50 НЧЕ ДӘРЕС
Кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү
СИҢА кешеләргә шаһитлек бирүдән тыш, аларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен, тырышлык та куярга кирәк. Изге Язмаларда кеше үзен тышкы яктан бертөрле тотса да, шул ук вакыт йөрәгендә башка нәрсә булырга мөмкин дип еш кына әйтелә. Кешенең символик йөрәге аның эчке яктан нинди булуын күрсәтә: аның хисләрен, уйларын, ни өчен моның турында уйлаганын, һәм шул уйлар ничек аның башкарган эшләренә тәэсир итә икәнен ачыклый. Нәкъ шул символик йөрәккә хакыйкать орлыгы чәчелә дә инде (Мат. 13:19). Нәкъ шул йөрәк Аллаһыга тыңлаучан булырга дәртләндерә (Гыйб. сүз. 3:1; Рим. 6:17).
Кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтер өчен, мондый адымнар яса: 1) кешенең нинди шартларда тәрбияләнгәнен белергә тырыш; 2) кешедә мәхәббәт һәм Аллаһыдан курку кебек яхшы сыйфатлар үстер; 3) Йәһвә хуплавын югалтмасын өчен, кешене үз мотивларын тикшереп торырга дәртләндер.
Акыл белән эш ит. Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында хакыйкатьне кабул итми. Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, өйрәнүчегә башка кешеләргә карата тискәре карашын үзгәртергә һәм фактлар я дәлилләр китереп, дөрес булмаган карашын күрергә булыш. Үзеңә мондый сораулар бир: «Өйрәнүче үзендә рухи ихтыяҗларның барлыгын аңлыймы? Ул инде нәрсәләргә ышана? Нәрсәгә ул ышанмый? Ни өчен ул андый нәтиҗәгә килгән? Аңа хакыйкатьне белү белән туган җаваплылыкны кабул итәргә комачаулый торган кайбер теләкләре белән көрәшер өчен ярдәм кирәкме?»
Кешенең ни өчен берәр нәрсәгә ышануын белер өчен, кайвакыт тырышлыклар куярга туры килә. «Кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 20:5 тә. Акыллы кешенең әллә ни ачык күренеп тормаганны күрергә сәләте бар. Моның өчен күзәтүчән һәм кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәк.
Аралашканда, кешенең сүзләренә генә түгел, ә аның үзен ничек тотканына да игътибар ит. Кайбер темалар буенча сөйләшкәндә, аның йөзе я тавышының тоны үзгәрергә мөмкин. Әгәр син әти я әни икән, синең дә, һичшиксез, шуңа игътибар иткәнең бар: балаң тәртибендә нәрсәдер үзгәргән икән, димәк, аның белән нәрсәдер булган. Андый очракларда ваемсыз калма. Моның барысы кешенең эчке кичерешләрен күрсәтә.
Яхшы сайланган сораулар кеше йөрәгендәгене «чумырып-чумырып алырга» булыша. Мәсәлән, мондый сораулар биреп була: «Сезнеңчә...?», «Ни өчен сез моңа ышана башладыгыз?», «Әгәр... сез нәрсә эшләр идегез?» Шулай да сак бул: өсте-өстенә сораулар биреп торма. Сорау бирер алдыннан син ягымлы итеп мондый сүзләр әйтә аласың: «Сезгә бер сорау бирсәм, буламы?» Кеше йөрәгендәгене «чумырып-чумырып алыр» өчен, тырышлыклар һәм вакыт кирәк. Шуңа күрә ашыкма. Кеше сиңа ышана башлаганчы, бәлки, берникадәр вакыт үтәр, һәм шуннан соң гына ул сиңа күңелендәге хисләрен ачып бирергә теләр. Әмма андый очракта да игътибарлы бул: кешедә син аның эшенә тыкшынасың дигән уй тумасын (1 Пет. 4:15).
