Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Бу дөньядан ничек читтә торырга?

Бу дөньядан ничек читтә торырга?

«Сез дөньяныкы түгел» (ЯХЪЯ 15:19).

1. Гайсә җирдәге үз тормышының соңгы төнендә нәрсәне ассызыклаган?

ГАЙСӘ җирдәге тормышының соңгы төнендә үз шәкертләренең киләчәге турында тирән кайгыртканын күрсәткән. Ул хәтта моның турында үз Атасына дога кылган: «Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:15, 16). Аның бу эчкерсез үтенеченнән үз шәкертләрен нык яратканы да, шул төнне элегрәк аларның кайберләренә әйткән сүзләренең мөһимлеге дә күренә. Ул: «Сез дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 15:19). Һичшиксез, Гайсәнең шәкертләре бу дөньядан читтә торырга тиеш. Аның өчен бу бик мөһим булган!

2. «Дөнья» дигән сүз нәрсәне аңлата?

2 Бу шигырьләрдәге «дөнья» дигән сүз Аллаһыдан читләшкән һәм Шайтан идарәсе астындагы кешелекне аңлата. Бу дөнья Шайтан тудыра торган эгоизм белән горурлык рухының колы булып яши (Яхъя 14:30; Эфеслеләргә 2:2; 1 Яхъя 5:19). Чыннан да, «дөньяга дус булу — Аллаһыга дошман булу» (Ягъкуб 4:4). Алайса, Аллаһы мәхәббәтендә калырга теләүчеләр шул дөньяда яшәп тә, аннан ничек читтә тора ала? Әйдә, биш өлкәне карап чыгыйк: Мәсих идарә иткән Аллаһы Патшалыгына тугры булып калыр өчен нәрсә эшләргә? Сәясәт белән бәйле сорауларда ничек нейтралитет сакларга? Дөньяның рухына ничек каршы торырга? Киемдә һәм килеш-килбәттә ничек тыйнак булырга? Ничек гади тормыш алып барырга һәм нинди рухи хәрби киемнәр кияргә?

ТУГРЫ БУЛ ҺӘМ НЕЙТРАЛИТЕТ САКЛА

3. а) Гайсә сәясәткә ничек караган? ә) Ни өчен Гайсәнең майланган шәкертләрен илчеләр дип атап була? (Искәрмәне дә кара.)

3 Гайсә сәясәттә катнашмаган. Ул бар көчен булачак күктәге хөкүмәт — үзе Патша булып идарә итәчәк Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләүгә багышлаган (Даниял 7:13, 14; Лүк 4:43; 17:20, 21). Шуңа күрә Гайсә Рим идарәчесе Понти Пилат алдында басып торганда: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 18:36). Мәсихнең тугры шәкертләре аңардан үрнәк алып, Гайсәнең үзенә һәм аның Патшалыгына тугрылык саклыйлар һәм бу Патшалык турында бар җирдә вәгазьлиләр (Маттай 24:14). «Без — Мәсих исеменнән хезмәт итүче илчеләр...— дип язган рәсүл Паул.— Мәсих исеменнән без: „Аллаһы белән татулашыгыз”,— дип үтенәбез» * (2 Көринтлеләргә 5:20).

4. Бар мәсихчеләр Аллаһы Патшалыгына тугры булуларын ничек күрсәтә? ( 52 нче биттәге рамканы кара.)

4 Вәкилләр үз илләре яки аның идарәчесе исеменнән эш итәләр, шуңа күрә алар чит илнең эчке эшләрендә катнашмыйча нейтралитет саклый. Әмма алар үз илләренең хокукларын яклап эш итә. Мәсихнең майланган шәкертләре, «күкләр гражданнары» буларак, шулай ук эш итә (Филипиялеләргә 3:20). Аларның Патшалык турында ашкынып вәгазьләүләре Мәсихнең миллионлаган «башка сарыкларына» «Аллаһы белән татулашырга» булышкан (Яхъя 10:16; Маттай 25:31—40). «Башка сарыклар» Гайсәнең майланган кардәшләренә ярдәм итеп, Мәсихнең хәбәрчеләре булып хезмәт итә. Бер көтүгә җыелган бу ике төркем Мәсих Патшалыгының хокукларын яклый һәм бу дөньяның сәяси эшләренә карата нейтралитет саклый. (Ишагыя 2:2—4 укы.)

5. Мәсихче җыелыш борынгы Исраилдән нәрсә белән аерылып тора, һәм бу аерма нәрсәдән күренә?

