Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

42 НЧЕ ДӘРЕС

Эчтәлекле чыгыш

Эчтәлекле чыгыш

ЧЫГЫШЫҢ чыннан да эчтәлекле булсын өчен, ниндидер файдалы теманы ачыклау гына әз. Үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен шушы тема бу тыңлаучылар өчен файдалы? Кеше чыгышымда үзе өчен чыннан да файдалы нәрсәне ишетсен өчен, мин нәрсә эшли алам?»

Теократик хезмәт мәктәбендә демонстрация ясаганда, син бер кешегә мөрәҗәгать итәсең, ә, мәсәлән, нотык сөйләгәндә, син инде тулысынча җыелышка мөрәҗәгать итәсең.

Тыңлаучыларыңа инде билгеле булганны исәпкә ал. Үзеңә мондый сорау бир: «Тыңлаучыларга бу тема буенча инде нәрсә билгеле?» Бу сорау чыгышыңның юнәлешен билгеләп торачак. Тыңлаучыларның күбесе җитлеккән мәсихчеләр булса, аларга инде билгеле булган төп хакыйкатьләрне кабатлау белән генә чикләнмә. Төп хакыйкатьләрне нигез итеп кулланып, нотыгыңны «төзе». Ә тыңлаучыларың арасында күп кенә яңалар булса, чыгышыңда аларны да исәпкә алырга кирәк.

Тыңлаучыларга билгеле булганны исәпкә алып, я тизрәк, я әкренрәк сөйлә. Әгәр күпчелегенә билгеле булганны сөйлисең икән, моны тиз генә әйтеп кит, ә яңа фикерләрне җиткергәндә, әкренрәк сөйлә. Бу аларга шул фикерләрне яхшырак аңларга булышыр.

Материалны эчтәлекле итәр өчен адымнар. Эчтәлекле чыгыш берәр нинди яңа нәрсә турында сөйләү дигән сүз түгел әле. Кайбер докладчылар яхшы билгеле булган хакыйкатьне шулкадәр гади итеп аңлатып бирә ки, хәтта күпләр ул хакыйкатьне ачыграк аңлый башлый.

Вәгазьдә соңгы көннәрдә яшәвебезне күрсәтүче берәр яңалыкны искә алып кына чикләнмә. Изге Язмаларны кулланып, ул вакыйга нәрсә аңлата икәнен күрсәт. Ул чакта син кешегә чыннан да эчтәлекле материал җиткердең дип әйтеп булыр. Табигатьнең берәр законын искә алганда, үсемлекләр белән җәнлекләр турында сөйләгәндә, максатың кешене берәр фәнни факт китереп шаккатыру гына булмасын. Максатың — шул фактларны китереп һәм Изге Язмаларда әйтелгәнне кулланып, безне яратучы Барлыкка Китерүчебез бар икәнен күрсәтү. Бу кешегә үз карашын үзгәртергә булышыр.

Тема кешеләргә яхшы билгеле булса, чыгыш ясау әллә ни җиңел булмас. Шулай да, яхшы өйрәтүче булыр өчен, андый теманы эчтәлекле итәргә өйрәнергә кирәк. Моның өчен нәрсә эшләп була?

Тикшерү үткәр. Нотыгыңа шунда ук искә төшкән фактларны кертеп кенә чикләнмә. 33—38 нче битләрдә китерелгән тикшерү коралларын куллан. Шул битләрдәге киңәшләрне карап чык һәм үз максатларыңа ирешергә тырыш. Тикшерү үткәргәндә син, бәлки, әллә ни билгеле булмаган, әмма темаңа турыдан-туры бәйле берәр тарихи вакыйга табарсың. Ә, бәлки, күптән түгел генә яңалыкларда яңгыраган һәм чыгышыңдагы фикерне раслаучы мисал китерерсең.

Материалны тикшергәндә үзеңә мондый сораулар бир: нәрсә? ни өчен? кайчан? кайда? кем? ничек? Мәсәлән: ни өчен бу хак? Ничек мин моны исбат итә алам? Бу хакыйкатьне кайберәүләргә аңларга комачаулый торган нинди ышанулар киң таралган? Ни өчен бу материал мөһим? Кеше тормышына ул ничек тәэсир итәргә тиеш? Моның буенча яшәү файда китергәнен нинди мисал күрсәтә? Бу хакыйкатьтән Йәһвәнең үзе турында нәрсә белеп була? Материалга карап син шулай ук мондый сораулар бирә аласың: бу кайчан булган? Бүген бу материалны ничек кулланып була? Чыгыш ясаганда шушы сорауларны биреп һәм кайберәүләренә җавап әйтеп, син хәтта үз чыгышыңны җанландырып җибәрерсең.

Чыгыш ясаганда сиңа, бәлки, барысына яхшы таныш булган шигырь кулланырга туры килер. Бу очракта нәрсә эшләп була? Шигырьне укыгач, аны аңлатып бир.

Таныш булган шигырьнең үз темаңа кагылышлы өлешләренә игътибар итеп һәм аларны бер-бер артлы аңлатып, чыгышыңны тагы да эчтәлеклерәк итәрсең. Мисал итеп Михей 6:8 не карап чыгыйк. «Гадел» дигән сүз нәрсә аңлата? Кем карашыннан гадел? «Гадел эш итү» дигән сүзләрне аңлатыр өчен, нинди мисал китерер идең? «Игелекне ярату» дигән сүзләрне нинди мисал аша аңлатыр идең? «Тыйнак булу» нәрсә ул? Олы яшьтәге кеше сине кызыксынып тыңласын өчен, бу материалны аңа ничек җиткерер идең? Әлбәттә, син материалны үз темаңа, максатыңа, тыңлаучыларыңа һәм үзеңә бирелгән вакытка карап кулланырсың.

Материалны эчтәлекле итәргә еш кына төшенчәләрне гади итеп аңлату булыша. Кайбер кешеләр Маттай 6:10 да әйтелгән «Патшалык» дигән сүзнең аңлатуын ишеткәч, шакката. Берәр төшенчәнең мәгънәсен искә төшерү хәтта күп еллар хезмәт иткән мәсихчеләргә дә шигырьдә әйтелгәнне тагы да төгәлрәк аңларга булыша. Мәсәлән, 2 Петер 1:5—8 дә иман, яхшылык, белем, тотнаклылык, чыдамлылык, Аллаһыга бирелгәнлек, туганнарча ярату, мәхәббәт турында әйтелә. Шул өзекне укып, сыйфатларны аңлатып бирсәң, кешеләр ул шигырьләрне тагы да яхшырак аңлаячак. Бер үк контекстта мәгънәләре охшаш сүзләр кулланылганда, аларны аңлатып бирсәң, кешеләр аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торганын күрер. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 2:1—6 да әйтелгән зирәклек, гыйлемлек һәм акыл арасында аерманы күрсәтеп була.

Тыңлаучыларыңа шигырьдә әйтелгән сүзләр турында уйланырга булышсаң, бу чыгышыңны эчтәлекле итәчәк. Күп кенә кеше 1 Көринтлеләргә 15:45 тә Адәмнең «тере җан» дип аталганын күргәч, ә Рәсүлләр 3:23 тән «җан юк ителә» дигән сүзләрне ишеткәч, гаҗәпләнә. Бер тапкыр Гайсә Чыгыш 3:6 дагы сүзләрне китереп һәм алар ярдәмендә үлгәннәрнең тереләчәген күрсәтеп, саддукейларны аптырашта калдырган, чөнки бу сүзләр саддукейларга бик яхшы билгеле булган (Лүк 20:37, 38).

