Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәктәптә бирелгән йөкләмәләрне әзерләү

Мәктәптә бирелгән йөкләмәләрне әзерләү

ТЕОКРАТИК мәктәптә бирелгән һәр йөкләмәне үтәп, син үз сәләтләреңне яхшыртасың. Тырыш бул, һәм уңышларың вакыт узу белән үзеңә дә, башкаларга да ачык күренәчәк (1 Тим. 4:15). Мәктәптә уку сиңа тагы да остарак булырга ярдәм итәчәк.

Син чыгышың өчен борчыласыңмы? Күпләр борчыла. Мәктәптә инде берникадәр вакыт чыгыш ясаган кешеләр дә үз йөкләмәләре өчен борчыла. Ләкин чиктән тыш борчылмас өчен, нәрсә эшләргә? Өйдә кычкырып укы, җыелыш очрашуларында ешрак комментарийлар бир, һәм вәгазьче булсаң, регуляр рәвештә вәгазьлә. Шулай итеп син башкалар алдында сөйләргә өйрәнерсең. Өстәвенә, мәктәптәге йөкләмәләреңне алдан әзерлә һәм берничә тапкыр кабатлап чык. Шуны онытма: тыңлаучыларың — сине яраткан кардәшләрең. Һәр чыгышың алдыннан Йәһвәгә дога кыл. Ул үз изге рухын теләп бирә (Лүк 11:13; Флп. 4:6, 7).

Үзеңнән күпне таләп итмә. Тәҗрибәле докладчы һәм оста укытучы булып китәр өчен вакыт кирәк (Мих. 6:8). Мәктәпкә яңа гына язылган булсаң, чыгышың шунда ук камил булыр дип көтмә. Һәр дәресне җиренә җиткереп үтәп барырга тырыш. Дәресне тикшер һәм, мөмкин булса, анда китерелгән күнегүләрне яса. Шулай итеп син җыелышта чыгыш ясар алдыннан берникадәр тәҗрибә тупларсың. Син, һичшиксез, уңышка ирешерсең.

Сәхнәдән укуга әзерләнү

Сәхнәдән укуга әзерләнгәндә, билгеләнгән тексттагы сүзләрне дөрес укып чыгарга гына түгел, ә аның мәгънәсен дә аңларга кирәк. Йөкләмә бирелгәч, бу максатны исеңдә тотып, текстны укып чык. Һәр җөмләне һәм һәр абзацтагы фикерне аңларга тырыш. Бу сиңа укыганда дөрес фикерләргә басым ясарга һәм дөрес хисләр чагылдырырга ярдәм итәр. Мөмкин булса, үзеңә таныш булмаган сүзләрнең дөрес әйтелешен сүзлекләрдән кара яки татар телен яхшы белгән кешеләрдән сора. Текстны җентекләп карап чык. Балаларга материалны аңларга ата-аналары ярдәм итәр.

Сиңа җыелыш алдында Изге Язмалардан берәр өзекне яки өйрәнү мәкаләсен укырга кушсалар, моңа ничек әзерләнергә? Яхшы укый белгән кеше сиңа текстны кычкырып укып бирсә, яхшы булыр иде. Аның сүзләрне ничек укыганына, нинди сүзләргә логик басым ясаганына, кайсы урыннарда пауза куйганына һәм нинди интонация белән укыганына игътибар ит. Аннары текстны үзең укып чык.

Йөкләмәңне әзерләр алдыннан, үзеңә бирелгән дәресне җентекләп өйрән. Мөмкин булса, бирелгән текстны берничә тапкыр кычкырып укыганнан соң, дәресне яңадан карап чык. Андагы киңәшләрне мөмкин кадәр төгәлрәк кулланырга тырыш.

Вәгазьләгәндә, безгә еш кына укырга туры килә, шуңа күрә андый әзерләнү хезмәтеңне яхшыртачак. Аллаһы Сүзе кешеләрнең тормышларын үзгәртә ала, шуңа күрә аны яхшы укый белергә кирәк (Евр. 4:12). Бер-ике йөкләмәне үтәгәннән соң, оста укый башларсың дип көтмә. Рәсүл Паул еллар буе өлкән булып хезмәт иткән бер кардәшкә: «Башкалар алдында кычкырып укы... үзеңне шуңа багышла»,— дип язган (1 Тим. 4:13).

Диалог төзү

Әйтик, Мәктәптә сиңа диалог төзергә кушканнар. Бу йөкләмәне үтәр өчен, нәрсә эшләргә?

Әзерләнгәндә, 1) бирелгән теманы, 2) ситуация белән әңгәмәдәшне, шулай ук 3) бирелгән дәресеңне исәпкә алырга кирәк.

Бирелгән темага материал җый. Ләкин башта ситуация һәм әңгәмәдәшең турында уйла. Бу синең нәрсә һәм ничек сөйләячәгеңә тәэсир итәчәк. Үзеңә мондый сораулар бир: нинди ситуацияне сайларга? Мин таныш яки таныш булмаган кешегә вәгазьләргә җыенаммы? Бу кеше миннән олырак я яшьрәкме? Ул минем сүзләремне ничек кабул итәчәк? Аңа инде нәрсә билгеле? Бу сөйләшүнең максаты нинди? Бу сораулар сиңа үз йөкләмәңне әзерләргә булышачак.

