16 НЧЫ ДӘРЕС
Үз-үзеңне тота белү
ДОКЛАДЧЫ үз чыгышын башлаганда, аеруча нотыкларны сирәк сөйләсә, гадәттә дулкынлана. Вәгазьче дә вәгазь башында кешеләр белән сөйләшә башлаганда чак кына борчыла. Аллаһы Иремияне пәйгамбәр итеп сайлагач, ул: «Мин бит сөйли белмим, мин бик яшь әле»,— дигән (Ирем. 1:5, 6). Йәһвә Иремиягә булышкан һәм сиңа да булышачак. Вакыт узу белән син үз-үзеңне кулда тотарга өйрәнерсең.
Үз-үзен тота белүче докладчы үзен тыныч тота. Бу аның үзеннән күренеп тора. Аның гәүдә торышы табигый һәм тиешле. Ул куллары белән кирәксез хәрәкәтләр ясамый. Ул ачык сөйли һәм үз тавышына үзе хуҗа.
Үзең турында: «Мин моны булдыра алмыйм»,— дисәң дә, син кирәкле үзгәрешләр ясый аласың. Кайбер киңәшләрне карап чыгыйк. Башта ни өчен докладчы дулкынлана һәм үз-үзен тота белми икәнен аңлыйк.
Берәр авырлык белән очрашкач, аны хәл итү юлын белмәсәк, без борчыла башлыйбыз. Нәтиҗәдә, миебез тәнгә күбрәк адреналин булдырырга куша. Моның аркасында йөрәгебез ешрак тибә, тизрәк сулый башлыйбыз, тирлибез, кулларыбыз, тезләребез һәм тавышыбыз калтырый башлый. Тән адреналин, ягъни өстәмә көч булдырып, безгә булышмакчы була. Безгә бу көчне дөрес, үз файдабызга, илһамланып сөйләр өчен куллана белергә кирәк.
Дулкынлануны киметер өчен нәрсә эшләргә? Онытма: әз генә дулкынлану — гадәти хәл. Ләкин үз-үзеңне тота белер өчен сиңа дулкынлануыңны киметә белергә, шулай ук үзеңне тыныч һәм хөрмәтле тотарга өйрәнергә кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә?
Яхшылап әзерлән. Нотыгыңны әзерләр өчен вакыт бүлеп куй. Каралачак теманы яхшы итеп аңларга тырыш. Нотыгыңның төп фикерләрен үзеңә сайларга кирәк булса, тыңлаучыларның моның турында белгәннәрен исәпкә ал һәм үз максатыңны исеңдә тот. Бу сиңа иң кирәкле материалны сайларга булышачак. Моның барысын башкарып чыгу авыр булып күренсә, тәҗрибәле докладчы белән киңәшләшеп ал. Ул сиңа җыелган материалга анализ ясарга һәм тыңлаучыларны исәпкә алып чыгыш ясарга булышачак. Тыңлаучыларың өчен файдалы материал җыйгач һәм аны әйбәтләп аңлагач, синең аны башкаларга җиткерәсең киләчәк. Бу теләгең бар борчылуларыңнан көчлерәк булып китәчәк.
Кереш сүзләреңне җентекләп карап чык. Аеруча беренче сүзләреңә игътибар ит. Нотыгыңны башлап җибәргәч, дулкынлануың, бәлки, кимер.
Вәгазьгә әзерләнгәндә дә шул ук адымнарны ясап була. Син нәрсә турында сөйләргә җыенасың? Тыңлаучыларың нинди кешеләр булыр? Моның турында уйлан. Кереш сүзләрне җентекләп әзерлә. Тәҗрибәле вәгазьчеләрдән сабак ал.
Нотык сөйләгәндә нотыгыңны тулысынча язып үзең белән алсаң, үзеңне тынычрак хис итәрсең дип уйлыйсыңдыр. Ә чынында андый язулар чыгыш ясаганда күбрәк борчылулар гына китерә. Әйе, кайбер докладчылар җентекле, ә кайберләре кыска язулар куллана. Әмма сиңа үзең турында түгел, ә нотык турында уйларга һәм шулай итеп борчылуыңны киметергә җентекле язулар түгел, ә материалың тыңлаучылар өчен чыннан да файдалы икәненә йөрәгеңдәге ышаныч булышачак.
Чыгышыңа репетиция яса. Репетиция ярдәмендә фикерләреңне кычкырып аңлата аласыңмы икәнен күрерсең. Репетиция вакытында кайбер нәрсәләр хәтереңдә уелып калачак һәм чыгыш ясаганда сиңа булышачак. Репетициядәге шартлар сәхнәдәге чыгышыңа мөмкин кадәр якынрак булсын. Тыңлаучыларыңны күз алдыңа китер. Өстәл янына утырып яки басып чыгыш яса.
