Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 НЧЕ ДӘРЕС

Уңай һәм файдалы нәрсәләр турында сөйлә

Уңай һәм файдалы нәрсәләр турында сөйлә

БЕЗ сөйли торган хәбәр — яхшы хәбәр. Гайсә: «Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш»,— дигән (Марк 13:10). Гайсә үзе дә «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне» сөйләп, безгә үрнәк калдырган (Лүк 4:43). Рәсүлләр җиткергән хәбәр дә «Аллаһының яхшы хәбәре» һәм «Мәсих турындагы яхшы хәбәр» дип атала (1 Тис. 2:2; 2 Көр. 2:12). Андый хәбәр уңай һәм файда китерә.

«Күктә, югарыда очып баручы... фәрештә» «мәңгелек яхшы хәбәрне» игълан иткән кебек, без дә кешеләрне: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз»,— дип чакырабыз (Ачыл. 14:6, 7). Без бар җирдә һәм һәр кешегә хак Аллаһы, аның исеме, гаҗәеп сыйфатлары, таң калдырырлык эшләре, ярату тулы нияте һәм таләпләре турында сөйлибез. Без шулай ук Йәһвә Аллаһы үзен хурлаучы һәм башкаларга зыян китерүче явыз кешеләрне юк итәчәк дигән хәбәр җиткерәбез. Шулай да безнең башка кешеләрне хөкем итәргә хакыбыз юк. Без мөмкин кадәр күбрәк кешенең Изге Язмалардагы хәбәрне кабул итүләрен һәм шулай итеп бу хәбәрнең алар өчен чыннан да яхшы хәбәр булып китүен телибез (Гыйб. сүз. 2:20—22; Яхъя 5:22).

Тискәре нәрсәләр турында артык күп сөйләмә. Әлбәттә, тормышта төрле авырлыклар булгалый. Без дә аларны күреп торабыз. Кеше белән сөйләшүне башлар өчен, күпләргә билгеле булган берәр проблеманы искә төшереп, аның турында кыскача гына сөйләшеп ал. Гадәттә, авырлыклар турында артык күп сөйләү файда китерми. Кешеләр болай да начар хәбәрләрне ишетеп тора, шуңа күрә без дә күңелсез нәрсәләр турында сөйли башласак, аларның безне тыңлыйсы килмәс. Мөмкин кадәр тизрәк Аллаһы Сүзендәге көч өсти торган хакыйкатьләргә күчәргә тырыш (Ачыл. 22:17). Шулай эшләсәң, кеше синең белән сөйләшүне дәвам итәргә теләмәсә, син аңа файдалы фикерләрне инде җиткергәнсең булып чыга. Бәлки, ул алар турында соңрак уйланыр һәм икенче тапкыр безне теләбрәк тыңлар.

Чыгышыңны әзерләгәндә дә син күп тискәре материал табарсың, әмма чыгыш вакытында андый материалны чамадан тыш күп кулланмаска тырыш. Әгәр докладчы хөкүмәтнең кимчелекләренә, дөньяда хөкем сөргән җинаятьчелеккә, көч куллануга һәм әхлаксызлыкка зур игътибар бирсә, бу башкаларның күңелен төшерер генә. Тискәре нәрсәләр турында кирәк булганда гына сөйлә. Аларны искә алу нотыгыңның хәзерге вакыт өчен актуаль булуын һәм дөньядагы авырлыкларның төп сәбәпләрен күрсәтәчәк. Шулай итеп кешеләр Изге Язмалардагы киңәшләрнең гамәли икәнлеген күрерләр. Мөмкин булса, конкрет бул, әмма проблемалар турында озак сөйләмә.

