Төп мәгълуматка күчү

Безгә һәрбер очракта Изге Язмалардагы канун кирәкме?

Безгә һәрбер очракта Изге Язмалардагы канун кирәкме?

Безгә һәрбер очракта Изге Язмалардагы канун кирәкме?

БЕЗ бәләкәй булганда, әти-әниебез безнең өчен күп кагыйдәләр урнаштыра иде. Үсә барганда, без аларның файдабызга эш иткәнен аңлый идек. Хәтта үскәч тә, без алар сеңдергән кайбер принциплар буенча һаман яшибез.

Безнең күктәге Аллаһыбыз Йәһвә безгә кайбер туры кануннар бирә. Мәсәлән, ул потка табынуны, әхлаксызлыкны, урлауны тыя (Чыгыш 20:1—17; Рәсүлләр 15:28, 29). Рухи яктан җитлеккән булып киткәч, без Йәһвәнең безгә иң яхшысын теләгәнен һәм аның кануннары чиктән тыш катгый түгел икәнен аңладык (Эфеслеләргә 4:15; Ишагыя 48:17, 18; 54:13).

Ләкин күп кенә ситуацияләргә кагылышлы туры кануннар юк. Кайберәүләр, моның турында Изге Язмаларда турыдан-туры әйтелмәгәч, теләсә ничек эшләп була дип уйлый. Алар әйтүенчә, Аллаһы моны мөһим дип санаган булса, конкрет кагыйдә бирер иде.

Шулай уйлаган кешеләр еш кына акылсыз карар кабул итә һәм соңрак моңа үкенә. Алар шуны исәпкә алмый: Изге Язмаларда кануннар гына язылмаган, ә шулай ук Аллаһының фикер йөртү рәвеше чагыла. Изге Язмаларны өйрәнгәндә һәм Аллаһының төрле сорауларга карашын белгәндә, без вөҗданыбызны өйрәтәбез һәм бу безгә ул хуплаган карарлар кабул итәргә булыша. Шулай итеп без Аллаһының йөрәген сөендерәбез һәм яхшы җимешләр урабыз (Эфеслеләргә 5:1).

Изге Язмалардагы мисаллар

Изге Язмаларны укыганда, без Аллаһының борынгы хезмәтчеләре турында укыйбыз. Кайвакыт, туры кануннар булмаса да, алар Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен исәпкә алып эш иткән. Мисал итеп Йосыфны алыйк. Потифарның хатыны аңа әхлаксыз тәкъдимнәр ясаганда, зина кылуны тыючы язылган канун әле булмаган. Шулай да Йосыфның вөҗданы аңа зина кылырга кушмаган, чөнки ул бу «Аллаһы алдында гөнаһ» икәнен аңлаган (Яратылыш 39:9). Ул шуны белгән: зина кылу Аллаһы Гадән бакчасында белдергән ихтыярына каршы килә (Яратылыш 2:24).

Башка бер мисалны карап чыгыйк. Рәсүлләр 16:3 тә без Паул, Тимутине үзе белән миссионерлык сәяхәтләренә алыр алдыннан, аны сөннәткә утырткан икәнен беләбез. Әмма 4 нче шигырьдә без Паул белән Тимути, төрле шәһәрләргә йөреп, Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кабул иткән карарларны җиткергән икәнен күрәбез. Бу карарлар арасында мәсихчеләргә бүтән сөннәткә утырырга кирәк түгел дигән карар да булган (Рәсүлләр 15:5, 6, 28, 29). Алайса, ни өчен Паул Тимутине сөннәткә утыртырга карар иткән? Чөнки ул җирләрдә яһүдләр яшәгән һәм барысы да Тимутинең әтисен грек икәнен белгән. Паул яһүдләрне рәнҗетергә һәм абындырырга теләмәгән. Ул мәсихчеләр «Аллаһы каршында һәр кешенең вөҗданы өчен яхшы үрнәк бирергә» тиеш икәнен белгән (2 Көринтлеләргә 4:2; 1 Көринтлеләргә 9:19—23).

Андый фикер йөртү рәвеше Паул белән Тимутигә хас булган. Мәсәлән, Римлыларга 14:15, 20, 21 не, шулай ук 1 Көринтлеләргә 8:9—13; 10:23—33 не укыганда, без Паулның башкалар турында уйлаганын күрәбез. Кайберәүләр гөнаһ булып саналмаган нәрсәләр аркасында да абына алган. Паул андый кешеләр турында аеруча кайгырткан. Ул Тимути турында болай дип язган: «Чөнки аңа хас карашлы һәм сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк. Калганнары бит Гайсә Мәсих турында түгел, ә үзләре турында уйлап яши. Ә ул үзенең нинди булуын күрсәтеп, минем белән яхшы хәбәр таратуда, атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, кол булды, һәм бу сезгә билгеле» (Филипиялеләргә 2:20—22). Нинди искиткеч үрнәк күрсәткәннәр бу ике мәсихче ир-ат! Туры канун булмаган очракларда үз дигәнендә нык торыр урынына, алар, Йәһвәдән һәм аның Улыннан үрнәк алып, ярату күрсәткән һәм карарлары башкаларга ничек тәэсир итәр икәнен исәпкә алган.

