Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көнен истә нык тотыгыз

Йәһвә көнен истә нык тотыгыз

Егерменче бүлек

Йәһвә көнен истә нык тотыгыз

1. Бу иске дөнья төзелешендә җәфа чигүдән азат ителү якынлашып килгәнен беренче тапкыр ишеткәч, син нәрсә тойган идең?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ өйрәнә генә башлагач, син Йәһвәнең нияте бөтен җир йөзен Оҗмахка әверелдерү икәнен белдең. Ул яңа дөньяда сугышлар, җинаятьчелек, фәкыйрьлек, авырулар, җәфа чигү һәм үлем башка булмаячак. Үлгән кешеләр яңадан яшәргә кайтачак. Нинди искиткеч киләчәк! Моның барысы якын арада тормышка ашачагын без беләбез, чөнки 1914 елдан башлап Мәсихнең, Патша буларак, күзгә күренмәс рәвештә идарә итүенә дәлилләр бар. Шул ук елны бу бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәре башланган. Шушы соңгы көннәрнең азагында Йәһвә, хәзерге дөнья төзелешен юк итеп, үзе вәгъдә иткән яңа дөньяны урнаштырачак!

2. Нәрсә ул «Йәһвә көне»?

2 Бу якынлаша торган юк ителү вакыты Изге Язмаларда «Йәһвә көне» дип атала (2 Петер 3:10, ЯД). Бу — бөтен Шайтан дөньясына каршы «Ходайның ачу көне» (Софония 2:3). «Йәһвә көне» үзенең иң югары ноктасына «яһүд телендә Һармагедун дип аталган» «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көне» сугышында җитәчәк. Шунда «бөтен җир патшалары» юк ителәчәк (Ачылыш 16:14, 16). Синең яшәү рәвешең «Йәһвә көненә» бик аз калганына шикләнмәгәнеңне күрсәтәме? (Софония 1:14—18; Иремия 25:33).

3. а) Йәһвәнең көне кайчан килә? б) Йәһвәнең «ул көнне һәм сәгатьне» ачып бирмәве аркасында нәрсә ачыклана?

3 Гайсә Мәсих Йәһвәнең Шайтан дөньясына чыгарылган хөкемен Башкаручы буларак килергә тиеш. Ләкин ул көннең төгәл вакыты Изге Язмаларда әйтелмәгән. Гайсә: «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә»,— дип әйткән (Марк 13:32). Йәһвәне чын-чынлап сөймәгәннәр, дөньяви омтылышларга өстен чыгарга юл куеп, уйларында ул көн тиздән килмәс дип йөриячәкләр. Йәһвәне чынлап яратканнар исә, бу бозык төзелешнең ахыры кайчан киләчәгенә карамастан, аңа бөтен йөрәктән хезмәт итәчәк (Мәдхия 36:4; 1 Яхъя 5:3).

4. Гайсә нәрсә турында искәрткән?

4 Йәһвәне яратканнарның барысын да Гайсә: «Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез»,— дип искәрткән (Марк 13:33—37). Гайсә ашау-эчү яки «тормыш мәшәкатьләре» безне шулкадәр, хәтта нинди вакытта яшәгәнебезне онытып җибәрерлек итеп биләп алмавын күзәтеп торырга чакырган (Лүк 21:34—36; Маттай 24:37—42).

5. Петернең аңлатуы буенча, Йәһвәнең көне нәрсә алып киләчәк?

5 Нәкъ шулай ук Петер дә «Йәһвәнең көнен» нык истә тотарга өндәгән, чөнки «ул көнне күк янып таркалачак һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәчәк». Барлык кеше хөкүмәтләре — «күкләр» юк ителәчәк, гомумән бозык кешелек җәмгыяте — «җир» белән — һәм аның «күк җисемнәре» белән дә шулай ук булачак. «Күк җисемнәре» — ул бу әдәпсез дөньяның Алладан бәйсезлек рухы, әхлаксызлык һәм баерга омтылу кебек карашлары вә эшләре. Боларның барысы «гаделлек хакимлек итә торган яңа күккә [Алланың күк Патшалыгына] һәм яңа җиргә [җирдәге яңа җәмгыятькә]» урын бирәчәк (2 Петер 3:10—13). Дөньяны тулысынча үзгәртәчәк бу вакыйгалар көтелмәгән көнне һәм сәгатьтә, кинәт башланып китәчәк (Маттай 24:44).

