)
Петер яр буе тигезлегендәге шәһәрләрдә хезмәт итә; Лиддәдә Айнеасны савыктыра (9:32—35)
Петер Яфада юмарт Дөркәсне үледән терелтә 9:36—43)
Ё. Кайсариядә һәм Суриядәге Антиохта сөннәтләнмәгән башка халык кешеләренә шаһитлек бирү (10:1—12:25)
Йөзбашы Көрнили күренеш күрә һәм Петер артыннан кешеләрне җибәрә (10:1—8)
Петер сафландырылган хайваннар турында күренеш күрә (10:9—16)
Петер Көрнили янына килә, һәм Көрнили үзенең күренеше турында сөйли (10:17—33)
Петер яхшы хәбәрне башка халык кешеләренә җиткерә; «Аллаһы кешеләрне аермый» (10:34—43)
Башка халык кешеләренә изге рух иңә, һәм алар суга чумдырыла (10:44—48)
Петер барысын Иерусалимдагы рәсүлләргә сөйли (11:1—18)
Барнаб белән Шаул Суриядәге Антиохта грекларга вәгазьли; аннан башлап, шәкертләр «мәсихчеләр» дип атала башлый (11:19—26)
Мәсихче пәйгамбәр Һагәб ачлык турында пәйгамбәрлек итә; Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрелә (11:27—30)
Һируд патша Ягъкубны үтертә һәм Петерне төрмәгә утырта (12:1—5)
Йәһвәнең фәрештәсе Петерне азат итә (12:6—19)
Йәһвәнең фәрештәсе Һирудка җәза бирә (12:20—25)
Ж. Паулның беренче вәгазь сәяхәте (13:1—14:28)
Барнаб белән Шаулны миссионерлар итеп җибәрәләр (13:1—3)
Кипрда хезмәт итү; проконсул Серги Паул һәм сихерче Әлим (13:4:—12)
Паул Писидиядәге Антиохта чыгыш ясый (13:13—41)
Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, башка халыкларга вәгазьләү (13:42—52)
Икониядә шәкертләр саны арта; аларга каршылык күрсәтелә (14:1—7)
Листра халкы Паул белән Барнабны илаһлар дип саный (14:8—18)
Паулны ташлар атып кыйныйлар, ул исән кала (14:19, 20)
Паул белән Барнаб җыелышларны ныгыта (14:21—23)
Паул белән Барнаб кире Антиохка килә (14:24—28)
Җ. Иерусалимда сөннәтләү турында сорау карала (15:1—35)
Антиохта сөннәтләү турында бәхәс куба; аны чишәр өчен Иерусалимга баралар (15:1—5)
Иерусалимда рәсүлләр белән өлкәннәр бергә җыела; Петер, Паул һәм Барнаб шаһитлек бирә (15:6—12)
Ягъкуб Язмаларга нигезләнгән тәкъдим ясый (15:13—21)
Иерусалимдагы җитәкче советның хаты (15:22—29)
Җыелышлар, хатны алып, куана (15:30—35)
З. Паулның икенче вәгазь сәяхәте (15:36—18:22)
Паул һәм Барнаб төрле юллар белән китә (15:36—41)
Паул Тимутине үзенә юлдаш итеп сайлый (16:1—5)
Македонияле бер ир-ат турында күренеш; шаһитлек Европада бирелә (16:6—10)
Филипиядә Лидия суга чумдырыла (16:11—15)
Паул белән Силасны Филипиядә төрмәгә ташлыйлар (16:16—24)
Төрмә сакчысы һәм өендәгеләре суга чумдырыла (16:25—34)
Паул хакимият кешеләре гафу үтенсен дип таләп итә (16:35—40)
Паул белән Силас Тисалуникәдә (17:1—9)
Паул белән Силас Бируядә (17:10—15)
Паул Афинада (17:16—22а)
Паул Ареопагта чыгыш ясый (17:22ә—31)
Паулның чыгышына төрле мөнәсәбәт; кайберәүләр иман итүчеләр булып китә (17:32—34)
Паул Көринттә хезмәт итә (18:1—17)
Паул Эфескә кереп, Суриядәге Антиохка кайта (18:18—22)
И. Паулның өченче вәгазь сәяхәте (18:23—21:17)
Паул Гәләтия һәм Фригия аша үтә (18:23)
Телгә оста Аполлоска Прискиллә белән Әкил булыша; ул Ахаяга китә (18:24—28)
Паул Эфескә килә; кайбер шәкертләр Гайсәне танып суга чумдырыла (19:1—7)
Паул Эфестә өйрәтә (19:8—10)
Эфестә сихерчелек киң таралган булса да, Йәһвә сүзе ныгый бара (19:11—20)
Эфестә чуалыш куба; халык театрга омтыла (19:21—34)
Эфес шәһәренең бер түрәсе халыкны тынычландыра (19:35—41)
Паул Македония белән Грециядә (20:1—6)
Троаста Әүтихне үледән терелтү (20:7—12)
Паул Троастан Милетка китә (20:13—16)
Паул Эфестәге өлкәннәрне үзләрен һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торырга дәртләндерә (20:17—38)
Паул Иерусалимга юл тота (21:1—14)
Паул Иерусалимга килә (21:15—17)
Й. Паулны Иерусалимда кулга алалар (21:18—23:35)
Паул өлкәннәр әйткәнчә эш итә (21:18—26)
Гыйбадәтханәдә шау-шу күтәрелә; римлылар Паулны кулга ала (21:27—36)
Паулга халыкка сөйләргә рөхсәт ителә (21:37—40)
Паул халык алдында үзен яклый; ул үзенең ничек мәсихче булып киткәнен сөйли (22:1—21)
Паул үзенең Рим гражданы булуын әйтә (22:22—29)
Югары киңәшмә җыела (22:30)
Паул Югары киңәшмә алдында сөйли (23:1—10)
Хуҗабыз Паулны ныгыта (23:11)
Паулны үтерергә ният коралар (23:12—22)
Рим гаскәриләре Паулны Кайсариягә алып китә (23:23—35)
К. Паул Кайсариядә төрмәдә утыра (24:1—26:32)
Паулны гаеплиләр (24:1—9)
Паул үзен Феликәс алдында яклый (24:10—21)
Паул эше ике елга кичектерелә (24:22—27)
Паул эше Фисте алдында карала; «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» (25:1—12)
Фисте Әгрип патша белән киңәшләшә (25:13—22)
Паул үзен Әгрип алдында яклый (25:23—26:11)
Паул, Әгрип алдында якланганда, үзенең ничек мәсихче булып киткәнен сөйли (26:12—23)
Фисте белән Әгрипнең җавабы (26:24—32)
Л. Паулның Римга сәяхәте (27:1—28:16)
Паул Кайсариядә Адрамитиннан килгән корабка утырып Римга юл тота (27:1—12)
Кораб көчле давылга эләгә (27:13—38)
Кораб ярга төртелеп җимерелә (27:39—44)
Мальта ярында; Паулны елан чакса да, ул исән кала (28:1—6)
Паул Паблиның әтисен һәм башкаларны савыктыра (28:7—10)
Сиракуз, Ригиум һәм Путеоли аша Римга бару (28:11—16)
М. Паул Римда (28:17—31)