Яхъя китабының кыскача эчтәлеге
А. Беренче сүзләр: Сүз кеше булды һәм безнең арабызда яшәде (1:1—18)
Сүз башлангычта Аллаһы белән булган һәм илаһ булган (1:1, 2)
Аллаһы Сүзне башка бар нәрсәне барлыкка китерер өчен кулланган (1:3а)
Тормыш һәм яктылык Сүз ярдәмендә барлыкка килгән (1:3ә—5)
Чумдыручы Яхъя яктылык хакында шаһитлек бирә (1:6—8)
Чын яктылык дөньяга килә, әмма күпләр аны кабул итми (1:9—11)
Иман итеп Сүзне кабул итүчеләр Аллаһы балалары булып китә (1:12, 13)
Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы Сүз бер кеше дә күрмәгән Атаны ачып бирә (1:14—18)
Ә. Чумдыручы Яхъяның Гайсә турында биргән шаһитлеге (1:19—34)
Б. Гайсәнең беренче шәкертләре (1:35—51)
В. Гайсә могҗизалар кыла башлый; якынча б. э. 30 елының Пасах бәйрәме вакытыннан алып алга таба вакыйгалар (2:1—3:36)
Гайсә Гәлиләядәге Кәнәдә үткән туй мәҗлесе вакытында суны шәрабка әйләндерә (2:1—12)
Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәне чистарта (2:13—17)
Гайсә үзенә каршы килүче яһүдләргә гыйбадәтханәне өч көн эчендә торгызачагын әйтә (2:18—22)
Күпләр Гайсәнең могҗизаларын күреп, аңа иман итә (2:23—25)
Гайсә Никәдимгә судан һәм рухтан туу турында аңлата (3:1—13)
Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улын да күтәрерләр (3:14, 15)
Аллаһы үзенең бердәнбер Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел, ә аны коткарыр өчен җибәрә (3:16—21)
Яхъяның Гайсә турында соңгы шаһитлеге (3:22—30)
Күктән килүче Угылга иман итү мәңгелек тормышка алып бара (3:31—36)
Г. Гайсә Гәлиләягә Самария аша бара (4:1—54)
Арыган Гайсә Самариядә Сихар шәһәре янындагы Ягъкуб коесына килеп җитә (4:1—6)
Гайсә самарияле бер хатын белән сөйләшә башлый (4:7—15)
Гайсә самарияле хатынны хак гыйбадәт кылу турында өйрәтә (4:16—24)
Гайсә самарияле хатынга үзенең Мәсих икәнен ача (4:25, 26)
Самарияле хатын башкаларга шаһитлек бирә (4:27—30)
Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәүне ризык белән чагыштыра; ул рухи урак өсте турында сөйли (4:31—38)
Күп самариялеләр Гайсәне «дөньяны коткаручы» итеп танып, аңа ышана башлый (4:39—42)
Гайсә Гәлиләядәге Кәнә шәһәрендә бер түрәнең улын савыктыра (4:43—54)
Д. Якынча б. э. 31 елындагы яһүдләрнең бер бәйрәме, күрәсең, Пасах бәйрәме, вакытыннан алып алга таба Гайсәнең хезмәте (5:1—47)
Гайсә Шимбә көне Битзата сулыгы янында бер авыру кешене савыктыра (5:1—18)
Гайсә үзенә Атасыннан бирелгән хакимлек турында әйтә (5:19—24)
Гайсәнең тавышына колак салган рухи яктан үлеләр яшәячәк (5:25—27)
Каберләрдәге үлеләр терелеп торачак (5:28—30)
Чумдыручы Яхъя, Гайсәнең эшләре, Ата һәм Язмалар — барысы Гайсә турында шаһитлек бирә (5:31—47)
Е. Якынча б. э. 32 елының Пасах бәйрәме вакытыннан алып алга таба вакыйгалар (6:1—7:1)
Гайсә Гәлиләя диңгезе янында якынча 5 000 ир-атны тукландыра (6:1—13)
Кешеләр Гайсәне патша итеп куярга булгач, ул китеп бара (6:14, 15)
Гайсә диңгез өстеннән бара (6:16—21)
Гайсә кешеләрне мәңгелек тормыш бирүче ризык хакына эшләргә өнди (6:22—27)
Гайсә — «тормыш икмәге» (6:28—59)
Күп кенә шәкертләр Гайсәнең сүзләре аркасында абына, әмма Петер Гайсәнең «Аллаһының Изгесе» булуын таный (6:60—7:1)
Ё. Якынча б. э. 32 елының Чатыр кору бәйрәме вакытыннан алып алга таба вакыйгалар (7:2—9:41)
Гайсәнең энеләре бәйрәмгә китә; Гайсә соңрак яшерен генә бәйрәмгә килә (7:2—13)
Гайсә бәйрәм вакытында гыйбадәтханәдә өйрәтә (7:14—24)
Кешеләр Мәсих турында төрлечә фикер йөртә (7:25—52)
