ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Күктә туган Патшалык
1, 2. Дөнья тарихында нинди иң зур вакыйга булган, һәм ни өчен кешеләрнең моны үз күзләре белән күрмәгәннәренә гаҗәпләнәсе юк?
КЕШЕЛЕК тормышын кискен үзгәрткән вакыйгалар чорында кешеләр ничек яшәгән? Сез үзегез андый мөһим чорда яшәгән булсагыз, андый вакыйгаларны үз күзләрегез белән күргән булыр идегезме? Юктыр. Кешеләр режимнарның таркалуына китергән һәм тарих китапларында язылган вакыйгаларны еш кына күрми кала. Билгеле бер мәгънәдә, тарихи вакыйгаларның күбесе ябык ишекләр артында — патша бүлмәсендә, киңәшмә бүлмәсендә я идарәчеләрнең кабинетларында гына үтә. Шулай да андый үзгәрешләр миллионлаган кешеләрнең тормышларына тәэсир итә.
2 Ә дөнья тарихында булган иң зур бер вакыйга турында нәрсә әйтеп була? Бу вакыйга миллионлаган кеше тормышына йогынты ясаган. Ләкин бу вакыйганы кешеләр үз күзләре белән күрмәгән. Сүз, әлбәттә, Аллаһы Патшалыгының күктә тууы турында бара. Мәсих идарәсендәге бу хөкүмәтне күптән зарыгып көткәннәр. Шул Патшалык тиздән дөнья төзелешен тулысынча юк итәчәк. (Данил 2:34, 35, 44, 45 укы.) Кешеләр бу мөһим вакыйганы үз күзләре белән күрмәгәнгә, Йәһвә Патшалыкның тууын яшереп калдырган дигән нәтиҗә ясау дөрес булырмы? Яки ул үз тугры халкын моңа алдан әзерләп торганмы? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.
«Хәбәрчем... минем өчен юлны чистартачак»
3—5. а) Малахий 3:1 дә искә алынган «килешү хәбәрчесе» кем булган? б) «Килешү хәбәрчесе» гыйбадәтханәгә килер алдыннан нинди вакыйгалар булырга тиеш булган?
3 Йәһвә үз халкын Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тууына борынгы заманнан әзерләп торган. Мәсәлән, Малахий 3:1 дә язылган пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. Анда: «Мин үз хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул минем өчен юлны чистартачак. Сез эзләгән хак Раббы үз гыйбадәтханәсенә кинәт кенә киләчәк; сез зарыгып көткән килешү хәбәрчесе дә киләчәк. Ул, һичшиксез, киләчәк»,— дип әйтелә.
4 Бу пәйгамбәрлекнең бүгенге үтәлеше турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә, ягъни «хак Раббы», үз рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалдында хезмәт иткән хезмәтчеләрен тикшерер өчен кайчан килгән? Бу пәйгамбәрлектә аңлатылганча, Йәһвә «килешү хәбәрчесе» белән килергә тиеш булган. Бу кем булган? Ул — Мәсих-Патша, Гайсә! (Лүк 1:68—73) Яңа гына билгеләнгән Идарәче буларак, ул җирдә яшәгән Аллаһы халкын тикшерергә һәм сафландырырга тиеш булган (1 Пет. 4:17).
5 Алайса, Малахий 3:1 нең башында искә алынган беренче «хәбәрче» кем булган? Пәйгамбәрлек буенча, ул Мәсих-Патшаның килү чоры алдыннан булырга тиеш. 1914 ел әле җиткәнче дистәләгән еллар буе берәрсе Мәсих-Патша өчен «юлны чистартып» торганмы?
6. Аллаһы халкын булачак вакыйгаларга әзерләр өчен, пәйгамбәрлек ителгән «хәбәрче» эшен кем башкарган?
6 Бу басма ярдәмендә Йәһвәнең хәзерге халкының дулкынландыргыч тарихын карап чыгып, без моңа охшаш сорауларга җавап табарбыз. Бу тарих шуны күрсәтә: XIX гасырның азыгында эчкерсез кешеләрнең кечкенә бер төркеме барлыкка килгән, һәм алар, ялган христианнардан аермалы буларак, чын мәсихчеләр булган. Бу төркемне Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дип атаганнар. Алар белән җитәкчелек иткән кешеләр — Чарлз Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре — пәйгамбәрлектә әйтелгән «хәбәрче» эшен башкарган һәм, Аллаһы алкына рухи җитәкчелек биреп, аны киләчәктә булачак вакыйгаларга әзерләп торган. Әйдәгез, «хәбәрченең» шул эшләрне ничек башкарганын карап чыгыйк. Ул моны дүрт юл белән эшләгән.
