УЯУ ТОРЫГЫЗ!
2024 елда өмет табып буламы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Күпләр 2024 елда дөнья дучар булачак проблемалардан чыгу юлын күрми. Шулай да без киләчәккә өмет белән карый алабыз. Ни өчен?
Изге Язмалар өмет бирә
Бүгенге тормышыбыз проблемалар аркасында өметсез булып күренә. Әмма, Изге Язмалар вәгъдә иткәнчә, Аллаһы шул проблемаларны юкка чыгарачак. Тиздән Аллаһы кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4).
Киләчәккә кагылышлы Изге Язмалардагы вәгъдәләр турында күбрәк белер өчен, «Яхшы киләчәккә чын өмет» дигән мәкаләне укыгыз.
Изге Язмалар сезгә инде хәзер ничек булыша ала?
Изге Язмалар киләчәккә карата өмет бирә. Бу өмет сезгә начар хис-тойгылар белән көрәшергә һәм уңай карашка ия булырга булыша ала (Римлыларга 15:13). Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр сезгә шулай ук хәзер туып торган проблемаларыгызны, мәсәлән, ярлылык, гаделсезлек һәм авыруларны, кичереп чыгырга ярдәм итә ала.
Бер кеше, ярлы балачагына карамастан, Изге Язмалардагы өмет ярдәмендә җан тынычлыгына һәм бәхеткә ия булган. Моның турында «Хуан Пабло Серменьо. Йәһвә мәгънәле тормыш бүләк итте» дигән видео карагыз.
Изге Язмалар гаеп хисе һәм борчылулар белән көрәшергә, кайгылар һәм югалтуларны кичереп чыгарга булыша ала. Моның турында күбрәк белер өчен «Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?» дигән мәкаләне укыгыз.
Үзен «белемсез һәм ваемсыз бер хатын» дип атаган хәрби ветеран Изге Язмалар ярдәмендә өметкә ия булып киткән. Моны «Мин мылтыгымны читкә куйдым» дигән видеоны карап белегез.
2024 ел үзегез һәм гаиләгез өчен уңышлы булсын. Изге Язмалар сезгә ничек ярдәм итә ала икәнен күбрәк белегез. Изге Язмаларны түләүсез интерактив курс ярдәмендә өйрәнеп карагыз. Аллаһы сезгә ничек хәзер тынычлык, шулай ук киләчәк һәм өмет бирә ала икәнен ачыклагыз (Ирмия 29:11).