Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 НЧЕ ДӘРЕС

Иркен чыгыш ясау

Иркен чыгыш ясау

ЧЫГЫШЫҢНЫ әзерләр өчен, син бик күп тырышлык куйгансыңдыр. Материалың кызык, эзлекле төзелгән, һәм син аны сөйләргә инде әзердер. Ләкин кешеләр син сөйләгәндә вакыт-вакыт кына тыңласалар һәм башка нәрсәләр турында уйлап утырсалар, чыгышың уңышлы булды дип әйтеп булырмы? Алар чыгышыңны бирелеп тыңлый алмаса, әйткәннәрең йөрәкләренә үтеп керерме?

Ни өчен кайвакыт андый хәл туа? Сәбәпләр күп, әмма андый хәл еш кына, докладчы иркен чыгыш ясамаганга, туа. Андый докладчы һәрвакыт үз язуларына карап тора һәм сөйләм телен кулланмый. Андый хәл тумасын өчен, чыгышка дөрес әзерләнергә кирәк.

Чыгышыңны тулысынча язып куйганнан соң план итеп үзгәртсәң дә, ул план буенча иркен чыгыш ясау барыбер авыр. Ни өчен? Чөнки чыгыш өчен сүзләр инде сайлап куелган. Хәтта план куллансаң да, син барыбер чыгышыңны язганда кулланган сүзләрне хәтереңә төшерергә тырышырсың. Язма тел сөйләм теленнән аерылып тора һәм катлаулырак җөмләләр куллана. Шуңа күрә чыгыш ясаганда бу күренеп тора.

Чыгышыңны тулысынча язып торыр урынына, китерелгән киңәшләрне куллан: 1) теманы һәм аны ачыкларга ярдәм итүче төп фикерләрне сайла (кыска нотык өчен ике, ә озынрак нотык өчен дүрт-биш төп фикер җитәр); 2) һәр төп фикер астына кулланылачак шигырьләрне, ачык мисалларны һәм исбатлаучы мөһим фактларны язып куй; 3) кереш сүзләрең турында уйлан (бер-ике җөмләне язып куйсаң да була). Йомгаклап әйтеләчәк сүзләрең турында да уйлан.

Чыгышка әзерләнү бик мөһим, әмма сүзгә-сүз ятларга тырышма. Иркен чыгыш — сүзләр турында түгел, ә яңгыраячак фикерләр турында уйлап ясалган чыгыш. Фикерләрнең бер-берсе белән бәйләнеше ачык күренә башланганчы кабатла. Чыгышың эзлекле төзелгән булса, бу әллә ни авыр булмас, һәм сөйләгәндә бер фикерең икенчесенә табигый ялганып барыр.

Иркен чыгышның файдасы. Андый чыгышта гади тел кулланыла, шуңа күрә күп кеше аны теләп тыңлый. Чыгыш үзе терерәк яңгырый, һәм аны тыңлау күпкә кызыграк.

Иркен чыгыш тыңлаучыларның күзләренә карап сөйләргә мөмкинлек бирә, син алар белән «аралашасың» дип әйтеп була. Син язуларыңа сирәк кенә карап алганга, тыңлаучылар чыгышыңа яхшы әзерләнеп килгәнеңне һәм ышаныч белән сөйләгәнеңне күрә. Нәтиҗәдә, чыгышың җылы, сөйләм телендә яңгырый, һәм йөрәгеңнән чыкканнар тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керә.

Язылган текст кулланмасаң, үзеңне иркенрәк хис итәрсең һәм, кирәк булганда, чыгышыңда үзгәрешләр ясарсың. Әйтик, иртән яңалыкларда чыгышыңның темасына кагылышлы бер кызык хәбәр ишеттең, ди. Аны чыгышыңда куллану урынлы булмасмы? Я, әйтик, чыгыш ясаганда залда күп кенә балалар һәм яшүсмерләр утыра икәнен күрдең, ди. Ачык мисалларны тиешенчә үзгәртеп темаң аларга да кагыла икәнен күрсәтсәң, бик әйбәт булыр иде!

