14 ДӘРЕС
Аллаһының дуслары явызлык эшләми
Шайтан кешеләрне явыз эшләргә котырта. Аллаһының дусты булырга теләгән кеше Йәһвә нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә тиеш (Мәдхия 96:10). Мәсәлән, Аллаһының дуслары мондый эшләрдә катнашмый:
Зина кылу һәм уйнашлык. «Зина кылма» (Чыгыш 20:14). Никахлашуга кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү шулай ук гөнаһ (1 Көринтлеләргә 6:18).
Эчкечелек. «Эчкечеләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көринтлеләргә 6:10).
Үтерү, аборт. «Үтермә» (Чыгыш 20:13).
Урлашу. «Урлама» (Чыгыш 20:15).
Ялган. Йәһвә «ялганчы телне» нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 6:17).
Мәдхия 11:5). «Кешелек табигатенең эшләре... бик нык ярсу» (Гәләтиялеләргә 5:19, 20).
Көч куллану һәм ачу чыкканда үзеңне кулда тота алмау. «Мәсхәрәләүне сөючене Аның [Аллаһының] җаны нәфрәт итә» (Отышлы уеннар. «Комсыз... булып кала бирүче белән аралашмагыз» (1 Көринтлеләргә 5:11).
Башка раса яки милләт кешесен нәфрәт итү. «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз» (Маттай 5:43, 44).
Аллаһы киңәшләре безгә файда китерә. Яман эшләрдән үзеңне саклау кайвакыт җиңел түгел. Йәһвә һәм аның Шаһитләре ярдәме белән син Аллаһы яратмаган эшләрдән үзеңне саклап кала аласың (Ишагыйя 48:17; Филиппуйлыларга 4:13; Еврейләргә 10:24, 25).