Хакыйкать буенча табыну
7, 8. а) Кем унтугызынчы гасырда үлемсез җан турындагы тәгълиматны фаш итә башлаган? б) Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре нинди башка ялган тәгълиматларны фаш иткән?
7 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дога кылып Изге Язмаларны өйрәнгән, фикер алышкан, ясаган нәтиҗәләрен язып барган һәм ачык хак тәгълиматлар бастырып чыгарган. Гасырлар буе христиан дөньясы рухи караңгылыкка батып яшәгән; аның тәгълиматлары күбесенчә мәҗүсиләрнең тәгълиматларына нигезләнгән булган. Мәсәлән, үлемсез җан турындагы тәгълимат. 1800 елларда Изге Язмаларны җентекләп өйрәнгән берничә эчкерсез кеше шул тәгълиматны тикшереп чыккан һәм ул Изге Язмаларга нигезләнмәгән икәнен күргән. Генри Гру, Джордж Стетсон һәм Джордж Сторрз Шайтанның бу тәгълиматын кыюлык белән фаш иткән, моның турында язган һәм нотыклар сөйләгән a. Ә бу, үз чиратында, Ч. Т. Расселлга һәм аның якын хезмәттәшләренә көчле йогынты ясаган.
8 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең кечкенә шул төркеме үлемсез җан турындагы тәгълимат белән бәйле башка тәгълиматлар да аңлаешлы түгел һәм ялган икәнен күргән. Мәсәлән, бар яхшы кешеләр күккә бара һәм Аллаһы явыз кешеләрнең җаннарын утлы тәмугта җәфалый дигән тәгълиматлар. Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре бу ялган тәгълиматларны кыюлык белән фаш итеп төрле мәкаләләр, китаплар, брошюралар, трактатлар бастырган һәм үз вәгазьләрен бастырып чыгарган.
9. «Сион күзәтү манарасы»нда Троица турындагы тәгълиматның ялган булуы ничек фаш ителгән булган?
9 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Троица турындагы киң таралган тәгълиматның да ялган булуын күрсәткән. 1887 елда «Сион күзәтү манарасы» журналында болай әйтелгән булган: «Изге Язмаларда Йәһвәнең һәм Хуҗабыз Гайсәнең дәрәҗәләре һәм аерым шәхес булулары турында ачык итеп әйтелә». Шул мәкаләдә шулай ук «Троицаның, ягъни Аллаһы өч Аллаһыдан тора, әмма шул ук вакыт өч Аллаһыда бер генә Аллаһы дигән фикернең, киң таралуы һәм күп кеше белән кабул ителүе» бик гаҗәпләндерә дип әйтелгән булган. «Әмма бу факт шуны күрсәтә: дошманнар чиркәүне ялганлык чылбырлары белән бәйләп куйган, ә ул үзе тирән йокыга талып йоклап ята»,— дип өстәлгән булган шул мәкаләдә.
10. «Күзәтү манарасы»нда 1914 елның мөһимлегенә ничек басым ясалган булган?
10 «Сион күзәтү манарасы һәм Мәсихнең патшалык итүенең хәбәрчесе» журналының исеменнән күренгәнчә, бу журналда Гайсәнең килү чорына кагылышлы пәйгамбәрлекләр турында күп язылган булган. Бу журналны язуда катнашкан тугры майланган мәсихчеләр шуны күргән: Данилның «җиде вакыт» турындагы пәйгамбәрлеге һәм Аллаһының Патшалыкка кагылышлы ниятләренең үтәлү вакыты бер-берсе белән бәйле. 1870 елларның башларыннан алар 1914 елда җиде вакыт тәмамланачак дип басым ясый башлаган (Дан. 4:25; Лүк 21:24). Ул вакытта кардәшләребез шул елның бар әһәмиятен аңламаса да, алар белгәннәрен бөтен җирдә игълан иткән. Без бүген дә шул вәгазьнең нәтиҗәләрен күреп торабыз.
11, 12. а) Кардәш Расселл үзенең алган белемнәре турында нәрсә әйткән булган? б) Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре 1914 елга кадәр дистәләгән еллар буе башкарган эш никадәр мөһим булган?
11 Расселл да, аның тугры хезмәттәшләре дә шул мөһим рухи хакыйкатьләрне үзләре ачканнар һәм үзләре аңлаганнар дип беркайчан да әйтмәгәннәр. Расселл үзенә кадәр яшәгән кешеләрнең ярдәмен таныган. Ул хакыйкатьне Йәһвә Аллаһы ача икәнен танып яшәгән. Нәкъ Йәһвә үз халкын өйрәтә һәм аңа кирәкле белемне кирәкле вакытта бирә. Шунысы ачык: Йәһвә Расселлның һәм аның хезмәттәшләренең хакыйкатьне ялган тәгълиматлардан чистартыр өчен куйган тырышлыкларын фатихалаган. Еллар узу белән алар христиан дөньясыннан хәтта тагы да ныграк аерылып тора башлаган.
