Җитәкче советтан хат
Йәһвәне яратучы кадерле укучыбыз!
«Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 8:32). Бу сүзләр безне рухландырып җибәрә! Әйе, бу авыр «соңгы көннәрдә» ялган киң таралган булса да, хакыйкатьне белеп була (2 Тимутигә 3:1). Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне беренче тапкыр кайчан аңлаганыңны хәтерлисеңме? Бу күңелеңдә онытылмаслык эз калдыргандыр!
Әлбәттә, хакыйкатьне төгәл белү һәм аны башкаларга сөйләү мөһим, әмма без хакыйкать буенча яшәргә дә тиеш. Моның өчен безгә Аллаһы мәхәббәтендә калырга кирәк. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Гайсә үз үлеме алдыннан тугры рәсүлләренә болай дигән: «Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек, сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:10).
Игътибар ит: Гайсә үз Атасының әмерләрен үтәп, Аллаһының мәхәббәтендә калган. Безгә дә, Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, һәр көн хакыйкать буенча яшәргә кирәк. Шул ук кичне Гайсә: «Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле»,— дигән (Яхъя 13:17).
Бу китап сиңа хакыйкать буенча яшәргә һәм Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак дип, чын күңелдән өметләнеп калабыз. Ә бу сине «мәңгелек тормышка алып барачак» (Яһүд 21).
Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы