Без бу хәбәрне игълан итәргә тиеш
«Сез минем шаһитләрем... ә мин Аллаһы»,— дип әйтеп, Йәһвә безгә җаваплы эш тапшырган һәм зур хөрмәт күрсәткән (Ишаг. 43:12). Шуңа күрә без Аллаһыга иман итүдән тыш шаһитлек бирәбез: кешеләргә аның Сүзендәге мөһим хакыйкатьләрне җиткерәбез. Йәһвә безнең көннәрдә нинди хәбәрне таратырга куша? Бу — Йәһвә Аллаһы, Гайсә Мәсих һәм Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык турындагы хәбәр.
«АЛЛАҺЫДАН КУРЫК ҺӘМ... АНЫҢ КУШКАННАРЫН ҮТӘ»
МӘСИХЧЕЛӘР дине әле барлыкка килгәнче күп гасырлар элек Йәһвә тугры Ибраһимга «җир йөзендәге барлык халыклар» аның аша фатихаланган булачак дигән (Ярат. 22:18). Ул шулай ук Сөләйманны: «Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт»,— дип язарга рухландырган һәм шулай итеп һәр кешенең төп вазифасын күрсәткән (Вәг. 12:13). Ләкин ничек бар милләт кешеләре моңа өйрәнер?
Аллаһы сүзенә ышанучы кешеләр һәр заманда яшәгән булса да, Изге Язмаларда ачык итеп шунсы күрсәтелә: бөтен җир шары буенча яхшы хәбәр аеруча «Хуҗабыз көнендә» вәгазьләнәчәк һәм һәр милләткә ирешәчәк. Бу көн 1914 елда башланган (Ачыл. 1:10). Шул вакыт турында Ачылыш 14:6, 7 дә бу мөһим хәбәр фәрештәләр җитәкчелегендә «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» игълан ителәчәк дип алдан әйтелгән булган. Ул халыклар мондый өндәү сүзләре ишетәчәк: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз, чөнки аның хөкем сәгате килде. Шуңа күрә күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз». Бу хәбәр таратылырга тиеш, бу — Аллаһы ихтыяры. Безгә зур хөрмәт күрсәтелеп, шул эштә катнашырга рөхсәт ителгән.
«Хак Аллаһы». Йәһвә «сез минем шаһитләрем» дигән сүзләрне әйткәндә, кем хак Аллаһы дигән сорау күтәрелгән булган (Ишаг. 43:10). Таратыла торган хәбәр кешеләрне дини булырга я берәр илаһка табынырга өндәп кенә чикләнми. Бу хәбәр кешеләргә күкне һәм җирне барлыкка китергән бердәнбер хак Аллаһы турында белем алырга мөмкинлек бирә (Ишаг. 45:5, 18, 21, 22; Яхъя 17:3). Хак Аллаһы гына киләчәкне төгәл әйтә ала. Без кешеләргә Йәһвәнең сүзе үткәндә үтәлгән икән, киләчәк турында әйткән һәр вәгъдәсе дә һичшиксез үтәләчәк дип сөйләргә тиеш. Безгә чыннан да зур хөрмәт күрсәтелгән! (Йошуа 23:14; Ишаг. 55:10, 11).
Әлбәттә, без тараткан хәбәрне ишеткән кешеләрнең күбесе башка илаһларга табына я Рәсүлләр 17:22—31 дә язылган мисал булыша ала. Игътибар ит: рәсүл Паул кешеләр белән сөйләшкәндә аларның хисләрен һәм ышануларын исәпкә алса да, шул ук вакыт күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче Аллаһы алдында һәр кеше җавап тота дип, ачык итеп әйткән.
үзләрен атеист дип саный. Алар безне тыңласын өчен, безгә сөйләшүләрне уртак темаларга башларга кирәк. Бу яктан безгә, мәсәлән,Аллаһы исемен билгеле итәбез. Хак Аллаһыны исеме белән ата. Йәһвә үз исемен ярата (Чыг. 3:15; Ишаг. 42:8). Ул кешеләрнең үз исемен белүләрен тели. Аллаһы үз данлыклы исемен Изге Язмаларга кертергә кушкан. Анда ул исем 7 000 нән артык тапкыр очрый. Без кешеләрне шул исем белән таныштырырга тиеш (Кан. 4:35).
Кешеләрнең киләчәккә өметләре булсын өчен, алар Йәһвә исемен белергә һәм ул исемне иман белән ялварып чакырырга тиеш (Йәил 2:32; Мал. 3:16; 2 Тис. 1:8). Шулай да кешеләрнең күпчелеге, шул исәптән Изге Язмаларда әйтелгән Аллаһыга табынабыз диючеләр дә, Йәһвәне белми. Аларның Изге Язмалар китабы булса да һәм алар аны укыса да, Аллаһының исемен белмиләр, чөнки ул исемне бүгенге күп кенә тәрҗемәләрдән алып куйганнар. Ә кайберәүләре, үз дини җитәкчеләре Йәһвә исемен кулланмаска кушканга гына, ул исем белән таныш.