5 Шулай итеп, мәсихчеләр Мәсихкә тугры булганга нейтралитет саклый. Әмма башка сәбәп тә бар. Борынгы Исраил халкы бер илдә яшәсә, мәсихчеләр бүген, бер халыкара кардәшлек булып, төрле илләрдә яшиләр (Маттай 28:19; 1 Петер 2:9). Шуңа күрә без берәр сәяси төркемгә кушылсак, без Патшалык турында вәгазьләгәндә инде сөйләү иреге белән игълан итә алмаячакбыз һәм мәсихче бердәмлегебезне куркыныч астына куячакбыз (1 Көринтлеләргә 1:10). Алай эшләсәк, сугыш вакытында без кардәшләребезгә каршы сугышучылар булыр идек, ә без аларны яратырга тиеш (Яхъя 13:34, 35; 1 Яхъя 3:10—12). Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләренә кылыч алмаска һәм хәтта үз дошманнарын яратырга кушкан. (Маттай 5:44; 26:52; шулай ук 55 нче биттәге  «Мин нейтралитет саклыйммы?» дигән рамканы кара.)

6. Аллаһыга багышлануың «кайсар» белән мөнәсәбәтеңә ничек тәэсир итә?

6 Мәсихчеләр буларак, без үз тормышыбызны берәр кешегә, оешмага яисә халыкка түгел, ә Аллаһыга багышладык. 1 Көринтлеләргә 6:19, 20 дә: «Сез үзегезнеке түгел, чөнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»,— дип әйтелә. Гайсәнең шәкертләре «кайсарга» тиешлесен: хөрмәт, салым бирәләр, һәм аларның аңа буйсынулары чагыштырмача гына. Шул ук вакыт алар «Аллаһыныкын Аллаһыга» бирәләр (Марк 12:17; Римлыларга 13:1—7). Ничек? Аллаһыга гыйбадәт кылалар, бөтен җаннары белән аны яраталар, аңа тугры һәм тыңлаучан булып калалар. Кирәк булса, алар Аллаһы хакына үз тормышларын да корбан итәргә әзер (Лүк 4:8; 10:27; Рәсүлләр 5:29; Римлыларга 14:8 укы).

«БУ ДӨНЬЯ РУХЫНА» НИЧЕК КАРШЫ ТОРЫРГА?

7, 8. «Дөнья рухы» нәрсә ул, һәм ул үҗәт кешеләрдә ничек «эш итә»?

7 Мәсихчеләр, бу дөньядан читтә торыр өчен, аның бозык рухына да каршы торалар. «Без... бу дөнья рухын түгел, ә Аллаһыдан килгән рухны кабул иттек»,— дигән Паул (1 Көринтлеләргә 2:12). Ә эфеслеләргә ул болай дигән: «Сез кайчандыр бу дөнья төзелешенең кешеләре кебек яшәдегез, рух белән хакимлек итүче идарәченең теләге буенча йөрдегез. Шул рух хәзер тыңламаучанлык угылларында эш итә» (Эфеслеләргә 2:2, 3).

8 Бу дөньяның рухы — Аллаһыга буйсынмаска этәрүче күзгә күренми торган көч, һәм ул «тән теләкләрен, күзләр нәфесен» канәгатьләндерергә котырта (1 Яхъя 2:16; 1 Тимутигә 6:9, 10). Бу рух гөнаһлы тәннең теләкләре аша дөнья белән идарә итә. Ул күзгә күренмичә бертуктаусыз эш итә һәм, һава кебек, бар җиргә үтеп керә. Өстәвенә, ул үҗәт кешеләрдә «эш итә» һәм аларда әкрен генә начар сыйфатлар: эгоизм, тәкәбберлек, дан-шөһрәт яратучанлык, буйсынмаучанлык рухы үстерә, кешеләр нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен үзләре хәл итә башлый *. Гади генә әйткәндә, бу дөньяның рухы кеше йөрәгендә әкрен-әкрен Шайтанга хас сыйфатларны урнаштыра (Яхъя 8:44; Рәсүлләр 13:10; 1 Яхъя 3:8, 10).

9. Дөньяның рухы акылыбызда һәм йөрәгебездә ничек итеп тамырланып китәргә мөмкин?

9 Дөньяның рухы акылыбызда һәм йөрәгебездә тамырланырга мөмкинме? Әйе, тамырланырга мөмкин, әгәр безне рухи яктан йоклата алса. (Гыйбрәтле сүзләр 4:23 укы.) Еш кына ул сиздермичә, бәлки, Йәһвәне яратмаган, әмма яхшы кеше булып күренгән танышларыбыз аша тәэсир итә башлый (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Бу явыз рух безгә шулай ук шикле әдәбият, порнографик сайтлар һәм мөртәтләрнең сайтлары, зыянлы күңел ачулар һәм спортның агрессив төрләре — Иблиснең фикер йөртүе һәм аның төзелешенең рухы чагылган бар нәрсә аша сеңә ала.