Үзеңә бирелгән темага материалны кайдан табарга? Бу китапның 33—38 нче битләрендә «Тикшерүне ничек үткәрергә?» дигән тема карала. Бу бүлекне укып чык һәм үзеңдә булган тикшерү коралларын куллан. Синең, бәлкем, кирәгеннән артык күп материал җыелыр. Теманы ничек ачыкларга икәнен белер өчен, күпме кирәк, шулхәтле материал укы. Әмма шул ук вакыт ситуацияңне һәм әңгәмәдәшеңне исеңдә тот. Үзеңә кирәкле булачак фикерләрне билгеләп бар.

Диалогны бар нечкәлекләре белән төзер алдыннан, үзеңә бирелгән дәресне укып чык. Чыгышыңның төп максатларының берсе — шул дәрестәге киңәшләрне куллану.

Чыгыш билгеләнгән вакыттан артыграк булса, гадәттә, сигнал бирелә. Шуңа күрә диалогыңны вакытында тәмамласаң, канәгатьлек кичерерсең. Вәгазьдә исә вакыт чикләнмәгән. Шуңа күрә йөкләмәңне әзерләгәндә, шуны истә тот: төп максатыбыз — өйрәтүнең нәтиҗәле булуы, шулай да вакыт турында да онытмаска кирәк.

Ситуация турында берничә сүз. Башта 82 нче биттә китерелгән ситуацияләрне карап чык һәм хезмәттә туа ала торган ситуацияне сайла. Бу сиңа, бирелгән материалны кулланып, гамәли яктан файдалы диалог төзергә ярдәм итәр. Мәктәптә берникадәр вакыт инде чыгышлар ясыйсың икән, йөкләмәләреңне хезмәттә остару чарасы итеп сана.

Теократик хезмәт мәктәбенең күзәтчесе сиңа ситуацияне үзе билгеләсә, шул ситуацияне куллан. Ситуацияләрнең күпчелеге шаһитлек бирү белән бәйле. Вәгазьдә андый ситуация белән очрашканың булмаса, бәлки, берәр кардәшнең андый хәлгә эләккәне бардыр, шуңа күрә аңа мөрәҗәгать ит. Мөмкин булса, темаңны хезмәт иткәндә, бирелгән ситуациягә охшаш шартларда кулланып кара. Бу сиңа Мәктәптә укуыңның мөһим максатына ирешергә ярдәм итәр.

Нотык әзерләү

Кайчак ир-атларга җыелышта кыска нотык сөйләү йөкләмәсе бирелә. Андый нотыкны әзерләгәндә, диалогны төзүгә кагылышлы төп принципларны кулланырга кирәк. Нотык белән диалог арасындагы төп аерма — тыңлаучылар һәм чыгыш ясау рәвеше.

Нотыгың бар тыңлаучыларга файда китерсен. Аларның күпчелеге Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне инде белә. Аларга синең темаң да таныштыр. Аларның бу тема буенча нәрсә белгәннәре турында уйлан һәм чыгышың аларга файда китерерлек булсын өчен, тырышлыклар куй. Үзеңә мондый сораулар бир: үзем һәм тыңлаучыларым Йәһвәнең сыйфатларын тагы да яхшырак белсен өчен, бу теманы ничек ачыкларга? Бу материал Аллаһы ниятен белергә ничек булыша? Ул безгә, тән нәфесләре буенча эш итүче дөньяда яшәвебезгә карамастан, акыллы карарлар кабул итәргә ничек ярдәм итә ала? (Эфес. 2:3). Бу сорауларга җавап алыр өчен, тикшерү үткәрергә кирәк. Нотыгыңда Изге Язмалардагы шигырьләрне кулланганда, аларны укып чыгу белән генә чикләнмә, ә аларны ачыкла һәм алар әйткән фикерләреңне ничек раслый икәнен күрсәт (Рәс. 17:2, 3). Чиктән тыш күп материал кулланма. Нотыгыңны тыңлаучыларыңа истә калдырырлык итеп җиткерергә тырыш.

Нотыгыңны әзерләгәндә, сөйләү рәвешеңә дә игътибар ит. Моның әһәмиятен киметмә. Нотыгыңны кычкырып кабатла. Дәресләрдәге киңәшләрне карап чыгар өчен һәм кулланыр өчен куелган тырышлыкларың үз җимешен бирәчәк. Синең нотыклар сөйләүдә тәҗрибәң кечкенә булса да, зур булса да, чыгышларыңа яхшы әзерлән. Бу сиңа ышандырырлык итеп сөйләргә һәм тиешле хисләрне чагылдырырга ярдәм итәр. Мәктәптә чыгыш ясаганда, Йәһвә бүләк итеп биргән сөйләү сәләтеңне кулланып, аны данларга тырыш. Бу синең максатың икәнен онытма (Мәд. 150:6).