Кешеләрне Аллаһы исеме белән таныштырыр өчен нәрсә эшләргә? Шул исемне Изге Язмалар китабыннан, мөмкин булса, хәтта кешенең үз Изге Язмалар китабыннан, күрсәтү яхшы булыр иде. Кайбер тәрҗемәләрдә бу исем берничә мең тапкыр очрый. Ә кайберләрендә Аллаһы исемен Мәдхия 83:18 дә (ЯД), Чыгыш 6:3—6, 3:14, 15 тә генә күреп була. Аны шулай ук шигырьләрнең искәрмәләренә куялар: мәсәлән, Чыгыш 3:14, 15 я 6:3. Кайбер тәрҗемәләрдә «Раббы» һәм «Аллаһы» дигән сүзләрне төп нөсхәдә Аллаһы исеме торган урыннарга куйганда башка шрифт белән язганнар. Әгәр үзең кулланган тәрҗемәнең бер урынында да Аллаһының исеме очрамый икән, сиңа, бәлки, Изге Язмаларның борынгырак тәрҗемәсен кулланырга кирәк булыр. Шулай итеп син кешеләргә Аллаһы исемен алып куйганнар икәнен күрсәтә алырсың. Кайбер илләрдә Аллаһы исеме дини гимннарда очрый я аны кайбер биналарда күреп була.
Кеше хәтта башка илаһларга табынса да, аңа «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән Иремия 10:10—13 не күрсәтү файдалы булыр. Чөнки анда Аллаһының исеме генә түгел, ә шулай ук Йәһвәнең нинди Аллаһы икәне дә күрсәтелгән.
Христиан динен тотучыларга ияреп, Йәһвә исеме урынына «Раббы» һәм «Аллаһы» сүзләрен кулланма һәм шулай итеп аның исемен яшермә. Әлбәттә, бу һәр сөйләшүнең башында аның исемен кулланырга кирәк дигәнне аңлатмый. Чөнки Йәһвә исемен яратмаганга, кайбер кешеләр сөйләшүне дәвам итмәс. Әмма сөйләшү инде башланып киткән икән, Аллаһы исемен кулланырга оялма.
Шунсын да әйтергә кирәк: Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Аллаһы исеме Йәһвә, «Раббы» һәм «Аллаһы» дигән сүзләргә, хәтта
аларның гомуми санына караганда, күпкә күбрәк тапкыр очрый. Шулай да Изге Язмаларны язучылар Аллаһы исемен һәр җөмләгә куярга тырышмаган. Алар бу исемне кулланганда, шул исем җөмләләрдә табигый яңгырый, һәм алар аны хөрмәт белән кулланганнар. Без дә алардан үрнәк алыйк.Йәһвәнең сыйфатлары. Шулай итеп, Аллаһының исеме бар, һәм бу — мөһим хакыйкать. Әмма Йәһвәнең нинди икәнен белер өчен, аның исемен белү генә әз.
Йәһвәне яратыр өчен һәм аңа иман итеп аның исемен ялварып чакырыр өчен, кешеләргә Йәһвәнең нинди Аллаһы икәнен белергә кирәк. Йәһвә Мусага Синай тавында үз исемен әйткәч, аны кат-кат кабатлап кына чикләнмәгән. Ул үзенең кайбер гаҗәеп сыйфатларын әйтеп биргән (Чыг. 34:6, 7). Безгә дә аңардан үрнәк алырга кирәк.
Яңа гына кызыксына башлаган кешегә сөйлисеңме я очрашуда чыгыш ясыйсыңмы, Патшалык китерәчәк фатихалар турында сөйләгәндә, алар Аллаһы турында — аларны вәгъдә иткән Ходай хакында — нәрсә ачыклый икәненә басым яса. Аның әмерләре турында әйткәндә алардагы акыллылыкка һәм мәхәббәткә игътибар ит. Кешеләр шуны аңласын: Аллаһының таләпләре авыр түгел, алар безгә файда булсын өчен бирелгән (Ишаг. 48:17, 18; Мих. 6:8). Йәһвәнең үз кодрәтен күрсәтеп эш иткән очракларын искә алганда, бу очраклар аның сыйфатлары, нормалары һәм нияте турында нәрсә ачыклый икәнен күрсәт. Кешеләр игътибар итсен: Йәһвә бар сыйфатларын камил рәвештә күрсәтә. Әйткән сүзләреңдә Йәһвәгә карата хисләрең чагылсын. Йәһвәгә карата үз мәхәббәтең башкаларда да шундый ук мәхәббәт уятсын.