12 1914 елга кадәр дистәләгән еллар буе бу тугры кешеләр хак тәгълиматларны яклап торган. Аларның бу тырышлыклары чыннан да гаҗәпләндерә! Үткәндәгене искә төшереп, 1917 елның ноябрь аендагы «Сион күзәтү манарасы»нда болай дип язылган булган: «Бүген миллионлаган кеше утлы тәмуг белән башка ялган тәгълиматлардан инде куркып яшәми... Хакыйкать, дулкын кебек, инде 40 ел күтәрелә бара һәм, җир йөзен каплаганчы, күтәреләчәк. Хакыйкатьнең дошманнары себерке белән зур океанның дулкыннарын себереп туктата алмаган кебек, Хакыйкатьнең таралуына да каршы тора алмаячак».
13, 14. а) Ничек «хәбәрче» Мәсих-Патша өчен юлны әзерләгән? б) Йөздән артык ел элек яшәгән кардәшләребездән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
13 Уйланыйк: әгәр берәр кеше Гайсә белән аның Атасы Йәһвә арасындагы аерманы күрмәсә, Гайсәнең килү чоры башлавына әзер була алыр идеме? Әлбәттә, юк! Кеше, үлемсезлек Мәсих эзләре буенча барган шәкертләрнең кайберәүләренә генә түгел, ә һәр кешегә автоматик рәвештә бирелә дип уйласа һәм Аллаһы кешеләрне утлы тәмугта мәңге җәфалый, шулай ук аларның азат ителергә өметләре юк дип ышанса, Гайсәнең килү чорының башлавына әзер була алмас иде! Һичшиксез, «хәбәрче» Мәсих-Патша өчен юл әзерләгән!
14 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Йөз елдан артык элек яшәгән кардәшләребездән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Безгә дә Аллаһы Сүзен тырышып-тырышып укырга һәм өйрәнергә кирәк (Яхъя 17:3). Матди әйберләргә омтылып яшәгән бу дөнья рухи яктан хәлсезләнә барса да, безнең рухи ризыкка сусавыбыз һәрвакыт көчәя торсын! (1 Тимутигә 4:15 укы.)
«Минем халкым... чык аннан»
15. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр вакыт узу белән нәрсә аңлый башлаган? (Искәрмәне дә кара.)
15 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дөньядагы чиркәүләр белән элемтәләрне өзәргә кирәк дип өйрәткән. 1879 елны «Күзәтү манарасы»ндагы бер мәкаләдә «Бабыл чиркәүләре» турында сүз барган. Шул мәкаләдә Рим папасы турында әйтелгән булганмы? Яисә анда Рим католик чиркәве турында сүз барганмы? Протестантлар гасырлар буе, Изге Язмаларда әйтелгән Бабыл турындагы пәйгамбәрлек католик чиркәвенә кагыла, дип өйрәткән. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр исә «Бабылга» христиан дөньясының бар чиркәүләре керә икәнен аңлый башлаган. Ни өчен алар андый нәтиҗәгә килгән? Чөнки бу чиркәүләрнең һәрберсе өстә искә алынган ялган тәгълиматларга өйрәткән b. Вакыт узу белән басмаларыбызда Бабыл чиркәүләренең эчкерсез әгъзаларына нәрсә эшләргә кирәк икәне турында ачыграк әйтелгән булган.
16, 17. а) «Меңьеллыкның таң атуы» дигән китапның III томы кешеләрне ялган диннән чыгарга ничек өндәгән? б) Ни өчен андый кисәтүләр әллә ни каты яңгырамаган? (Искәрмәне кара.)
16 Мәсәлән, 1891 елны «Меңьеллыкның таң атуы» дигән китапның III томында Аллаһының бүгенге Бабылны — христиан дөньясының бар чиркәүләрен — кире какканы турында әйтелгән булган. «Бабылның ялган тәгълиматларын һәм йолаларын хупламаган бар кешеләрне аннан чыгарга чакырабыз»,— дип өстәлгән булган шул басмада.