Кешенең җавабын ишеткәч тә, үзеңне акыл белән тот. Онытма: синең максатың — кешене аңлау, шул чакта син аны берәр эшкә дәртләндерер өчен Изге Язмаларга нигезләнгән тиешле фикер китерә алырсың. Кешенең берәр хаталы фикердә торуын күрсәң, һәм аны фаш итәргә теләк туса, ул теләккә бирешмә. Кешенең хисләрен аңларга тырыш. Ул чакта син нәрсә эшләргә кирәк икәнен белерсең; һәм өйрәнүче, үзен аңлаганнарын күреп, синең әйткән сүзләреңне күпкә җитдирәк кабул итәр (Гыйб. сүз. 16:23).
Кайбер очракларда син, хәтта зур төркемгә сөйләгәндә дә, аерым кешеләрне берәр эшкә дәртләндерә аласың. Әгәр син кешеләрнең игътибарын яулап ала алсаң, аларның йөзләренә игътибар итеп торсаң һәм уйланырга дәртләндерә торган риторик сораулар бирсәң, син кешеләрнең әйткән сүзләреңә мөнәсәбәтен күреп торырсың. Әгәр сине тыңлаган кешеләр сиңа яхшы билгеле булса, аларның хәленә керә бел. Җыелыш белән Аллаһы Сүзе нигезендә фикер йөрткәндә, җыелыш рухын исәпкә ал (Гәл. 6:18).
Кешедә уңай хисләр уят. Кешенең нәрсәгә һәм ни өчен ышанганын яки, киресенчә, ышанмаганын аңлагач, син сөйләшүне шуңа нигезләнеп «төзи» аласың. Гайсә үлемнән терелгәч, үз шәкертләренә күптән түгел генә булган вакыйгаларны аңлатып биргән. Моның өчен ул «Язмаларны җентекләп аңлаткан» һәм шулай итеп аларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйли алган (Лүк 24:32). Син дә Гайсәдән үрнәк ал: кешенең тормышында булган берәр вакыйга яки кичереш Аллаһы Сүзендә әйтелгән белән ничек бәйле икәнен күрсәт. Кеше берәр нәрсәне атлыгып көтә икән, аңа Аллаһы Сүзен кулланып бу ничек үтәләчәк икәнен аңлат. Бу өйрәнүченең йөрәгенә бик нык тәэсир итәр, һәм ул чын күңелдән: «Бу ХАКЫЙКАТЬ!» — дип әйтер.
Йәһвәнең яхшылык, мәхәббәт, юмарт игелек кебек сыйфатларына басым ясап һәм аның юллары гадел икәнен күрсәтеп, син кешегә Аллаһыга карата яратуын үстерергә булышасың. Тыңлаучыларга Аллаһы аларның һәрберсенең яхшы сыйфатларын күрә икәнен күрсәт, шулай итеп алар Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләр мөмкин икәнен күрер. Моның өчен, мәсәлән, Мәдхия 138:1—3, Лүк 21:1—4 һәм Яхъя 6:44 тә әйтелгән сүзләр турында уйланыгыз. Шулай ук Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен никадәр нык яратканын күрсәт, шулай итеп син кешегә шул яратуны кадерләргә булышырсың (Рим. 8:38, 39). Кешегә шуны аңлат: Йәһвә безнең хаталарыбызны гына түгел, ә шулай ук тормышыбызда булган һәрнәрсәне, аңа ашкынып хезмәт итүебезне, исемен яратканыбызны да күреп тора (2 Елъ. 19:2, 3; Евр. 6:10). Ул һәр кешенең хәтта кечкенә үзенчәлекләрен дә хәтерли һәм «кабердәгеләрнең һәммәсен» шул үзенчәлекләрен саклап терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29; Лүк 12:6, 7). Кеше Аллаһы сурәтендә, аңа охшатып яратылган, шуңа күрә Аллаһы сыйфатлары турында фикер алышу кешене ваемсыз калдырмас (Ярат. 1:27).
