Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Расачылык аркасында бүлгәләнгән илдә бердәмлек саклыйбыз

Расачылык аркасында бүлгәләнгән илдә бердәмлек саклыйбыз

 1948 елдан алып 1990 елларның башына кадәр Көньяк Африка Республикасында апартеид режимы аркасында төрле раса кешеләре гаделсез мөгамәләдән интеккән a. Кешеләрне тән төсенә карап төркемнәргә бүлгәннәр. «Төслеләр» төркеменә кергән Келли болай ди: «Хәтта ак тәнле булмаган кешеләр дә үзара бер-берсен җәберләгән». («Төслеләр» төркеменә мулатлар һәм метислар кергән.)

 Көньяк Африка Республикасындагы Йәһвә Шаһитләре дә төрле расадан булган. Алар апартеид режимы чорында үзләрен ничек тоткан һәм без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Апартеид режимы аркасында килеп чыккан куркынычлар

 Көньяк Африкада апартеид белән риза булмаган кешеләр хөкүмәткә каршы баш күтәргәннәр. Моның өчен аларны төрмәләргә ташлаганнар, ә кайберләрен хәтта үтергәннәр. Үз чиратында, баш күтәрүчеләр хөкүмәткә каршы тагын да агрессив көрәш алып бара башлаганнар. Йәһвә Шаһитләре исә законга буйсынган һәм протестларда катнашмаган. Шулай итеп алар, беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, «өстен торучы хакимлеккә» буйсынган (Римлыларга 13:1, 2).

 Йәһвә Шаһитләре нейтралитет саклаган. Моның өчен аларга басым ясаганнар һәм үз якларына авыштырырга тырышканнар. Әмма кардәшләр нык торган, чөнки, теге я бу якка бассалар, аларга протестларда катнашырга һәм хәтта үз кардәшләренә каршы чыгарга туры килер иде. 1976 елгы вакыйгаларны исенә төшереп, Тембси исемле кардәш болай дип сөйли: «Ул вакытта югары сыйныфларда укыган укучыларны протестларда катнашырга мәҗбүр итәләр иде. Алар, өйдән өйгә йөреп, үзләренә кушыла алган башка укучыларны эзләделәр. Әгәр аларга кушылырга теләмәсәң, алар йортыңны яндырырга я хәттә сине кыйнап үтерергә мөмкин иде». Теофилус исемле кардәшебезгә оппозиция партиясенең бер лидеры болай дигән: «Ак тәнлеләрне җиңгәннән соң, без сезне дә үтерәчәкбез, чөнки сез үз илегез өчен көрәшмисез».

Апартеид режимы вакытында җыелыш очрашулары

 Апартеид режимына карамастан, Көньяк Африка Республикасындагы Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын үткәрүдән туктамаган (Еврейләргә 10:24, 25). Хөкүмәтнең бу сәясәте аркасында күп кенә кардәшләр бик ярлы булган, шуңа күрә Патшалык Залы төзи алмаган b. Энвер кардәш болай дип сөйли: «Ул вакытта безгә арендага алынган залларда җыелырга туры килде. Бу залларда шартлар әллә ни яхшы түгел иде. Шуңа күрә әтием җыелыш очрашуларын безнең йортыбызда үткәрергә тәкъдим итте. Атнага ике тапкыр йортыбыз Патшалык Залына әверелә иде. Кайвакыт очрашуга 100 дән артык кеше килә иде! Еш кына җыелыштан соң без кардәшләр белән аралаша идек».

Ак тәнле һәм кара тәнле кардәшләр җыелышта бергә (1950 елның апреле)

Төрле расадан булган кардәшләр бергә җыелган («Рэнд» стадионы, Йоханнесбург, 1980 ел)

 Сегрегация нәтиҗәсендә килеп чыккан авырлыкларны чишәр өчен, кардәшләргә тапкыр булырга туры килгән. Мәсәлән, Лимпопо провинциясендә үткән район конгрессында кара тәнле кешеләргә нотык сөйләр өчен, бер ак тәнле абый-кардәшне чакырганнар. Әмма бу кардәшкә кара тәнле кардәшләрнең конгрессы үткән урынга керер өчен рөхсәт бирмәгәннәр. Бу кардәш, бер ак тәнле кешенең күршедә урнашкан фермасына барып, аның белән сөйләшкән, һәм тегесе кардәшебезгә үз фермасын кулланырга рөхсәт иткән. Шулай итеп, нотык сөйләүче кардәш койманың бер ягында нотык сөйләгән, ә кара тәнле кардәшләр аны койманың икенче ягында тыңлаган.

