Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Никахыгызны саклагыз

Никахыгызны саклагыз

Йәһвә никах антына бик җитди карый. Ул ир белән хатын бер-берсенә «ябышырга» тиеш дип әйткән (Мт 19:5, 6). Аллаһы халкы арасында күп бәхетле парлар бар. Ләкин бер гаилә дә камил түгел, һәрбер никахта авырлыклар булгалый. Проблемаларны аерым яшәү я аерылышу белән чишеп була дигән киң таралган караштан качыйк. Мәсихче ирле-хатынлылар үз никахларын ничек саклый ала?

Биш мөһим адымга игътибар итик.

  1. Флирт һәм әхлаксыз күңел ачулар никахны җимерә генә. Андый нәрсәләрдән качып, йөрәгегезне саклагыз (Мт 5:28; 2Пт 2:14).

  2. Аллаһы белән дуслыгыгызны ныгытыгыз һәм үз никахыгыз белән аны шатландырырга тырышыгыз (Зб 97:10).

  3. Яңа шәхес сыйфатларын үстерергә дәвам итегез һәм тормыш иптәшегезгә хәтта кечкенә нәрсәләрдә булышыгыз (Кл 3:8—10, 12—14).

  4. Аралашуыгызда хөрмәт чагылсын һәм сөйләшүләрегез эчтәлекле булсын (Кл 4:6).

  5. Тормыш иптәшегезгә карата бурычыгызны наз һәм мәхәббәт белән үтәгез (1Кр 7:3, 4; 10:24).

Мәсихчеләр, үз никахларын ныгытып, Гаиләгә Нигез Салучы Йәһвәгә дан китерә.

«БЕЗ „ЧЫДАМЛЫЛЫК БЕЛӘН ЙӨГЕРЕРГӘ“ ТИЕШ. ЯРЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БОЗМАГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Гаилә тормышы яхшы башланса да, нинди авырлыклар туарга мөмкин?

  • Гаиләдә мәхәббәт сүрелгән кебек тоелса да, Изге Язмалар принциплары ничек булыша ала?

  • Никахыгыз бәхетле булсын өчен, Изге Язмалардагы принципларны кулланыгыз

    Йәһвә никахка кагылышлы нинди җитәкчелек биргән?

  • Никах бәхетле булсын өчен, ирдән дә, хатыннан да нәрсә таләп ителә?