Иң яхшы үрнәк күрсәткән Гайсә Мәсих турында уйланыйк. Үзенең Таудагы вәгазендә ул шуны ап-ачык күрсәткән: Аллаһы Канунының рухына төшенгән кеше Канунда әйтелгәннәрдән күбрәкне эшләр (Маттай 5:21, 22, 27, 28). Гайсә, Паул, Тимути һәм Йосыф, берәр очракта конкрет канун булмаса, кеше теләсә ничек эш итә ала дип уйламаган. Алар Аллаһының фикер йөртү рәвешен үзләштергән һәм Гайсә биргән ике иң мөһим әмерне үтәгән: алар Аллаһыны һәм якыннарын яраткан (Маттай 22:36—40).

Бүгенге мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була?

Изге Язмалар һәр вазифабыз җентекләп язылган юридик документ түгел. Конкрет канун булмаганда да, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен исәпкә алып эш иткәндә, без Йәһвәне сөендерәбез. Башка сүзләр белән әйткәндә, һәрбер очракта Аллаһыдан конкрет күрсәтмәләр көтәр урынына, без үзебез «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яши» алабыз (Эфеслеләргә 5:17; Римлыларга 12:2). Ни өчен бу Йәһвәне сөендерә? Чөнки, шулай эшләп, без беренче урынга үз хокукларыбызны һәм теләкләребезне түгел, ә Аллаһы ихтыярын куябыз. Бу шулай ук Аллаһының яратуын кадерләгәнебезне һәм яратудан чыгып эш итүебезне күрсәтә (Гыйбрәтле сүзләр 23:15; 27:11). Өстәвенә, Изге Язмалар буенча эш итү рухи һәм физик сәламәтлегебезгә файда китерә.

Ничек без шәхси сорауларда Аллаһы ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенә алабыз? Әйдәгез, карап чыгыйк.

Күңел ачуларны сайлау

Әйтик, бер яшь кеше музыкаль альбомны сатып алырга тели ди. Бу альбомның кайбер җырлары аңа бик ошый, ләкин, альбомның тышлыгына карап, ул кайбер җырларның сүзләре әхлаксыз икәнен аңлый. Өстәвенә, ул бу җырчының күп җырлары ярсулык рухын чагылдыра икәнен белә. Бу яшь кеше Йәһвәне ярата, һәм Йәһвәнең бу сорауга карашы аның өчен мөһим. Ул Йәһвәнең ихтыяры нәрсәдә икәненә ничек төшенә ала?

Гәләтиялеләргә язган хатта Паул тән эшләре һәм рух җимеше сыйфатлары турында әйтә. Рух җимешенә нәрсә керә икәнен без беләбез: мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык. Ә гөнаһлы тәннең эшләренә нәрсә керә? Паул болай дип яза: «Гөнаһлы тәннең эшләре ачык билгеле, һәм бу — фәхешлек, нәҗеслек, азгынлык, потка табыну, спиритизм, дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, бүленешләр, сектантлык, көнчелек, эчкечелек, тыелгысыз эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш нәрсәләр. Инде элек кисәткәнемчә, сезне кабат шул нәрсәләр турында кисәтәм: андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (Гәләтиялеләргә 5:19—23).

«Шуларга охшаш нәрсәләр» дигән сүзтезмәгә игътибар итик. Монда Паул гөнаһлы тәннең бар эшләрен санап китми. Ләкин бу Паул искә алмаган гөнаһлы эшләрдә катнашырга ярый дигән сүз түгел. Безгә Паул искә алмаган, «шуларга охшаш» эшләрне билгеләр өчен, төшенүчәнлек кирәк. Андый эшләрдә катнашучы һәм тәүбә итмәүче кешеләр Аллаһы Патшалыгының фатихаларын татымаячак.

Шулай итеп безгә Аллаһы күзендә нәрсә яраксыз икәненә төшенергә кирәк. Бу авырмы? Әйтик, табиб сезгә күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашарга һәм туңдырма, кәнфит һәм шуларга охшаш нәрсәләрне ашамаска кушты ди. Сезгә торт нинди категориягә керә икәнен билгеләү авыр булырмы? Кабат рух җимеше һәм гөнаһлы тәннең эшләренә кайтсак, өстә искә алынган музыкаль альбом кайсы эшләргә керә? Бу альбомдагы музыкада мәхәббәт, яхшылык, тотнаклылык һәм рух җимешенең башка сыйфатлары бер дә чагылмый. Һәм безгә, бу музыка Аллаһының фикер йөртү рәвешенә туры килми икәнен билгеләр өчен, конкрет закон кирәк түгел. Шул ук принциплар китапларны, фильмнарны, телетапшыруларны, видеоуеннарны һәм сайтларны сайлавыбызга кулланырлык.

