Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла ни өчен газаплар рөхсәт итә?

Алла ни өчен газаплар рөхсәт итә?

8 бүлек

Алла ни өчен газаплар рөхсәт итә?

1, 2. Кешелек газапларына карата кешеләр еш кына ничек тәэсир итәләр?

КЕШЕ гомерен алып китүче һәм үз юлында бар нәрсәне дә җимереп баручы афәтләр булганда, күпләр мондый коточкыч хәлләрнең ни өчен булуын аңлый алмыйлар. Икенчеләр җинаятьчелекнең котырынуыннан, рәхимсезлектән һәм золымнан газап чигәләр. Син дә, бәлки: «Алла ни өчен газаплар рөхсәт итә?» — дип сорыйсыңдыр.

2 Күп кешеләр бу сорауга канәгатьләндерерлек җавап тапмаганга күрә Аллага ышанмый башлыйлар. Алар Алланы кешелек белән кызыксынмый, дип уйлыйлар. Башка кешеләр, газапларны тормышның котылгысыз асылы дип санап, явызланалар һәм Алланы кешелек җәмгыятенең барлык бәла-казалары өчен гаеплиләр. Әгәр синдә дә шундый тойгылар булса, сиңа бу турыда Изге Язмаларның нәрсә әйтүен белү файдалы булыр.

АЛЛА ГАЗАПЛАР БИРМИ

3, 4. Йәһвәнең явызлыкны һәм газапларны бирмәвенә без ничек ышана алабыз?

3 Изге Язмалар тирә-юнебезьдә күргән газапларны Йәһвә Алла бирмәвен ышандырып әйтә. Мәсәлән, мәсихче шәкерт Якуп язган: «Сынауда беркем дә: „Алла мине сыный“,— дип әйтмә, чөнки Алла явыз сынауга бирелми һәм Үзе дә беркемне сынамый» (Якуп 1:13). Бу кешелекнең бәхетсезлекләре өчен Алла җаваплы булмавын аңлата. Ул кешеләрне күктәге тормышка хәзерләр өчен сынамый, һәм аларны янәсе моннан алдагы тормышларында кылган начар эшләре өчен җәзаламый (Римлыларга 6:7).

4 Моннан тыш, Алла һәм Мәсих исеменнән күп коточкыч эшләр эшләнгән булса да, Изге Язмаларда Алланың һәм Мәсихнең аларга кайчан да булса ризалык күрсәткәннәре турында бер сүз дә әйтелми. Алла һәм Мәсихнең аларга хезмәт итәм дип белдереп, ә үзләре урлый, алдый, үтерә, талый һәм кешеләргә башка газаплар китерә торганнар белән бернинди уртак эшләре юк. Дөрестән дә, «бозыкның юлы — Алла каршында кабахәтлек». «Алла бозыклардан ерак» (Гыйбрәтле хикәя 15:9, 29).

5. Йәһвәнең сыйфатларының кайберсе нинди һәм үзенең затларына ул нинди мөгамәлә күрсәтә?

5 Изге Язмалар: Йәһвә «бик тә мәрхәмәтле һәм кызганучан»,— дип әйтә (Якуп 5:11). Ул: «Алла дөреслекне ярата»,— дип белдерә (Мәдхия 36:28; Исаия 61:8). Ул үч алучан түгел. Ул үзенең затларының хәленә кереп, алар турында кайгыртып һәм яхшы сыйфатлы тормыш алып барсыннар өчен аларга бар нәрсәләрне бирә (Ап. эшләре 14:16, 17). Йәһвә боларны Җирдәге тормышның башлангычыннан ук эшли.

КАМИЛ БАШЛАНГЫЧ

6. Кайбер риваятьләрдә кешелек башлангычында булган тормыш турында нәрсә сөйләнә?

6 Без барыбыз да авыртулар һәм газаплар күрергә һәм ишетергә ияләнгәнбез. Шуңа күрә тормышны аларсыз күз алдына китерергә шактый авыр, ләкин кешелек тарихының башлангычында нәкъ шулай булган да. Моның турында хәтта кайбер халыкларның риваятьләрендә дә сөйләнә. Грек мифологиясендә, мәсәлән, кешелек дөньясының беренче биш гасыры «алтын гасыр», дип аталган. Ул вакытта кешеләр бәхетле яшәгәннәр һәм чиксез авыр хезмәттән, авыртудан һәм картлык сырхауларыннан интекмәгәннәр. Мифик сары император (Хуан-ди) идарә иткән вакытта кешеләр тынычлыкта яшәгәннәр һәм тирә-юньдәге матурлыктан һәм аһәңнән ләззәтләнгәннәр, дип сөйлиләр кытайлылар. Фарсыларда, мисырлыларда, тибетлыларда, перулыларда һәм мексикалыларда кешелек башлангычында булган бәхет һәм камиллек турындагы риваятьләр сакланган.