Иркен чыгыш сине үзеңне дәртләндереп торачак. Тыңлаучыларның бирелеп тыңлауларын күреп, син тагы да илһамланып китәрсең, кайбер фикерләрне тирәнрәк аңлатырсың, ә кайбер нәрсәләрне кабатлап әйтерсең. Аларның кызыксынулары сүрелә башласа, син моны күреп алгач, игътибарларын җәлеп итәр өчен, кирәкле адымнар ясый алырсың.

Иркен чыгышның тозаклары. Иркен чыгышның кайбер тозакларына игътибар итик. Аларның берсе — бирелгән вакыттан күбрәк сөйләү. Докладчы андый хәлгә, күп кенә яңа фикерләрне өстәп сөйләгәнгә, эләгә. Чыгышыңның һәр өлешен ничә минут эчендә әйтеп бирергә кирәк икәнен язып куйсаң һәм шул вакыт эчендә әйтеп бирсәң, андый хәлгә эләкмәссең.

Кайберәүләр, аеруча тәҗрибәле докладчылар, башка бер тозакка эләгә. Бу тозак — үз-үзеңә чиктән тыш ышану. Күп чыгышлар ясаган кайбер докладчылар чыгыш әзерләү әллә ни авыр түгел, ди. Берничә фикерне бер-берсе белән берләштерәсең дә, чыгышың әзер, ди алар. Әмма басынкы бул һәм шуны онытма: син Бөек Нәсыйхәтче Йәһвә үзе үткәргән өйрәтү программасында катнашасың. Бу сине һәр чыгышыңа, дога кылып, яхшы әзерләнергә дәртләндерсен (Ишаг. 30:20; Рим. 12:6—8).

Иркен чыгыш ясарга өйрәнмәгән докладчылар әйтәсе сүзләрен онытырлар дип курка торгандыр. Курыкма һәм иркен чыгышлар яса. Шулай итеп, яхшы оратор булып китәрсең. Тырышып әзерлән, Йәһвәдән, үз рухы белән булышсын, дип сора (Яхъя 14:26).

Башка докладчылар әйтәсе сүзләре турында чиктән тыш борчылып, иркен чыгышлар ясамый. Әйе, сөйләм теле белән чагыштырганда, язылган тексттагы сүзләр төгәлрәк, һәм җөмләләре дә матуррак яңгырый. Шулай да сөйләм теле кешеләргә якынрак. Гади сүзләр һәм гади җөмләләр кулланып әйтелгән фикерләрне кешеләр күпкә теләбрәк кабул итә. Яхшы әзерләнеп килсәң, чыгыш ясаганда, сүзләр үзеннән-үзе туып, гади җөмләләр булдырачак. Моның өчен чыгышыңны ятлама, ә фикерләрне кабатлар өчен җитәрлек вакыт бүлеп куй. Көндәлек тормышта матур сөйләм куллан. Шулай эшләсәң, сәхнәдә дә сөйләмең шундый ук булачак.

Язуларны куллану буенча киңәшләр. Тәҗрибәң арта барган саен, план итеп ясалган язуларың да үзгәрә барачак. Син планны, аның һәр өлешенә берничә сүз һәм берничә шигырьне генә китереп, төзергә өйрәнерсең. Андый планны берәр кәгазь битенә язып куй. Вәгазьдә берәр гади план буенча сөйләргә булсаң, ул планны хәтереңдә генә сакла. Кабат килеп китүгә әзерләнеп берәр тикшерү үткәргән булсаң, кирәкле фикерләрне берәр кәгазь битенә яз да Изге Язмалар китабына салып куй. Теләсәң, кирәкле планны «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар» дигән басмадан ал я «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китаптагы материалга нигезләнеп төзе.

Бер атна дәвамында берничә чыгышың булса, язуларыңны чак кына җентекләбрәк язарга кирәк булыр. Ни өчен? Һәр чыгыш алдыннан фикерләрне яңартып алыр өчен. Әмма чыгыш ясаганда, нәкъ язылганча сөйлим дип, һәр җөмләне карап торсаң, чыгышың иркен чыгыш китерә торган файда китермәячәк. Андый планнарны кулланганда, планның нигезе булып торган сүзләрне һәм шигырьләрне билгеләп куй, күз салу белән күренеп торсыннар.

