29 НЧЫ ДӘРЕС
Тавыш
КЕШЕЛӘРГӘ әйткән сүзләрең генә түгел, ә аларны ничек әйтүең дә бик нык тәэсир итә. Кешенең тавышы ягымлы, йомшак булса һәм дусларча яңгыраса, аны, гадәттә, теләбрәк тыңлыйлар. Ә тавышы салкын һәм тупас булса, аны тыңлау әллә ни рәхәт түгел.
Тавышның тиешле яңгыравына сөйләм авазларын барлыкка китерүдә катнашучы органнар гына түгел, ә шәхес үзе дә өлеш кертә. Кеше Изге Язмалардан белем алып, аларны үз тормышында кулланганда, бу аның сөйләменә дә тәэсир итә. Аның тавышында Аллаһы яраткан мондый сыйфатлар яңгырый башлый: мәхәббәт, шатлык, игелек (Гәл. 5:22, 23). Андый кеше башкалар хакында эчкерсез кайгыртканда, бу аның тавышында чагыла. Зарлану рухын рәхмәт хисе алмаштыргач, моны әйткән сүзләр дә, тавышның тоны да күрсәтә (Ирем. елав. 3:39—42; 1 Тим. 1:12; Яһүд 16). Кешенең телен аңламасаң да, аның тавышы тәкәббер, түземсез, тәнкыйтьчел һәм тупас яңгыраса, син моны сизәрсең. Нәкъ шулай ук, аның тавышында юашлык, түземлек, игелек һәм ярату яңгыраса, син моны да сизеп алырсың.
Кайвакыт кешенең тавышы тиешле яңгырамый. Бәлки, берәр авыру аркасында аның бугазы зыян күргәндер, я тумыштан тавышы шундыйдыр. Андый проблеманы бу дөнья төзелешендә, бәлки, хәл итеп булмас, шулай да, сөйләм авазларын барлыкка китерүдә катнаша торган органнарны дөрес кулланырга өйрәнеп, кайбер үзгәрешләр ясап була.
Шунсын да әйтергә кирәк: һәр кешенең үз тавышы. Башка кешенең тавышына охшаш итеп сөйләргә тырышма. Киресенчә, үз тавышыңның мөмкинлекләрен, аның үзәнчелекләрен ачыкларга тырыш. Моның өчен ике мөһим якны исәпкә ал.
Дөрес сула. Тавышыңны куллануда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен, үпкәләреңдә җитәрлек һава булырга тиеш, һәм сиңа сулышың белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Юкса, тавышың зәгыйфь һәм өзек-төтек булачак.
Җилкә сөякләре аркасында күкрәк читлегенең өске өлеше киңрәк күренсә дә, үпкәләрнең иң зур өлеше анда түгел, ә диафрагма өстендә урнаша. Аскы кабыргаларга тоташтырылган диафрагма күкрәк куышлыгын корсак куышлыгыннан аерып тора.
Үпкәләреңнең өске өлешен генә тутырып суласаң, тиздән сиңа һава җитми башлаячак. Тавышың зәгыйфьләнәчәк, һәм син тиз арырсың. Дөрес сулар өчен, туры утыр я туры бас, күкрәгеңне киер. Сөйләр өчен сулыш алганда, гадәттә, күкрәк читлегенең өске өлеше киңәя, әмма дөрес сулар өчен, иң башта үпкәләреңнең аскы өлешен һава белән тутыр. Аскы өлеш һава белән тулса, күкрәк читлегенең аскы өлеше киңәячәк, диафрагма ашказан белән эчәкләргә йомшак кына басым ясап, аскарак күчәчәк. Нәтиҗәдә, каешыңның буа башлавын сизәрсең. Әмма үпкәләр шулай ук күкрәк читлегендә кала. Үзеңне тикшерер өчен, кулларыңны аскы кабыргаларга куй. Тирән
сулап куй. Сулавың дөрес булса, корсак куышлыгы киңәер, җилкәләрең күтәрелмәс, ә күкрәк читлегең, киңәеп, чак кына күтәрелер.Ә хәзер һаваны сулап чыгаруыңа игътибар ит. Һаваны сулап чыгарганда, моны тиз итеп түгел, ә әкрен генә башкар. Моның өчен тамагыңны кулланма. Югыйсә тавышың табигый яңгырамаячак һәм чиктән тыш югары булачак. Һава корсак мускуллары һәм кабыргаара мускуллары ярдәмендә чыгарыла, ә диафрагма һаваны сулап чыгаруның тизлегенә тәэсир итә.
