Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 ДӘРЕС

Дуслашырга теләсәң, үзең дус бул

Дуслашырга теләсәң, үзең дус бул

Дуслыкның нигезе — мәхәббәт. Син Йәһвә турында күбрәк белгән саен, аны күбрәк яратырсың. Яратуың үскән саен, аңа хезмәт итәргә теләгең дә үсәчәк. Бу сине Гайсә Мәсихнең шәкерте булырга дәртләндерәчәк (Маттай 28:19). Син Йәһвә Шаһитләренең бәхетле оешмасына кушылгач, Аллаһының дуслыгы сиңа мәңге шатлык китерәчәк. Моның өчен сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Син Аллаһыны яратканыңны аның законнарына буйсынып, күрсәтергә тиеш. «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3).

Белгәннәреңне куллан. Гайсә бер яхшы ачык мисал сөйләгән. Бер акыллы кеше үз йортын кыя өстендә, ә акылсыз кеше ком өстендә төзегән. Көчле яңгыр яугач, кыя өстендә төзелгән йорт калган, ә ком өстендәгесе ауган һәм җимерелгән. Гайсә аның сүзләрен тыңлап аларны кулланучы кеше үз йортын кыя өстендә төзегән акыллы кешегә охшаш дигән. Ә аның сүзләрен тыңлап, үз тормышында кулланмаучы кеше үз йортын ком өстендә төзегән акылсыз кешегә охшаш дигән. Син бу ике кешенең кайсысына охшарга телисең? (Маттай 7:24—27).

Үзеңне Аллаһыга багышла. Аллаһыга үзеңне багышлау — бу Йәһвәгә догада аның ихтыярын мәңге үтәргә теләвең турында әйтү. Аллаһы ихтыярын үтәү синең Гайсә Мәсихнең шәкерте икәнеңне күрсәтә (Маттай 11:29).

Суга чумдырылу йоласын үтү. «Суга чумдырылу йоласын үт. Раббыга мөрәҗәгать итеп, гөнаһларыңны юып төшер» (Рәсүлләр 22:16).

Аллаһыга чын күңелдән хезмәт ит. «Нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләргә түгел, бәлки Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез» (Көлессәйлеләргә 3:23, 24).