Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Б1

«Яңа Васыять»тә Аллаһы исемен торгызу

Б. э. к. II я I гасырга караган Нэш папирусы. Монда Чыгыш һәм Канун китапларының өлешләре күрсәтелгән. Аллаһы исеме еврей текстында күп мәртәбә очрый.

Гайсә һәм аның рәсүлләре көннәрендә Аллаһының исеме, ягъни тетраграмматон, «Иске Васыять»нең еврей телендәге кулъязмаларында очраган. (А4 һәм А5 кушымталарын кара.) Аллаһының исеме шулай ук Септуагинтада, ягъни «Иске Васыять»нең грек теленә тәрҗемәсендә, очраган; Септуагинта б. э. I гасырында киң кулланылган булган. Ул вакытта Аллаһының исеме Септуагинтада я еврей хәрефләре белән (ЙҺВҺ), я шул хәрефләрнең грек теленә транслитерациясе белән (ИАО) бирелгән булган. Септуагинтаның б. э. I гасырына һәм борынгырак вакытка караган кулъязмаларының кайбер өлешләре безнең көнгә кадәр сакланган һәм бу фактны раслый. Шулай итеп, Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучылар, «Яңа Васыять»тә «Иске Васыять»тән өземтәләр китергәндә, тетраграмматонны күргәндер. Алар бу өземтәләрне я турыдан-туры «Иске Васыять»нең еврей текстыннан я шул текстның грек теленә тәрҗемәсеннән — Септуагинтадан китергән.

Әмма бүген «Яңа Васыять»нең б. э. I гасырына караган бернинди кулъязмалары юк. Шуңа күрә беркем дә, Изге Язмаларны язучылар тетраграмматонны кулланганмы, юкмы икәнен белер өчен, «Яңа Васыять»нең грек телендәге төп нөсхәсен тикшерә алмый. «Яңа Васыять»нең грек телендәге кулъязмаларының сакланып калган иң борынгы күчермәләре якынча б. э. 200 елында һәм аннан соң ясалган булган. Тулырак кулъязмалар б. э. IV гасырына карый; алар төп нөсхәләр язылганнан соң күп еллар соңрак ясалган булган. Әмма б. э. II гасырында я III гасырының башында мондый гореф-гадәт кереп киткән: кулъязмаларны күчереп язучылар тетраграмматонны Раббы яки Аллаһы дигән титуллар белән алмаштырган я инде тетраграмматон алмаштырылган кулъязмалардан күчергән. a

Бу гореф-гадәт «Яңа Васыять»не тәрҗемә итүче һәр кешегә авырлык тудыра. Мәсәлән, тәрҗемәче, «Яңа Васыять»нең грек текстында «Иске Васыять»тән китерелгән өземтәне тикшергәндә, грек текстында тетраграмматонны күрмәячәк. Әмма ул мондый ике төп нәрсәне белергә тиеш: 1) «Иске Васыять»тән китерелгән өземтәдә еврей текстында тетраграмматон булырга мөмкин, һәм 2) ул кулланган грек тексты күчереп язучылар Аллаһы исемен титулларга алмаштырган вакытта ясалган кулъязмаларга нигезләнә. Моны аңлагач, ул мөһим карарга килергә тиеш. Ул тетраграмматон урынына Ки́риос яки Тео́с сүзе кулланылган грек текстына иярерме я грек текстының төп нөсхәсендә тетраграмматонның кайда торганын билгеләргә тырышырмы?

Мәсихче Грек Язмаларын язучылар кулланган еврей кулъязмаларында да һәм грек кулъязмаларында да тетраграмматон очраган.

I гасырда Изге Язмаларны язучылар тетраграмматон булган «Иске Васыять»нең еврей текстыннан өземтәләр китергән. Шуңа күрә мондый төп сорауга җавап алырга кирәк: алар белә торып андый һәр очракта тетраграмматонны Ки́риос я Тео́с сүзе белән алмаштырганмы? Гасырлар дәвамында Изге Язмаларны тәрҗемә иткән күп кенә кешеләр андый алмаштыру булмаган дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә алар, «Яңа Васыять»не тәрҗемә иткәндә, үзләрен Аллаһы исемен кире кайтарырга бурычлы итеп хис иткән. Мәсихче Грек Язмаларының «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н ясаган кешеләр андый караш белән риза. b

АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ КАЙДА ТОРГЫЗЫЛЫРГА ТИЕШ?