Билгенең үтәлешен игътибар белән күзәтегез

6. а) Гайсәнең үз шәкертләренә биргән җавабы яһүдләр төзелешенең бетү вакытына никадәр кагылышлы? б) Гайсә җавабының кайсы өлеше 1914 елдан башланган чорның вакыйгаларына һәм шул чор кешеләренең карашларына аеруча игътибар итә?

6 Кайсы вакытта яшәгәнебезне истә тотып, безгә соңгы көннәрнең, ягъни «бу дөньяның бетәчәгенең», җыелма билгесен җентекләп өйрәнергә кирәк. Маттай 24:4—22 дә әйтелгәннәрнең кайберләре (алар — Гайсәнең 3 нче шигырьдә язылган шәкертләренең соравына биргән җавабының өлеше) яһүдләрнең төзелеше өстендә б. э. 33 елыннан башлап 70 елына кадәр кечкенә масштабта үтәлгәнен хәтеребездән чыгармыйк. Ләкин пәйгамбәрлекнең төп үтәлеше 1914 елдан башланып киткән чорга — Мәсихнең Патша булып идарә итү һәм «бу дөнья төзелешенең» (ЯД) бетү вакытына туры килә. Маттай 24:23—28 дә сүз б. э. 70 елыннан башлап Мәсихнең Патша булып идарә итә торган вакытына кадәрге вакыйгалар турында бара. Маттай 24:29—25:46 дагы шигырьләрдә әйтелгәннәр ахыр вакытында үтәлә.

7. а) Безнең көннәрдә билгенең тормышка ашуын ни өчен һәрберебез күзәтеп торырга тиеш? б) Шушы абзацтан соң китерелгән сорауларга җавап биргәндә, 1914 елдан башлап билгенең ничек үтәлгәне турында уйлагыз.

7 Билгене тәшкил итә торган вакыйгаларны һәм карашларны һәрберебез игътибар белән күзәтергә тиеш. Күзәткәннәребезне Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр белән бәйләү безгә Йәһвә көнен истә нык тотарга ярдәм итәчәк. Бу шулай ук безгә, ул көннең тиздән киләчәге турында башкаларны кисәткәндә, ышандырырлык итеп сөйләргә булышачак (Ишагыйя 61:1, 2). Шул максатларны хәтердә тотып, әйдәгез, Маттай 24:7 һәм Лүк 21:10, 11 дәге җыелма билгенең өлешләренә басым ясаган түбәндәге сорауларны карап чыгыйк.

«Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» дигән пәйгамбәрлек 1914 елдан башлап нинди искитәрлек рәвештә тормышка аша башлаган? Шул вакыттан бирле сугышлар турында нәрсә әйтеп була?

Нинди эпидемия 1918 елны беренче бөтендөнья сугышыннан да күбрәк кешенең гомерен алып киткән? Кешенең медицина ягыннан белемнәре үсүенә карамастан, кайсы авырулар һаман да миллионлаган кешеләрнең гомерен алып китә?

Соңгы гасырдагы фәнни казанышларга карамастан, җирдә азык-төлек җитмәве никадәр сизелә?

2 Тимутегә 3:1—5, 13 тәге шигырьләрдә яшәүнең һәрвакыт шундый булганлыгы турында түгел, ә соңгы көннәр азагы якынайган саен, тормыш шартлары тагы да начарланачагы турында әйтелгәненә сине нәрсә ышандыра?

