Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 НЧЕ ДӘРЕС

Сөйләшүне акыллы алып бару

Сөйләшүне акыллы алып бару

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ безгә тормышыбызны үзгәртергә булышты, һәм без Аллаһыга моның өчен бик рәхмәтле. Без башкаларның да шул Сүзне өйрәнеп файда алуларын телибез һәм шуны да аңлыйбыз: кеше яхшы хәбәрне кабул итсә, аның мәңге яшәргә өмете булачак, ә кабул итмәсә, ул андый өметне югалтачак (Мат. 7:13, 14; Яхъя 12:48). Безнең аларга хакыйкатьне җиткерәсебез килә. Ләкин моны уңышлырак башкарыр өчен, инанганлык белән ашкынудан тыш акыл белән эш итү дә кирәк.

Әйтик, син кеше белән аның өчен кадерле булган ышанулары турында сөйләшәсең, ди. Әгәр аңа турыдан-туры ышанулары ялган дисәң, һәм моны хәтта Изге Язмалардан күп өземтәләр китереп дәлилләсәң, бу әллә ни уңышлы булмас. Мәсәлән, берәр бәйрәм мәҗүсиләрдән башлангыч алганга анда катнашырга ярамый дип, шул бер сәбәпне генә китерсәң, кеше бу бәйрәмгә үз карашын үзгәртергә ашыкмас. Акыл белән эш ит һәм фикер алыш, шул чакта күпкә уңышлырак булырсың. Әмма акыл белән эш итү дигән сүзләр нәрсә аңлата?

Изге Язмаларда «югарыдан килүче зирәклек... тыныч, юл бирүчән» дип әйтелә (Ягък. 3:17). «Юл бирүчән» дигән сүз кайвакыт «башкаларга игътибарлы», «акыл белән эш итүчән» дип тә тәрҗемә ителә. Игътибар ит: «юл бирүчән» булу «тыныч» булу белән бергә искә алына. Ә Титуска 3:2 дә ул шулай ук юашлык белән бергә әйтелә һәм юл бирүчән кеше гаугачыл кешегә капма-каршы куела. Филипиялеләргә 4:5 тә: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дип әйтелә. Акыл белән эш итүче я юл бирүчән кеше башкалар белән сөйләшкәндә, аларның чыгышларын, шартларын һәм хисләрен исәпкә ала. Урынлы булганда, ул юл бирергә әзер. Башкалар белән үзеңне шулай тотсаң, кешеләр сине игътибар белән тыңлаячак һәм, син Изге Язма нигезендә фикер алышканда, сүзләреңне күпкә теләбрәк кабул итәчәк.

Сөйләшүне башлаганда акыл белән эш ит. Тарихчы Лүк рәсүл Паулның Тисалуникә шәһәрендә вәгазьләве турында язганда, Паул Изге Язманы кулланган һәм «өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә, шулай ук үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлаткан һәм исбат иткән» дигән (Рәс. 17:2, 3). Шунысы игътибарга лаек: ул вакытта Паул яһүдләрнең синагогасында шаһитлек биргән. Аны тыңлаучы кешеләр Еврей Язмаларын Аллаһы Сүзе дип таныган. Шуңа күрә ул үз чыгышын аларга таныш булган нәрсәләрдән башлаган.

Әмма Афинадагы Ареопагта грекларга сөйләгәндә, Паул үз чыгышын Изге Язманы искә алмыйча башлый. Башта ул грекларга билгеле булган һәм алар кабул иткән нәрсәләр турында сөйли, шуннан соң моңа нигезләнеп, Барлыкка Китерүчегә һәм аның ниятләренә күчә (Рәс. 17:22—31).

Безнең көннәрдә миллиардлаган кеше Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип танымый. Шулай да аларның һәрберсенә диярлек бу дөнья төзелешенең авырлыкларын кичереп яшәргә туры килә. Кешеләр бәхетлерәк булырга тели. Акыл белән эш итеп, сөйләшүне аларны борчыган темага башласаң һәм Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен күрсәтсәң, алар Изге Язмаларда Аллаһының нияте турында нәрсә әйтелә икәнен тыңлар.