7. Ни өчен Алла Җирне һәм кешеләрне барлыкка китергән?

7 Халыкларның риваятьләре иң борынгы китапта — Изге Язмаларда — язылганнарны кабатлый гына. Ул безгә Алланың беренче кеше парын, Адәм белән Хауваны, Едем бакчасы дип аталган оҗмахка урнаштырганы турында хәбәр итә, һәм аларга: «Балалар тудырыгыз һәм күбәегез дә җирне тутырыгыз, һәм аңа хуҗа булыгыз»,— дип боерган (Яшәеш 1:28). Безнең борынгы ата-анабыз камил булган, һәм алар алдында җирнең оҗмахка әйләнгәнен, анда камил кеше гаиләсенең тынычлыкта һәм бәхетле яшәгәнен күрү киләчәге яткан. Җирне һәм кешеләрне барлыкка китергәндә бу Алланың нияте булган (Исаия 45:18).

ЯВЫЗ КАРШЫ ЧЫГУ

8. Адәм белән Хаува Алланың нинди әмерен үтәргә тиеш булганнар, ләкин нәрсә килеп чыккан?

8 Алланың ризалыгында калыр өчен Адәм белән Хаува «яхшылыкны һәм яманлыкны таный белү» агачыннан ашарга тиеш булмаганнар (Яшәеш 2:16, 17). Әгәр алар Йәһвәнең ул законын үтәгән булсалар, газаплар беркайчан да кеше тормышын күңелсезләндермәсләр иде. Алла әмеренә буйсынып, алар Йәһвәгә үзләренең яратуларын күрсәтә алган булырлар иде, һәм шулай ук тугрылыкларын исбат иткән булырлар иде (1 Яхъя 5:3). Ләкин, бу китапның алтынчы бүлегеннән белгәнчә, барысы да башкача булып чыккан. Шайтан котыртуына бирелеп, Хаува яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачының җимешен ашаган. Соңрак тыелган җимешне Адәм дә ашаган.

9. Шайтан Йәһвәгә кагылышлы нинди бәхәсле сорау күтәргән?

9 Бу хәлнең никадәр җитди булуын син аңлыйсыңмы? Шайтан Йәһвәнең Иң Югары дәрәҗәсен дәгъвалаган. Иблис: «Юк, үлмисез»,— дип әйтүе белән Алланың: «Үлем белән үләчәксез»,— дигән сүзләрен шик астына куйган. Аннары Шайтан Адәм белән Хауваны Йәһвә белмәүлектә тота дигән, һәм алар Алла кебек була алалар һәм аларның башка Аллада мохтаҗлыклары булмаячак икән дә яхшылык белән яманлыкның нәрсә булуын үзләре белеп карар итә алалар, дип әйткән. Каршы чыгуы белән Шайтан, димәк, Йәһвәнең бөтен Галәм Хакиме дәрәҗәсенең гадел һәм законлы булуын дәгъвалаган (Яшәеш 2:17; 3:1—6).

10. Кешеләргә бәйле нәрсәне Шайтан шик астына куйган?

10 Шайтан шулай ук кешеләр Алланың сүзен табыш алырлык вакытка кадәр генә тыңлыйлар, дип төрттереп әйткән. Башкача әйткәндә, ул кешеләрнең сафлыгын шик астына куйган. Шайтан бер кеше дә Аллага үз ихтыяры белән тугры булып калмый, дип әйткән. Шайтанның бу явыз раслаулары Йәһвә Алланың тугрылыклы хезмәтчесе Әюп турында Изге Язмалар хәбәреннән билгеле, ул б. э. к. якынча 1600 елда авыр сынаулар кичергән. Әгәр син Әюп китабының беренче ике бүлеген укысаң, кеше газапларының сәбәбе турында һәм Алла аларны ни өчен рөхсәт итүен белерсең.

11. Әюп нинди кеше булган, ләкин Шайтан аңа нинди гаеп ташлаган?