Тышкы кыяфәтебез

Изге Язмаларда тышкы кыяфәткә, киемгә кагылышлы принциплар бар. Алар һәр мәсихчегә матур һәм тыйнак киенергә ярдәм итә. Йәһвәне яратучылар бу өлкәдә дә үзләре теләгәнне үтәр өчен түгел, ә Йәһвәне сөендерер өчен мөмкинлек күрә. Игътибар иткәнебезчә, Йәһвә Аллаһы конкрет кануннар урнаштырмаса, бу аңа нәрсә эшләгәнебез барыбер дигән сүз түгел. Төрле җирләрдә кешеләр төрлечә киенә, хәтта бер җирдә вакыт узу белән мода үзгәреп тора. Ләкин Аллаһы биргән принциплар һәрвакыт һәм һәр җирдә кулланырлык.

Мәсәлән, 1 Тимутигә 2:9, 10 болай диелгән: «Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен төрлечә үреп, алтын һәм энҗеләр белән яки бик кыйммәтле киемнәр киеп түгел, ә үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм тиешле кием белән, Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга хас булганча — игелекле эшләр белән бизәсеннәр». Шулай итеп, бар мәсихчеләргә дә ир-атларга да, хатын-кызларга да алар яшәгән җирдә «Аллаһыга бирелеп яшибез диюче» кешеләрдән нинди кием киюе көтелә икәнлеге турында уйларга кирәк. Мәсихчеләргә, аларның тышкы кыяфәтләре аеруча яхшы хәбәргә тап төшермәсен өчен, кайгыртырга кирәк (2 Көринтлеләргә 6:3). Үрнәкле мәсихче үз теләкләрендә һәм хокукларында нык тормас, ә, башкалар өчен киртә булып китмәс өчен, тырышлык куяр (Маттай 18:6; Филипиялеләргә 1:10).

Мәсихче, аның тышкы кыяфәте башкаларны рәнҗетә я абындыра икәнен күрсә, рәсүл Паулдан үрнәк алып, башка кешеләрнең рухи иминлеген үз теләкләреннән өстен куя ала. Паул: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 11:1). Ә Гайсә турында Паул болай дип язган: «Мәсих тә бит үз файдасы турында уйламаган». Шулай итеп, Паулның мәсихчеләргә нәрсә әйтергә теләгәне ап-ачык: «Без, көчлеләр, көчсезләрнең йөкләрен күтәреп йөрергә һәм үз файдабыз турында уйламаска тиеш. Һәрберебез, якыныбызны ныгытыр өчен һәм аңа файда булсын өчен, аның күңелен табып яшәсен» (Римлыларга 15:1—3).

Төшенүчәнлегебезне өйрәтү

Конкрет закон әйтелмәгән очракларда Йәһвәгә ничек ярап була икәнен белер өчен, төшенүчәнлегебезне өйрәтергә кирәк. Көн саен Изге Язмаларны укысак, аның турында уйлансак, безнең төшенүчәнлегебез сизгеррәк булып китәр. Ләкин бу дәвамлы процесс. Балага үсәр өчен вакыт кирәк булган кебек, рухи яктан үсү дә вакыт таләп итә. Шуңа күрә безгә түземлелек кирәк. Шунда ук үзгәрешләрне күрмәсәк, кулларны төшермик. Икенче яктан, вакыт узу белән генә төшенүчәнлегебез сизгеррәк булып китмәс. Моның өчен регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнергә һәм бөтен көч куеп аны кулланырга тырышырга кирәк (Еврейләргә 5:14).

Аллаһының кануннарын үтәү — тыңлаучанлыгыбызны, ә Аллаһының принциплары буенча яшәү рухилыгыбызны һәм Аллаһыга ярарга теләгебезне күрсәтә. Рухи яктан үскән саен, без Йәһвәгә һәм аның Улына күбрәк охшарга тырышырбыз һәм безнең карарларыбыз Изге Язмаларда чагылган Аллаһының фикер йөртү рәвешенә нигезләнер. Бөтен эшләребез белән күктәге Aтабызны сөендерсәк, безнең шатлыгыбыз да үсәчәк.

[Иллюстрацияләр]

Кешеләр төрле җирләрдә төрлечә киенсә дә, безгә Изге Язмалар принциплары буенча эш итәргә кирәк.