10. Без бу дөньяның рухына ничек каршы тора алабыз?

10 Без бу дөньяның куркыныч рухына ничек каршы тора алабыз һәм үзебезне Аллаһы мәхәббәтендә ничек саклый алабыз? Моның өчен безгә Йәһвә биргән рухи бүләкләр белән тулысынча кулланырга һәм изге рух сорап өзлексез дога кылырга кирәк. Йәһвә Шайтаннан һәм аның бозык дөньясыннан күпкә көчлерәк (1 Яхъя 4:4). Шуңа күрә Йәһвәгә дога кылып, аңа якын булып калыйк. Бу бик мөһим!

КИЛЕШ-КИЛБӘТТӘ ТЫЙНАКЛЫК

11. Бу дөньяның рухы аркасында киемгә караш ничек үзгәргән?

11 Кешенең фикер йөртү рәвеше аның киеме, тышкы күренеше һәм гигиенасыннан күренә. Күп илләрдә киемгә караш шулхәтле нык үзгәргән ки, хәтта бер тележурналист әйткәнчә, тиздән фахишәләргә башка хатын-кызлардан аерылып торыр өчен кияргә кием калмаячак. Хәтта кечкенә кызлар да андый модага иярә һәм бер газетта бу мода «ачык тән күбрәк, тыйнаклык әзрәк» дип аталган. Кайбер кеше үз-үзен хөрмәт итмәгәнен күрсәтүче һәм фетнәче рух чагылган әдәпсез кием кия.

12, 13. Сүз килеш-килбәт турында барганда, без нинди принциплар буенча эш итәргә тиеш?

12 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, безнең тиешенчә киенәсебез, ягъни чиста, пөхтә һәм әдәпле кием киясебез килә. Без киемне очрагына карап сайлыйбыз. Тышкы күренешебездә «тыйнаклык, төплелек» чагылырга тиеш. Бу сыйфатлар һәм «игелекле эшләр» «Аллаһыга бирелеп» яшәүче һәркайсы кешене — ир-атмы ул яисә хатын-кызмы — яхшы яктан күрсәтә. Әлбәттә, без моның барысын кешеләр безгә игътибар итсен өчен түгел, ә «Аллаһы мәхәббәтендә калыр» өчен эшлибез (1 Тимутигә 2:9, 10; Яһүд 21). Безнең үзебезне «эчке матурлык» белән бизисебез килә, чөнки «Аллаһы каршында андый рух бик кыйммәтле» (1 Петер 3:3, 4).

13 Шуны да истә тот: килеш-киләбәтебез башкаларның хак гыйбадәт кылуга карата карашын үзгәртә ала. «Тыйнаклык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе, әхлак турында сүз барганда, башкаларның хисләрен һәм фикерләрен тирән хөрмәт итү һәм олылау дигән мәгънә йөртә. Без берәр төрле киемне кияргә хакыбыз бар дип уйлыйбыздыр да, әмма башка кешенең вөҗданын да исәпкә алырга кирәк. Өстәвенә, безнең «һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләп», Йәһвәгә һәм аның халкына дан китерәсебез һәм үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотасыбыз килә (1 Көринтлеләргә 4:9; 10:31; 2 Көринтлеләргә 6:3, 4; 7:1).

Килеш-килбәтем Йәһвәгә дан китерәме?

14. Килеш-килбәт һәм гигиена турында әйткәндә, үзеңә нинди сораулар бирергә кирәк?

14 Вәгазьгә яки җыелыш очрашуына барганда килеш-килбәткә һәм чисталыкка аеруча игътибарлы булырга кирәк. Үзеңә мондый сораулар бир: «Килеш-килбәтем һәм шәхси гигиенам үземә чиктән тыш игътибар җәлеп итмиме? Мин башкаларны уңайсыз хәлгә куймыйммы? Мин: „Минем алай эшләргә хакым бар“,— дип әйтерменме я җыелышта хөрмәтле вазифаларны үтәр өчен таләпләргә туры килергә тырышырмынмы?» (Зәбур 68:6; Филипиялеләргә 4:5; 1 Петер 5:6)

15. Ни өчен Изге Язмаларда кием, тышкы күренеш һәм гигиенага кагылышлы кагыйдәләр исемлеге бирелми?

