Яхшы дусларны ничек табарга?
8 НЧЕ БҮЛЕК
Яхшы дусларны ничек табарга?
«Ачуым чыкканда, барысын да кемгәдер сөйлисем килә. Ә күңелем төшкәндә, бар да әйбәт булачак диюче кеше кирәк. Бәхетле булганда, шатлыгымны берәрсе белән тизрәк уртаклашасым килә. Мин дусларсыз тормышымны күз алдыма китерә дә алмыйм!» (Бриттани)
БАЛАЛАРГА уйнар өчен иптәшләр кирәк, ә олыларга дуслар кирәк. Аерма нәрсәдә?
Уйнар өчен иптәш ул — синең белән бергә вакытны үткәрүче генә.
Дус ул — синең өчен мөһим булган нәрсәләрне уртаклашучы.
Моннан тыш, Изге Язмаларда: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Монда, комда уйнап утыручы сабыйлар арасындагы мөнәсәбәтләр генә түгел, ә тирәнрәк мөнәсәбәтләр турында сүз бара.
Факт. Үскән саен, сиңа...
1. яхшы сыйфатларга ия булган дуслар кирәк
2. югары нормалар буенча яшәгән дуслар кирәк
3. уңай яктан тәэсир иткән дуслар кирәк
Сорау: Бу шартларга туры килгән дусларны ничек табарга? Әйдә, карап китик.
Дуслык өчен 1 нче шарт: яхшы сыйфатлар
Сиңа нәрсә белергә кирәк? Үзен синең дустың дип атаучы һәркем чынында дус булмаска да мөмкин. Хәтта Изге Язмаларда: «Кайбер иптәшләр бер-берсен ботарлап ташларга әзер»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 18:24). Синеңчә, бу арттырып әйтелгәнме? Бәлки, синең тормышыңда да шулай булгандыр: син дус дип санаган кеше сине кулланган, синең турында астыртын гына сөйләп йөргән я синең турында гайбәт тараткан. Моның аркасында син аңа карата ышанычыңны югалткансыңдыр *. Дуслар турында сүз барганда, шуны исеңдә тот: әз булса да, чын булсыннар.
Нәрсә эшләп була? Үрнәк алырлык сыйфатларга ия булган дуслар эзлә.
«Минем дустым Фиона турында гел яхшы яктан гына сөйлиләр! Минем дә аның кебек буласым килә. Мин андый дустым булуына бик шат» (Иветт, 17 яшь).
Киләсе йөкләмәләрне үтә.
1. Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укы.
2. Үзеңнән сора: «Минем дусларымның „рух җимешенә“ кергән сыйфатлары бармы?»
3. Монда иң якын дусларыңны санап кит. Һәрберсенең исеме янына аның төп сыйфатын язып куй.
Исеме
․․․․․
Сыйфаты
․․․․․
Уйланыр өчен. Әгәр дә синең исеңә тискәре сыйфатлар гына төшә икән, мөгаен, яңа дуслар сайларга вакыт.
Дуслык өчен 2 нче шарт: югары нормалар
Сиңа нәрсә белергә кирәк? Дуслар таба алмасаң, синең тора бара, сайлап та тормыйча, кирәкмәгән кешеләр белән аралаша башлавың ихтимал. Изге Язмаларда: «Акылсызлар белән аралашучы зыян күрер»,— дип әйтелгән (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). «Акылсызлар» — түбән интеллектлы я начар укыган кеше дип уйлама. Монда ачык дәлилләрне кире кагучы һәм әхлакый нормаларны санга сукмаучы кешеләр турында сүз бара. Бер атаклы шагыйрь әйткәнчә, «теләсә кем белән булганчы, ялгыз булуың яхшырак!»
Нәрсә эшләп була? Синең белән аралашырга теләгән һәр кеше белән дуслашырга ашыкма, зирәк бул (Зәбур 26:4). Әлбәттә, бу бар кешеләргә дә шикләнеп карарга кирәк дигәнне аңлатмый. Зирәк булу бу «тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы» күрә белүне аңлата (Малахи 3:18).
«Мин әти-әниемә яшьтәшләрем арасыннан рухи карашлы дуслар табарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен» (Кристофер, 13 яшь).
Киләсе сорауларга җавап бир:
Дусларым мине берәр әшәкелеккә тартырлар дип мин курыкмыйммы?
□ Әйе
□ Юк
Әти-әниемә минем дусларым ошамас дип, алар белән яшертен генә аралашмыйммы?
□ Әйе
□ Юк
Уйланыр өчен. Әгәр дә син бу сорауларга «әйе» дип җавап бирәсең икән, дусларны югары әхлакый нормаларга ия булганнар, мәсихче җыелышта яхшы абруйга ия булганнар арасыннан эзлә.
