УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Ни өчен дөнья нәфрәт белән сугарылган? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Яңалыкларда кешеләрнең нәфрәтләнеп әйткән сүзләре һәм башкарган җинаятьләре, милләтчелек аркасындагы җәбер-золым һәм сугышлар турында күп әйтелә.
«Израиль белән Газа арасындагы конфликт һәм төрле экстремистларның котыртулары нәтиҗәсендә социаль челтәрләр нәфрәт белән тулды» («Нью-Йорк таймс», 15 ноябрь, 2023).
«7 октябрьдән соң дөньяда нәфрәтнең гаять артуы хафага төшерә» (БМОның Генераль Ассамблеясе рәисе Деннис Фрэнсис, 3 ноябрь, 2023).
Нәфрәт тулы сөйләм, җәбер-золым һәм сугышлар яңа нәрсә түгел. Изге Язмалардан күренгәнчә, элек тә «рәхимсез сүзләрен уклар кебек төзегән», «сугыш башларга әзер» кешеләр булган (Зәбур 64:3; 120:7; 140:1). Әмма бу китап бүгенге көннәрдә нәфрәтнең ни өчен аеруча артканын аңларга булыша.
Нәфрәт — соңгы көннәрнең билгесе
Изге Язмаларда нәфрәтнең артканына ким дигәндә ике сәбәп китерелә.
1. Анда билгеле бер вакытта «күпләрнең мәхәббәте суыныр» дип алдан әйтелгән булган (Маттай 24:12). Чыннан да, хәзер дөньяда мәхәббәт түгел, ә нәфрәт хөкем сөрә (2 Тимутигә 3:1—5).
2. Кешеләрнең бер-берсен шулкадәр нәфрәт итүләрендә Шайтан Иблиснең йогынтысы чагыла. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19; Ачылыш 12:9, 12).
Изге Язмаларда тиздән Аллаһы нәфрәткә китерүче бу сәбәпләрне юк итәчәк дип әйтелә. Ул шулай ук бар газапларны да юк итәчәк. Аллаһы Сүзендә мондый вәгъдә язылган:
«[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4).