Кешеләрнең бүленүе

8. а) Маттай 13:24—30, 36—43 тәге шигырьләрдә язылган буенча, Гайсә дөнья төзелешенең бетүенә бәйле булган тагы нәрсәне күрсәткән? б) Гайсәнең ачык мисалы нәрсәне белдерә?

8 Гайсә бу дөнья төзелешенең бетүенә бәйле булган тагы башка әһәмиятле вакыйгалар да бар икәнен күрсәткән. Аларның берсе — «Патшалык кешеләрен» «шайтан кешеләреннән» аеру. Моның турында Гайсә иген басуы турындагы гыйбрәтле хикәясендә сөйләгән. Ул басуга дошман тиле бодай чәчеп киткән. Андагы «иген» тугры майланган мәсихчеләрне белдерә. «Тиле бодай» — болар үзләрен мәсихчеләр дип атыйлар, чынлыкта исә «шайтан кешеләре», чөнки алар Иблис идарә иткән дөнья белән тыгыз бәйләнештә тора. Алар Алланың «Патшалык кешеләреннән» аерылып куелган, һәм алар юк ителәчәк (Маттай 13:24—30, 36—43). Бу бүленү чынлап та булганмы?

9. а) Үзләрен мәсихчеләр дип атаганнарның арасында беренче бөтендөнья сугышы беткәннән соң нинди бөек бүленү килеп чыккан? б) Майланган мәсихчеләрнең Патшалыкның чын хезмәтчеләре икәннәре нәрсәдән ачыкланган?

9 Беренче бөтендөнья сугышы беткәннән соң, үзләрен мәсихчеләр дип атаган кешеләр ике сыйныфка бүленгән: 1) христиан дөньясының руханилары һәм аларның артыннан баручылар; алар үз милли ихтыяҗларын яклап, Милләтләр Лигасын (хәзер Берләшкән Милләтләр Оешмасы) тулысынча хуплаган, 2) шул сугыштан соң яшәгән чын мәсихчеләр; алар бу дөньяның милләтләрен түгел, ә Алланың Мәсих идарәсе астындагы Патшалыгын тулысынча яклаган (Яхъя 17:16). Алар «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» бөтен җир буенча вәгазьли башлаган, һәм шуның белән алар Алла Патшалыгының чын хезмәтчеләре булганлыгын дәлилләгән (Маттай 24:14). Бу вәгазь эше нинди нәтиҗәләргә китергән?

10. Патшалык турында вәгазьләү аркасында башта нәрсә эшләнгән? 

10 Башта Алланың рухы белән майланганнарның калдыгы җыелган. Алар күк Патшалыгында Мәсих белән бергә булырга өметләнә. Алар халыклар арасында таралган булса да, бердәм оешманың өлеше булган. Майланганнарның мөһерләнүе тиздән бетәчәк (Ачылыш 7:3, 4).

11. Нинди җыю эше хәзер башкарыла һәм моның белән кайсы пәйгамбәрлек тормышка аша?

11 Аннан соң Мәсих җитәкчелеге астында «бихисап күп кеше... һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» җыела башланган. «Башка сарыклар» санына кергән ул кешеләр, «зур газап кичереп», Алланың яңа дөньясына керәчәкләр (Ачылыш 7:9, 14; Яхъя 10:16). Бу ахырга хәтле булачак Алла Патшалыгын вәгазьләү эше хәзер дә үткәрелә. Инде миллионлаган бихисап күп башка сарыклар майланган калдыкка Патшалык турындагы коткару хәбәрен таратырга ярдәм итә. Шул хәбәр барлык халыкларда ишетелә.

Алда нәрсә булачак?

12. Йәһвәнең көне килгәнче, вәгазьләү эше тагы күпме башкарылырга тиеш?

