17 нче дәрес
Микрофонны куллану
КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ җыелыш очрашуларына килер өчен күп тырышлыклар куя һәм моның өчен күп вакыт сарыф итә. Алар җыелышта әйтелгәнне ачык ишетергә тиеш, шулчакта алар файда алачак.
Борынгы Исраилдә тавыш көчәйтү аппаратурасы булмаган. Исраил халкы Моаб тигезлекләрендә Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан басып торганда, аларга Муса мөрәҗәгать иткән. Халык саны берничә миллион булган. Ничек соң алар Мусаны ишетә алган? Күрәсең, Муса кешеләр сайлап алган һәм аларны халык арасына куйган. Алар бер-берсен ишетерлек ераклыкта урнашкан булган һәм Муса әйткән сүзләрне кабатлап бер-берсенә тапшырган (Кан. 1:1; 31:1). Үрдүн елгасының аръягындагы җирләрне яулап алу сугышлары башланганнан соң күп тә үтми Йошуа Исраил халкын һәм левиләрне Гәризим белән Гибал таулары арасындагы үзәнлектә җыя. Анда халыкка Аллаһы фатихалаячак һәм аның каһәре төшәчәк эшләр турында әйтелә. Бар халык ул сүзләрне ишетә һәм җавап бирә (Йош. 8:33—35). Күрәсең, бу очракта да сүзләрне халыкка җиткерер өчен, халык арасына кешеләр куелган булган. Әмма халыкка сүзләрне ишетергә бу җирдәге яхшы акустика да булышкан.
Шуннан соң, якынча 1 500 ел үткәч, Гәлиләя диңгезе янында Гайсәне тыңлар өчен «бик күп халык җыела». Гайсә көймәгә кереп утырып ярдан читкәрәк китә дә, халыкка сөйли башлый (Марк 4:1, 2). Ни өчен Гайсә көймәдән сөйли? Күрәсең, аның тавышы су өстеннән чагылып яхшырак ишетелсен өчен.
Егерменче гасырның башларына кадәр сөйләүченең тавышы көчле һәм ачык яңгыраса, аны күбрәк кеше ишетә алган. Ә 1920 нче еллардан башлап Йәһвә хезмәтчеләре
конгрессларында тавыш көчәйтү аппаратурасы куллана башлаганнар.Тавыш көчәйтү аппаратурасы. Андый аппаратура ярдәмендә тавыш көчен берничә тапкыр көчлерәк итеп була. Шул ук вакыт ул кешенең тавышын һәм тонын үзгәртми; кешегә шулай ук кычкырып сөйләргә кирәкми. Андый аппаратура тыңлаучыларга сөйләүчене яхшы ишетергә һәм нәтиҗәдә әйткән хәбәренә игътибар итәргә булыша.
Йәһвә Шаһитләренең конгрессларында яхшы тавыш көчәйтү аппаратурасы булсын өчен, күп тырышлыклар куела. Күп кенә Патшалык Залларында нотык сөйләр өчен, очрашуларны үткәрер өчен һәм сәхнәдән укыр өчен микрофоннар кулланыла. Кайбер җыелышларда тыңлаучылар да комментарий бирер өчен микрофон куллана. Җыелышыгызда микрофон булса, аны кулланырга өйрән.
Киңәшләр. Микрофонны кулланганда шуны исеңдә тот: 1) Ул синнән 10—15 сантиметр ераклыкта булырга тиеш. Микрофонны чиктән тыш якын тотсаң, әйткән сүзләрең дөрес яңгырамаячак. Ә чиктән тыш ерак тотсаң, тавышың ишетелмәячәк. 2) Сөйләгәндә, читкә түгел, ә турыдан-туры микрофонга сөйлә. 3) Микрофонга сөйләгәндә, чак кына көчлерәк һәм тизрәк сөйлә. Кычкырма. Сине болай да барысы әйбәт ишетәчәк. 4) Тамак кырып алырга я төчкерергә кирәк булса, башыңны микрофоннан читкә бор.
Нотык сөйләгәндә. Нотык сөйләргә чыккач, билгеләнгән абый-кардәш сиңа микрофонны тиешенчә рәтләп бирәчәк. Ул рәтләгәндә, башыңны аска имичә туры басып тор. Язуларыңны пюпитрга куй, микрофон аларны капламаска тиеш.