Ата Гайсә турында шаһитлек бирә; Гайсә — «дөнья өчен яктылык» (8:12—30)
Гайсәнең чын шәкертләре хакыйкатьне беләчәк (8:31, 32)
Ибраһимның балалары Ибраһим эшләрен башкара (8:33—41)
Иблиснең балалары Иблиснең теләкләрен үти (8:42—47)
Гайсә һәм Ибраһим (8:48—59)
Гайсә сукыр булып туган кешене савыктыра (9:1—12)
Фарисейлар савыктырылган кешегә сораулар бирә (9:13—34)
Фарисейларның сукыр булулары (9:35—41)
Ж. Якынча б. э. 32 елының Багышлау бәйрәме вакытыннан алып б. э. 33 елының 10 нисанына кадәр вакыйгалар (10:1—12:50)
Көтүче һәм сарык утары турындагы мисал (10:1—18)
Күп яһүдләр Гайсәгә ышанырга теләми (10:19—26)
Гайсә белән аның Атасы бердәм үз сарыкларын кайгырта (10:27—30)
Яһүдләр Гайсәне кулга алырга тырыша (10:31—39)
Күпләр Үрдүн елгасы янында Гайсәгә иман итә башлый (10:40—42)
Лазарның үлеме (11:1—16)
Гайсә Марта белән Мәрьямне юата (11:17—37)
Гайсә Лазарны терелтә (11:38—44)
Дини җитәкчеләр Гайсәне үтерергә ниятли (11:45—57)
Мәрьям Гайсәнең аякларын майлый (12:1—11)
Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (12:12—19)
Гайсә үзенең якынлашып килүче үлеме турында пәйгамбәрлек итә (12:20—27)
Күктән тавыш килә (12:28)
Яһүдләрнең иман җитмәве пәйгамбәрлекне үти (12:29—43)
Гайсә дөньяны коткарыр өчен килгән (12:44—50)
Җ. Гайсәнең ахыргы Пасах бәйрәме һәм шәкертләренә биргән соңгы киңәшләре (13:1—17:26)
Гайсә үз шәкертләренең аякларын юа (13:1—20)
Гайсә Яһүд Искариотның хыянәтче булуын күрсәтә (13:21—30)
Гайсә яңа әмер бирә (13:31—35)
Гайсә Петернең өч тапкыр ваз кичәчәген пәйгамбәрлек итә (13:36—38)
Гайсә — Атага якынлашыр өчен бердәнбер юл (14:1—14)
Гайсә ярдәмчене — изге рухны бирергә вәгъдә итә (14:15—31)
Чын йөзем агачы турында ачык мисал (15:1—10)
Мәсих яраткандай яратырга әмер (15:11—17)
Дөнья Гайсәне һәм аның шәкертләрен нәфрәт итә (15:18—27)
Гайсәнең шәкертләре үтерелергә мөмкин (16:1—4а)
Гайсә изге рухны җибәрер (16:4ә—16)
Шәкертләрнең кайгылары шатлыкка әйләнер (16:17—24)
Гайсә дөньяны җиңде (16:25—33)
Гайсә үзенең хәзерге һәм киләчәктәге шәкертләре турында дога кыла (17:1—26)
З. Гайсәгә хыянәт итәләр, аны кулга алалар, хөкем итәләр һәм җәзалап үтерәләр (18:1—19:42)
Яһүд Искариот Гайсәгә хыянәт итә (18:1—9)
Петер кылыч белән Малхусның колагын чабып өзә (18:10, 11)
Гайсәне Һаннаска алып баралар (18:12—14)
Петер беренче тапкыр Гайсәдән ваз кичә (18:15—18)
Гайсә Һаннас алдында (18:19—24)
Петер икенче һәм өченче тапкыр Гайсәдән ваз кичә (18:25—27)
Гайсә Пилат алдында; патшалык турында сорау (18:28—40)
Гайсәне камчылыйлар һәм аңардан мыскыллап көләләр (19:1—7)
Пилат Гайсәне азат итү әмәлен эзли, ләкин яһүдләргә бирешә (19:8—16а)
Гайсәне Голгофада баганага кадаклыйлар (19:16ә—22)
Гаскәриләр Гайсәнең киемнәре турындагы пәйгамбәрлекне үти (19:23, 24)
Гайсә үз әнисен кайгырта (19:25—27)
Гайсә пәйгамбәрлекне үти дә үлә (19:28—30)
Гаскәриләр Гайсәнең үлеменә кагылышлы Язмалардагы сүзләрне үти (19:31—37)
Гайсәне кабергә салалар (19:38—42)
И. Терелтелгән Гайсә башкаларга күренә (20:1—21:25)
Шәкертләр Гайсәнең кабере янына килә, әмма ул буш (20:1—10)
Ике фәрештә һәм Гайсә магдалалы Мәрьямгә күренә (20:11—18)
Гайсә үз шәкертләренә ишекләре бикләнгән йортта күренә (20:19—23)
Томас шикләнә, ләкин соңрак ышана (20:24—29)
Яхъя «бу төргәкнең» максатын аңлата (20:30, 31)
Гайсә Гәлиләядә үз шәкертләренә күренә (21:1—14)
Петер Гайсәне үз яратуына ышандыра (21:15—19)
Гайсә үзенең яраткан шәкерте белән нәрсә булачагын әйтә (21:20—23)
Авторның йомгаклау сүзе (21:24, 25)