КИЧӘ УҢАЕННАН КАМПАНИЯ
Гайсә пәйгамбәр ярлылыкны бетерәчәк
Җирдә яшәгәндә, Гайсә пәйгамбәр кешеләрне бик нык яратканын күрсәткән. Ул аеруча ярлы кешеләрне һәм бәла-каза кичерүчеләрне кызганган (Маттай 9:36). Ул хәтта башкалар хакына үз тормышын корбан иткән (Маттай 20:28; Яхъя 15:13). Тиздән ул кешеләрне яратканын кабат күрсәтәчәк. Ул — Аллаһы Патшалыгының Патшасы һәм үз хакимлеген кулланып ул җир йөзендәге ярлылыкны бетерәчәк.
Гайсәнең тиздән башкарачак эшләре Изге Язмаларда шигъри тел белән болай итеп сурәтләнә:
«Ул халыкның мескен кешеләрен якласын, ярлыларның улларын коткарсын» (Зәбур 72:4).
Гайсәнең безнең хакка башкарган һәм тиздән башкарачак эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Инҗилдә, Лүк 22:19 да Гайсә үз шәкертләренә үз үлемен искә алу кичәсен үткәрергә кушкан. Шул әмерне үтәп, Йәһвә Шаһитләре һәр ел, бергә җыелып, Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәрә. Без сезне дә шул Кичәгә чакырабыз. 2024 елда Кичә 24 март көнне, якшәмбе үтәчәк.