11 Әюп, «саф, гадел кеше», Шайтанның һөҗүменә дучар булган. Башта Шайтан аңа начар сәбәпләр сылтаган һәм: «Әллә Әюп Алладан бушка гына куркамы?»,— дигән сорау кузгаткан. Аннан соң Иблис, Йәһвә аны саклап һәм фатиха биреп кенә Әюпнең тугрылыгына ирешкән дип, яла яккан. «Ләкин кулыңны суз һәм аның барлык әйберләренә тиеп кара,— яхшы дип әйтерме ул сине?» — диеп, Шайтан Йәһвәгә каршы чыккан (Әюп 1:8—11).

12. а) Алла Шайтанга Әюпне сынарга рөхсәт иткәнгә күрә нинди сорауларга җавап бирелгән? б) Әюпне сынау нәрсә белән беткән?

12 Әюп Йәһвәгә байлыклар өчен генә яхшы хезмәт иткәнме? Сынауларда ул сафлыгын саклап калыр идеме? Ә Йәһвә турында әйткәндә, үзенең хезмәтчесенә җитәрлек ышанганмы һәм аны сынатырга рөхсәт итәрме? Бу сорауларга җавап бирер өчен Йәһвә Шайтанга Әюпне сынарга рөхсәт итәргә тиеш булган. Әюп китабында хикәяләнгәнчә, Алла тарафыннан рөхсәт ителгән барлык сынауларга карамастан, Әюп тугрылыгын саклаган һәм ул хәл Йәһвәнең гаделлеген һәм кешеләрнең сафлыгын аклауга хезмәт иткән (Әюп 42:1, 2, 12).

13. Едемда һәм Әюп белән булган хәл безгә дә ничек кагыла?

13 Едем бакчасында һәм соңрак Әюп белән булган хәл тагын да әһәмиятлерәк. Шайтан барлык кешелеккә, шул исәптән бүгенге көндә безгә дә, кагыла торган бәхәсле сораулар күтәргән. Ул Алла исеменә яла яккан, ә шулай ук аның югары хакимиятенә кулын сузган. Алла затларының — кешеләрнең — тугрылылыклы булулары шик астына куелган булган. Ул бәхәсле сорауларны хәл итәргә кирәк булган.

БӘХӘСЛЕ СОРАУЛАРНЫ НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ

14. Әгәр кем дә булса кешегә ялган гаеп юнәлтсә, ул нәрсә эшли ала?

14 Ачык мисал итеп, күз алдыңа китер: синең бәхетле гаиләң һәм берничә балаң бар, ди. Көтмәгәндә күршең синең турында ялган тарата башлый, янәсе син рәтләп ата-ана бурычларын үтәмисең. Ул сиңа балаларың сине яратмый, һәм алар синең белән тик башка бернәрсә калмагач кына яши, һәм беренче үк уңай очракта алар синнән китәчәк, дип әйтә. «Нинди ялган!»— диярсең син. Дөрес, ялган, ләкин аны ничек исбат итәргә? Мөгаен, кайбер ата-ананың моңа ачуы килер иде. Ул мәсьәләне хәл итү урынына, андый кайнар тойгылар ялган гаепләүне хуплар иде генә. Ул эшне хәл итүнең иң яхшы юлы — рәнҗетүчеңә гаепләүләрен исбат итәргә һәм балаларыңа үзеңә карата чын күңелдән яратуларын күрсәтергә мөмкинлек бирү.

15. Шайтанның каршы чыгуына Йәһвә ничек җавап бирергә уйлаган?

15 Йәһвә шундый яратучан атаны хәтерләтә. Адәм белән Хауваны аның балалары белән чагыштырып була, ә Шайтанга яла ягучы күрше роле килешеп тора. Алланың Шайтанны, Адәм белән Хауваны ни өчен шунда ук юк итмәвенә, ләкин аларга күпмедер вакыт яшәргә рөхсәт итүенә төпле нигезләре булган. Бу карар безнең борынгы ата-анабызга балалар тудырырга һәм кеше гаиләсенә башлангыч бирергә рөхсәт иткән, ә шул рәвешчә эш хәл ителсен өчен, Иблис үзенең белдерүенең хаклыгын исбат итү мөмкинлеге алган. Әмма Алла иң баштан ук кайбер кешеләрнең аңа тугры булачакларын һәм Шайтанның ялганчы булуын исбат итәчәкләрен белгән. Үзенең яраткан кешеләренә элеккечә фатихаларын биргәне һәм аларга ярдәм иткәне өчен бездән аңа нинди зур рәхмәт! (2 Паралипоменон 16:9; Гыйбрәтле хикәя 15:3).