17 1900 елның гыйнвар аендагы «Күзәтү манарасы»нда христиан дөньясы чиркәвенең әгъзасы булган һәм: «Миңа хакыйкатьтә барысы да ошый, һәм башка дини очрашуларга мин бик сирәк йөрим»,— дип үзен аклап торган кешеләргә киңәш бирелгән булган. Мәкаләдә мондый сораулар бастырылган булган: «Бабылдан яртылаш чыгу һәм яртылаш анда калу дөресме? Бу Аллаһы таләп иткән тыңлаучанлыкмы? ...Аңа бу яраклымы һәм бу аңа ошыймы? Һич тә юк. Чиркәүгә керү белән ул [чиркәүнең әгъзасы] шул дин белән халык алдында килешү төзегән һәм шул килешүнең һәр таләбен үтәп яшәргә тиеш. Ул һәр таләпне, кешеләр алдында бу динне кире какканчы я шул диннән ваз кичкәнче, үтәргә тиеш». Шуннан соң бу фикергә басым тагы да көчлерәк ясала барган c. Йәһвә хезмәтчеләре ялган дин белән бар элемтәләрен өзәргә тиеш.
18. Ни өчен кешеләргә «Бөек Бабылдан» чыгу мөһим булган?
18 Әгәр «Бөек Бабылдан» чыгу турындагы кисәтүләр регуляр рәвештә яңгырап тормаса, яңа гына билгеләнгән Патша Мәсихнең майланган әзер хезмәтчеләре җирдә булыр идеме? Әлбәттә, юк, чөнки Бабыл кочакларыннан азат ителгән мәсихчеләр генә Йәһвәгә «рух һәм хакыйкать буенча табына» ала (Яхъя 4:24). Без дә бүген ялган диннән читтә торырга тәвәккәлме? Әйдәгез, «минем халкым... чык аннан» дигән боерыкка буйсынып яшик! (Ачылыш 18:4 укы.)
Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелу
19, 20. «Күзәтү манарасы» Аллаһы халкын гыйбадәт кылу өчен бергә җыелырга ничек өндәп торган?
19 Имандашлар, мөмкин булса, бергә җыелып гыйбадәт кылырга тиеш, дип өйрәткән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр. Мәсихчеләр ялган диннән чыгып кына чикләнми, алар өчен хак гыйбадәт кылуда катнашу да мөһим. «Күзәтү манарасы» инде беренче саннарыннан алып укучыларны гыйбадәт кылу өчен бергә җыелырга өндәп торган. Мәсәлән, 1880 елның июль аендагы журналда кардәш Расселл вәгазь сәяхәте хакындагы үз отчетын бастырган. Анда ул кардәшләр белән гыйбадәт кылу өчен очрашуларның бик дәртләндергеч булганы турында язган. Ул укучыларны үз рухи үсешләре турында хатлар, аларның кайберләрен журналда бастырыр өчен, язарга өндәгән. Нәрсә өчен бу кирәк булган? «Шулай итеп, без Хуҗаның сезгә илтифатын күрсәткәне турында һәм нык иманлы кардәшләр белән очрашулар үткәрүегез турында белә алырбыз»,— дип аңлаткан Расселл.
20 1882 елда «Күзәтү манарасы»нда «Бергә җыелу» дигән мәкалә бастырылган булган. Бу мәкаләдә мәсихчеләрне «бер-берсен үгетләр, дәртләндерер һәм ныгытыр өчен» бергә җыелырга өндәгәннәр. Анда: «Сезнең арагызда белемле я сәләтле кеше бармы, юкмы — бу әллә ни мөһим түгел. Һәрберегез үз Изге Язмалар китабын, кәгазь һәм каләм алып килсен. Өйрәнү өчен бар кораллардан, мәсәлән, Изге Язмалар симфониясеннән файдаланыгыз. Берәр теманы сайлагыз; Аллаһыдан үз рухының җитәкчелеген һәм аңлау бирсен дип сорагыз; аннары укыгыз, уйланыгыз, шигырьләрне бер-берсе белән чагыштырыгыз. Шул чакта, сез, һичшиксез, хакыйкатькә юл табарсыз».
21. Бергә җыелу һәм көтүче вазифасын башкару турында әйткәндә, Аллегейни шәһәрендәге җыелыш нинди үрнәк күрсәткән?
21 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең төп идарәсе Аллегейни шәһәрендә (Пенсильвания, АКШ) урнашкан булган. Алар Еврейләргә тә язылган киңәшкә колак салып һәм бергә җыелып, яхшы үрнәк күрсәткән. (Укы.) Күп еллар узгач, Чарлз Капен исемле бер олы яшьтәге абый-кардәш үзенең бала чагында андый җыелышларга йөрүләрен искә төшереп болай дип язган: «Мин әле дә Җәмгыятьнең җыелыш залының стенасында язылган шигырьне исемә төшерәм. „Сезнең бер генә Остазыгыз бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр“. Бу шигырь һәрвакыт күз алдымда тора. Йәһвә халкында кешеләр руханиларга һәм гади кешеләргә бүленми» ( 10:24, 25Мат. 23:8). Очрашулар кардәш Капенны рухи яктан ныгыткан һәм аңа көч өстәп торган. Ул кардәш Расселлның җыелыштагы һәр әгъзага игътибар итәргә тырышканын исенә төшерә.
