Сөйләшү осталыгыңны яхшырт
СИҢА башкалар белән аралашу җиңелме? Күпләрдә берәрсе белән, аеруча таныш булмаган кеше белән, сөйләшергә кирәк дигән фикер курку уята. Андый кешеләр кайвакыт башкалардан ояла. Оялчан кешеләрне мондый сораулар борчыйдыр: нәрсә турында сөйләшергә? Сөйләшүне ничек башларга? Аны ничек дәвам итәргә? Ә аралашырга яраткан һәм башкалар алдында үзен иркен тоткан кешеләр кайвакыт башкаларга сүз әйтергә дә бирми. Алар әңгәмәдәшен тыңларга өйрәнмәгән һәм аңа үз фикерен әйтеп бирергә ирек бирми. Шулай итеп, безнең барыбызга да — без оялчанмы, аралашучанмы — сөйләшү осталыгыбызны яхшыртырга кирәк.
Гаиләңнән башла
Гаиләдәгеләрең белән аралашып, син сөйләшү осталыгыңны яхшыртырсың. Файдалы аралашу гаиләләрне бәхетле итә ала.
Андый аралашу гаиләдәгеләрнең бер-берсе турында эчкерсез кайгыртуына нигезләнә (Кан. 6:6, 7; Гыйб. сүз. 4:1—4). Берәрсе белән кызыксыну безне аның белән сөйләшергә һәм, ул сөйләгәндә, аны игътибар белән тыңларга дәртләндерер. Бездә шулай ук башкалар белән уртаклашыр өчен игътибарга лаек фикерләр булырга тиеш. Изге Язмаларны һәр көн укысак һәм өйрәнсәк, безнең әйтер фикерләребез булыр. Сөйләшүне «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрадагы фикерләрдән башлап була. Вәгазьләгәндә, бәлки, берәр кызык очрак булыр. Ә укыганда, без, бәлки, кызык я көлкеле берәр нәрсә табарбыз. Гаиләдәгеләребезгә аралашуыбыз файда китерсен өчен, безнең алар белән андый фикерләрне уртаклашу гадәтебез булырга тиеш. Бу безгә башка кешеләр белән дә сөйләшү башларга ярдәм итәр.
Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү
Күпләр таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүне башлап җибәрергә ояла. Әмма Йәһвә Шаһитләре, Аллаһыны һәм якыннарын яратканга, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне башкалар белән уртаклашыр өчен, сөйләшүләр алып барырга өйрәнә. Моның өчен алар тырышлыклар куя. Бу яктан яхшырырга сиңа нәрсә ярдәм итә ала?
Филипиялеләргә 2:4 тә бик яхшы принцип бар: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез». Сине беренче тапкыр күргән кеше синең белән үзен иркен тотсын өчен, нәрсә эшләргә? Ягымлы елмай һәм дусларча исәнләш. Ләкин тагын нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
Берәр кеше белән сөйләшүне башлаганда, син, бәлкем, аны үз уйларыннан бүлдерәсеңдер. Кешене нәрсә кызыксындыра икәне турында уйламыйча үзеңнекен сөйләсәң, ул сине тыңларга теләрме? Гайсә, кое янында Самария хатынын очраткач, нәрсә эшләгән? Бу хатын су турында уйлаган. Гайсә аның белән нәкъ бу хакта сөйләшә башлаган да. Нәтиҗәдә, алар рухи нәрсәләр турында сөйләшкән (Яхъя 4:7—26).
Игътибарлы булу сиңа да кеше уйларын белергә ярдәм итә ала. Кешенең кәефе яхшымы я начармы? Ул олы яшьтәме? Авырмыймы? Аның балалары бармы? Кеше бай яшиме я очын очка ялгыймы? Кешенең өйдәге әйберләрен я бизәнү әйберләрен күреп, аның берәр дингә ышанганын әйтеп буламы? Кеше белән сөйләшә башлаганда, андый сорауларны исәпкә алсаң, ул, бәлкем, сиңа үзе белән уртак яклары булган кешегә кебек карар.
Ә кеше ишек ачмаса, нинди нәтиҗә ясап була? Бәлки, ул башкалардан куркып яшидер. Аның белән сөйләшүне башлар өчен, моны исәпкә ал.
Кайбер җирләрдә сөйләшүне үзең турында бер-ике сүз әйтүдән башлап була: мәсәлән, син кем, ни өчен килдең, ни өчен Аллаһыга ышанасың һәм Изге Язмаларны өйрәнәсең, шулай ук Аллаһы Сүзе сиңа үзеңә ничек ярдәм итә икәнен әйтеп була (Рәс. 26:4—23). Ләкин андый очракта сиңа, әлбәттә, акыллы эш итәргә һәм килүеңнең максатын онытмаска кирәк. Кеше, үз чиратында, үзе һәм үз карашлары турында сөйләр.
Кайбер халыкларга чит кешеләргә кунакчыллык күрсәтү хас. Алар сиңа чын күңелдән йортларына узарга һәм утырырга тәкъдим итәр. Йортларына узып, әдәпле генә хуҗалардан хәлләрен сораш һәм игътибар белән җавапларын тыңла. Шулай эшләсәң, алар да, бәлки, сине игътибар белән тыңлар. Башка халыкларда исә чит илләрдән килүчеләргә күбрәк кызыксыну күрсәтәләр,
шуңа күрә сәламләү сүзләренә күбрәк вакыт китә. Сөйләшү вакытында алар, бәлки, уртак якларыгыз булуын күрер. Ә бу рухи темалар турында сөйләшүгә китерер.Ә үзең яшәгән җирдә чит телдә сөйләшкән кешене очратсаң, нәрсә эшләргә? Аның белән уртак тел табар өчен нәрсә эшләп була? Аның телендә берничә сәламләү сүзен өйрәнсәң, ул синең үзе белән кызыксынганыңны күрер. Бу сиңа аның белән аралашуыңны дәвам итәргә булышыр.