Йәһвәдән ярдәм сорап дога кыл. Ул андый догага җавап бирәме? «Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры 1 Яхъя 5:14). Теләгең Аллаһыны данлау һәм кешеләргә аның Сүзеннән файда алырга булышу икән, ул синең догаңа, һичшиксез, җавап бирәчәк. Һәм бу сиңа үз йөкләмәңне үтәп чыгар өчен шактый зур көч өстәячәк. Өстәвенә, мәхәббәт, шатлык, тынычлык, юашлык һәм тотнаклылык кебек изге рух җимеше үстереп, без үз-үзебезне тотарга ярдәм итүче фикер йөртү рәвешенә ия булачакбыз (Гәл. 5:22, 23).
буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (Тәҗрибә җый. Вәгазьдә күбрәк катнашып, син үзеңне тынычрак хис итә башларсың. Очрашуларда күбрәк комментарийлар биреп, сиңа башкалар алдында сөйләү җиңелрәк булачак. Җыелышта күбрәк чыгышлар ясаган саен, чыгыш алдыннан дулкынлануың кими барачак. Күбрәк чыгышлар ясыйсың киләме? Башкалар үз йөкләмәләрен үти алмаса, Мәктәп күзәтчесенә үз ярдәмеңне тәкъдим ит һәм аларның йөкләмәләрен үтә.
Әйтелгән киңәшләрне куллан. Үзен тыныч тота алмаган кеше нәрсә белән аерылып тора? Моны белсәң һәм моның белән көрәшергә өйрәнсәң, сөйләгәндә үзеңне тынычрак хис итә башларсың. Кешенең борчылуын аның үзен тотышыннан һәм тавышыннан белеп була.
Кешенең үзен тотышы. Кеше үз-үзен тота беләме? Моны аның ничек басып торуына игътибар итеп һәм кулларына карап белеп була. Мәсәлән, артка я солдатларча куелган, пюпитрга ябышкан куллар; кулларны кесәгә бер тыгу, бер чыгару; пиджакны ычкындырып, кире эләктереп торган я яңакка, борынга, күзләргә максатсыз кагыла торган куллар; сәгать, ручка, балдак белән уйнаучы я бертуктаусыз язуларын кармалап торучы куллар; табигый булмаган ишарәләр ясаучы куллар — боларның барысы кеше үзен тота белми икәнен күрсәтә.
Аякларны уйнатып тору, бер яктан икенче якка чайкалып, төп-төз я бөкрәеп, иреннәрне бертуктаусыз ялап, бертуктаусыз йоту хәрәкәтләре ясап, өстен-өстен генә тиз-тиз сулап тору — болар да кеше үзен тота белми икәнен күрсәтә.
Эчкерсез тырышлыклар куеп, андый гадәтләрне җиңеп була. Башта үзеңә нинди гадәт хас икәнен билгелә, аннан соң аңардан арыныр өчен көч куй. Һәрбер андый гадәт белән аерым көрәш. Андый тырышлыклар куйсаң, үз-үзеңне тотарга өйрәнерсең.
Кешенең тавышы. Дулкынланган кеше чиктән тыш югары я калтыраган тавыш белән сөйли. Кайвакыт андый кеше тамагын кыра-кыра я чиктән тыш тиз сөйли. Андый гадәтләрдән арыныр өчен, эчкерсез тырышлыклар куй.
Дулкынлансаң, сәхнәгә чыгар алдыннан берничә тапкыр тирән сулап ал. Тәнең киеренке булмасын. Үз дулкынлануың турында уйлама, ни өчен синең тыңлаучыларыңа үз материалыңны җиткерәсең килә икәне турында уйласаң, яхшырак булыр иде. Сөйли башлар алдыннан тыңлаучыларыңа карап ал, үзеңә дусларча карап торган кешене тап һәм елмай. Кереш сүзләреңне ашыкмыйча сөйли башла, шуннан соң нотыгыңа «чум».
Өметләр һәм нәтиҗәләр. Гел дә дулкынланмыйча чыгыш ясарсың дип уйлама. Күп кенә докладчылар, еллар узса да, сәхнәгә чыгып кешеләрне күргәч дулкынлана башлый. Шулай да алар үз-үзләрен тотарга һәм үз хисләрен дөрес кулланырга өйрәнгәннәр.
Дулкынланып та дулкынлануыңны күрсәтмәс өчен эчкерсез тырышлыклар куйсаң, тыңлаучылар сиңа үз-үзен тота белүче докладчы дип санар. Син, бәлки, дулкынланасыңдыр да, әмма алар моны инде күрми.
Шуны истә тот: адреналин дулкынландырса да, шул ук вакыт сиңа өстәмә көч бирә. Бу көчне хисләр белдереп сөйләр өчен куллан.
Әлегә сәхнәдән чыгыш ясамасаң да, инде хәзер бу киңәшләрне куллана башла. Кешеләр белән сөйләшкәндә дә үз-үзеңне тота бел һәм тиешле хисләр белдереп сөйләш. Шулай эшләсәң, сәхнәдән чыгыш ясаганда да, вәгазьләгәндә дә үзеңне ышанычлырак сизәрсең. Ә андый очракларда үзеңне ышанычлырак хис итү аеруча мөһим.