22. Тугры мәсихчеләр җыелыш очрашуларына йөрергә дигән өндәүгә ничек караган, һәм без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
22 Тугры кешеләр андый үрнәккә ияргән һәм бирелгән күрсәтмәләрне кабул иткән. Җыелышлар Огайо һәм Мичиган штатларында да оештырылган булган, аннары төньяк Америкада һәм башка илләрдә барлыкка килгән. Уйланыйк: әгәр Аллаһының хезмәтчеләрен бергә җыелып гыйбадәт кылу турындагы киңәшкә колак салырга өйрәтмәгән булсалар, алар Мәсихнең килү чорына чыннан да әзер була алыр идеме? Әлбәттә, юк! Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без дә җыелыш очрашуларыбызга регуляр рәвештә йөреп, бергә гыйбадәт кылыр өчен мөмкинлекләр эзлик һәм башкаларны дәртләндереп торырга тәвәккәл булыйк.
Ашкынып вәгазьләү
23. «Күзәтү манарасы» майланган мәсихчеләрнең һәрберсе хакыйкатьне вәгазьләргә тиеш икәнен ничек күрсәткән?
23 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бар майланган мәсихчеләр вәгазьләргә тиеш дип өйрәткән. 1885 елда «Күзәтү манарасы»нда мондый фикер бастырылган булган: «Шуны онытмыйк: майланганнарның һәрберсе вәгазьләр өчен майланган (Ишаг. 61:1) һәм хезмәт өчен чакырылган». 1888 елдагы чыгарылышта мондый өндәү сүзләре язылган булган: «Безгә бирелгән йөкләмә нинди икәне аңлашыла... әгәр без аны үтәмәсәк һәм үзебезне аклап торсак, без ялкау хезмәтче булуыбызны һәм чакырылган югары дәрәҗәбезгә лаек түгел икәнебезне күрсәтербез».
24, 25. а) Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре имандашларын вәгазьләргә дәртләндерүдән тыш тагын нинди эшләр башкарган? б) Бер «китап таратучы» үз хезмәте турында нәрсә сөйләгән?
24 Кардәш Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре имандашларын вәгазьләргә дә дәртләндергән, башка эшләр дә башкарган. Алар шулай ук «Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең трактатлары» дип аталган трактатлар чыгара башлаган. Соңрак бу трактатлар «Иске теология буенча өч айга бер чыга торган трактат» дип атала башлаган. «Күзәтү манарасы»ның укучылары бу трактатларны кешеләргә бушлай таратыр өчен алган.
Үзебезгә мондый сорау бирик: «Вәгазь эше тормышымда беренче урында торамы?»
25 Үзләрен тулы вакытлы хезмәткә багышлаган кардәшләрне «китап таратучылар» дип атаганнар. Өстә искә алынган Чарлз Капен аларның берсе булган. Ул болай дип исенә төшергән: «Мин Пенсильваниядәге территориямне үтәр өчен, Кушма Штатларның геологик хезмәтенең карталарын кулланган идем. Бу карталарда бар юллар күрсәтелгән иде. Моның ярдәмендә мин шул штат өлкәсенең һәр өлешенә җәяү барып җитә алдым. Кайвакыт мин, кешеләрдән „Изге Язмаларны тикшерүләр“ китабына заказлар алыр өчен, өч көнлек сәяхәт ясый идем, ә аннары, бер атлы арбаны вакытлыча алып, заказларын аларга илтә идем. Миңа еш кына фермерларда тукталып кунарга туры килде. Ул заманда машиналары булган кешеләр аз иде шул».
26. а) Ни өчен Аллаһы халкына, Мәсихнең патшалык итүенә әзер булыр өчен, вәгазьләргә кирәк булган? б) Һәркем үзенә нинди сорау бирергә тиеш?
26 Әйе, ул вакытта вәгазьләүдә катнашыр өчен, кыю һәм ашкынучан булырга кирәк булган. Әгәр мәсихчеләргә вәгазь эшенең мөһимлеген күрсәтмәгән булсалар, алар Мәсихнең килү чорына әзер була алыр иделәрме? Әлбәттә, юк! Моннан тыш, вәгазь эше Мәсихнең килү чорының үзенчәлеге булып торырга тиеш булган (Мат. 24:14). Бу мөһим эшне Аллаһы хезмәтчеләре үз тормышларында беренче урынга куярга әзер булырга тиеш булган. Бу эштән кешеләрнең тормышлары тора. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Вәгазь эше тормышымда беренче урында торамы? Бу эштә актив рәвештә катнашыр өчен, мин корбаннар китерергә әзерме?»
