Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дога ярдәм итә аламы?

Дога ярдәм итә аламы?

ДОГА кылуның файдасы бармы? Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының тугры хезмәтчеләре дога кылганда, бу аларга чыннан да файда китерә (Лүк 22:40; Ягъкуб 5:13). Дога безгә рухи, эмоциональ һәм хәтта физик яктан яхшы тәэсир итә ала. Ничек итеп?

Әйтик, балагызга бүләк бирделәр ди. Баланың рәхмәт хисе күңелендә генә булса, бу җитәрлекме? Яисә сез аны рәхмәтләрен әйтергә дәртләндерерсезме? Үз хисләребезне сүзләр белән белдергәндә, хисләребез хәтта көчәя. Шуны ук Аллаһы белән сөйләшү турында да әйтеп була. Берничә мисал карап чыгыйк.

Рәхмәт догалары. Күктәге Атабызга бар яхшы нәрсәләр өчен рәхмәт әйткәндә, без игътибарыбызны фатихаларыбызга туплыйбыз. Ахыр чиктә, рәхмәт хисебез һәм шатлыгыбыз — тирәнрәк, ә карашыбыз уңайрак булып китә (Филипиялеләргә 4:6).

Мисал: Гайсә Аллаһыга аның догаларын ишеткәне һәм җавап биргәне өчен рәхмәтләрен әйткән (Яхъя 11:41).

Кичерү турында дога кылу. Аллаһыдан безне кичерүен сораганда, безнең вөҗданыбыз сизгеррәк булып китә һәм без хатабызга ныграк үкенә башлыйбыз. Без гөнаһыбызның җитдилеген тагы да яхшырак аңлыйбыз. Шулай ук без күңелебездә авыр йөк булып яткан гаеп хисеннән котылабыз.

Мисал: Давыт догада үз үкенүен һәм тәүбә итүен белдергән (Зәбур 51).

Җитәкчелек һәм зирәклек турында дога кылу. Мөһим карарлар кабул иткәндә Йәһвәдән җитәкчелек һәм зирәклек сорасак, бу безгә басынкы булырга ярдәм итәр. Андый догалар мөмкинлекләребез чикле икәнен исебезгә төшерә һәм күбрәк Йәһвәгә таянырга ярдәм итә (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Мисал: Сөләйман патша, басынкылык күрсәтеп, Аллаһыдан, Исраил халкы белән идарә итәр өчен, җитәкчелек һәм зирәклек сораган (1 Патшалар 3:5—12).

Кайгы вакытында дога кылу. Авыр шартларда Йәһвәгә чын күңелдән дога кылсак, Аллаһы безгә җан тынычлыгы бирер һәм без үзебезгә түгел, ә Аллаһыбызга таянырбыз (Зәбур 62:8).

Мисал: Аса патша, үзеннән күпкә көчлерәк дошманга каршы торыр өчен, Аллаһыдан ярдәм үтенгән (2 Елъязма 14:11).

Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында дога кылу. Андый догалар безгә эгоист булмаска һәм кызгану белән шәфкатьлелек сыйфатларын үстерергә булыша.

Мисал: Гайсә үз шәкертләре турында дога кылган (Яхъя 17:9—17).

Мактау догалары. Йәһвәне искиткеч эшләре һәм сыйфатлары өчен мактаганда, безнең аңа карата хөрмәтебез һәм рәхмәт хисебез үсә. Шулай ук данлау догалары безгә Аллаһыбызга якынлашырга ярдәм итә.

Мисал: Давыт Аллаһыны иҗади эшләре өчен чын күңелдән мактаган (Зәбур 8).

Дога ярдәмендә без шулай ук «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгына» ия була алабыз (Филипиялеләргә 4:7). Бу шомлы дөньяда җан тынычлыгына ия булу — чыннан да зур фатиха. Догалар безгә физик яктан да яхшы тәэсир итә (Гыйбрәтле сүзләр 14:30). Ләкин моның барысына без үз тырышлыкларыбыз ярдәмендә генә ия булабызмы? Я бу мөһимрәк нәрсә белән бәйлеме?

Догалар безгә физик, эмоциональ, ә иң мөһиме, рухи яктан яхшы тәэсир итә