Безнең көннәрдә таратылган бу ашыгыч хәбәр кешеләрне Аллаһыдан куркып яшәргә өнди. Әйткән сүзләребез белән кешеләргә андый куркуга ия булырга булышыйк. Андый курку — Аллаһыга карата тирән ихтирам, хөрмәт һәм аны рәнҗетергә курку (Мәд. 88:8). Аллаһыдан куркучы кеше Йәһвәнең Югары Хаким булуын таный һәм киләчәге Аллаһы хуплавына бәйле икәнен аңлый (Лүк 12:5; Рим. 14:12). Шуңа күрә андый курку Аллаһыга карата тирән мәхәббәт һәм, нәтиҗәдә, аны сөендерергә көчле теләк белән бергә «үрелеп» күрсәтелә (Кан. 10:12, 13). Аллаһыдан курку безне шулай ук бозык нәрсәләрне нәфрәт итәргә, аның әмерләренә буйсынып яшәргә һәм аңа бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә дәртләндерә (Кан. 5:29; 1 Елъ. 28:9; Гыйб. сүз. 8:13). Ул безгә Аллаһыга хезмәт итеп шул ук вакыт дөньядагы нәрсәләрне яратмаска булыша (1 Яхъя 2:15—17).
Аллаһы исеме — «ныгытма-манара». Йәһвәне чыннан да белгән кешеләр аның яклавын татып яшиләр. Алар аның исемен куллансалар да һәм аның кайбер сыйфатларын белсәләр дә, бу гына әле яклау бирми. Андый яклауны Йәһвәнең үзенә таянып яшәү бирә. Йәһвә турында Гыйбрәтле сүзләр да болай дип әйтелгән: «Раббының исеме — ул биек ныгытма-манара: тәкъва кеше аның эченә кереп, хәвефтән котыла». 18:10
Башкаларны Йәһвәгә таянып яшәргә өндәр өчен мөмкинлекләр туганда, аларны куллан (Мәд. 36:3; Гыйб. сүз. 3:5, 6). Йәһвәгә таянып яшәп, кеше аңа һәм вәгъдәләренә иман иткәнен күрсәтә (Евр. 11:6). «Йәһвә исемен ялварып чакыручы», ягъни аның Галәмнең Хакиме булуын белүче, аның юлларын яратучы һәм ул гына коткара ала икәненә ышанучы кеше, Аллаһы Сүзе буенча, котылыр (Рим. 10:13, 14). Кешеләрне тормышның һәр өлкәсендә андый иманны күрсәтеп яшәргә өйрәт.
Безнең көннәрдә күп кенә кеше үз проблемалары белән көрәшеп яши һәм, бәлки, аларны хәл итү юлларын күрми торгандыр. Андый кешеләрне Йәһвә юллары буенча йөрергә, аңа таянып яшәргә һәм алган белемне үз тормышларында кулланырга өндә (Мәд. 24:5). Аларны Аллаһыдан ярдәм сорап чын күңелдән дога кылырга һәм фатихалары өчен рәхмәт укырга дәртләндер (Флп. 4:6, 7). Әгәр алар Йәһвә белән Изге Язмаларны укып кына түгел, ә аның вәгъдәләренең үз тормышларында үтәлгәнен күрү аша да танышсалар, ул чакта алар үзләрен тыныч, имин хис итәчәк. Андый иминлеккә Йәһвә исеменең мәгънәсен тулысынча аңлаган кеше ия була (Мәд. 33:9; Ирем. 17:7, 8).
Кешеләргә хак Аллаһыдан, Йәһвәдән, куркып, һәм аның әмерләрен үтәп яшәү никадәр акыллы икәнен аңларга булыш. Моның өчен һәр мөмкинлекне куллан.
«ГАЙСӘ ХАКЫНДА ШАҺИТЛЕК БИРӘБЕЗ»
ТЕРЕЛТЕЛГӘННӘН соң кире күккә кайтыр алдыннан Гайсә Мәсих, үз шәкертләренә: «Сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— диеп, аларга күрсәтмәләр биргән (Рәс. 1:8). Безнең көннәрдә Аллаһыга тугры хезмәт итүчеләр Инҗилдә «Гайсә хакында шаһитлек бирү эшен башкаручы» кешеләр итеп сурәтләнә (Ачыл. 12:17). Ул эштә син тырышып катнашасыңмы?