15 Изге Язмаларда килеш-килбәткә һәм гигиенага кагылышлы кагыйдәләр исемлеге бирелми. Йәһвәнең ихтыяр ирегебезне яки фикер йөртү сәләтебезне чиклисе килми. Киресенчә, ул безнең Изге Язмалардагы принциплар турында уйланучы һәм «үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» җитлеккән кешеләр булуыбызны тели (Еврейләргә 5:14). Иң мөһиме: безнең белән ярату — Аллаһыга һәм якыннарга карата ярату җитәкчелек итсен. Бу Йәһвәнең теләге. (Марк 12:30, 31 укы.) Бу ярату киемгә һәм тышкы күренешебезгә кагылышлы чикләр салса да, безнең зур сайлау иреге кала. Моны Йәһвәнең төрле илләрдә яшәүче хезмәтчеләренең яхшы һәм матур итеп киенгәненнән күреп була.

ГАДИ ТОРМЫШ АЛЫП БАР

16. Дөньяның рухы тудырган караш Гайсә өйрәтүләреннән нәрсә белән аерылып тора, һәм үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

16 Дөньяның рухы миллионлаган кешене алдап, бәхетне акчада һәм мал-мөлкәттә эзләргә өнди. Ләкин Гайсә: «Кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел»,— дигән (Лүк 12:15). Гайсә аскет булып яисә дөнья рәхәтеннән ваз кичеп яшәүгә өндәмәгән. Шулай да ул шуңа өйрәткән: «рухи нәрсәләргә сусаучылар» һәм гади тормыш алып барган, ягъни күзләрен рухи нәрсәләргә «төбәгән» килеш саклаган, кешеләр чын бәхеткә ия була (Маттай 5:3; 6:22, искәрмә). Үзеңә шундый сораулар бир: «Мин Гайсә сүзләренә чын күңелдән ышанаммы, яки мин „ялганның атасы“ котыртуына биреләмме?» (Яхъя 8:44). «Тормышымда беренче урында нәрсә тора? Сүзләрем, максатларым, яшәү рәвешем нәрсә күрсәтә?» (Лүк 6:45; 21:34—36; 2 Яхъя 6).

17. Гади тормыш алып баручылар нинди фатихалар ура?

17 «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә»,— дигән Гайсә (Маттай 11:19). Гади тормыш алып барган кешеләр мул фатихалар ура. Мәсәлән, алар Патшалык эшләрендә катнашып җаннарын яңарта (Маттай 11:29, 30). Алар чиктән тыш борчылмый, һәм, нәтиҗәдә, үзләрен җан әрнүеннән һәм кайгы-хәсрәттән саклый. (1 Тимутигә 6:9, 10 укы.) Тормыш өчен кирәклесе белән канәгать булып, алар үз гаиләләре һәм мәсихче дуслары белән күбрәк вакыт үткәрә. Нәтиҗәдә, алар еш кына яхшырак йоклый (Вәгазьче 5:12). Аларга башкалар өчен көчләреннән килгәнне эшләү зуррак шатлык китерә (Рәсүлләр 20:35). Аларның «өмете ныгый бара», җаннары тыныч һәм алар канәгать (Римлыларга 15:13; Маттай 6:31, 32). Бу фатихалар чыннан да бик кыйммәтле!

«ХӘРБИ КИЕМ БЕЛӘН КОРАЛЛАРНЫ АЛЫГЫЗ»

18. Изге Язмаларда дошманыбыз, аның алымнары һәм алып барган «көрәшебез» турында нәрсә әйтелә?

18 Шайтан мәсихчеләрне бәхеттән генә түгел, ә мәңгелек тормыштан да мәхрүм итәргә тели, әмма Аллаһы мәхәббәтендә калучылар аңардан рухи яктан якланган (1 Петер 5:8). «Без кешеләргә каршы түгел,— дигән Паул,— ә хөкүмәтләргә, хакимиятләргә, бу караңгылык белән хакимлек итүче дөнья идарәчеләренә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:12). «Көрәшәбез» дигән сүз берәр ышык урында утырып ерактагы сугышта катнашуны түгел, ә йөзгә-йөз сугышуны аңлата. «Хөкүмәтләр», «хакимиятләр», «хакимлек итүчеләр» дигән сүзләр рухи дөньядагыларның һөҗүмнәре планлаштырылган һәм яхшы оештырылган икәнен күрсәтә.

19. Мәсихченең нинди рухи хәрби кием белән кораллары бар?