Аллаһы Патшалыгы туган!
27, 28. Рәсүл Яхъя күренештә нәрсә күргән, һәм, Патшалык тугач, Шайтан белән аның җеннәре нәрсә эшләгән?
27 Ниһаять, мөһим 1914 ел килгән. Бу бүлекнең башында әйтелгәнчә, бу данлы күктәге вакыйганы беркем дә күрмәгән. Әмма рәсүл Яхъяга символлар аша күренеш бирелгән булган. Күз алдыгызга китерегез: Яхъя күктә «бөек галәмәт» күргән. Аллаһының хатыны, ягъни Аллаһының күктәге рухи затлардан торган оешмасы, йөкле һәм ул бер ир бала тудыра. Күренештә күрсәтелгәнчә, бу символик бала тиздән бар «халыкларны тимер таяк белән көтәргә тиеш». «Ул туу белән Аллаһы һәм аның тәхете алдына китерелде». Көчле тавыш күктән болай дип әйтә: «Менә Аллаһыбыз коткару китерде, аның кодрәте, патшалыгы урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады» (Ачыл. 12:1, 5, 10).
28 Һичшиксез, Яхъя үз күренешендә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тууын күргән. Бу вакыйганың бик данлыклы булуына карамастан, кайберәүләргә ул ошамаган. Шайтан һәм аның җеннәре Микаилның, ягъни Мәсихнең, тугры фәрештәләренә каршы көрәшә башлаган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды; аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды» (Ачыл. 12:7, 9).
29, 30. Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тууы белән а) җирдәге шартлар ничек үзгәргән? б) күктәге шартлар ничек үзгәргән?
29 1914 елга кадәр күп еллар алдарак Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, шул әһәмиятле елда газаплар вакыты башланачак, дип әйткән булган. Әмма алар алдан әйткән сүзләре тормышка шулкадәр төгәл ашачак дип хәтта үзләре дә уйламаган. Яхъя күренешеннән күренгәнчә, ул вакыттан башлап Шайтан кешеләр җәмгыятенә көчлерәк йогынты ясарга тиеш булган: «Җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачыл. 12:12). 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башланган, һәм Мәсихнең Патша булып идарә итүенең билгесе бөтен җир йөзе буенча күренә башлаган. Бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» башланган (2 Тим. 3:1).
30 Күктә исә шатлык хөкем сөргән. Шайтан һәм аның җеннәре күктән мәңгегә куып чыгарылган булган. Яхъя күренешендә болай дип әйтелә: «Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!» (Ачыл. 12:12) Күк сафландырылган, ә Гайсә Патша итеп тәхеткә утырган. Хәзер Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык җирдә яшәгән Аллаһының халкы хакына эш итәргә әзер булган. Ул нәрсә эшләгән? Бу бүлекнең башында әйтелгәнчә, Мәсих, «килешү хәбәрчесе» буларак, беренче чиратта җирдә яшәгән Аллаһы хезмәтчеләрен сафландырыр өчен чаралар күргән. Бу нәрсәне аңлаткан?
Сынау вакыты
31. Малахий сафландыру вакыты турында нәрсә пәйгамбәрлек иткән, һәм аның пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән? (Искәрмәне дә кара.)
31 Малахий, сафландыру вакыты җиңел булмаячак, дип пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: «Ләкин аның килү көнен кем күтәрә алыр, һәм ул килгәч, кем нык тора алыр? Ул эретүченең ялкыны кебек һәм кер юучының көл селтесе кебек булачак бит» (Мал. 3:2). Никадәр дөрес булган бу сүзләр! 1914 елдан башлап Аллаһының халкы бер-бер артлы барган сынаулар һәм авырлыклар кичереп яшәгән. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне каты эзәрлекләгәннәр һәм төрмәгә ташлаганнар d.
32. 1916 елдан соң Аллаһы халкында нинди буталыш башланган?
32 Оешма эчендә дә буталыш башланган. 1916 елда кардәш Расселл нибары 64 яшендә вафат булган. Моның аркасында Аллаһы халкының күпләре аптырашта калган. Аның үлеме шуны күрсәткән: кайберәүләр үрнәк алырлык кешегә чиктән тыш зур игътибар биргән. Кардәш Расселл андый хөрмәтне теләмәсә дә, кайберәүләр үзләрен аңа табынгандай тоткан. Күпләр Расселл үлеме белән хакыйкатьнең ачылып баруы да тукталган дип уйлаган. Кайберәүләр үзләре дә алга бармаган, башкаларга да комачаулаган. Бу мөртәтлеккә китергән. Оешмада бүленешләр барлыкка килгән.