Йөгерүдә катнашучы ярышка әзерләнгән кебек, докладчы да, күнегүләр ясап, дөрес суларга өйрәнә ала. Туры бас, күкрәгеңне киер,
сулаганда үпкәләреңнең аскы өлешен тутыр һәм, һаваны әкрен генә чыгарганда, сана. Күпме булды? Тагы да күбрәк булсын өчен, һаваны әкренрәк чыгарырга тырыш. Аннан соң кычкырып укы, укыганда шул ук рәвешчә сула. Моны берничә тапкыр башкар.Киеренке мускулларны йомшарт. Тавышың тиешле яңгырасын өчен, киеренке мускулларны йомшартырга өйрәнергә кирәк. Бу чыннан да гаҗәеп нәтиҗәләргә китерер! Үзеңне иркен хис ит, мускулларыңны йомшарт, чөнки үзеңне иркен хис итмәсәң, мускулларың да киеренке хәлдә булачак.
Үзеңне иркен хис итәр өчен, тыңлаучыларыңа карашың дөрес булырга тиеш. Мәсәлән, вәгазьдә берәр кешене очраткач, шуны исеңдә тот: син Изге Язмаларны хәтта нибары берничә ай гына өйрәнсәң дә, синдә Йәһвәнең нияте турында кешеләргә сөйләрлек
мөһим белем бар. Син алар янына, аларга ярдәм кирәк булганга, кайберәүләр моңа мохтаҗ булуларын танымаса да, барасың. Я, әйтик, син Патшалык Залында чыгыш ясыйсың, ди. Бу очракта тыңлаучыларыңның күпчелеге — Йәһвә Шаһитләре, алар синең дусларың һәм сиңа уңышлар гына тели. Бернинди докладчы да: «Мине тыңлаучы кешеләр — минем дусларым һәм мине ярата»,— дип әйтә алмый, ә без әйтә алабыз һәм регуляр рәвештә андый кешеләр алдында чыгыш ясыйбыз.Тамак мускулларын йомшарт. Моның өчен аларга игътибар ит һәм аларны йомшартырга тырыш. Шуны истә тот: тавыш ярылары, алар аша һава үткәндә, тирбәнә. Гитара я скрипка кылын тарттырып я йомшартып, алар чыгарган авазларның тонын үзгәртәләр. Нәкъ шулай ук тавыш тоны тамак мускулларының йомшаклыгына карап үзгәрә. Тавыш ярылары йомшак булса, тавыш түбәнрәк яңгырый. Тамак мускулларын йомшартып, без шулай ук борын куышлыкларын ачык тотабыз, ә бу тавышның тиешле яңгыравына үз өлешен кертә.
Киеренкелек тезләреңдә дә, кулларыңда да, җилкәләреңдә дә, муеныңда да — тәнеңнең бер җирендә дә булмасын. Ул чакта тавышың көчле яңгырасын өчен тәнеңдә тиешле резонанс булачак. Тән тулысынча музыкаль коралның декасы кебек эш итсә, резонанс туа, ә тәндә киеренкелек булса, тумый. Тамакта барлыкка килгән тавыш тоны борын куышлыгы ярдәмендә генә түгел, ә шулай ук күкрәк читлеге, тешләр, аңкау һәм борын кырые куышлыклары ярдәмендә көчәя. Моның барысы резонанска үз өлешен кертә. Гитараның декасына берәр авыр нәрсә куйсаң, аның чыгарган тавышы томаланачак. Тавышны яхшы чагылдырыр өчен һәм аны көчәйтер өчен, дека «иркен» булырга тиеш. Нәкъ шулай ук мускуллар ярдәмендә бер-берсе белән тоташтырылган сөякләребез дә «иркен» булырга тиеш. Резонанс ярдәмендә син үз тавышыңны тиешенчә үзгәртеп, тавышыңда төрле хисләр чагылдыра алырсың һәм көчәнмичә зур төркем алдында чыгыш ясарсың.