Беренче Елъязма 10:1—14

10  Бервакыт филистилеләр Исраилгә каршы сугыш ачты. Исраиллеләр филистилеләрдән качты, ә күпләре Гилбуа́ тавында ятып калды.+ 2  Филистилеләр Шау́л белән аның улларын эзгә-эз эзәрлекләп барды. Ахыр чиктә, алар Шаулның уллары Йонафа́н, Абинада́б һәм Малкишуаны+ үтерделәр. 3  Шаулга каршы сугыш көчәйде. Укчыларның угы тиеп, аны җәрәхәтләгәч,+ 4  Шаул корал йөртүчесенә: «Кылычыңны ал да мине үтер, югыйсә теге сөннәтләнмәгәннәр килеп, минем белән ерткычларча мөгамәлә итәрләр»*+,— диде. Ләкин корал йөртүчесе, нык курыкканга, аны үтерергә теләмәде. Шулчак Шаул, кылычын алып, кылычына егылды.+ 5  Шаулның вафат булуын күргәч, корал йөртүчесе дә үз кылычына егылып үлде. 6  Шулай итеп, Шаул белән аның өч улы һәм аның бөтен йорты берьюлы һәлак булды.+ 7  Үзәндәге бөтен исраиллеләр, Исраи́л сугышчыларының качканын, ә Шаул белән улларының вафат булганын күргәч, үз шәһәрләрен калдырып качып киттеләр. Һәм филистилеләр, килеп, шунда урнаштылар. 8  Икенче көнне филистилеләр, үлгәннәрнең әйберләрен алырга килгәч, Гилбуа тавында Шаулның һәм аның улларының үле гәүдәләрен таптылар.+ 9  Шунда алар аның өстендәге киемнәрен салдырып, башын чабып өзделәр һәм коралларын алдылар да, үз илаһлары+ һәм халкы белсен өчен, бөтен Филисти́ җире буйлап моның турында хәбәр җибәрделәр. 10  Аннары алар аның кием-коралларын үзләренең илаһы гыйбадәтханәсенә илттеләр, ә башын Даго́н гыйбадәтханәсендә элеп куйдылар.+ 11  Гиладтагы бөтен Ябе́ш+ кешеләре исә филистилеләрнең Шаул белән ни эшләгәнен ишеткәч,+ 12  бөтен сугышчылар барып, Шаул белән аның улларының гәүдәләрен Ябешкә алып кайттылар һәм аларның сөякләрен Ябештәге бер зур агач төбенә күмеп куйдылар.+ Алар җиде көн буе ураза тотты. 13  Шулай итеп, Шаул Йәһвәнең сүзенә буйсынмавы белән Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәткәне өчен,+ шулай ук рухлар чакыручы хатын белән киңәшләшкәне+ өчен һәлак булды. 14  Әйе, Йәһвәдән сорар урынына, ул теге хатын белән киңәшләште. Шуңа күрә Ул аны үлемгә дучар итте һәм патшалык хакимлеген Иша́й улы Давытка бирде.+

Искәрмәләр

Яки «мине мәсхәрәләрләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал