Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

51 НЧЕ ДӘРЕС

Чыгыш вакыты

Чыгыш вакыты

ӘЛБӘТТӘ, иң мөһиме — өйрәтүебезнең сыйфаты, әмма чыгышны үз вакытында тәмамлар өчен дә игътибарлы булырга кирәк. Безнең очрашуларыбыз билгеле бер вакытта башлана һәм тәмамлана. Моңа очрашуда һәр катнашучы үз өлешен кертә.

Изге Язмалар язылган чорда кешеләрнең тормышка карашлары бертөрле булса, бүген күп кенә җирләрдә тормышка караш башкарак. Ул чорда вакыт турында әйткәндә, «сәгать өчләр тирәсендә», «сәгать уннар тирәсе» дип сөйләшкәннәр (Мат. 20:3—6; Яхъя 1:39). Көндәлек эшләрне башкарыр өчен, төгәл вакытны белү әллә ни кирәк булмаган. Бүген дә кайбер илләрдә моңа охшаш хәл.

Әйтик, кеше яшәгән илдә вакытка әллә ни җитди карамыйлар, я кешенең үзенең шундый гадәте бар. Шулай да вакытка тиешле караш белән карарга өйрәнсәк, бу һәрберебезгә күп файда китерәчәк. Очрашуның төрле өлешләрен төрле кардәш алып барса, һәрберсе үз өлеше өчен бүлеп куелган вакытка игътибарлы булсын. Бу очракта «барысы килешле һәм тәртипле үтсен» дигән принцип урынлы (1 Көр. 14:40).

Бирелгән вакыт эчендә сөйләп бирер өчен киңәшләр. Иң мөһиме — чыгышка яхшы итеп әзерләнеп килү. Кардәш бирелгән вакыт эчендә сөйләп бирә алмаса, еш кына моның төп сәбәбе — чыгышка тиешле әзерләнмәү. Андый кардәш үз көченә чамадан тыш таянадыр я әзерләнмичә озакка сузадыр. Бирелгән вакыт эчендә сөйләп бирер өчен, үзеңә билгеләнгән йөкләмәне кадерләргә һәм яхшы әзерләнергә теләк кирәк.

Әйтик, сиңа берәр өзекне уку йөкләмәсе бирелгән. Башта 4—7 нче дәресләрне карап чык. Анда шома сөйләм, паузалар, дөрес логик басым һәм төп фикерләргә басым ясау буенча киңәшләр бирелгән. Аннан соң үзеңә бирелгән өзекне кычкырып укыганда бу киңәшләрне куллан. Вакытка игътибарлы бул. Бирелгән вакыт эчендә тәмамлар өчен, сиңа тизрәк укырга кирәк түгелме? Мөһим булмаган өлешләрне тизрәк укы, әмма төп фикерләрне ассызыклар өчен, паузалар яса һәм шул өлешләрне әкренрәк темп белән укы. Өзекне кат-кат кычкырып укып чык. Сөйләмең шомарган саен, бирелгән вакыт эчендә укып чыгу җиңелрәк булачак.

Әйтик, син чыгыш ясаганда язулар кулланасың, ди. Кайберәүләр чыгышны вакытында тәмамлар өчен җентекле язулар куллана. Андый язуларны кулланасы юк. Язулар ясарга өйрәнер өчен 25 нче дәрестәге киңәшләрне куллан. Мондый 5 киңәшне исеңдә тот: 1) яхшы материал сайла, әмма ул күп булмасын; 2) төп фикерләрне хәтереңдә сакла, әмма тулы җөмләләрне ятлама; 3) планыңа һәр өлешкә бүлеп куелган вакытны язып куй я берәр пунктка җиткәндә күпме вакыт үтәргә тиеш икәнен билгеләп куй; 4) әзерләнгәндә, вакыт җитмәсә, нинди җентеклелекләрне төшереп калдырып була икәнен билгеләп куй; 5) репетиция яса.

Репетиция ясау мөһим. Аны ясаганда игътибарлы бул: чыгышыңның һәр өлешенә күпме вакыт бүлеп куелган, шул вакыт эчендә аны сөйләп бир. Кат-кат репетиция яса, чыгышыңны вакытында тәмамларга өйрән. Чиктән тыш күп материал «кыстырырга» тырышма. Шуны да исәпкә ал: кешеләр алдында чыгыш ясаганда, репетиция белән чагыштырганда, күбрәк вакыт китә.

Бирелгән вакытны дөрес бүлгәлә. Чыгышны вакытында тәмамлар өчен, чыгыш өчен бирелгән вакытны дөрес бүлгәләргә кирәк. Иң күп вакыт чыгышның төп өлешенә бүлеп куела. Төп өлеш — төп фикерләр яңгыраган өлеш. Кереш сүзләр өчен күпме вакыт бүлеп куярга? Алар 38 нче дәрестә әйтелгән өч максатка ирешергә булышырга тиеш. Чыгышның төп өлеше чиктән тыш озын булмасын; яхшы йомгаклау сүзләре өчен җитәрлек вакыт калсын. Андый йомгаклау сүзләре турында 39 нчы дәрестә әйтелә.

Чыгышыңны вакытында тәмамлар өчен куйган тырышлыкларың юкка гына булмаячак: син яхшырак чыгыш ясарсың, программада катнашкан һәм тыңлап утырган кардәшләргә дә хөрмәт күрсәтерсең.