13 НЧЕ ДӘРЕС
Кеше күзенә карап сөйләү
КҮЗЛӘРЕБЕЗДӘ карашларыбыз һәм хисләребез чагыла. Аларда гаҗәпләнүне я куркуны, кызгануны я мәхәббәтне күреп була. Кайвакыт аларда шикләнү я кайгы чагыла. Күп газап чиккән үз ватандашлары турында әйткәндә, олы яшьтәге бер кеше: «Күзләребез үзләре сөйләп тора»,— дигән.
Безнең кая карап торганыбызга игътибар итеп, башкалар безнең үзебез турында һәм әйткән сүзләребез турында нәтиҗә ясый ала. Күп кенә халыкларда күзгә дусларча карап сөйләшкән кешегә күбрәк ышаналар. Әмма сөйләшкәндә, кеше сөйләгән кешесенә түгел, ә үз аякларына я башка җиргә карап торса, башкалар бу кеше эчкерсез түгел һәм үз әйткәннәрен үзе аңлап җиткерми дип уйларга мөмкин. Ә кайбер халыкларда кеше күзенә текәлеп карау — аеруча үзенә каршы җенестәге кешенең, берәр җитәкченең я дәрәҗәле башка берәр кешенең күзенә шулай карау — әдәпсезлек, тупаслык дип санала һәм аларның ачуын чыгара. Кайбер җирләрдә яшь кеше үзеннән олырак булган кеше белән күзенә карап сөйләшсә, бу олы кешене ихтирам итмәү дип санала.
Әмма урынлы булса, берәр мөһим нәрсә турында әйткәндә кеше күзенә карап сөйләсәң, әйткән сүзләреңә басым ясарсың. Шулай итеп син үз сүзләреңдә бер дә шикләнмәгәнеңне күрсәтерсең. Бер тапкыр Гайсәнең шәкертләре гаҗәпләнеп аңардан: «Кем котылып кала алыр?» — дип сораганнар. Шунда «Гайсә аларга карап: „Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала“»,— дигән (Мат. 19:25, 26). Рәсүл Паул да үзен тыңлаучы кешеләрне игътибар белән күзәткән. Бер тапкыр аны тумыштан аксак бер кеше тыңлап торган. Рәсүлләр 14:9, 10 да болай дип әйтелә: «Ул Паулның сөйләгәннәрен тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, аның иманын һәм сәламәтләнә алуына ышанычын күреп, каты тавыш белән: „Аякларыңа торып бас“,— диде».
Вәгазьдә кулланыр өчен киңәшләр. Вәгазьләгәндә, кешеләр белән үзеңне дусларча, ягымлы тот. Сөйләшүне башлар өчен, урынлы булса, уйланырга дәртләндерүче сораулар бир. Сөйләшүегезнең темасы икегез өчен дә кызык булсын. Кешенең күзенә я инде булмаса, йөзенә карап сөйләш. Карашыңда хөрмәт, ягымлылык чагылсын. Йөзеңдә елмаю булса, ә күзләреңдә эчке шатлык балкып торса, кеше сине күпкә теләбрәк тыңлаячак. Шулай итеп тыңлаучы синең нинди кеше икәнеңне күрер һәм сөйләшкәндә үзен иркенрәк тотар.
Кеше күзеннән аның нәрсә хис иткәнен аңларсың һәм үзеңне ничек тотарга икәнен белерсең. Әгәр дә аның ачуы чыккан икән я сөйләшүегез аңа бер дә кызык түгел икән, син моны, бәлки, шунда ук күреп алырсың. Я күзләреннән аның сине аңламаганын я сөйләшүегез туйдырганын күрерсең. Аның тирән кызыксынуын да күзләрдән күреп була. Алар шулай ук сиңа тизрәк я әкренрәк сөйләргә кирәк икәнен күрсәтер, кеше сөйләшүдә катнашсын өчен адымнар ясарга я сөйләшүне тәмамларга этәрер, ә, бәлки, Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтергә дәртләндерер.
Вәгазьләгәндә дә, өйдә Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә дә кеше күзенә карап сөйләргә тырыш. Кешене хөрмәт ит, аны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, аңа текәлеп карама (4 Пат. 8:11). Үзеңне табигый, дусларча тот, вакыт-вакыт кеше йөзенә карап ал. Күп кенә җирләрдә андый тәртип кеше белән эчкерсез кызыксынуны күрсәтә. Әлбәттә, Изге Язмаларны я башка берәр басманы укыганда син текстка игътибар итәргә тиеш. Әмма берәр фикергә басым ясар өчен, кыска гына булса да, кешенең үзенә карап ал. Вакыт-вакыт шулай эшләсәң, кешенең укылган материалга карата мөнәсәбәтен күрерсең.