Дуслык өчен 3 нче шарт: уңай яктан тәэсир
Сиңа нәрсә белергә кирәк? Изге Язмаларда: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:33). Лорен исемле кыз болай ди: «Сыйныфташларым, мин алар кебек булсам гына, минем белән дуслашачакларын аңлый идем. Мин ялгыз идем һәм, алар мине үз итсеннәр өчен, алар кебек булырга тырыштым». Лорен шуны аңлаган: башкаларга ияргәндә, аларның басымына бирешәсең һәм алар сине ничек тели шулай куллана башлый. Син андый мөнәсәбәткә әллә лаекмы?
Нәрсә эшләп була? Сине курчак урынына кулланырга теләгән кешеләр белән аралашудан тукта. Бәлки, моннан соң синең дусларың әзрәк булыр, әмма син үзеңне күбрәк хөрмәт итә башларсың һәм чын дусларны — сиңа уңай яктан тәэсир иткән дусларны таба алырсың (Римлыларга 12:2).
«Минем дустым Клинт төпле һәм игътибарлы. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер» (Джейсон, 21 яшь).
Үзеңнән сора:
Дусларыма ярарга тырышканга, минем киенү, сөйләшү һәм үз-үземне тоту рәвешем начар якка үзгәрмәдеме?
□ Әйе
□ Юк
Үзем беркайчан да барырга уйламаган, шикле урыннарга дусларым аркасында гына бармыйммы?
□ Әйе
□ Юк
Уйланыр өчен. Әгәр дә син бу сорауларга «әйе» дип җавап бирәсең икән, әти-әниеңнән я башка олы кешедән киңәш сорап була. Әгәр дә син Йәһвә Шаһите булсаң, мәсихче өлкәннәрдән сиңа уңай яктан тәэсир итүче дуслар табарга ярдәм итсен дип сорый аласың.
БУ ТЕМА ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕР ӨЧЕН, 2 НЧЕ ТОМ, 9 НЧЫ БҮЛЕКНЕ УКЫ
Әгәр дә синең «дусларың» я уйларың сине берәр начар нәрсәгә этәрсә, бу басымга ничек бирешмәскә икәнен белә аласың.
[Искәрмә]
^ 14 абз. Әлбәттә, хата кылмаган кеше юк (Римлыларга 3:23). Шуңа күрә дустың сине үпкәләтсә, әмма соңыннан гафу үтенсә, «ярату күп гөнаһларны каплый» икәнен онытма (1 Петер 4:8).
ТӨП ШИГЫРЬ
«Бертуганнан да якынрак дус була» (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).
КИҢӘШ
Югары әхлакый нормалар буенча яшәргә тырыш һәм сиңа шундый ук кешеләр тартылыр. Шул чакта син иң яхшы дусларга ия булырсың!
СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ?
Аллаһы кешеләрне аермый, әмма ул «чатырында кем кунак» булачагын җентекләп сайлый (Зәбур 15:1—5).
ПЛАН КОР
Яхшы дуслар табар өчен, мин ․․․․․
Мин якынрак танышырга теләгән кешеләр (миннән олырак булганнардан): ․․․․․
Әти-әниемә бирергә теләгән сорауларым: ․․․․․
СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?
● Сиңа дусларыңның нинди сыйфатлары күбрәк ошый һәм ни өчен?
● Сиңа, яхшы дус булыр өчен, нинди сыйфатлар үстерергә кирәк?
[Өстәмә текст]
«Миңа әти-әнием кайчак кайбер танышларымнан ераграк торырга киңәш иткәндә, мин аларны тыңламый идем. Алардан да яхшырак дуслар юктыр дип уйлый идем. Әмма әти-әнием хаклы булып чыкты һәм, мин шуны аңлагач кына, әйләнә-тирәмдә дуслаша алырлык бик әйбәт кешеләрнең барлыгын таныдым» (Коул).
[Рамка]
Болай эшләп кара
Әти-әниең белән сөйләш. Алардан яшь чакларындагы дуслары турында сора. Берәрсе белән якын дуслашу аркасында үкенгән чаклары булганмы? Әгәр булса, ни өчен? Алар очраган проблемаларга эләкмәс өчен, нәрсә эшләп була икәнен сора.
Дусларыңны әти-әниең белән таныштыр. Әгәр таныштырасың килмәсә, ни өчен икәнлеге турында уйлан. Әти-әниеңә нәрсәдер ошамас дип уйласаң, бәлки, сиңа дусларыңны җентекләбрәк сайларга кирәктер.
Игътибар белән тыңла. Дустыңа нәрсә ошый һәм аны нәрсә борчый? Моның белән кызыксынырга тырыш (Филипиялеләргә 2:4).
Кичерергә өйрән. Дусларыңнан камиллек көтмә. «Барыбыз да еш кына абына» (Ягъкуб 3:2).
Дустыңны үзеңнеке генә итәргә тырышма. Дустыңнан үзең белән генә аралашуны таләп итмә. Ярдәм кирәк булса, чын дуслар һәрвакыт янәшәңдә (Вәгазьче 4:9, 10).
[Иллюстрация]
Башкаларга ияргәндә, аларның басымына бирешәсең һәм алар сине ничек тели шулай куллана башлый.