Кеше башкаларга Йәһвә карашы белән карарга өйрәнсә, бу да аның йөрәк торышын үзгәртәчәк. Чыннан да, Аллаһы аерым һәрберебезне ярата икән, димәк ул башкаларны да аларның чыгышларына, милләтләренә яки расаларына карамастан, шулай ук ярата (Рәс. 10:34, 35). Кеше моны аңлагач, аның үз йөрәгеннән башкаларга карата нәфрәт белән тискәре карашны алып ташлар өчен Изге Язмаларга нигезләнгән җитди сәбәбе булачак. Аллаһы ихтыярын үтәргә өйрәнгәндә, бу аңа башкалар белән тыныч-тату яшәргә булышачак.
Кешене Аллаһыдан куркып яшәргә өйрәт (Мәд. 110:10; Ачыл. 14:6, 7). Аллаһыга карата андый курку, ягъни тирән ихтирам, кешегә үз көче белән булдыра алмаганны булдырырга көч бирә. Йәһвәнең курку, ихтирам уята торган эшләре һәм гаҗәеп яратучан игелеге турында фикер алышканда, син кешеләрне Аллаһыны күңелсезләндерүдән куркырга өйрәтәсең (Мәд. 65:5; Ирем. 32:40).
Тыңлаучыларың шуны аңласын: Йәһвә аларның тәртипләренә ваемсыз түгел. Аның хисләре бар, һәм без аның әйткәннәрен үтәп, аны шатландырабыз я, киресенчә, үтәмичә, күңелсезләндерәбез (Мәд. 77:40—42). Кешенең тәртибе Шайтанның Аллаһыга ташлаган гаепләвенә җавап бирергә булыша. Кешегә моны аңларга ярдәм ит (Гыйб. сүз. 27:11).
Ишаг. 48:17). Тыңлаучыларга моны аңларга булышыр өчен, мәсәлән, аларга Аллаһы нормаларын кыска вакытка гына булса да кире кагу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә икәнен күрсәтеп була. Шуны аңлат: гөнаһ безне Аллаһыдан ераклаштыра, без инде башка кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерә алмыйбыз һәм шулай итеп бу хәбәрдән аларны мәхрүм итәбез, шулай ук кешеләрнең башка яклардан хокукларын бозабыз (1 Тис. 4:6). Кешеләргә Аллаһы законнары буенча яшәү инде хәзер китергән фатихаларны кадерләргә булыш. Йәһвәнең гадел юллары буенча йөрү аларны күп кенә балә-казалардан яклап тора икәнен күрсәтеп, аларның рәхмәт хисләрен үстер. Аллаһы юлларының акыллылыгын күргән кеше бозык юлларны кире кагып торачак (Мәд. 118:104). Аның өчен Аллаһыга тыңлаучан булу — авыр йөк түгел, ә Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлекне күрсәтер өчен бер мөмкинлек.
Аллаһының таләпләре буенча яшәү кешенең үзенә файда китерә (Кешегә үз-үзен тикшереп торырга булыш. Рухи яктан үсә барыр өчен, кеше үз йөрәк торышына сизгер булырга тиеш. Аңа бу яктан Изге Язмалар ничек булыша икәнен күрсәт.
Тыңлаучыларга шуны аңларга булыш: Изге Язмалар — әмерләр, киңәшләр, тарихи вакыйгалар һәм пәйгамбәрлекләр җыентыгы гына түгел, ә шулай ук Аллаһының фикер йөртү рәвешен ачыклый торган китап та. Ягъкуб 1:22—25 тә Аллаһы Сүзе көзге белән чагыштырыла. Анда әйтелгәнне укыганда һәм Йәһвәнең үз максатларын үтәр өчен нәрсә эшләгәнен күргәндә, бездә төрле хисләр туа. Шулай итеп андагы хәбәр безнең йөрәк торышыбызны күрсәтә һәм «кешеләрнең күңел сафлыкларын... сынаучы» Аллаһының безгә карата карашын ачыклый (Гыйб. сүз. 17:3). Тыңлаучыларың моны истә тотсын. Алар мондый сораулар турында уйлансын: Аллаһы Изге Язмаларда безнең өчен нинди хәбәр саклап калдырган? Аллаһыны сөендерер өчен миңа тормышымда тагы нинди үзгәрешләр ясарга кирәк? Тыңлаучыларың шуны аңласын: Изге Язмаларны укып, без Йәһвәнең «йөрәгебездәге уй-ниятләребезгә» карашын күрәбез. Шулай итеп без Аллаһы ярдәмендә кирәкле үзгәрешләр ясый алабыз (Евр. 4:12; Рим. 15:4).
