Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Йәһвәнең дога аша биргән ярдәмен кабул итегез

Йәһвәнең дога аша биргән ярдәмен кабул итегез

Хакыйкать орлыгы кеше йөрәгендә Йәһвә ярдәмендә тамырлана һәм үсә (1Кр 3:6—9). Шуңа күрә, хезмәттә уңышлы булыр өчен, безгә Йәһвә ярдәменә таянырга кирәк.

Йәһвәдән өйрәнүчегезгә авырлыкларны һәм басымны кичереп чыгарга булышсын дип сорагыз (Фп 1:9, 10). Конкрет дога кылыгыз. Сез өйрәнүчегезгә ярдәм иткәндә, Йәһвә уйларыгызны һәм эшләрегезне юнәлтсен дип сорагыз (Лк 11:13). Өйрәнүчегезне дога кылырга өйрәтегез һәм моны эшләргә дәртләндерегез. Өйрәнүче белән дога кылганда, аның исемен әйтегез.

«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ. ДОГА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Джейд белән өйрәнгәндә, Нита нинди авырлыкка очраган?

  • Нитага 1 Көринтлеләргә 3:6 дагы сүзләр ничек булышкан?

  • Нитаның авырлыгы ничек чишелгән?