33. Чынга ашмаган өметләр Аллаһы халкы өчен нинди мәгънәдә сынау булган?
33 Башка сынау — чынга ашмаган өметләр. «Күзәтү манарасы»нда 1914 елда халыкларга билгеләнгән вакыт тәмамланачак дип дөрес әйтелгән булган. Ләкин кардәшләр бу елда нәрсә булачагын әле аңламаган (Лүк 21:24). Алар уйлаганча, 1914 елда Мәсих үзенең майланган кәләш төркемен, үзе белән бергә идарә итсен өчен, күккә алачак. Аларның өметләре чынга ашмаган. 1917 елның азагында «Күзәтү манарасы»нда 40 ел дәвам ителгән урак өсте 1918 елның язында тәмамланачак дип әйтелгән булган. Ләкин вәгазь эше тәмамланмаган. Ул, шул ел үткәч тә, гөрләп үсә барган. Журналда урак өсте тәмамланган, ләкин башакларны җыеп йөрү вакыты әле дәвам ителә дигән фараз бастырылган булган. Әмма күпләр өзелгән өметләре аркасында Йәһвәгә хезмәт итүләрен ташлаган.
34. 1918 елда Аллаһы халкы нинди зур сынау аша үткән, һәм ни өчен христиан дөньясы Аллаһы халкы «үле» дип уйлаган?
34 1918 елда Аллаһы халкы зур сынау аша үткән. Ч. Т. Расселлга алмашка килгән һәм Аллаһы халкы белән җитәкчелек итә башлаган Д. Ф. Рутерфордны һәм башка җиде җаваплы кардәшне кулга алганнар. Аларга гаделсез хөкем чыгарып, Атланта шәһәрендәге (Джорджия, АКШ) федераль төрмәгә озак вакытка утыртканнар. Аллаһы халкының эше берникадәр вакытка тукталган кебек күренгән. Христиан дөньясының күп кенә руханилары сөенгән. Аларның уйлавынча, «җитәкчеләр» хәзер төрмәдә утыра, Бруклиндагы төп идарә ябык, ә вәгазь эше Америкада һәм Европада тыелган икән, димәк бәйләнчек Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хәзер инде «үле», ягъни бүтән куркыныч түгел (Ачыл. 11:3, 7—10). Алар бик нык ялгышкан!
Торгызылу вакыты!
35. Ни өчен Гайсә үз шәкертләренә авырлыклар аша үтәргә рөхсәт иткән, һәм аларга булышыр өчен ул нәрсә башкарган?
35 Малахий 3:3 тә әйтелгәнчә, Йәһвә «эретүче сыман һәм көмешне чистартучы сыман утырачак». Нәкъ шуңа күрә генә Гайсә үз халкына авырлыклар аша үтәргә рөхсәт иткән, хакыйкать дошманнары исә моны белмәгән. Йәһвә дә, аның Улы да бер дә шикләнмәгән: тугры хезмәтчеләре андый сынаулар аркасында сафландырылачак, чистартырылачак һәм Патшага хезмәт итәр өчен, тагын да яхшырак әзер булачак. 1919 елның башында шунысы ачык булган: Аллаһы рухы аның халкының дошманнары мөмкин түгел дип санаганны башкарып чыккан. Тугры хезмәтчеләр торгызылган булган! (Ачыл. 11:11) Күрәсең, нәкъ шул вакытта Мәсих соңгы көннәрнең төп үзенчәлеген үтәгән. Ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән. Шул майланган ир-атларның кечкенә төркеме Аллаһы халкына рухи ризыкны үз вакытында өләшергә һәм үз өстенә җитәкчелекне алырга тиеш булган (Мат. 24:45—47).
36. Аллаһы халкының рухи яктан торгызылганын нәрсә күрсәткән?
36 1919 елның 26 мартында кардәш Рутерфорд белән аның хезмәттәшләрен төрмәдән азат иткәннәр. Төрмәдән чыккач, кардәшләр шул елның инде сентябрь аена өлкә конгрессын планлаштырган. Алар шулай ук «Алтын гасыр» дип аталган башка бер журнал бастырырга булган. Бу журналны «Күзәтү манарасы» белән бергә вәгазьдә кулланыр өчен чыгарганнар e. Ул елда шулай ук «Бюллетень»нең беренче чыгарылышы дөнья күргән. Бүген бу басма «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре» дип атала, һәм хәзер дә аның максаты — хезмәткә дәртләндерү. Әйе, 1919 елдан башлап өйдән-өйгә вәгазьләүгә күбрәк басым ясый башлаганнар.
37. 1919 елдан соң кайберәүләр ничек тугрылыксыз булып киткән?