НӘРСӘ ИСБАТ ИТЕЛГӘН БУЛГАН?

16. Дөнья ничек Шайтан хакимияте астында калган?

16 Бөтен кешелек тарихы дәверендә Шайтанның иркенләп эш итәргә тулы иреге булган; шулай итеп ул кешеләр өстеннән хакимлек итү турындагы мәкерле планын тоткарлыксыз тормышка ашыра алган. Аннан башка, ул сәяси көчләргә йогынты ясаган һәм диннәр барлыкка килүенә булышлык иткән,— анда кешеләр, үзләре дә шуны белмичә, Йәһвәгә түгел, аңа табыналар. Шулай итеп Иблис «бу дөньяның алласы» булган һәм «дөньяның мирзасы» дип аталган (2 Коринфлыларга 4:4; Яхъя 12:31). Хәзер «бөтен дөнья явызлыкта [«мәкерле хакимиятендә», ХТ] ята» (1 Яхъя 5:19). Шайтанның Йәһвә Алладан барлык кешене дә алып китә алуын исбат иткәнен аңлатамы бу? Әлбәттә, юк! Шайтанның яшәп калуын рөхсәт итеп, Йәһвә үзенең ниятен башкаруын дәвам итә. Алланың ни өчен газапларны рөхсәт итүе турында Изге Язмалар ничек аңлата соң?

17. Явызлык һәм газапларның сәбәбе турында нәрсәне истә тотарга кирәк?

17 Йәһвә явызлык һәм газаплар китерми. Шайтан бу дөньяның хакиме һәм бу явыз дөньяның алласы булганга күрә, ул һәм аны яклаучылар кешелек җәмгыятенең хәзерге хәле һәм кешеләрнең бөтен газаплары өчен җаваплы. Моның өчен беркем дә Алланы гаепли алмый (Римлыларга 9:14).

18. Йәһвәнең явызлык һәм газапларны рөхсәт иткәнгә күрә Алладан бәйсезлек турында нәрсә исбат ителгән?

18 Йәһвәнең явызлык һәм газапларны рөхсәт иткәнгә күрә Алладан бәйсезлек яхшырак дөнья китермәячәге исбат ителгән. Тарихны берсе артыннан икенчесе килгән һәлакәтләр билгеләп тора. Моның сәбәбе — кешеләрнең Алладан бәйсез булуга карар итүләре, алар аның сүзенә һәм аның ихтыярына ихтирам күрсәтмиләр. Йәһвәнең борынгы халкы һәм ул халыкның җитәкчеләре «үз юллары» белән барганда һәм Алла сүзен кире какканда, нәтиҗәләре һәлакәтле булган. Үзенең пәйгамбәре аша Йәһвә: «Акыл ияләре оятка һәм уңайсыз хәлдә калдылар һәм ятьмәгә эләктеләр; менә, алар Алла сүзен кире кактылар; аларның акыллылыклары нәрсәдә соң?» (Иеремия 8:5, 6, 9). Йәһвә нормалары буенча бармыйча, кешелек давыллы диңгездә бер яктан икенче якка чайкалган рульсез корабльгә охшаш булган.

19. Шайтанның барлык кешеләрне дә Аллага каршы көйли алмавы турында нинди дәлилләр бар?

19 Йәһвәнең явызлык һәм газапларны рөхсәт иткәнгә күрә Шайтанның барлык кешелекне Йәһвәдән алып китәрлек хәлдә булмаганлыгы исбат ителгән. Тарих, сынауларга һәм бәхетсезлекләргә карамастан, һәркайчан Аллага тугрылыклы булып калган кешеләр булганлыгын күрсәтә. Менә инде күп гасырлар буена Йәһвә үзенең хезмәтчеләренә булышлык күрсәтә һәм аның исеме бөтен җирдә игълан ителә (Чыгыш 9:16; 1 Патшалык 12:22). Еврейларга язылган хатның 11 бүлегендә Һабил, Енох, Нух, Ибраһим, Муса һәм Алланың башка күп тугрылыклы хезмәтчеләре турында әйтелә. Еврейларга 12:1 дә алар «шаһитләр болыты», дип атала. Алар Йәһвәгә карата какшамас иман үрнәге булганнар. Шулай ук бүген дә күп ирләр һәм хатын-кызлар Алла каршында сафлыкларын саклар өчен гомерләрен биргәннәр. Иманнары һәм яратулары белән алар Шайтанның барлык кешеләрне дә Аллага каршы көйли алмавын исбат иткәннәр.

