Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 НЧЕ ДӘРЕС

Сөйләм телен куллану

Сөйләм телен куллану

КЕШЕЛӘР үз дуслары белән сөйләшкәндә, гадәттә үзләрен иркенрәк хис итә, сөйләшүләре дә табигый яңгырый. Берәүләре үзләрен терерәк тотса, икенчеләре тыйнаграк сөйләшә. Шулай да сөйләм теле үзенә җәлеп итә.

Таныш булмаган кеше белән сөйләшкәндә, үзеңне чиктән тыш иркен тотма. Кайбер халыкларда таныш булмаган кеше белән сөйләшүне башлар алдыннан, аны хөрмәт иткәннәрен күрсәтеп, кайбер билгеле кагыйдәләрне үтиләр. Аннан соң гына сөйләм теленә якынрак тел кулланып сөйләшәләр.

Сәхнәдән чыгыш ясаганда да игътибарлы бул. Үзеңне чиктән тыш иркен тоту мәсихче очрашуның һәм каралган материалның әһәмиятен киметә. Кайбер телләрдә олырак кешегә, укытучыга, хакимлеккә ия кешегә я әти-әнигә мөрәҗәгать иткәндә махсус сүзләр кулланыла. (Рәсүлләр 7:2 һәм 13:16 дагы сүзләргә игътибар ит.) Тормыш иптәшенә я якын дуска мөрәҗәгать иткәндә исә, башка төрле сүзләр кулланыла. Сәхнәдән сөйләгәндә кулланган телең сөйләм теленә якынрак булса да, кешеләрне хөрмәт итеп сөйлә.

Әмма кайвакыт кешенең чыгышы табигый яңгырамый. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — җөмләләрнең я фразаларның структурасы. Кайвакыт докладчылар, басмада ничек язылган булса, нәкъ шулай укып бирәләр. Ә басмаларда язылган сүзләр сөйләмдә куллана торган сүзләрдән гадәттә бик нык аерылып тора. Әлбәттә, чыгышка әзерләнгәндә, без төрле басмаларны кулланып материал җыябыз. Нотыкның нигезе итеп бирелгән планны кулланабыз. Әмма фикерләрне нәкъ басмаларда әйтелгәнчә әйтсәң я чыгыш ясаганда планның үзеннән укысаң, чыгышыңда сөйләм теле кулланыла дип әйтү бик авыр булыр. Чыгышың сөйләм телендә әйтелсен өчен, фикерләрне үз сүзләрең белән әйтеп бир һәм катлаулы җөмләләр кулланмаска тырыш.

Сәбәпләрнең икенчесе — сөйләү темпы. Сөйләшкәндә без төрле темп белән сөйлибез һәм ясаган паузаларыбыз гадәттә төрле була, ә сөйләм теле кулланылмаганда, темп бертөрле, һәм паузаларның озынлыгы да бер үк.

Зур төркем алдында сөйләм телен кулланып чыгыш ясаганда, кешеләр бирелеп тыңласын өчен, тавышың катырак яңгырасын; тизрәк һәм илһамланып сөйлә.

Вәгазьдә сөйләм телен кулланыр өчен, көндәлек тормышта дөрес сөйләшү гадәтеңә кереп китсен. Моны укымышлы булмасаң да, булдыра аласың. Башкалар әйткәннәреңне хөрмәт күрсәтеп тыңласын өчен, сөйләм телеңне яхшырт. Моның өчен аста китерелгән киңәшләрне куллан.

  1. Үзеңне Аллаһының нормалары буенча яшәмәгән берәр төркемнең әгъзасы итеп күрсәтүче сүзләрдән сакла. Көләсәйлеләргә 3:8 дәге киңәшне тот: тупас һәм әдәпсез сүзләрне кулланма. Шулай да, көндәлек тормышка хас сүзләрне куллану урынлы. Сөйләм телендәге, ягъни көндәлек тормыштагы сүзләр, телнең нормаларына туры килергә тиеш.

  2. Фикерләреңне ачык аңлатып бирә торган сүзләрне кулланырга өйрән.

  3. Шулай итеп әле генә әйткәнеңне кат-кат әйтеп тормаска өйрәнерсең.

  4. Тыңлаучыларның берәр фикерне истә калдыруларын теләсәң, ул фикерне кыска җөмләләр кулланып аңлатырга өйрән.

  5.