37 Вәгазь эше Мәсихнең хезмәтчеләрен сафландыра барган, чөнки горур һәм һавалы кешеләрнең андый эштә катнашасы килмәгән. Алар тугры мәсихчеләрне калдырып киткән. 1919 елдан соң тугры булмаган кайбер кешеләр явызланып киткән, яла яга башлаган һәм хәтта Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен эзәрлекләүче кешеләрнең ягына баскан.
38. Гайсә шәкертләренең уңышлары һәм җиңүләре безне нәрсәгә ышандыра?
38 Андый һөҗүмгә карамастан, Мәсихнең шәкертләре алда да тырышлыклар куйган һәм рухи яктан гөрләп үскән. Аларның һәр уңышы һәм һәр җиңүе безне шуңа ышандыра: Аллаһы Патшалыгы идарә итә! Үз Улы һәм Патшалыгы аша Аллаһы ярдәм итеп һәм үз фатихасын биреп тора. Нәкъ шуның ярдәмендә камил булмаган кешеләрнең төркеме Шайтанны һәм аның явыз дөнья төзелешен күп тапкыр җиңеп чыккан! (Ишагыйя 54:17 укы.)
39, 40. а) Бу китапның кайбер үзенчәлекләрен әйтеп бирегез. б) Бу китапны өйрәнү сиңа нинди файда китерер?
39 Аллаһы Патшалыгы күктә бер гасыр элек туган. Бу вакыт эчендә ул нәрсә башкарган? Без моны киләсе бүлекләрдән белербез. Китапның һәр өлешендә Патшалыкның җирдә башкарган эшләренең берәр ягына игътибар ителә. Патшалыкның идарә итүенә иманыбыз никадәр нык? Һәр бүлекнең азагында китерелгән кабатлау өчен рамка безгә үзебезне тикшереп чыгарга булышыр. Якын арада Аллаһы Патшалыгы, явыз дөнья төзелешен юк итәр өчен һәм җирдә оҗмах урнаштырыр өчен, җиргә киләчәк. Безнең өчен нәтиҗәсе нинди булачак? Без моны соңгы бүлекләрдән белербез. Бу китапны өйрәнү сезгә нинди файда китерер?
40 Шайтанның Аллаһы Патшалыгына иманыгызны зәгыйфләндерәсе килә, ә Йәһвә, иманыгыз сезне яклап торсын өчен һәм сезгә көчле булырга булышсын өчен, аны ныгытырга тели (Эфес. 6:16). Шуңа күрә без сезне бу китапны тырышып өйрәнергә чакырабыз. Өйрәнү барышында үзегезгә мондый сорау биреп торыгыз: «Мин Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә ышанаммы?» Бер көн һәр кеше Аллаһы Патшалыгы чыннан да бар һәм идарә итә икәнен күрәчәк. Иманыбыз көчле булса, без ул көнне, Патшалык ягында тугры торып һәм аның эшендә актив катнашып, каршы алачакбыз!
a Гру, Стетсон һәм Сторрз турында күбрәк белер өчен «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 45—46 нчы битләрен карагыз.
b Дини оешмалар дөнья белән тыгыз бәйләнештә булган, шуңа күрә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр алардан аерылырга кирәк икәнен аңлаган. Әмма кайберәүләр йолымга ышанган һәм үзләрен Аллаһыга багышланган кешеләр дип санаган. Андый кешеләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләр булмаса да, барыбер еллар дәвамында мәсихче кардәшләр дип саналган булган.
c Андый кисәтүләр башлыча 144 000 нән торган Мәсихнең кечкенә көтүе өчен генә дип саналган, шуңа күрә алар әллә ни каты яңгырамаган. 5 нче бүлектән без шуны белербез: 1935 елга кадәр Ачылыш 7:9, 10 да искә алынган «бихисап күп кеше» төркеменә христиан дөньясының чиркәүләрендәге күп кеше керәчәк дигән караш таралган булган. Шул караш буенча, алар Гайсәнең килүенә кадәр тугры калганнары өчен үз бүләкләрен алырга һәм күктәге икенче классны тәшкил итәргә тиеш булган.
d 1920 елның сентябрь аенда «Алтын гасыр» дигән журналның (бүген «Уяныгыз!») махсус чыгарылышында Канадада, Англиядә, Германиядә һәм Кушма Штатларда сугыш вакытында булган эзәрлекләүләр очраклары турында җентекләп язылган булган. Аларның кайберләре аеруча кансыз булган. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр дистәләгән елларда исә андый куркыныч эзәрлекләүләр сирәк булган.
e Күп еллар дәвамында «Күзәтү манарасы»ның төп максаты кечкенә көтүне өйрәтү булган.