1 СОРАУ
Аллаһы кем ул?
«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде».
«Йәһвәнең Аллаһы булуын танып бел. Безне ул яраткан, без — аныкы».
«Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин беркемгә дә үз шөһрәтемне һәм потларга үз данымны бирмим».
«Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр».
«Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы».
«Күзләрегезне күтәреп күккә карагыз. Боларны кем барлыкка китергән? Ул аларны гаскәрдәй саны буенча алып чыга, аларның барысын исемнәре белән атый. Аның чиксез куәте һәм курку-хөрмәт уятучы кодрәте ярдәмендә аларның берсе дә юкка чыкмый».