21 НЧЕ ДӘРЕС
Изге Язмаларның шигырьләрен сәнгатьле уку
АЛЛАҺЫНЫҢ ниятләре турында сөйләп чыгыш ясыйсыңмы, я алар турында берәр кешегә сөйлисеңме, игътибар үзәгендә Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәр булсын. Димәк, сиңа Изге Язмалардан шигырьләрне укырга туры киләчәк. Ә моны яхшы итеп башкарырга кирәк.
Сәнгатьле уку — хисләр белдереп уку. Шигырьләрне хисләр белдереп укырга кирәк. Мәсәлән, Мәдхия 36:11 не кычкырып укыганда, тавышыңнан бу шигырьдә әйтелгән тынычлыкны сөенеп көтүең күренсен. Ә үлем белән кайгының юк ителүе турында әйтелгән Ачылыш 21:4 не укыганда, тавышыңда бу юатучы сүзләр өчен рәхмәт хисләре чагылсын. Әйтик, сиңа Ачылыш 18:2, 4, 5 тәге гөнаһка баткан «Бөек Бабылдан» чыгарга боерыкны укырга кирәк ди. Бу өзекне укыганда тавышыңда ашыгычлык хисе яңгырасын. Эчкерсез хисләр белдереп укы, укуың табигый булсын. Хисләрнең көчен текстның үзенә карап һәм аны куллануыбызның максатын исәпкә алып үзгәртергә кирәк.
Тиешле сүзләргә басым яса. Шигырьне укыганда аның берәр өлешенә игътибар итәргә кирәк булса, шул өлешкә генә басым ясап укы. Мәсәлән, сиңа Маттай 6:33 тәге «Патшалыкны... беренче урынга кую» дигән сүзләрне аңлатырга кирәк булса, бу шигырьне укыганда «Аллаһының тәкъвалыгын» һәм «моның барысы» дигән сүзләргә басым ясама.
Әйтик, син Хезмәт очрашуында Маттай 28:19 ны укырга җыенасың ди. Син нинди сүзләргә басым ясарсың? Изге Язмалар өйрәнүен башларга дәртләндерәсең килсә, «шәкертләр итеп әзерләгез» дигән сүзләргә басым яса. Ә чит телдә сөйләшүче кешеләргә Яхшы хәбәрне тарату бурычыбыз турында әйтәсең килсә, син, бәлки, «бөтен халык кешеләренә» дигән сүзләргә басым ясарсың. Кардәшләрне вәгазьчеләр кирәк булган җирләргә күченергә дәртләндерер өчен, син, мөгаен, шул ук сүзләрне ассызыкларсың.
Күп кенә очракларда без шигырьне берәр сорауга җавап итеп укыйбыз я аны кеше берәр фикер белән риза булмаса китерәбез. Без үзебез ни өчен бу шигырьне укыганыбызны аңлыйбыздыр да, әмма укыганда һәр фикергә бертөрле басым ясап укысак, кеше ни өчен бу шигырьне укыганыбызны аңламас.
Әйтик, сиңа Яхъя 17:3 не кулланырга кирәк, ди. Кешегә мәңгелек тормышны алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтергә теләсәң, «синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм... Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» дигән сүзләргә басым ясап укы. Ләкин мәңгелек тормыш мөмкин икәнен күрсәтәсең килсә, «мәңгелек тормыш» дигән сүзләргә басым ясап укы. Я, әйтик, синең Ягъкуб 2:24 не укып, иманны эшләр белән күрсәтүнең мөһимлегенә басым ясыйсың килә ди. Ул чакта шигырьдәге «эшләр» дигән сүз урынына «тәкъва» дигән сүзгә басым ясасаң, кешеләр җиткерәсе килгән фикереңне аңламас.
Тагын бер мисалга, Римлыларга 15:7—13 кә игътибар итик. Бу хатны бер җыелышка рәсүл Паул язган. Шул җыелышта яһүдләр дә, мәҗүсиләр дә хезмәт иткән. Бу өзектә Паул Гайсәнең хезмәте сөннәтле яһүдләргә дә, «башка халыкларга» да, алар «Аллаһыны шәфкатьле булганы өчен данласыннар» өчен, файда китерә дип яза. Шуннан соң ул Язмалардан дүрт өзек китерә. Ул өзекләрдә халыкларга бирелгән шул мөмкинлек турында әйтелә. Сиңа Паулның әйтәсе килгән фикеренә басым ясар өчен, шул дүрт өзекне ничек укырга? Әгәр син берәр сүзгә басым ясарга кирәк булганда аның астына сызып куясың икән, ул чакта, 9 нчы шигырьдәге «башка халыклар», 10 нчы шигырьдәге «милләтләр», 11 нче шигырьдәге «бар милләтләр» һәм 12 нче шигырьдәге «халыклар» дигән сүзләр астына сызып куй. Ә хәзер Римлыларга 15:7—13 не шул сүзләргә басым ясап укып чык. Паулның фикер барышы күпкә ачыграк һәм аңлаешлырак булып китә.
Ничек басым ясарга? Моның өчен берничә ысул бар. Кирәклесен сайлар өчен, шигырьгә һәм үз темаңа игътибар ит. Аста берничә киңәш китерелә.
Тавышны үзгәртү. Тиешле сүзләргә басым ясар өчен, тавышыңны үзгәрт. Мәсәлән, я аны көчәйт, я әкренәйт, ягъни тавыш көчен үзгәрт. Күп кенә телләрдә басым ясар өчен тавышның югарылыгын үзгәртәләр. Әмма кайбер телләрдә бу сүзнең мәгънәсен дә үзгәртергә мөмкин. Төп фикерләр әкренрәк темп белән укылса, фикернең чыннан да төп булуы күренер.
Паузалар. Аларны басым ясарга кирәк булган сүзләр алдыннан, я аларны укыганнан соң яса. Теләсәң, икесен дә ясый аласың. Төп фикерне укыр алдыннан пауза ясасаң, кешеләр яңгыраячак фикерне көтеп торачак, ә укыганнан соң ясасаң, төп фикер аларга ныграк тәэсир итәчәк. Ләкин паузаларың күп булса, кешеләр төп фикерне күрмәячәк.
Кабатлау. Тиешле фикергә басым ясар өчен, пауза яса һәм аны кабат укы. Болай эшлә: шигырьне азагына кадәр укып чык та, төп фикерне кабат укы.
Ишарәләр. Ишарәләр белән мимика әйткән сүзләребезгә хисләр өсти.
Тавыш тоны. Кайбер телләрдә сүзләрне билгеле бер тон белән уку аларның мәгънәсен дә үзгәртә, аларга басым да ясый. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Сарказм белдереп укырга кирәк булганда да акыл белән эш ит.
Шигырьне башка кеше укыганда. Әйтик, йорт хуҗасы шигырьне укыганда кирәкмәгән сүзләргә басым ясады ди, я бер сүзгә дә басым ясамыйча укып чыкты ди. Андый очракта нәрсә эшләргә? Аңа бу шигырьне ни өчен укыганыгызны аңлатып бирсәң, яхшы булыр иде. Аннан соң шигырьдәге төп фикерләргә игътибар ит.