Икенче Ишмуил 9:1—13
9 Бер көнне Давыт: «Шау́л йортыннан берәрсе калдымы? — дип сорады.— Мин аңа Йонафа́н хакына тугры мәхәббәт күрсәтер идем».+
2 Шаул йортында Сиба́+ исемле бер хезмәтче бар иде. Аны Давыт янына чакыргач, патша аңардан: «Синме Сиба?» — дип сорады. Тегесе: «Әйе, мин, хуҗам»,— дип җавап бирде.
3 Патша сүзен дәвам итте: «Шаул йортыннан берәр кеше калдымы? Мин аңа Аллаһының тугры мәхәббәтен күрсәтер идем». Сиба патшага: «Йонафанның ике аягы да гарип улы бар»+,— диде.
4 Патша аңардан: «Кайда соң ул?» — дип сорагач, тегесе: «Ул Ладибарда, Амаи́л улы Маһирның+ йортында»,— диде.
5 Давыт патша шунда ук аның артыннан кеше җибәреп, аны Ладибардан, Амаил улы Маһи́р йортыннан алып килергә кушты.
6 Давыт янына килгәч, Шаул улы Йонафанның улы Мәфибәши́т шунда ук йөзтүбән капланып, аның алдында сәҗдә кылды. Давыт аңа: «Мәфибәшит!» — дип дәшкәч, тегесе: «Әйе, хуҗам»,— дип җавап кайтарды.
7 Давыт аңа: «Курыкма, чөнки мин әтиең Йонафан хакына сиңа тугры мәхәббәт күрсәтәчәкмен.+ Мин сиңа бабаң Шаулның бар җирләрен кайтарырмын, һәм син көн дә минем табынымнан туенырсың»+,— диде.
8 Шунда ул йөзтүбән капланып, аңа: «Кем соң мин шул хәтле? Мин бит үле эт+ кебек кенә. Хезмәтчең синең игътибарыңа лаек та түгел»,— диде.
9 Давыт патша Шаулның хезмәтчесе Сибаны чакыртып, аңа болай диде: «Элек Шаулныкы һәм аның йортыныкы булган бар нәрсәне мин хуҗаң Шаулның оныгына бирәм.+
10 Син үзеңнең улларың һәм хезмәтчеләрең белән аның җирен эшкәртерсең һәм, хуҗаң Шаул оныгы гаиләсенең ашарга ризыгы булсын өчен, уңыш җыярсың. Хуҗаңның оныгы Мәфибәшит исә көн дә минем табынымнан ашар».+
Ә Сибаның 15 улы һәм 20 хезмәтчесе бар иде.+
11 Шунда Сиба патшага: «Хуҗам патша хезмәтчесенә ни генә кушса да, барысын да үтәрмен»,— диде. Һәм Мәфибәшит, патша улларыдай, Давыт табыныннан* туклана башлады.
12 Мәфибәшитнең шулай ук Мика́+ исемле кечкенә улы бар иде. Сиба йортындагыларның һәммәсе дә Мәфибәшитнең хезмәтчесе булып китте.
13 Мәфибәшит һәрчак патша табыныннан тукланып,+ Иерусалимда көн күрде. Аның ике аягы да гарип иде.+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «минем табынымнан».