Күп кенә кеше Гайсәгә иман итә дип чын күңелдән әйтсә дә, аның җиргә килгәнче күктә яшәгән чоры турында бернәрсә дә белми. Алар аның җирдә яшәгәндә чыннан да кеше булганын аңламый. Аның Аллаһы Улы булуы нәрсә аңлатканына да төшенми. Алар Гайсәнең Аллаһы ниятен үтәүдә уйнаган роле турында да әз беләләр. Аның хәзер нинди эш башкарганын да белмиләр һәм Гайсәнең киләчәктә башкарачак эшләре аларның тормышларына ничек тәэсир итәчәген дә аңламыйлар. Алар хәтта Йәһвә Шаһитләре Гайсә Мәсихкә иман итми дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә без кешеләргә Гайсә хакындагы хакыйкатьне сөйләргә тиеш һәм моны үзебез өчен зур хөрмәт дип саныйбыз.
Кайбер кешеләр Изге Язмаларда әйтелгән Гайсә беркайчан да яшәмәгән дип уйлый. Башкалары аны нибары бөек кеше генә дип саный. Күпләр аны Аллаһы Улы дип атарга ризалашмый. Шуңа күрә андый кешеләргә «Гайсә хакында шаһитлек бирер»
өчен күп кенә тырышлыклар куярга, сабыр булырга һәм акыл белән эш итәргә кирәк.Кешеләрнең карашлары нинди генә булмасын, Аллаһы вәгъдә иткән мәңгелек тормышка ия булыр өчен, аларга Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк (Яхъя 17:3). Йәһвә үз ихтыярын ачык итеп күрсәткән: һәр кеше «Гайсә Мәсихне Хуҗабыз дип ачык танырга» һәм аның хакимлегенә буйсынырга тиеш (Флп. 2:9—11). Шулай итеп, кеше Гайсәгә карата дөрес булмаган я тискәре карашта торса, без аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Кайбер очракларда Гайсә Мәсих турында бу хәтта беренче килүебез булса да тартынмыйча сөйләрбез, ә башка очракларда, тыңлаучыга Гайсә турында дөрес карашка килергә булышыр өчен, сөйләшүне акыл белән алып барырга туры килер. Безгә шулай ук киләчәктә кеше белән сөйләшкәндә бу теманың башка якларын ачыклау юллары турында да уйларга кирәк. Әмма темага кагылышлы бар якларны кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башласаң гына карап чыга алырсың (1 Тим. 2:3—7).
Гайсә Аллаһы ниятендә мөһим роль уйный. Кешеләргә шуны аңларга булышыйк: Гайсә — «юл» һәм Атасы янына, аның «аша үтмичә, беркем дә килми», шуңа күрә кеше, Гайсә Мәсихкә иман итмәсә, Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була алмый (Яхъя 14:6). Йәһвә үзенең беренче Угылына бик мөһим роль тапшырган, һәм кеше, шул рольне танымаса, Изге Язмаларны һич тә аңлый алмаячак. Ни өчен? Чөнки Йәһвә үз ниятләрен үтәүдә төп рольне шул Улына тапшырган (Көл. 1:17—20). Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре үзәгендә дә Гайсәнең нәкъ шул роле тора (Ачыл. 19:10). Нәкъ Гайсә Мәсих ярдәмендә Шайтан фетнәсе һәм Адәм гөнаһы аркасында туган бар проблемалар хәл ителәчәк (Евр. 2:5—9, 14, 15).
Мәсихнең нинди мөһим роль уйнаганын аңлар өчен, кеше шуны танырга тиеш: кешелек аяныч хәлдә һәм үзе генә бу хәлдән азат ителә алмый. Барыбыз да гөнаһлы булып туган, һәм бу тормышыбызга төрле яктан тәэсир итеп тора. Иртәме-соңмы һәр кеше үлем татый (Рим. 3:23; 5:12). Тыңлаучыларыңа моның турында уйланырга булыш. Аннан соң Йәһвәнең ярату күрсәтеп Гайсә Мәсихнең йолым корбаны аша кешеләрне гөнаһтан һәм үлемнән азат иткәне турында сөйлә. Андый азатлык йолымга иман итүчеләргә генә бирелә дип әйт (Марк 10:45; Евр. 2:9). Шулай итеп кешеләргә камил булып мәңге яшәргә мөмкинлек бирелә (Яхъя 3:16, 36). Андый тормышны башка берничек тә алып булмый (Рәс. 4:12). Өйрәтүче буларак, вәгазьдәме я җыелышта чыгыш ясагандамы моның барысын искә алып кына чикләнмә. Мәсих — Йолып Алучыбыз. Түземлелек һәм игелек күрсәтеп, тыңлаучыларыңда моның өчен рәхмәт хисе үстерергә булыш. Бу хис кешенең карашына, тәртибенә һәм максатларына бик нык тәэсир итә ала (2 Көр. 5:14, 15).