19 Кешеләргә хас кимчелекләребез һәм көчсез якларыбыз булса да, без җиңә алабыз. Моның өчен «Аллаһы биргән хәрби кием белән коралларны» алырга кирәк (Эфеслеләргә 6:13). Алар турында Эфеслеләргә 6:14—18 дә болай дип әйтелә: «Билегезне хакыйкать билбавы белән буып, тәкъвалык күкрәкчәсен киеп, тынычлык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә әзер булуны аяк киеме итеп киеп, нык торыгыз. Иманның зур калканы һәрвакыт үзегез белән булсын, аның ярдәмендә сез Явызның бар утлы укларын сүндерә алырсыз. Коткаруны [яки өметне] тимер башлык итеп киегез һәм рух кылычын — Аллаһы сүзен алыгыз, шул ук вакыт дога белән ялваруның һәр төрен кулланып, изге рухның көче аркылы һәр очракта өзлексез дога кылыгыз».

20. Без солдатлардан нәрсә белән аерылып торабыз?

20 Бу рухи хәрби кием белән кораллар Аллаһыдан, шуңа күрә алар безне һәрвакыт яклаячак, әмма моның өчен аларны салмаска кирәк. Солдатлар кайвакыт сугышта озак вакыт катнашмаса да, мәсихчеләр һәрвакыт үз тормышлары өчен көрәшә, һәм бу көрәш Шайтанның дөньясы юк ителгәч, бар явыз рухлар упкынга ташлангач тәмамланачак (Ачылыш 12:17; 20:1—3). Шуңа күрә, көчсез якларың яки начар теләкләрең белән көрәш алып барасың икән, бирешмә, чөнки һәрберебез, Йәһвәгә тугры булып калыр өчен, үзен «тыеп» торырга тиеш (1 Көринтлеләргә 9:27). Ә менә көрәшмисең икән, бу инде борчылыр өчен сәбәп!

21. Без нәрсә эшләп кенә рухи көрәштә җиңә алабыз?

21 Без бу сугышта үз көчебезгә генә таянып җиңә алмыйбыз. Шуңа күрә Паул Йәһвәгә «изге рухның көче аркылы һәр очракта өзлексез дога кылырга» өнди. Шул ук вакыт безгә Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм «көрәштәшләребез» белән аралашыр өчен һәр мөмкинлектән файдаланып, Йәһвәне тыңларга кирәк. Әйе, бу көрәштә без ялгыз түгел! (Филимунга 2; Еврейләргә 10:24, 25). Бар бу таләпләрне тугры үтәүче җиңүче дә була һәм, кирәк булганда, үз иманын яклый да ала.

ҮЗ ИМАНЫҢНЫ ЯКЛАРГА ӘЗЕР БУЛ

22, 23. а) Ни өчен без үз иманыбызны һәрвакыт якларга әзер булырга тиеш, һәм үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк? ә) Чираттагы бүлектә нинди тема каралачак?

22 «Сез дөньяныкы түгел...— дигән Гайсә,— шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә» (Яхъя 15:19). Әйе, мәсихчеләр үз иманнарын юашлык һәм ихтирам белән якларга һәрвакыт әзер булырга тиеш. (1 Петер 3:15 укы.) Үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең карашы кайвакыт күпчелек кеше карашыннан аерылып тора? Мин моны аңлыйммы? Андый карашны кабул итәр өчен, минем Изге Язмаларның һәм ышанычлы хезмәтченең сүзләре хак икәненә ышанычым ныкмы? (Маттай 24:45; Яхъя 17:17) Мин Йәһвә дөрес дип санаганны эшләргә тиеш булганда, башкалардан аерылып торырга да, һәм аерылып торуым белән горурланырга да әзерме?» (Зәбур 34:2; Маттай 10:32, 33)

23 Дөньядан читтә торырга теләгебез еш кына бик хәйләкәр ысуллар белән сынала. Мәсәлән, өстә әйтелгәнчә, Шайтан Йәһвәнең хезмәтчеләрен күңел ачулар ярдәмендә үз дөньясы белән кызыктырырга тырыша. Безгә көч бирүче һәм вөҗданыбызны пычратмый торган файдалы күңел ачуларны ничек сайларга? Бу тема чираттагы бүлектә каралачак.

^ 3 абз. Мәсих б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң майланган шәкертләренең җыелышы өстеннән Патша булып хезмәт итә (Көләсәйлеләргә 1:13). Ә 1914 елда ул «дөнья өстеннән» патшалык итә башлаган. Шуңа күрә майланган мәсихчеләр бүген шулай ук Мәсих Патшалыгының вәкилләре булып хезмәт итәләр (Ачылыш 11:15).

^ 8 абз. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китапның 135—139 нчы битләрен кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 65 абз. Кушымтаны кара, 212—215 нче битләр.