Гадәттә, чыгыш вакытында нинди булса да тискәре мәгълүмат барыбер кулланырга туры килә. Максатың — тискәре һәм уңай материалны кулланып, гомумән бөтен чыгышны оптимистик рухлы итү. Әлбәттә, бу максатка ирешү җиңел түгел, әмма мөмкин. Моның өчен нинди фикерләрне кулланырга, кайсыларын төшереп калдырырга, кайсыларына басым ясарга икәнен билгеләргә кирәк. Мәсәлән, Таудагы вәгазьдә Гайсә үз тыңлаучыларын үз файдасын гына кайгыртучы фарисейлар белән канунчылардан аерылып торырга өндәгән һәм моны ничек эшләп була икәнен күрсәтер өчен, берничә мисал китергән (Мат. 6:1, 2, 5, 16). Ул дини җитәкчеләрнең тискәре мисалына артык күп игътибар бирмәгән, ә Аллаһының хак юлларын аңларга һәм алар буенча эш итәргә кирәк икәненә басым ясаган (Мат. 6:3, 4, 6—15, 17—34). Аның вәгазе гомумән уңай тәэсир калдырган.

Уңай тон белән сөйлә. Сиңа җыелышта хезмәтнең берәр ягы турында сөйләргә кушсалар, кешеләрне тәнкыйтьләмәскә һәм дәртләндерергә тырыш. Сөйләгәннәрең буенча үзең эш ит (Рим. 2:21, 22; Евр. 13:7). Сөйләргә сине ачу түгел, ә мәхәббәт дәртләндерсен (2 Көр. 2:4). Имандашларың Йәһвәне сөендерергә омтыла икәненә ышансаң, бу ышаныч синең сүзләреңдә чагылыр һәм башкаларга яхшы яктан тәэсир итәр. Рәсүл Паулның андый ышанычны 1 Тисалуникәлеләргә 4:1—12; 2 Тисалуникәлеләргә 3:4, 5 һәм Филимунга 4, 8—14, 21 дә ничек күрсәткәненә игътибар ит.

Кайвакыт өлкәннәргә начар тәртиптән кисәтеп сөйләргә туры килә. Басынкылык аларга үзләрен кардәшләр белән юаш тотарга булышыр (Гәл. 6:1). Аларның сүзләрендә җыелыштагыларга карата хөрмәт чагылырга тиеш (1 Пет. 5:2, 3). Изге Язмаларда моны аеруча яшьләргә истә тотарга кирәк дип әйтелә (1 Тим. 4:12; 5:1, 2; 1 Пет. 5:5). Фаш иткәндә, төзәткәндә һәм үгет-нәсыйхәт биргәндә, Изге Язмаларга нигезләнеп сөйлә (2 Тим. 3:16). Докладчы үз карашын яклап чыгар өчен берәр шигырьне шул карашка җайлаштырып китерсә, бу дөрес булмас иде. Хәтта берәр үгет-нәсыйхәт бирергә кирәк булганда да, син начар эшләрдән саклануга, авырлыкларны хәл итүгә, дөрес юлга басуга һәм Йәһвә таләпләренең файдалы булуына күбрәк игътибар итсәң, гомумән бөтен чыгышың уңай тон белән әйтелгән булачак (Мәд. 118:1, 9—16).

Нотык әзерләгәндә һәрбер төп фикернең һәм гомумән нотыкның соңгы сүзләре ничек яңгыраячак икәненә игътибар ит. Ахырдагы сүзләр гадәттә яхшырак истә кала. Шуңа күрә алар дәртләндергеч булсын.

Имандашлар белән аралашканда. Йәһвә хезмәтчеләре мәсихче очрашуларда бергә аралашу мөмкинлеген кадерли. Бу аларга рухи көчләрен тупларга булыша. Изге Язмалар гыйбадәт кылу урыннарында «бер-беребезне рухландырып торырга» дәртләндерә (Евр. 10:25). Моны җыелышта чыгышлар ясап я җаваплар биреп кенә түгел, ә очрашу алдыннан һәм аннан соң аралашып та эшләп була.

Әлбәттә, аралашканда без бер-беребезнең хәлен сораштырабыз, әмма рухи нәрсәләр турында сөйләшү күбрәк файда китерә. Мәсәлән, хезмәттә булган очраклар турында сөйләшеп була. Бер-беребез белән эчкерсез кызыксыну да безгә көч өстәп җибәрә.