Белгәнебезчә, Гайсә үзенең тормышын бер тапкыр гына корбан иткән (Евр. 9:28). Ә хәзер ул иң баш рухани булып хезмәт итә. Башкаларга аның бу хезмәте нинди файда китерә икәнен аңларга булыш. Алар, бәлки, кешеләрнең шәфкатьсезлеге аркасында төрле проблемалар белән очрашадыр, кыенлыклар, өмет өзелү һәм газаплар кичерә торгандыр. Гайсә җирдә яшәгәндә моның барысын татыган. Ул безнең хәлгә керә ала. Без үзебезнең камил булмаганыбызны һәм шуңа күрә Аллаһының шәфкатенә мохтаҗ булуыбызны аңлыйбызмы? Без Гайсә корбаны нигезендә Аллаһыдан кичерүен сорап дога кылганда, Гайсә «Атабыз янында ярдәмчебез» булып эш итә. Безне кызганып, ул безне «яклап тора» (1 Яхъя 2:1, 2; Рим. 8:34). Гайсәнең корбаны нигезендә һәм ул иң баш рухани булып хезмәт иткәнгә, без Йәһвәнең «юмарт игелек тәхете янына» барып кирәкле вакытта ярдәм ала алабыз (Евр. 4:15, 16). Камилсез булсак та, Гайсә безгә иң баш рухани буларак булышканга, без Аллаһыга саф вөҗдан белән хезмәт итә алабыз (Евр. 9:13, 14).
Аллаһы Гайсәне мәсихче җыелышның Башы итеп тә билгеләгән һәм шулай итеп аңа зур хакимлек биргән (Мат. 28:18; Эфес. 1:22, 23). Җыелыш Башы буларак, Гайсә кирәкле җитәкчелек биреп тора һәм моны Аллаһы ихтыяры буенча башкара. Башкаларны өйрәткәндә аларга шуны аңларга булыш: җыелышның башы — кеше түгел, ә Гайсә Мәсих (Мат. 23:10). Җыелыш очрашуларында без «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән материал ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнәбез. Кызыксынган кешене андый очрашуларга беренче килеп китүеңнән чакыра башла. Аңа «хезмәтче» кем икәнен дә һәм кем «Хуҗа» икәнен дә аңлат. Шулай итеп өйрәнүче җыелышның башы — Гайсә икәнен күрер (Мат. 24:45—47). Аны өлкәннәр белән таныштыр һәм кардәш, өлкән булып хезмәт итәр өчен, Изге Язмалардагы нинди таләпләргә туры килергә тиеш икәнен аңлатып бир (1 Тим. 3:1—7; Тит. 1:5—9). Җыелыш — өлкәннәрнең «милке» түгел, әмма алар безгә Гайсә Мәсих эзләре буенча йөрергә булыша дип әйт (Рәс. 20:28; Эфес. 4:16; 1 Пет. 5:2, 3). Ул шуны аңласын: без — оештырылган бөтендөнья җәмгыяте, ә шул җәмгыятьнең башы — Мәсих.
Гайсә үз үлеменә берничә көн калганда Иерусалимга кергән. Инҗилдә әйтелгәнчә, шунда шәкертләре аны «Йәһвә исеме хакына Патша булып Килүче» дип сәламләгәннәр (Лүк 19:38). Кеше Изге Язмаларны тирәнрәк өйрәнгән саен, шуны аңлый: Йәһвә Гайсәгә идарә итәргә хакимлек биргән, һәм бу бар милләт кешеләренә кагыла (Дан. 7:13, 14). Җыелышта чыгыш ясаганда я өйрәнүләр үткәргәндә кешеләргә Гайсәнең идарә итүе һәрберебезгә китерәчәк фатихалар өчен рәхмәтле булырга булыш.
Шуңа басым яса: тормыш рәвешебез Гайсә Мәсихнең Патша булып идарә итүенә чыннан да ышанабызмы һәм аның җитәкчелегенә теләп буйсынабызмы икәнен күрсәтә. Шулай ук Гайсәнең Патша итеп майланганнан соң үз шәкертләренә тапшырган эшенә игътибар ит (Мат. 24:14; 28:18—20). Гаҗәеп Киңәшче Гайсәнең тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш икәне турында әйткән сүзләрен карап чык (Ишаг. 9:6, 7; Мат. 6:19—34). Тынычлык Мирзасының үз шәкертләренең рухы турында әйткәннәренә игътибар ит (Мат. 20:25—27; Яхъя 13:35). Сак бул һәм башкаларны алар күбрәк эшли ала дип хөкем итмә. Киресенчә, аларны үзләрен тикшереп чыгарга дәртләндер: аларның эшләре Мәсих-Патшага буйсынулары турында нәрсә ачыклый. Үзеңә дә шулай эшләргә кирәк икәнен таны.