Әйтик, син берәрсе белән өйрәнү үткәрәсең, ди. Өйрәнүчегә әти-әнисеннән мирас итеп кайбер дини карашлар һәм йолалар күчкәндер. Өйрәнү вакытында ул шул дини карашларны һәм йолаларны Аллаһы хупламый икәнен аңлый һәм аларны кире кагарга була. Әти-әнисенә ул моны ничек аңлатыр? Әти-әнисендә мондый уй туарга мөмкин: баласы аларның динен кире кагып, аларны да кире кага. Шуңа күрә өйрәнүче, бәлки, болай эшләргә булыр: үз карарын Изге Язмалар нигезендә аңлатыр алдыннан, ул башта үз әти-әнисен үз яратуына һәм аларны хөрмәт итүенә ышандырыр.

Кайчан юл бирүчән булырга? Йәһвәнең кешеләрне үзенчә эшләргә мәҗбүр итәргә хокукы булса да, ул үзен гаҗәеп тота һәм акыл белән эш итә. Лут белән аның гаиләсен Содом шәһәреннән коткарганда, Йәһвәнең фәрештәсе аңа: «Таулар арасына качып, җаныңны коткарып кал»,— дигән. Әмма Лут фәрештәләрдән: «Юк, әфәнделәрем»,— дип үтенгән һәм Согар шәһәренә качарга рөхсәт сораган. Йәһвә, аның сүзләрен исәпкә алып, аңа шунда качарга рөхсәт иткән; башка шәһәрләр җимерелгәндә, Согар шәһәре җимерелми калган. Ләкин соңрак Лут Йәһвәнең беренче боерыгы буенча эш иткән һәм таулы җирләргә качкан (Ярат. 19:17—30). Йәһвә үз боерыгының дөрес булуын белгән, шулай да, Лут үзе ул боерык буенча эш итү дөрес икәнен аңласын өчен, сабырлык белән көткән.

Кешеләр белән аралашканда син дә юл бирүчән бул, шулай итеп уңышларга ирешерсең. Кешенең ялгыш карашта торуын күргәч, син, моны аның үзенә күрсәтер өчен, шунда ук дәлилләр китерә аласыңдыр. Ләкин алай эшләргә ашыкма. Юл бирүчән булу, Йәһвә нормалары турында әйткәндә, компромисска бару дигәнне аңлатмый. Болай эшләсәң яхшырак булыр: кешегә әйткән сүзләре өчен рәхмәт белдер я ялгыш карашын белдереп әйткән сүзләренә игътибар итмә һәм сөйләшүне күбрәк файда китерәчәк башка берәр темага бор. Ул хәтта син ышанган нәрсәләрне тәнкыйтьләсә дә, чиктән тыш борчылма. Аңардан: «Ни өчен сез алай уйлыйсыз?» — дип сора. Җавабын игътибар белән тыңла. Шулай итеп син аның фикер йөртүен аңларсың. Бу, бәлки, киләчәктәге яхшы сөйләшүләргә нигез салыр (Гыйб. сүз. 16:23; 19:11).

Кеше үзе үз тормыш юлын сайлый ала. Йәһвә безне шундый итеп барлыкка китергән. Без кайвакыт дөрес сайлау ясамасак та, Аллаһы моңа юл куя. Бер тапкыр Йошуа Йәһвә исеменнән сөйләгәндә Аллаһының Исраил халкына башкарган эшләрен санап чыккан. Шуннан соң ул болай дигән: «Әгәр сезнең Йәһвәгә хезмәт итәсегез килмәсә, бүген кемгә хезмәт итәчәгегезне сайлагыз: елганың икенче ягында яшәгән борынгы бабаларыгыз хезмәт иткән илаһларгамы, яисә сез хәзер яшәгән җирдәге амориләр илаһларынамы. Әмма без йортым белән Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез» (Йошуа 24:15). Безнең йөкләмәбез — «шаһитлек бирү», һәм без ышаныч белән сөйлибез, әмма башкаларны иман итәргә мәҗбүр итмибез (Мат. 24:14). Алар үзләре сайлау ясарга тиеш, без аларның бу хокукларын таныйбыз.

