«Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын»
Горур канунчылар һәм фарисейлар үзләрен хөрмәт итүләрен һәм данлауларын теләгән (Мт 23:5—7). Гайсә андый булмаган. Ул «үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә» дип килгән (Мт 20:28). Без башкаларга күренә торган һәм мактауга лаек хезмәт төрләрендә генә катнашырга омтылабызмы? Аллаһы күзендә бөек булыр өчен, безгә, Гайсә кебек, әзерлек белән кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Ә андый хезмәт еш кына башкаларга күренми, аны Йәһвә генә күрә (Мт 6:1—4). Басынкы хезмәтче...
-
...Патшалык Залын җыештыруда һәм ремонтлау белән бәйле эшләрдә катнаша
-
...олы яшьтәгеләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга әзерлек белән булыша
-
...Патшалык эшенә ирекле иганәләр бирә