Сөйли башлагач, үз тавышыңа игътибар ит: ул тиешенчә яңгырарга тиеш. Тавышың чиктән тыш көчле яңгыраса я кайбер сүзләр колак яручы тавыш чыгарса, микрофоннан чак кына ераграк бас. Язуларыңа күз салганда шуны истә тот: микрофон турыдан-туры синең алдында я чак кына астарак булганда гына сөйлә. Укыганда да бу киңәшне тот.
Сәхнәдән укыганда. Тыңлаучылар йөзеңне күреп торсын өчен, укыганда, Изге Язмаларны яки башка басманы кулыңа тотып укы. Микрофон турыдан-туры синең алдыңда булганга, укыла торган басмаларны аннан чак кына читтәрәк тот. Ә башың микрофоннан башка якка чак кына читтәрәк торсын. Ул чакта син турыдан-туры микрофонга сөйләрсең.
«Күзәтү манарасы» журналыннан мәкалә каралганда, мәкаләне укучы абый-кардәшләргә күпчелек очракларда микрофонны кулда тотып укыйсы юк, һәм алар баскан килеш укыйлар. Шуңа күрә алар иркенрәк сулыйлар, укулары да ачыграк яңгырый. Шуны исеңдә тот: абзацларны уку — очрашуларыбызның мөһим бер өлеше. Абзацлар никадәр яхшы укылса, тыңлаучылар шулкадәр файда алачак.
Комментарий биргәндә. Җыелышыңда комментарий бирер өчен микрофоннар кулланылса, комментариеңны ачык итеп әйт, тавышыңның көче дә тиешле булсын. Басманы я Изге Язмаларны кулыңда тот. Ул чакта комментарий биргәндә текстны уку уңайсыз булмас.
Кайбер җыелышларда комментарий бирүчегә микрофонны абый-кардәш алып килә. Андый очракта синең исемеңне әйтсәләр, күтәргән кулыңны төшермә. Шулай итеп абый-кардәш сине күреп алыр һәм микрофонны тизрәк алып килер. Микрофонны рәт буйлап кулдан-кулга бирәләр икән, әзер бул. Комментариеңне микрофонны кулыңа алгач кына башла. Комментариеңне тәмамлагач, микрофонны шунда ук кайтар.
Сәхнәдәге демонстрациядә катнашканда. Бу очракта, микрофонны дөрес кулланыр өчен, барысын алдан исәпкә алырга кирәк. Микрофон синең өчен әзерләнеп инде беркетелеп куелган булса, ул чакта синең ике кулың да буш булачак, һәм син Изге Язмаларны да, язуларыңны да иркен куллана алырсың. Ә микрофонны кулда тотарга туры килсә, син сәхнәдә иркенрәк йөри алырсың. Әмма кайвакыт, мәсәлән, Изге Язмаларны ачар өчен, микрофонны синең белән демонстрациядә катнашучы кешегә бирергә туры киләчәк. Ул микрофонны дөрес тотып торсын өчен, репетицияләр ясагыз. Сәхнәдә,
аеруча үз сүзләреңне әйткәндә, тыңлаучыларыңа таба аркаң белән борылма.Хезмәт очрашуларында демонстрациядә берничә кеше катнашырга мөмкин. Аларга, бәлки, сәхнә буйлап йөрергә туры килер һәм алар, бәлки, берничә микрофон кулланыр. Микрофоннарны инде алдан ук сәхнәдә әзерләп куярга, яки демонстрациядә катнашучыларга алар сәхнәгә таба барганда бирергә кирәк. Микрофоннар кыенлыклар тудырмасын өчен, барысын алдан планлаштыр. Репетицияләр ясап, син демонстрациядә катнашучыларга микрофоннарны дөрес кулланырга булышырсың. Репетицияне сәхнәдә ясап булмаса, репетиция вакытында демонстрациядә катнашучылар кулларына микрофон урынына аңа охшаш берәр нәрсә тотсалар, яхшы булыр иде. Демонстрация тәмамлангач, катнашучылар микрофоннарны үз урыннарына ипләп кенә куйсыннар һәм сәхнәдән төшкәндә проводны эләктермәс өчен, сак булсыннар.
Очрашуларыбызның төп максаты — Аллаһы Сүзе ярдәмендә бер-беребезне ныгыту (Евр. 10:24, 25). Микрофоннарны дөрес куллану моңа зур өлеш кертә. Шуңа күрә аны дөрес кулланырга өйрән.