Сөйләү һәм өйрәтү осталыгын үстерү программасы
БУ ПРОГРАММА яшьләргә һәм олы яшьтәгеләргә, ир кешеләргә һәм хатын-кызларга үз фикерләрен тагын да яхшырак әйтә белергә һәм Аллаһы Сүзенә тагын да яхшырак өйрәтергә ярдәм итәчәк.
Теократик хезмәт мәктәбенә язылган кешеләргә йөкләмәләрне Мәктәп күзәтчесе бирә. Киләсе өч биттә синең укучы бланкың китерелә. Укучының бланкында китерелгән саннар — дәресләр саны. Дәресләр үзләре алдагы битләрдә бастырылган. Бу дәресләрдә оста сөйләү һәм өйрәтү сәләтен үстерер өчен киңәшләр бирелә һәм шул сәләтләрнең һәрберсе ни өчен мөһим икәне аңлатыла. Дәресләрдән син шулай ук анда язылган киңәшләрне ничек кулланырга икәнен белерсең.
Теократик хезмәт мәктәбендә чыгышларның өч төре бар: 1) җыелыш алдында уку, 2) ике я күбрәк кеше катнашкан диалог белән чыгыш ясау яки 3) җыелыш алдында нотык сөйләү. Укучы бланкында нинди төргә нинди дәрес туры килә икәне төрле төсләр белән күрсәтелгән. Мәктәп күзәтчесе нинди дәресне үтәргә кирәк икәнен сиңа үзе әйтәчәк. Шул дәресне генә үтәсәң, яхшырак булыр. Һәр дәрес азагында күнегүләр китерелә. Аларны ясау сиңа файда китерәчәк. Үзеңә бирелгән дәресне уңышлы үтәп чыксаң, киңәш бирүче кардәш сиңа башка дәрес бирер.
Әйтик, сиңа чыгышыңны диалог формасында ясарга кушканнар, ди. Ул чакта сиңа берәр ситуация кирәк. Аларның исемлеге 82 нче биттә китерелә, ләкин башка ситуацияләрне дә кулланып була. Син тәҗрибә җыя алсын өчен, ситуацияне сиңа, бәлки, киңәш бирүче кардәш билгеләр. Я ситуацияне сиңа үзеңә сайларга кушар.
Үзеңә Мәктәптә бирелгән йөкләмәләрне үтә. Шулай ук бу китапны үзең укы һәм анда китерелгән күнегүләрне яса. Шулай итеп син уңышларга тизрәк ирешәчәксең. Һәр атна бер дәрес карап чыксаң, яхшы булыр иде.
Син Теократик хезмәт мәктәбендә инде күп еллар укыйсыңдыр яки вәгазьдә инде озак вакыт катнашасыңдыр. Шулай да яхшыртырга кирәк булган яклар һәрвакыт булачак. Бу Мәктәптә укуың сиңа күп файда китерсен!