Апартеид режимы шартларында вәгазь эше

 Апартеид режимы вакытында төрле раса кешеләре үзләренә билгеләнгән районнарда гына яшәгән. Шуңа күрә, гадәттә, кардәшләр, үз җыелышының территориясендә вәгазьләп, бер раса кешеләрен генә очраткан. Әмма кардәшләр билгеләнмәгән территориядә дә вәгазьләгән. Еш кына бу кыенлыклар тудырган. «Һиндлы» дип аталган раса төркеменә кергән Криш исемле кардәш авылларда вәгазьләү турында болай дип сөйли: «Кайвакыт кунакханәләргә ак тәнле кешеләргә генә керергә рөхсәт итәләр иде, шуңа күрә безгә машинада я агач төбендә йокларга туры килә иде. Иртән без юыну өчен заправкадагы бәдрәфкә керә идек. Әмма кайвакыт анда да „Ак тәнле кешеләр өчен генә“ дигән язу эленгән була иде. Шулай да кардәшләр вәгазь эшендә шатланып катнашты һәм күп эчкерсез кешеләрне очратты».

Төрле расадан булган кардәшләр бергә авылларда вәгазьли (1981 ел)

 Бернигә дә карамастан, Йәһвәнең халкы сан ягыннан үсә барган. 1948 елда, апартеид режимы башланганда, Көньяк Африка Республикасында 4 831 вәгазьче хезмәт иткән булса, 1994 елда, апартеид режимы тәмамланганда, 58 729 вәгазьче хезмәт иткән. Ә 2021 елда вәгазьчеләрнең саны 100 112 гә җиткән.

Тирә-яктагы дошманлыкка карамастан, мәхәббәт безне берләштерә

 Көньяк Африкада яшәгән Йәһвә Шаһитләре, расачылыктан интексә дә, үзара мәсихче ярату күрсәтергә һәм бердәмлек сакларга тырышкан. Алар Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгән һәм башкаларны да моңа өйрәткән (Рәсүлләр 10:34, 35). Тирә-якта дошманлык хөкем сөрсә дә, алар мәхәббәт ярдәмендә берләштерелгән булган (Яхъя 13:34, 35).

 1993 елда Көньяк Африкада үткәрелгән конгресска төрле расадан булган кардәшләр җыелган. Күп илләрдән килгән делегатларны аэропортта җирле кардәшләр каршы алган. Төрле раса кешеләренең бер-берсен шулкадәр җылы кабул иткәннәрен күргән бер танылган сәясәтче болай дигән: «Әгәр дә безнең арабызда шундый ук бердәмлек рухы булса, без инде күптән бар проблемаларыбызны чишәр идек».

Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт иткән Милтон Хеншель төрле расадан булган кардәшләрнең зур җыелышында нотык сөйли (1955 ел)

Көньяк Африка Республикасындагы филиалда ак тәнле һәм кара тәнле кардәшләр бергә хезмәттәшлек итә (1986 ел)

Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән Томас Скосана (сул якта) һәм Альфред Стейнберг конгресста (1985 ел)

Төрле расадан булган кардәшләр конгресста ризык әзерли (1985 ел)

Төрле расадан булган меңләгән кардәшләр конгресска җыелган («Соккер Сити» стадионы, Йоханнесбург, 2011 ел)

a Апартеид ул — кешеләрне раса буенча бүлгәләгән сәяси режим. Кешенең нинди расадан булуы тормышының күп өлкәләренә, мәсәлән белем алу, эшкә урнашу, кайда яшәү һәм кем белән никахка керү мәсьәләләренә, тәэсир иткән. Моның турында күбрәк белер өчен, 2007 елгы «Еллык басма»дагы «Что такое апартеид?» дигән рамканы карагыз.

b 1999 елдан алып Патшалык Залларын төзү я реконструкцияләү өчен бөтендөнья кардәшлегебездән җыелган иганәләр кулланыла башлаган.