Бу дөньяның тәэсиренә бирешмәс өчен, сак булырга кирәк. Паул Эфестәге кардәшләргә: «Хәзер, ялганны кире какканга, һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләсен»,— дип язган (Эфес. 4:25). Бу дөнья кайбер әйберләрне һәм кайбер кешеләрне данлый, хәтта аларны илаһ итеп күрә. Без Паулның сүзләрен тотып алай эшләмәскә тиеш. Гайсә дә «күпләрне алдаучы байлык» турында кисәткән (Мат. 13:22). Шуңа күрә бер-беребез белән аралашканда берәр нәрсәгә ия булу никадәр рәхәт икәнен арттырып сөйләмик (1 Тим. 6:9, 10).

Берәр кардәш «иманы зәгыйфь» булганга, ягъни мәсихчеләрнең нинди азатлыгы бар икәнен аңлап бетермәгәнгә, үзен берәр нәрсәдән тыйса, рәсүл Паулның киңәше буенча эш итик. Ул андый кардәшләрне хөкем итмәскә һәм кимсетмәскә өндәгән. Шулай итеп без башкаларга файда китерәбез. Кеше белән сөйләшкәндә аның алган тәрбиясен һәм рухи үсешенең дәрәҗәсен исәпкә алсак, сөйләшүебез аның өчен чыннан да файдалы булачак. Әйе, «кардәшебез юлына абыну ташы яки киртә кую» аяныч булыр иде! (Рим. 14:1—4, 13, 19).

Җитди авырлыклар белән көрәшүче, мәсәлән, хроник авыру белән интегүче, кешеләр уңай нәрсәләр турында сөйләшүгә аеруча мохтаҗ. Андый кеше очрашуларга килер өчен зур тырышлыклар куя торгандыр. Аның авыруы турында белгән кардәшләр аңардан, бәлкем: «Сәламәтлегең ничек?» — дип сорар. Әлбәттә, хәле турында сораштырганнары өчен ул аларга рәхмәтле булыр. Әмма аңа үз сәламәтлеге турында сөйләшү әллә ни ошамый торгандыр. Аны мактасак һәм кадерләгәнебезне күрсәтсәк, бу аны күбрәк дәртләндерер һәм күңеленә дәва булып ятар. Бәлки, син аның үз авырлыклары белән көрәшкәндә күрсәткән чыдамлыгын һәм Йәһвәгә карата яратуын күрәсеңдер. Бәлки, аның җыелышта биргән җаваплары сине дәртләндереп торадыр. Аның көчсез якларына игътибар итмичә, көчле яклары турында һәм җыелышка дәрт биргәне турында сөйләшү файдалырак булмасмы? (1 Тис. 5:11).

Берәр нәрсә турында сөйләшкәндә аеруча Йәһвәнең моңа карашын белү мөһим. Шул чакта безнең сүзләребез башкаларга файда китерер. Йәһвә тарафыннан билгеләнгән кешеләргә каршы сүз әйткән һәм маннадан зарланган борынгы исраиллеләр Аллаһы ачуын татыган (Сан. 12:1—15; 21:5, 6). Без өлкәннәрне хөрмәт итеп, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша бирелгән рухи ризык өчен рәхмәтле булып исраиллеләрнең мисалларыннан сабак алганыбызны күрсәтәбез (1 Тим. 5:17).

Гадәттә, кардәшләребез белән сөйләшер өчен файдалы тема табу авыр түгел. Шулай да кеше берәр кемне я берәр нәрсәне тәнкыйтьли башласа, сүзне уңай темага борырга тырыш.

Башкаларга вәгазьләгәндә дә, сәхнәдән чыгыш ясаганда да, имандашларың белән аралашканда да зирәк акыллы бул. Шулчак син «тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләрсең», һәм сүзләрең «аларга файда китерер» (Эфес. 4:29).