20. Йәһвә явызлык һәм газапларны рөхсәт иткәнгә күрә Алла һәм кешелек турында нәрсә исбат ителгән?

20 Һәм тагын, Алла явызлык һәм газапларны рөхсәт иткәнгә күрә, тик Йәһвә, Барлыкка Китерүче генә аларның мәңгелек игелеге һәм бәхете өчен кешеләр өстеннән идарә итәргә хокуклы булуы һәм булдыра алуы исбат ителгән. Гасырлар буена кешеләр күптөрле идарә итү формаларын сынап карадылар. Ләкин нәтиҗәсе нинди? Бүгенге көндә халыклар очраган катлаулы проблемалар һәм кризислар Изге Язмаларда әйтелгәннең дөреслеген генә белдерә: «Кеше өстеннән кеше үзенең зыяны өчен хакимлек итә» (Вәгазьче 8:9). Безгә ярдәмгә килергә һәм үзенең башлангыч ниятен үтәргә тик Йәһвәнең генә көчендә. Ләкин ул аны кайчан һәм ничек әшләячәк?

21. Шайтан белән нәрсә булачак һәм аны кем эшләячәк?

21 Адәм белән Хаува Шайтан мәкеренең корбаны булгач ук Алла үзенең кешелекне коткару нияте турында белдергән. Йәһвә Шайтанга менә нәрсә дип әйткән: «Синең араңда һәм хатын арасында дошманлык салам, һәм синең яралгың арасында һәм аның яралгысы арасында; ул синең башыңны зарарлаячак, ә син аның үкчәсен чагачаксың» (Яшәеш 3:15). Бу белдерү Иблискә үзенең явыз эшләрен бик озак эшләргә рөхсәт ителмәячәгенә ышаныч бирә. Мәсих Патшалыгының Патшасы буларак, вәгъдә ителгән Яралгы — Гайсә Мәсих — ‘Шайтанның башын зарарлаячак’. Әйе, «озакламыйча» Гайсә ул фетнәчене тар-мар итәчәк! (Римлыларга 16:20).

СИН НИЧЕК ЭШЛӘРСЕҢ?

22. а) Сиңа нинди сорауларга җавап бирергә кирәк? б) Шайтан яудырган ачуга карамастан, Алланың тугрылыклы хезмәтчеләре нәрсәгә ышана алалар?

22 Хәзер, бәхәсле сораулар турында белгәч, син кем ягына басарсың? Йәһвәнең чын йөрәктән бирелгән хезмәтчесе булуыңны эшләрең белән күрсәтерсеңме? Шайтан үзенә бик аз вакыт калганын белгәнгә күрә, ул Алла каршында сафлыгын сакларга тырышкан кешеләргә үзенең ачуын яудырыр өчен барысын да эшли (Ачыш 12:12). Ләкин син Алла ярдәменә таяна аласың, чөнки «Алла тәкъваларны сынаулардан ничек коткаруны белә» (2 Петр 2:9). Ул көчеңнән килмәгән сынаулар рөхсәт итмәячәк һәм аларны кичереп чыгарга сиңа ярдәм итәчәк (1 Коринфлыларга 10:13).

23. Без нәрсәне ныклы ышаныч белән көтәбез

23 Әйдәгез, Патша Гайсә Мәсих Шайтанга һәм аның тарафдарларына каршы чаралар күрәчәк көнне көтик (Ачыш 20:1—3). Гайсә кешелек кичергән кайгылар һәм ыгы-зыгылар өчен җаваплы кешеләрне юк итәчәк. Ә хәзер әле кешеләрне яралый торган әрнүле кичерешләрнең берсе — якыннарны югалту. Киләсе бүлекне укып чыксаң алар белән нәрсә булачагын белерсең.

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Йәһвәнең кешеләргә газаплар бирмәвен без кайдан беләбез?

Әюп көннәрендә ачыкланган нинди сорауларны Шайтан Едемда күтәргән?

Алла газапларны рөхсәт иткәнгә күрә нәрсә исбат ителгән?

[Өйрәнү өчен сораулар]