«Нигез — Гайсә Мәсих». Изге Язмаларда шәкертләр булдыру эше төзелеш эшләре белән чагыштырыла, ә «нигез — Гайсә Мәсих» дип әйтелә (1 Көр. 3:10—15). Шул эшне башкарыр өчен кешеләргә Гайсә турында Изге Язмаларда әйтелгәннәрне белергә булыш. Сак бул: кеше сиңа ияреп яшәргә тиеш дип уйламасын (1 Көр. 3:4—7). Гайсә Мәсихтән үрнәк алсын.
Нигез яхшы итеп салынган булса, өйрәнүчең шуны аңлаячак: безгә үрнәкне Гайсә Мәсих калдырган, һәм без «нәкъ аның эзләре буенча барырга» тиеш (1 Пет. 2:21). Шул нигездә төзер өчен, өйрәнүчене Яхшы хәбәр китапларын хак тарих итеп кенә түгел, ә үзенә җитәкчелек бирә торган китаплар итеп тә укырга дәртләндер. Гайсәнең карашларына һәм сыйфатларына игътибар итәргә булыш. Гайсә Мәсих үз Әтисенә карата нинди хисләр кичергән? Сынаулар һәм вәсвәсәләр белән очрашканда нәрсә эшләгән? Аллаһыга буйсынуын ничек күрсәткән? Кешеләр белән үзен ничек тоткан? Өйрәнүчене бу якларга игътибар итәргә дәртләндер. Гайсәнең тормышында нинди эш иң мөһим эш булган? Моңа басым яса. Шулай эшләсәң, өйрәнүче, аңа берәр карар кабул итәргә кирәк булса я берәр сынау белән очрашса, үзенә мондый сораулар бирер: «Гайсә бу хәлдә нәрсә эшләр иде? Андый адым ясасам, Гайсәнең минем хакка эшләгәннәре өчен рәхмәтле булуымны күрсәтерменме?»
Җыелышта чыгыш ясаганда, кардәшләрең Гайсәгә инде иман иткәндә күрә аңа махсус игътибар бирәсе юк дип уйлама. Шул иманга нигезләнеп төзесәң, сүзләрең күбрәк файда китерәчәк. Җыелыш очрашуларыбыз турында сөйләгәндә Гайсәнең Җыелыш Башы буларак роле турында әйт. Вәгазьгә кагылышлы темалар каралганда, Гайсәнең үз хезмәтен нинди рух күрсәтеп башкарганына игътибар ит һәм вәгазь аша Гайсә, Патша буларак, кешеләрне коткара һәм аларга яңа дөньяда яшәргә мөмкинлек бирә икәнен аңлат.
Әйе, Гайсә турында ниндидер мәгълүмат алу гына әз, чын мәсихче булыр өчен, кеше аңа иман итәргә һәм аны чын күңелдән яратырга тиеш. Андый ярату аңа карата тугры һәм тыңлаучан булырга дәртләндерә (Яхъя 14:15, 21). Андый ярату кешене сынауларда нык калырга, һәр көн Мәсих эзеннән барырга сәләтле итә. Кешедә андый ярату булса, ул «иманда тамырланган», «нык нигездә торучы» җитлеккән мәсихче булачак (Эфес. 3:17). Андый тормыш Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Әтисенә — Йәһвәгә дан китерә.
«ПАТШАЛЫК ХАКЫНДАГЫ БУ ЯХШЫ ХӘБӘР»
ГАЙСӘ үзенең күктән идарә итү чоры һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын күрсәтә торган билге турында әйткәндә кайбер үзенчәлекләрне искә алып болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:14).
Шулкадәр киң вәгазьләнергә тиешле бу хәбәр нәрсә турында соң? Бу хәбәр Патшалык турында. Нәкъ аның турында Гайсә: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип Аллаһыга дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:10). Ачылыш 11:15 тә: «Раббыбыз [Йәһвә] һәм аның Мәсихе патшалык итә»,— дип әйтелә, чөнки Патшалыкны Йәһвә булдырган һәм аны Мәсихкә — Патшага тапшырган. Гайсәнең шәкертләре беренче гасырда шул ук хәбәрне таратып йөрсәләр дә, безнең көннәрдә бу хәбәр күпкә киңрәк таратылырга тиеш. Беренче гасырда алар кешеләргә: «Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты»,— дип әйткәннәр (Лүк 10:9). Ул вакытта Патша итеп майланган Гайсә әле алар арасында яшәгән. Әмма Маттай 24:14 тә язылган Гайсәнең сүзләре буенча, киләчәктә Аллаһы нияте үтәлсен өчен, башка бер мөһим вакыйга үтәлергә тиеш булган.
