МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Дусларны акыл белән сайлагыз
Моаб даласында Исраил белән булган вакыйгалар мәсихчеләр өчен кисәтүче сабак булып тора (1Кр 10:6, 8, 11). Әхлаксыз, потларга табынган хатыннар белән аралаша башлаган исраиллеләр җитди гөнаһларга баткан. Бу аяныч нәтиҗәләргә китергән (Сн 25:9). Безнең эштәшләребез, сыйныфташлар, күршеләр, туганнар һәм башка танышларыбыз Йәһвәгә хезмәт итмәсә, ни өчен алар белән якын аралашу куркыныч? Изге Язмалардагы бу очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
«ПРЕДОСТЕРЕГАЮЩИЕ ПРИМЕРЫ ДЛЯ СОВРЕМЕННЫХ СЛУЖИТЕЛЕЙ БОГА (ӨЗЕК)» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Зимри һәм башкалар Ямингә нинди ялгыш фикерләр белдерде?
-
Пинхәс Ямингә дөрес фикер йөртергә ничек булышты?
-
Йәһвәгә табынмаган кеше белән яхшы мөнәсәбәттә булу һәм аның белән дус булу арасында нинди аерма бар?
-
Ни өчен хәтта җыелышта да дусларны акыл белән сайлау мөһим?
-
Ни өчен безгә мессенджерлар я социаль челтәрләр аша таныш булмаган кешеләр белән аралашудан качарга кирәк?