Сөйләшүне ничек дәвам итәргә?
Сөйләшүегез дәвам итсен өчен, әңгәмәдәшеңнең карашларын белергә тырыш. Ул каршы булмаса, аны үз фикерләрен әйтергә дәртләндер. Бу яктан сиңа алдан уйланылган сораулар ярдәм итә ала. Сорауларың өйрәнүченең фикерен белергә ярдәм итсен. Андый сорауларга, гадәттә, «әйе» я «юк» дип җавап бирү белән генә чикләнеп булмый. Мәсәлән, сез яшәгән җирдә туган берәр проблема турында әйтеп, болай дип сора: «Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу проблема туган?» яки «Сезнеңчә, аны ничек чишеп була?»
Кешене берәр нәрсә турында сорагач, аның җавабын игътибар белән тыңла. Берәр нәрсә әйтеп, баш иеп һәм башка берәр төрле ишарә ясап, аның белән кызыксынуыңны күрсәт. Кеше сүзен бүлдермә. Аның сүзләрен игътибар белән тыңла. Изге Язмаларда: «Һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә... ашыкмасын»,— дип әйтелә (Ягък. 1:19). Җавап биргәндә, игътибар белән тыңлаганыңны күрсәт.
Кайбер кешеләр сорауларыңа җавап бирмәс. Алар соравыңны ишеткәч, кашларын җыерыр я елмаер гына. Кайберәүләр исә «әйе» я «юк» кына дияр. Борчылма. Сабыр бул. Әңгәмәдәшеңне ашыктырма. Кеше сине тыңласа, Изге Язмалардагы дәртләндерүче фикерләр белән уртаклаш. Вакыт узу белән ул, бәлки, сиңа дустына кебек карар һәм синең белән сөйләшкәндә үзен иркенрәк тотар.
Кешеләр белән сөйләшкәндә, аларга кабат килеп китәр өчен нигез сал. Кеше берничә сорау бирсә, аларның барысына да җавап бирергә ашыкма — бер-икесен киләсе очрашуга калдыр. Теге яки бу сорауга җавап бирер өчен, сиңа тикшерү үткәрергә кирәк дип әйт. Кеше сораулар бирмәсә, сөйләшүнең азагында аны кызыксындырачак берәр сорау күтәреп була. Аңа шул сорауны киләсе очрашуда карап чыгарга тәкъдим ит. Күп кенә кызык фикерләрне «Изге Язма
нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китаптан, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларыннан табып була.Имандашлар белән аралашу
Таныш булмаган берәр Йәһвә Шаһитен очратсаң, син үзең беренче адым ясап, аның белән танышырсыңмы яисә бернәрсә дә әйтмичә басып торырсыңмы? Кардәшләребезне ярату безне алар белән танышырга дәртләндерер (Яхъя 13:35). Танышуны нәрсәдән башлап була? Үз исемеңне әйтеп, кардәшнең исемен сора. «Хакыйкатькә ничек килдең?» дигән сорау яхшы сөйләшү башларга һәм бер-берегезне яхшырак белергә ярдәм итәр. Синең барысы шома бармаса да, танышырга тырышуың әңгәмәдәшеңә аның белән кызыксынуыңны күрсәтер, ә нәкъ шул мөһим дә.
Җыелышыңдагы кардәшләр белән ачык аралашырга сиңа нәрсә ярдәм итәр? Кеше һәм аның гаиләсе белән эчкерсез кызыксын. Җыелыш очрашуыннан соң аның белән үзеңә ошаган фикерләрне уртаклаш — бу сиңа да, аңа да файда китерер. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының соңгы саннарыннан кызык фикерләрне искә төшереп була. Ләкин үзеңне белдекле итеп күрсәтмә һәм кешенең белгәннәрен тикшермә. Үзеңә аеруча ошаган фикерләр генә сөйлә. Сез, бәлки, берегезгә Мәктәптә бирелгән йөкләмә буенча фикер алышып, аны ничек яхшырак үтәргә икәне турында уйланырсыз я бер-берегезгә вәгазьдәге очраклар сөйләрсез.
Без кешеләр белән кызыксынганга, еш кына алар турында — сөйләгәннәре һәм эшләгәннәре турында сөйләшәбез. Берәр нәрсә сөйләгәндә, бераз шаяртып алып та була. Сүзләребез башкаларга файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә? Аллаһы Сүзендәге киңәшләргә колак салсак һәм Аллаһыдан үрнәк алып мәхәббәт күрсәтсәк, сүзләребез, һичшиксез, башкаларга файда китерәчәк (Гыйб. сүз. 16:27, 28; Эфес. 4:25, 29; 5:3, 4; Ягък. 1:26).
Вәгазьгә чыгар алдыннан, без, гадәттә, әзерләнәбез. Дуслар белән сөйләшер алдыннан да әзерлән. Берәр нәрсә укыганда я тыңлаганда, башкалар белән уртаклашырлык кызык фикерләр я фактлар билгелә. Вакыт узу белән синең башкалар белән уртаклашыр өчен күп кызык фикерләрең булыр, һәм син көндәлек эшләр турында гына сөйләп чикләнмәссең. Ә иң мөһиме, сөйләшүең Аллаһы Сүзен кадерләгәнеңне күрсәтсен! (Мәд. 138:17)