12 Югарыда әйтелгәннең барысы соңгы көннәрнең тиздән бетәчәген һәм Йәһвә көненә аз калганын күрсәтеп тора. Ләкин ул куркыныч көн килгәнче, тагы ниндидер пәйгамбәрлекләр тормышка ашырга тиешме? Әйе. Беренчедән, кешеләрнең Патшалыкка карата белдерелгән мөнәсәбәте нигезендә бүленеше әле тәмамланмаган. Еллар буе вәгазьләү эшенә каты каршылык күрсәтелгән кайбер җирләрдә хәзер яңа шәкертләр санының үсүе күзәтелә. Хәтта кешеләр яхшы хәбәрне кабул итмәгән җирләрдә дә безнең шаһитлегебез аркылы Йәһвәнең мәрхәмәте күрсәтелә. Шунлыктан бу эшне моннан ары да дәвам итик! Гайсә бу эш бетерелгәч, ахыр килер дип безне ышандыра.

13. 1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3 тә язылганча, тагы нинди мөһим вакыйга үтәлергә тиеш һәм безнең өчен ул нәрсәне белдерә?

13 Изге Язмаларның тагы бер әһәмиятле пәйгамбәрлегендә болай диелә: «Кешеләр: „Бар да тыныч, куркыныч түгел“,— диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар» (1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3). «Бар да тыныч, куркыныч түгел» дип ничек игълан ителгәнен киләчәктә күрербез. Ләкин бу дөнья җитәкчеләренең кешелек проблемаларын чынлап та чишәчәген бер дә аңлатмаячак. Йәһвә көнен истә нык тоткан кешеләрне «бар да тыныч, куркыныч түгел» дип игълан итү ялгыштырмас. Алар шул вакыйгадан соң кинәт һәлакәт киләчәген белеп тора.

14. Зур афәт вакытында нинди вакыйгалар булачак һәм нинди тәртиптә узачак?

14 Зур афәтнең башында дәүләт башлыклары, ялган диннең бөтендөнья империясе Бөек Бабылга каршы чыгып, аны юк итәчәк (Маттай 24:21; Ачылыш 17:15, 16). Шуннан соң халыклар Йәһвәнең хакимлеген яклаганнарга ташланачак, бу Йәһвәнең хөкүмәтләргә һәм аларны яклаганнарга каршы ачуын кузгатачак һәм аларның тулысынча юк ителүенә китерәчәк. Бу Һармагедунда — зур афәт иң югары ноктасына җиткәч булачак. Аннары Шайтан һәм аның җеннәре упкынга ябып куелачак һәм бүтән кешеләргә йогынты ясый алмаячак. Йәһвәнең көне менә шулай тәмамланачак һәм ул көнне аның исеме данланачак (Йәзәкил 38:18, 22, 23; Ачылыш 19:11—20:3).

15. Йәһвәнең көненә әле бик күп бар дип исәпләү ни өчен акылсыз булыр иде?

15 Бу төзелешнең азагы төгәл Алла билгеләгән вакытта киләчәк. Ул «соңга калмас» (Аввакум 2:3, ЯД). Иерусалимның б. э. 70 елында җимерелүе тиз арада, яһүдләр моны көтмәгән һәм куркыныч инде үтеп киткән дип уйлаган чакта килгәнен хәтерләгез. Ә борынгы Бабыл белән нәрсә килеп чыккан? Ул йогынтылы, үз көченә чамадан тыш ышанган, бик тә калын диварлар белән ныгытылган шәһәр булган. Ләкин бер төн эчендә җиңелгән. Шулай ук хәзерге бозык төзелешкә дә кинәт һәлакәт киләчәк. Йәһвә көне килгәч без чын гыйбадәт кылуда берләшкән булыр өчен, әйдәгез аны һәрвакыт истә нык тотыйк!

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвә көнен истә нык тоту ни өчен бик тә мөһим? Моның өчен нәрсә эшли алабыз?

• Безнең көннәрдә барган кешеләрнең бүленүе безнең үзебезгә нинди йогынты ясый?

• Йәһвә көне килгәнче, тагы нәрсә булырга тиеш? Шуңа бәйле һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[180, 181 биттәге иллюстрацияләр]

Соңгы көннәр бетеп бара: тиздән Шайтанның дөньясы юк ителәчәк.