Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Мисаллар китерегез

Мисаллар китерегез

Кабат килеп китү ясаганда һәм Изге Язмалар өйрәнүе алып барганда, без кешегә төп фикерләрне аңларга булышырга тиеш. Туры килгән мисаллар кеше йөрәгенә үтеп керә һәм хакыйкатьләрне истә калдырырга ярдәм итә.

Кабат килеп китүгә я Изге Язмалар өйрәнүенә әзерләнгәндә, мөһим булмаган нечкәлекләргә түгел, ә төп фикерләргә игътибар итегез. Аннары көндәлек тормыштан алынган гади мисалларны сайлагыз (Мт 5:14—16; Мк 2:21; Лк 14:7—11). Кешенең культурасын һәм эшчәнлеген исәпкә алыгыз (Лк 5:2—11; Ях 4:7—15). Аның аңлаганын күреп, сез дә шатланырсыз.

«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ОСТАЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ ЯХШЫРТЫГЫЗ. МИСАЛЛАР КИТЕРЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен өйрәнүчегә, Изге Язмаларны аңлар өчен, ярдәм кирәк була ала?

  • Римлыларга 5:12 не аңлатканда, Нита нинди мисал китерде?

  • Яхшы мисаллар кеше йөрәгенә үтеп керә

    Туры килгән мисаллар тыңлаучыларыбызга ничек тәэсир итә ала?

  • Ни өчен безгә Йәһвәнең оешмасы чыгарган видеоларны һәм вәгазьләү өчен башка коралларны кулланырга кирәк?