Әгәр син оялчан булганга кеше күзенә карап сөйли алмыйсың икән, бирешмә. Әкрен-әкрен син моңа өйрәнерсең һәм кеше күзенә карап сөйләү гадәтеңә кереп китәр. Нәтиҗәдә, башкалар белән сөйләшкәндә, син зуррак уңышларга ирешерсең.
Лүк 6:20). Аңардан үрнәк ал. Кешеләр алдында чыгыш ясаганда, аларга карап ал, чыгышыңны башлар алдыннан берничә секунд дәшмичә тор. Күп кенә җирләрдә чыгыш ясаучылар кайбер тыңлаучыларның күзләренә карап ала. Бу пауза сиңа тынычланырга булышыр, ә тыңлаучылар йөзеңдә чагылган хисләрне күреп, үзләре дә тиешле үзгәрешләр ясар. Пауза аларга шулай ук тынычланырга булышачак, һәм алар игътибар белән тыңларга инде әзер булачак.
Чыгыш ясаганда кулланыр өчен киңәшләр. Изге Язмаларда Гайсә Таудагы вәгазен башлар алдыннан «шәкертләренә карап» алган дип әйтелә (Чыгыш ясаганда, тыңлаучыларыңа карап сөйлә. Тулаем кешеләргә генә түгел, ә аерым кешеләргә карарга тырыш. Һәрбер илдә диярлек тыңлаучылар чыгыш ясаучы аларның күзләренә карап алыр дип көтә.
Сөйләгәндә күзләреңне бер яктан икенче якка йөртеп алсаң, син тыңлаучыларыңа карап алдың дип уйлама. Аларның берәрсенә хөрмәт белән карап ал һәм урынлы булса, җөмләңне аңа караган килеш тәмамла. Аннан соң башка кешегә күч һәм бер-ике җөмләне аңа караган килеш әйтеп бетер. Кешене уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, аңа озак карап торма, гел бер үк кешеләргә генә дә карап торма. Бер кешедән икенчесенә күчеп сөйлә. Әмма кеше күзенә карап сөйләгәндә, чыннан да аңа сөйлә, аның үзең әйткән сүзләреңә мөнәсәбәтен күрергә тырыш, аннан соң гына башка кешегә күч.
Синең язуларың пюпитр өстендә, кулыңда я Изге Язмалар эчендә булсын. Ул чакта аларга карап алыр өчен башыңны ияргә туры килмәячәк. Башны ию тыңлаучылар белән элемтәне боза. Син язуларыңа ничә тапкыр һәм кайчан карап алырсың? Моның турында уйлап ал. Нотыгыңның иң мөһим урынын язуларыңа карап әйтсәң, тыңлаучыларыңның моңа мөнәсәбәтен дә күрмәссең, бу урынның кешеләргә тәэсире дә тиешле булмас. Ә язуларыңны еш кулланып торсаң, тыңлаучылар белән элемтәң югалыр.
Кешегә туп ыргыткач, син аңа тотканмы-юкмы икәнен күрер өчен карап торасың. Чыгыш ясаганда, син тыңлаучыларыңа фикерләр «ыргытасың» дип әйтеп була. Аларның фикерне «тотканнарын»
йөзләреннән күреп була: алар я башларын чайкап куя, я елмая, я сиңа игътибарлырак карый. Аларга карап торсаң, фикереңне «тотканнармы-юкмы» икәнен күрерсең.Әйтик, сиңа сәхнәдән берәр материалны укырга кушканнар, ди. Укыганда, тыңлаучыларыңа карап алырга тырышасыңмы? Кешеләр Изге Язмалардан син укыганны күзәтеп барса, үзләренә карап алганыңны сизмәсләр дә. Әмма аларга карап алу укуыңны җанландырып җибәрәчәк, чөнки син аларның укылган сүзләргә мөнәсәбәтен күрерсең. Ә Изге Язмалардан күзәтеп бармаган һәм үзенеке турында уйлап утырган кеше, карашларыгыз очрашкач, бәлки, игътибарлырак булып китәр. Озак карап торма, укуың зыян күрер. Шуңа күрә Изге Язмалар китабы кулыңда булсын, башыңны туры тот, аны аска имә.
Кайвакыт өлкәннәргә конгрессларда әзер нотыкны укырга кушалар. Бу йөкләмәне уңышлы гына үтәп чыгар өчен тәҗрибә, яхшылап әзерләнү һәм күп кенә репетиция ясарга кирәк. Әлбәттә, әзер нотыкны укыганда кешеләргә карап алу өчен вакыт әллә ни күп булмас. Шулай да докладчы әйбәт әзерләнеп килсә, укуына зыян китермичә вакыт-вакыт тыңлаучыларга карап ала алыр. Шулай эшләп, ул тыңлаучыларга игътибарлырак булырга һәм бу мөһим рухи материалдан күбрәк файда алырга булышыр.