Данил пәйгамбәргә бу вакыйга турында бер күренеш бирелгән булган. Ул «адәм улына охшаш берәүне» — Гайсә Мәсихне, күргән. «Көннәрдән Борынгы» — Йәһвә Аллаһы «бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык» биргән (Дан. 7:13, 14). Бу гаять әһәмиятле вакыйга 1914 елда күктә булган. Шуннан соң Иблис һәм аның җеннәре җиргә бәреп төшерелгән (Ачыл. 12:7—10). Шулай итеп бу иске дөнья төзелешенең соңгы көннәре башланган. Әмма шул төзелеш тулысынча юк ителер алдыннан, бөтен дөнья буенча бер хәбәр игълан ителергә тиеш булган: Йәһвәнең Мәсих-Патшасы күктәге тәхеттән идарә итә. Бу хәбәрне һәр илдә яшәүче кеше ишетергә тиеш. Кешенең бу хәбәргә мөнәсәбәте Аллаһы Тәгаләгә — «кеше патшалыгының» Хакименә карата карашын күрсәтә (Дан. 4:32).
Әмма күп нәрсә әле үтәлергә тиеш! Без әле дә: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылабыз, әмма бу сүзләр Аллаһы Патшалыгының күктә урнашуы киләчәктә булачак дигәнне аңлатмый. Ул сүзләрдә мондый фикер яңгырый: күктәге Патшалык, Данил 2:44 һәм Ачылыш 21:2—4 тәге пәйгамбәрлекләрне үтәр өчен, тәвәккәл эш итәчәк. Патшалык җирне оҗмах итеп үзгәртәчәк, һәм анда Аллаһы белән үз якыннарын яратучы кешеләр яшәячәк. «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәрне» вәгазьләгәндә, без киләчәктә үтәләчәк шул фатихаларга игътибар итәбез. Ләкин без шулай ук Йәһвә бар хакимлекне үз Улына инде тапшырган дип бер дә шикләнмичә сөйлибез. Патшалык турында шаһитлек биргәндә, син яхшы хәбәрнең шул ягына басым ясыйсыңмы?
Патшалык нәрсә ул икәнен аңлатып бир. Аллаһы Патшалыгы турында ничек вәгазьләргә? Кешедә кызыксыну уятыр өчен, сөйләшүне берәр темага башласак та, тиздән Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәргә күчәргә кирәк.
Бу хәбәрне җиткерер өчен, Изге Язмалардан Патшалыкка кагылышлы шигырьләр китер. Син Патшалык турында сөйләгәндә, тыңлаучың нәрсә турында сөйләгәнеңне аңласын. Аллаһы Патшалыгы — бу хөкүмәт дип әйтү генә җитмәс. Кайбер кешеләргә күзгә күренми торган хөкүмәт турында фикер йөртү авыр. Аларга булышыр өчен, мисаллар китер. Мәсәлән, җил күзгә күренмәсә дә, һәр кеше аның кодрәтен күреп тора. Без җил белән Идарә Итүчене күрмәсәк тә, ул зур кодрәткә ия икәнен аңлыйбыз. Изге Язмаларда ул «Мәңгелек Патшасы» дип атала (1 Тим. 1:17). Я зур ил белән мисал китер: бу илдә яшәүче күп кешеләрнең илнең башкаласын я үз күзләре белән илнең президентын күргәннәре юк. Башкала һәм президент белән алар яңалыклар аша гына таныш. Нәкъ шулай ук алар 2 400 дән артык телгә тәрҗемә ителгән Изге Язмалар аша Аллаһы Патшалыгы белән таныша ала. Изге Язмаларда шулай ук кем аның патшасы итеп билгеләнгән һәм хәзер Патшалык нинди эшләр башкара икәне турында да әйтелә. Регуляр рәвештә бастырыла торган басмалар арасында иң күп телләргә тәрҗемә ителә торган «Күзәтү манарасы» журналы, үз тышлыгында әйтелгәнчә, «Йәһвә Патшалыгын игълан итә».
Кешеләр хөкүмәт нинди проблемаларны хәл итәр дип көтә? Моны искә алып, аларга Патшалык нәрсә икәнен аңларга булыш. Мәсәлән, кешеләр экономик яктан үзләрен имин хис итәргә, җинаятьчелек булмаган җәмгыятьтә тынычлыкта яшәргә, шулай ук кешеләрнең бер-берсен милләтенә карамастан бертигез күрүен, белем алырга һәм яхшы сәламәтле булырга тели. Кешегә шуны күрсәт: Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә генә кешеләрнең бу һәм башка теләкләре тулысынча канәгатьләндерелгән булачак (Мәд. 144:16).
