Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы догаларны ишетәме һәм җавап бирәме?

Аллаһы догаларны ишетәме һәм җавап бирәме?

БУ СОРАУ күпләрне кызыксындыра. Изге Язмалар буенча, Йәһвә Аллаһы догаларны тыңлый. Әмма ул безнең догаларыбызны ишетерме-юкмы икәнлеге, күбесенчә бездән тора.

Гайсә пәйгамбәр дин әһелләрен хөкем иткән, чөнки аларның догалары икейөзле булган. Алар үзләрен дини булуларын күрсәтер өчен дога кылган. Гайсә: «Алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды»,— дип әйткән (Маттай 6:5). Алар кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә теләгән һәм шуңа ирешкән дә. Әмма Аллаһы аларны ишетмәгән. Бүгенге көндә дә күпләр Аллаһы теләгәнчә түгел, ә үзләре теләгәнчә дога кыла. Алар без карап чыккан Изге Язмалардагы принципларны санга сукмый, шуңа күрә Аллаһы аларның догаларын ишетми.

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы сезнең догаларыгызны ишетәме һәм сезгә җавап бирәме? Бу раса, милләт, социаль дәрәҗәгезгә бер дә бәйле түгел. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35). Бу сүзләр сезгә дә кагыламы? Аллаһыдан курку аны рәнҗетергә курку һәм аны хөрмәт итү дигәнне аңлата. Үзегез түгел, ә Аллаһы хуплаганны эшләргә тырышканда, сез дөреслек кыласыз. Сез Аллаһының догаларыгызны ишетүен телисезме? Изге Язмалар сезгә бу яктан ярдәм итә ала.

Күпләр, дога кылып, Аллаһыдан могҗиза көтә. Әмма Аллаһы хәтта борынгы вакытларда бик сирәк могҗизалар кылган. Кайчак Аллаһы кылган могҗизалар арасында йөзләгән еллар үткән. Моннан тыш, Изге Язмалар буенча, рәсүлләр үлгәннән соң, могҗизалар чоры тәмамланган (1 Көринтлеләргә 13:8—10). Алайса, бүгенге көндә Аллаһы догаларыбызга җавап бирми булып чыгамы? Бу алай түгел. Аллаһы үзе хуплаган догаларга җавап бирә.Нәрсә турында дога кылып була?

Аллаһы зирәклек бирә. Йәһвә — чын зирәклекнең бердәнбер чыганагы. Аның җитәкчелеген эзләгән һәм бу җитәкчелек буенча яшәргә теләгән кешеләргә ул юмарт итеп зирәклек бирә (Ягъкуб 1:5).

Аллаһы үзенең изге рухын һәм фатихалар бирә. Изге рух — Аллаһының көче. Аннан кодрәтлерәк көч юк. Бу рух ярдәмендә без теләсә нинди сынаулар кичереп чыга алабыз. Борчу биләп алганда, ул безгә тынычлык бирә ала. Шулай ук изге рух ярдәмендә Йәһвә безгә күркәм сыйфатлар үстерергә булыша (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Сораган кешеләргә Аллаһы юмарт итеп изге рух бирә. Гайсә дә үз шәкертләрен моңа ышандырган (Лүк 11:13).

Аллаһы белем бирә. Аллаһы турында хакыйкатьне эзләүче эчкерсез кешеләр күп (Рәсүлләр 17:26, 27). Бу кешеләр Аллаһының исемен, аның җиргә һәм кешелеккә карата ниятләрен һәм аңа ничек якынлашып булганын белергә тели (Ягъкуб 4:8). Йәһвә Шаһитләре еш кына андый кешеләрне очрата һәм шатлык белән Изге Язмалардагы белемнәрне уртаклаша.

Бәлки, бу сәбәпле сез бу басманы укыйсыз да. Сез Аллаһыны эзләүче кешеме? Бәлки, бу басма аша Аллаһы сезнең догагызга җавап бирәдер.