Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Синең онлайн дусларың кем?

Синең онлайн дусларың кем?

Дус дигән сүз «кемне булса да яратучы, хөрмәт итүче якын иптәш» дигәнне аңлата. Мәсәлән, Давыт Голиатны җиңгәч, Йонафан аның белән якын дус булып киткән (1Иш 18:1). Алар бер-берсендә күркәм сыйфатларны күргән. Әйе, нык дуслык төгәл белемгә нигезләнә. Башка кешене яхшырак белер өчен, вакыт һәм тырышлык кирәк. Ләкин социаль челтәрдә кешеләр, тычканга бер генә басып, «дус» булып китә ала. Интернетта кешеләр үзләренең чынлыкта кем икәнен җиңел генә яшерә ала, чөнки нәрсә әйтергә икәнен алдан планлаштыра һәм башкалар үзләре турында нәрсә уйлар икәненә күпмедер дәрәҗәдә тәэсир итә ала. Шуңа күрә интернетта дуслашуга кайбер кагыйдәләр урнаштыру мөһим. Әллә ни таныш булмаган кешеләр социаль челтәрләрдә дуслашырга тәкъдим иткәндә, кешене рәнҗетәсе килми дип, аның тәкъдимен кире кагарга я аны игътибарсыз калдырырга курыкма. Кайберәүләр, социаль челтәрләрнең куркыныч якларын күреп, аларны бөтенләй кулланмаска булган. Ләкин берәр социаль челтәрне кулланырга булсаң, нәрсәне истә тоту мөһим?

«СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР ЯТЬМӘГӘ ӘЙЛӘНМӘСЕН!» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Берәр комментарий язар я фото урнаштырыр алдыннан, нәрсә турында уйлану мөһим?

  • Ни өчен интернетта кем белән дуслашырга икәнен игътибар белән сайларга кирәк?

  • Ни өчен социаль челтәрдә күпме вакыт үткәрәчәгеңә чикләр кую мөһим? (Эф 5:15, 16)