Кайбер өйрәнүчеләр алган белемнәрен үз тормышларында кулланырга тели торгандыр да, әмма кешеләр нәрсә уйлар дип борчыладыр. Алар, бәлки, кайбер көчле тән теләкләре белән көрәшә торгандыр. Я алар бу дөнья эшләренә ябышып, шул ук вакыт Аллаһыга да хезмәт итәргә тырышадыр. Андый икеләнүчәнлек куркыныч дип басым яса (3 Пат. 18:21). Аларны Аллаһыга дога кылырга өндә, алар Аллаһыдан йөрәкләрен тикшерергә һәм сафландырырга үтенсен (Мәд. 25:2; 138:23, 24).
Рим. 7:22, 23). Сак булсын: камил булмаган йөрәгенең омтылышларына үзе белән идарә итәргә бирмәсен (Гыйб. сүз. 3:5, 6; 28:26; Ирем. 17:9, 10).
Өйрәнүчегә Йәһвә аның авырлыкларын күреп тора дип әйт һәм, Изге Язмаларны кулланып, ни өчен андый көрәш алып барырга туры килә икәнен аңлат (Һәр кешене үз мотивларын тикшереп торырга дәртләндер. Ул үзенә мондый сораулар бирсен: «Ни өчен минем моны эшлисем килә? Алай эшләсәм, Йәһвәгә минем хакка башкарган бар эшләре өчен рәхмәтле икәнемне күрсәтерменме?» Кешедә булган иң кадерле нәрсә — Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр. Кешене моңа инандырырга тырыш.
Тыңлаучыларга Йәһвәгә «бөтен йөрәк» белән хезмәт итүнең мөһимлеген аңларга булыш (Лүк 10:27). Андый хезмәт бар хисләрең, теләкләрең һәм мотивларың Йәһвәгә яраклы булырга тиеш икәнне аңлата. Шуңа күрә тыңлаучыларыңны кылган эшләрен генә түгел, ә шулай ук Аллаһы таләпләренә карата хисләрен һәм аңа хезмәт итәргә дәртләндерүче мотивларын да тикшереп чыгарга өйрәт (Мәд. 36:4). Өйрәнүче нинди яклардан үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күргәч, аны Йәһвәгә дога кылырга дәртләндер: «Синең исемеңнән куркыр өчен, йөрәгемне бер бөтен ит» (Мәд. 86:11, ЯД).
Өйрәнүче Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр булдыргач, ул инде синең өндәүләрең аркасында гына түгел, ә үз иманы аркасында да Аллаһыга тыңлаучан булып яшәячәк. Шунда ул инде үзе «Раббыны нәрсәләр сөендерә, шуны аера беләчәк» (Эфес. 5:10; Флп. 2:12). Андый эчкерсез тыңлаучанлык Йәһвәне сөендерә (Гыйб. сүз. 23:15).
Шуны истә тот: Йәһвә йөрәкләрне «Үзе үлчи» һәм кешене үзенә үзе җәлеп итә (Гыйб. сүз. 21:2; Яхъя 6:44). Ә «без — Аллаһының хезмәттәшләре» (1 Көр. 3:9). «Аллаһы безнең аша кешеләрне чакыра» дип әйтеп була (2 Көр. 5:20; Рәс. 16:14). Йәһвә беркемне дә хакыйкатьне кабул итәргә мәҗбүр итми, әмма без Изге Язмаларны кулланганда, ул кешегә шуны аңларга булыша ала: яңгыраган сүзләр — аның сорауларына я догаларына җавап. Кешеләрне кайда гына өйрәтсәң дә, моны һәрвакыт исеңдә тот. Җитәкчелек һәм ярдәм сорап, Йәһвәгә эчкерсез итеп дога кыл (1 Елъ. 29:18, 19; Эфес. 1:16—18).