Кайвакыт шигырьнең контекстын карап чыгу, язылган чорын һәм урынын искә алу, кем язган һәм кемгә икәнен әйтеп китү тыңлаучыларга чыгыштан тагы да күбрәк файда алырга булыша. Мәсәлән, фарисейларга Мәдхия 109 да язылган сүзләр бик яхшы билгеле булса да, Гайсә аларны бу мәдхиянең беренче шигырендә әйтелгән мөһим үзенчәлеккә игътибар итәргә чакырган һәм: «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сораган. Алар аңа: «Давытның»,— дип җавап биргәннәр. Шунда ул аларга болай дигән: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә, аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән“? Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?» (Мат. 22:41—45). Син дә, Гайсәдән үрнәк алып, кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәннәр турында уйланырга булышсаң, алар Аллаһы Сүзен укыганда игътибарлырак булырга өйрәнер.

Докладчы Изге Язмаларның берәр китабын искә алып аның язылган вакытын я берәр вакыйганың вакытын әйтеп киткәндә, ул шул вакытның үзенчәлекләрен дә сурәтләп бирергә тиеш. Шул чакта тыңлаучылар ул вакыйганы тагы да ачыграк аңлаячак һәм ул китапны тагы да ныграк кадерләячәк.

Чагыштырулар ясап та, син үз чыгышыңны эчтәлеклерәк итә аласың. Мәсәлән, киң таралган берәр карашны Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән чагыштыр. Я Изге Язмалардагы ике параллель урынны бер-берсе белән чагыштырып аңлат. Алар аерылып торамы? Ни өчен? Безнең өчен нинди сабак бар? Шулай итеп син тыңлаучыларыңа каралган теманы яңача күрергә булышырсың.

Әйтик, сиңа чыгышыңда хезмәтебезнең кайбер якларын карап чыгарга кирәк, ди. Чыгышыңны баетыр өчен, аның башында кыска гына моның турында әйтеп кит: нәрсә һәм ни өчен башкарырга кирәк, ничек бу безнең, Йәһвә Шаһитләре буларак, максатларыбызга бәйле. Аннан соң бу эшне кайда, кайчан һәм ничек башкарырга икәнен аңлатып бир.

Я, әйтик, сиңа нотыгыңда Аллаһы зирәклегенең кайбер «тирәнлекләрен» карап чыгарга кирәк, ди (1 Көр. 2:10). Чыгыш башында теманың төп фикерләрен билгеләп аңлат. Шулай эшләсәң, тыңлаучылар төрле җентеклелекләрне яхшырак аңлар. Чыгышыңның азагында кыска гына кабатлау ясасаң, кешеләр алган белемнәреннән канәгатьлек хисе кичерәчәк.

Мәсихче тормышы өчен киңәшләр. Әйтелгәнне тормышта ничек кулланырга икәнен күрсәтсәң, бу тыңлаучыларга аеруча зур файда китерер. Чыгышыңда кулланылачак шигырьләрне карап чыкканда, үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен Изге Язмалардагы бу сүзләр безнең көннәргә кадәр сакланган? Тыңлаучыларыңа нинди хәлләргә эләгергә туры килә?» (Рим. 15:4; 1 Көр. 10:11). Андый хәлләрне Изге Язмалардагы киңәшләр һәм принциплар яктылыгында карап чык. Кешегә, андый хәлләрдә акыл белән эш итәр өчен, Изге Язмаларда әйтелгәннәр турында уйланырга булыш. Конкрет карашлар һәм хәлләр турында сөйлә, гомумиләштермә.

Нотыгыңны әзерләгәндә бу дәрестә әйтелгән киңәшләрнең башта бер-икесен генә кулланып кара. Тәҗрибә җыйган саен, калганнарын да куллана бар. Вакыт узу белән син шуңа игътибар итәрсең: тыңлаучылар синең чыгышыңны түземсезлек белән көтә, чөнки алар үзләре өчен чыннан да файдалы булганны ишетәчәгенә бер дә шикләнми.