Сораулар бир. Кешеләр белән фикер йөртү турында әйткәндә, яхшы үрнәк Гайсә калдырган. Ул аларның чыгышларын исәпкә алган һәм аларга аңлаешлы булган мисаллар китергән. Гайсә сорауларны да уңышлы кулланган. Шулай итеп кешеләр җавап биргәндә үз йөрәк торышын ачыклаган. Ул аларны шулай ук уйланырга да дәртләндергән.

Канунны яхшы белүче бер кеше Гайсәдән: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Гайсәгә бу сорауга җавап бирү авыр булмаган. Ләкин ул аның үзенә сорау биргән: «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» Теге кеше дөрес җавап биргән. Шуның белән сөйләшү тәмамланганмы? Юк. Гайсә сөйләшүне туктатмаган, һәм теге кеше чираттагы соравын биргән. Шул сорау ул үзен тәкъва кеше итеп күрсәтергә тырышканын ачыклаган. «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган ул. Гайсә аңа бу сүзнең мәгънәсен аңлатып тормаган, чөнки ул вакытта яһүдләр мәҗүсиләр белән самариялеләргә карата билгеле бер карашта торган һәм Гайсәнең аңлатуы бәхәсләр генә тудырыр иде. Шуңа күрә ул, бу кешене уйланырга дәртләндереп, аңа бер мисал китергән: бер кешене кыйнап талаганнан соң юл кырыенда ташлап калдырганнар; рухани белән бер левиле, шул юлдан үткәндә, ул кешегә булышмаган, ә игелекле бер самарияле аңа ярдәм иткән. Гайсә гади генә бер сорау биреп теге кешегә бу мисалның мәгънәсен аңларга булышкан. Гайсәнең фикер йөртүе ул кешегә «якыным» дигән сүзнең мәгънәсен тулысынча яңа яктан ачыклаган (Лүк 10:25—37). Нинди искиткеч үрнәк! Сине тыңлаган кеше уйларга тиеш, үзең сөйләп аның бу мөмкинлеген «урлама». Аны уйланырга дәртләндер һәм моның өчен ипләп кенә сораулар бир һәм мисаллар куллан.

Әйткәнеңне я укыганыңны аңлат. Рәсүл Паул Тисалуникә шәһәрендәге синагогада сөйләгәндә, тыңлаучыларының Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп таныганнарын белсә дә, аны укып кына чикләнмәгән. Ул андагы сүзләрне аңлаткан, исбатлаган һәм кулланышын күрсәткән. Нәтиҗәдә, «аларның кайберләре Гайсә шәкерте булып киткән һәм Паул белән Силаска кушылган» (Рәс. 17:1—4).

Синең тыңлаучың кем генә булмасын, туганыңмы, хезмәттәшеңме, классташыңмы, урамда очраткан берәр кешеме, Изге Язмалар өйрәнүчеңме, рәсүл Паулның шул үрнәге буенча эш ит. Чыгышлар ясаганда да Паул үрнәген тот. Изге Язмалардан берәр шигырьне укыгач, аның мәгънәсе сиңа үзеңә ачыктыр да, әмма сине тыңлаган кеше аны, бәлкем, аңлап бетерми торгандыр. Синең аңлатуың я ул сүзләрне кулланышың кешегә нигезсез булып күренергә мөмкин. Шигырьләрдәге кайбер төп сүзләрне, сүзтезмәләрне аңлатып бирсәң, яхшырак булмасмы? Контекстан я карала торган темага кагылышлы башка берәр шигырьдән өстәмә дәлилләр китерә аласыңмы? Әйткән сүзләреңнең дөреслеген күрсәтә торган берәр мисал бармы? Тыңлаучыларыңа уйланырга нинди сораулар булышыр? Шушы киңәшләрне кулланып сөйләсәң, кеше күңелендә яхшы тәэсир калдырырсың һәм аңа уйланыр өчен «ризык» бирерсең.