Тышлык
Тышлык
БҮГЕНГЕ ДӨНЬЯДА проблемалар күп. Гаиләләр таркала, өйдәгеләргә карата көч кулланыла, миллионланган кеше ачлыктан интегә, җәбер-золым киң таралган. Тыныч һәм тату яшәү хыял булып кала. Ник алай? Нәрсәнедер үзгәртеп буламы? Шушы сорауларга җавап Изге Язмаларда бар. Бу китап безне ничек яшәргә дә өйрәтә. Сезнең анда язылганнарны беләсе килмиме әллә?
Кайберәүләр фикеренчә, Изге Язмалар — мифлар, риваятьләр һәм халык зирәклеге җыентыгы. Башкалар Изге Язмаларны Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап дип саный. Алар арасыннан кем хаклы? Моны «Изге Язмалар. Аллаһы яки кеше сүземе?» китабыннан белеп була. Бу китаптагы фактларны карап чыкканнан соң, сезнең тормышыгыз мәңгегә үзгәрер.