Б кушымтасының киләсе ике өлешендә Мәсихче Грек Язмаларының «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә төп текстта Йәһвә исеме очраган шигырьләр исемлеге китерелә. c Б2 кушымтасында «Иске Васыять»нең еврей текстында тетраграмматон булган өзекләрдән туры я мәгънәви өземтәләр китерелгән шигырьләр исемлеге бар. Б3 кушымтасында «Иске Васыять»тән өземтәләр булмаган шигырьләр исемлеге китерелә һәм бу шигырьләрдә Аллаһы исемен кире кайтарыр өчен сәбәпләр бирелә.

Б4 кушымтасында «Яңа Васыять»нең кайбер тәрҗемәләре исемлеге китерелә; ул тәрҗемәләрдә төрле шигырьләрдә Аллаһы исеме кире кайтарылган. d (Бу шигырьләр Б2 һәм Б3 кушымталарында карала.) Бу тәрҗемәләрнең кайберләрендә Аллаһы исеме «Иске Васыять»тән китерелгән өземтәләрдә генә түгел, ә башка шигырьләрдә дә кайтарылган булган. Шул шигырьләрдә Аллаһы исеме булырга тиешлеген контекст я башка җитди сәбәпләр күрсәтә. Бу тәрҗемәләрне Йәһвә Шаһитләре ясамаган. e Шушы исемлектә еврей теленә ясалган күп кенә тәрҗемәләр, шулай ук башка күп телләргә ясалган тәрҗемәләр бар. Сылтама китерү уңайлырак булсын өчен, алар «Й» хәрефе һәм берәр сан белән атала. 120 дән артык телләр һәм диалектлардагы «Яңа Васыять»нең, ягъни Мәсихче Грек Язмаларының, төп текстында Аллаһы исеме очрый. Бу телләр һәм диалектлар исемлеген А5 кушымтасында кара.

Б. э. I гасырына караган Оксиринх папирусы 3522. Монда Әюп китабының бер өлеше күрсәтелгән. Септуагинтаның бу күчермәсендә борынгы еврей хәрефләре белән язылган тетраграмматон очрый.

a Күпчелек очракларда алар Аллаһы исемен грек сүзе Ки́риос (Раббы), Тео́с (Аллаһы) белән я бу сүзләрнең берсенең кыскартылган формасы белән алмаштырган. Борынгы грек теленең күп кенә сүзлекләрендә әйтелгәнчә, бу ике грек сүзе Аллаһы исеменең эквиваленты итеп кулланылган.

b Әмма күп кенә белгечләр бу карашны кире кага. Аларның берсе Джейсон Бедун. Әмма хәтта ул да үзенең китабында шуны таный: «Бәлки, берәр көнне «Яңа Васыять»нең ниндидер өлешенең грек телендәге кулъязмасы, әйтик бик борынгысы, табылыр, һәм анда кайбер шигырьләрдә еврей хәрефләре белән ЙҺВҺ дип язылган булыр. Андый хәл була калса, дәлил күз алдында булса, Изге Язмаларны тикшерүчеләргә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең редакторлары тоткан карашка тиешле игътибар бирергә туры киләчәк» («Truth in Translation: Accuracy and Bias in English Translations of the New Testament»).

c Бу исемлекләр онлайн «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да чыгарылган Изге Язмалар китаплары өчен генә бар.

d Шулай ук бу исемлеккә бер белешмәлек кертелгән; анда Ки́риос һәм Тео́с сүзләре тетраграмматонның эквивалентлары итеп кулланылган икәне күрсәтелә.

e Йәһвә Шаһитләре «The Emphatic Diaglott» (Й21) басмасын бастырсалар да, аны Бенджамин Уилсон тәрҗемә иткән булган.