Тәҗрибәле оратор үз чыгышының зур өлешен ирекле сөйләргә тиеш. Шулай да кереш һәм йомгаклаучы сүзләрне әйткәндә, алай сөйләп булмас. Чөнки ул сүзләрне әйткәндә, бер яктан, кешеләрнең күзләренә карап сөйләргә кирәк, ә икенче яктан, сайланган көчле сүзләрне кулланырга кирәк. Шуңа күрә аларның бер-ике җөмләсен ятларга туры килер. Төрле фактларны, саннарны, өземтәләрне һәм Изге Язмалар шигырьләрен укып бирсәң, яхшырак булыр.

Әзерләнер өчен вакыт әз булганда. Кайвакыт безгә үз ышануларыбыз турында әзерләнмичә сөйләргә туры килә. Мәсәлән, вәгазьдә, эштә, мәктәптә, туганнарыбыз белән сөйләшкәндә, берәрсе безнең белән ризалашмыйча, безгә каршы берәр нәрсә әйтергә мөмкин. Кайвакыт хөкүмәт вәкилләре дә безнең ышануларыбыз һәм карашларыбыз турында сораулар бирә. «Сезгә өметегез хакында сораулар бирүче һәркем алдында өметегезне якларга һәрвакыт әзер булыгыз, ләкин моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Пет. 3:15).

Петер белән Яхъяның мисалына игътибар итик. Алар яһүдләрнең Югары киңәшмәсенә нинди җавап биргән? Рәсүлләр 4:19, 20 дән күренгәнчә, алар үз карашларын нибары ике җөмлә генә әйтеп аңлатып биргән. Җавап биргәндә, алар үз тыңлаучыларын исәпкә алып, шуны күрсәткәннәр: Киңәшмә әгъзалары да рәсүлләр тоткан принцип буенча эш итә. Соңрак шул ук Киңәшмә алдында Стифән җавап тоткан. Аңа яла якканнар. Стифәннең әзерләнмичә әйткән көчле нотыгы Рәсүлләр 7:2—53 тә язылган. Ул үз нотыгын нинди тәртип буенча төзегән? Ул вакыйгаларны хронологик тәртиптә сөйләгән. Вакыйгаларның берсе турында сөйләгәндә, Исраил халкының фетнәчел рухына басым ясаган. Йомгаклау сүзләрен әйткәндә, Стифән Югары киңәшмә дә Аллаһы Улын үлемгә тапшырып шул ук рух күрсәткән дигән.

Сиңа үз ышануларың турында әзерләнмичә сөйләргә туры килгәндә, моны уңышлы эшләргә нәрсә булышыр? Артаксеркс патшаның соравына җавап бирер алдыннан, Нихами эчтән генә дога кылган (Них. 2:4). Син дә шулай эшлә. Аннан соң эчтән генә җавапның планын төзе. Мәсәлән, мондый адымнар яса: 1) бер-ике тиешле фикер сайла (теләсәң, «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар»ны куллан); 2) бу фикерләрне исбат итәр өчен шигырьләр тап; 3) кеше сине теләп тыңласын өчен, аны рәнҗетми торган кереш сүзләр сайла. Хәзер сөйли башласаң да була.

Андый очракларда югалып калырсың дип куркасыңмы? Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләрен исеңдә тот: «Ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер, һәм сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр» (Мат. 10:19, 20). Бу сүзләр сиңа да беренче гасыр мәсихчеләренә бирелгән «зирәк сүзләр» могҗизалы рәвештә бирелер дигәнне аңлатмый (1 Көр. 12:8). Әмма син Йәһвәнең җыелыш аша бирә торган өйрәтүен регуляр рәвештә кабул итеп торсаң, изге рух кирәкле мәгълүматны исеңә төшерер (Ишаг. 50:4).

Һичшиксез, ирекле чыгыш бик зур файда китерә. Андый чыгышлар ясарга өйрәнсәң, әзерләнмичә җавап бирү сиңа әллә ни авыр булмаячак, чөнки бу очракларның икесендә дә план бер үк принцип буенча төзелә. Кыюрак бул. Ирекле сөйләргә өйрәнеп, вәгазьдә уңышлырак булырсың, ә чыгыш ясаганда, кешеләр сине бирелеп тыңлар, әйткәннәрең йөрәкләренә үтеп керер.