Кешеләрдә Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге шул Патшалыкның гражданнары булырга теләк уятырга тырыш. Аның үткәндә кылган могҗизаларын искә алып, күктәге Патша буларак кылачак эшләренә игътибар ит. Аның гаҗәеп сыйфатларын еш кына искә алып сөйлә (Мат. 8:2, 3; 11:28—30). Ул үз тормышын безнең хакка биргән һәм аннан соң Аллаһы аны терелтеп аңа күкләрдә үлемсез тормыш биргән икәнен аңлатып бир. Нәкъ шуннан ул Патша буларак идарә итә дип әйт (Рәс. 2:29—35).
Басым яса: Аллаһы Патшалыгы хәзер күкләрдән идарә итә. Ләкин кешеләрнең күпчелеге Патшалык идарә итә башлагач, шартлар башкарак булыр дип уйлый. Моны исәпкә ал. Алардан Гайсә Мәсихнең үз идарә итүе турында әйткән сүзләрен беләләрме дип сора. Шуннан соң Гайсә әйткән җыелма билгенең кайбер якларын әйтеп кит. Бу билге Маттай китабының 24 нче, Марк китабының 13 нче, ә Лүк китабының 21 нче бүлегендә китерелә. Шуннан соң ни өчен Мәсихнең күктә патша итеп тәхеткә утыртылуы җирдә андый хәлне тудырган дип сора. Һәм Ачылыш 12:7—10, 12 гә игътибар ит.
Аллаһы Патшалыгы башкарган эшләрнең берсен күрсәтер өчен Маттай 24:14 не укы һәм бүген бөтен дөнья буенча Изге Язмалардан аң-белем тарату эше ничек башкарыла икәнен сөйләп бир (Ишаг. 54:13). Йәһвә Шаһитләренә файда китерә торган төрле мәктәпләрне искә ал. Аларның барысында да Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтәләр, һәм андый мәктәпләр бушлай үткәрелә икәнен аңлат. Без өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез, шулай ук 230 дан артык илдә һәм территориядә яшәүче кешеләргә өйдә түләүсез Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итәбез дип әйт. Андый өйрәтү программасын үз илендә генә түгел, ә бөтен дөнья буенча нинди кеше хөкүмәте үткәрә ала? Кешене Патшалык Залына, Йәһвә Шаһитләре үткәргән конгресска чакыр. Ул андый белемнең кешеләрнең тормышына ничек тәэсир иткәнен үз күзләре белән күрсен (Ишаг. 2:2—4; 32:1, 17; Яхъя 13:35).
Әмма сине тыңлаучы кеше Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәр аның тормышына ничек тәэсир итә икәнен аңлармы? Кешегә шуны аңлат: һәр кешенең Аллаһы Патшалыгының гражданы булырга һәм шулай итеп тормыш сайларга мөмкинлеге бар, һәм синең килүеңнең максаты — кешегә шул мөмкинлек турында сөйләү. Кешегә нәрсә эшләргә кирәк? Аңа Аллаһы таләпләре белән танышырга һәм аларны үтәп яшәргә кирәк дип әйт (Кан. 30:19, 20; Ачыл. 22:17).
Патшалыкны беренче урынга куеп яшәргә ярдәм ит. Кеше Патшалык турындагы хәбәрне кабул иткәннән соң да, аңа кайбер карарлар кабул итәргә кирәк. Аллаһы Патшалыгы аның тормышында нинди урында торачак? Гайсә үз шәкертләрен: «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез»,— дип өндәгән (Мат. 6:33). Имандашларыбызга бу яктан ярдәм итәр өчен нәрсә эшләп була? Үзең яхшы үрнәк бул һәм аларга үз мөмкинлекләрен тикшереп чыгарга булыш. Имандашыңнан андый мөмкинлекләрнең берсе турында уйлаганы бармы дип сора. Башкаларның мисалларын китер. Йәһвәгә карата мәхәббәтен тирәнәйтү максаты белән Изге Язмалардан берәр өзекне карап чык. Патшалыкның чыннан да идарә итүенә басым яса. Вәгазь эшенең никадәр мөһим булуын күрсәт. Кешегә нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтү түгел, ә аңарда моны эшләргә теләк уяту, гадәттә, зуррак файда китерә.
Без барыбыз игълан итеп йөргән мөһим хәбәрдә төп игътибар, һичшиксез, Йәһвә Аллаһыга, Гайсә Мәсихкә һәм Патшалыкка бирелергә тиеш. Йәһвәгә, Мәсихкә һәм Патшалыкка кагылышлы мөһим хакыйкатьләргә җыелышларыбызда басым ясыйк. Алар турында вәгазьләгәндә сөйлик. Шул хакыйкатьләр тормышыбызның нигезендә торсын. Шулай эшләп без Теократик хезмәт мәктәбендә алган белемнәр безгә чыннан да файда китерә икәнен күрсәтәбез.