30 БҮЛЕК
Куркуны ничек җиңәргә?
ЙӘҺВӘГӘ хезмәт итү җиңелме? ~ Бөек Остаз бу җиңел булыр димәгән. Үзенең үлеме алдыннан ул рәсүлләргә болай дип әйткән: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте» (Яхъя 15:18).
Петер Гайсәне беркайчан да ташлап китмим дип мактанган. Ләкин Гайсә Петергә: «Бу төнне үк... син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйткән. Һәм нәкъ шулай булган да! (Маттай 26:31—35, 69—75). Ни өчен ул ваз кичкән? ~ Петер һәм башка рәсүлләр куркуга бирелгәннәр.
Беләсеңме, ни өчен рәсүлләр куркуга бирелгән? ~ Алар бик мөһим нәрсәне игътибарсыз калдырган. Моны белү, берәрсенең безгә нәрсә әйтүенә яки эшләвенә карамастан, Йәһвәгә хезмәт итәргә ярдәм итә ала. Әмма башта Гайсә үзенең рәсүлләре белән үткәргән соңгы төнне нәрсә булганын белик.
Башта алар бергә Пасах бәйрәмен үткәрә. Бу махсус бәйрәм һәр ел үткәрелгән. Ул исраиллеләргә Аллаһының үз халкын Мисыр коллыгыннан азат иткәнен исләренә төшереп торган. Аннары Гайсә икенче бер махсус бәйрәм оештыра. Моның турында без алдагы бүлекләрдән белербез. Һәм бу бәйрәм Гайсәне ничек искә алырга ярдәм иткәнен күрербез. Бәйрәмнән соң Гайсә үз рәсүлләренә дәртләндергеч сүзләр әйтеп, аларны ныгыта. Аннан соң ул аларны Гитсимән бакчасына алып бара. Бу — аларның иң яраткан урыны. Алар анда еш кына килә торган булган.
Анда килгәч, Гайсә рәсүлләрен калдыра да, чак кына алгарак узып, дога кыла. Ул шулай ук Петер, Ягъкуб һәм Маттай 26:36—47). Беләсеңме, ни өчен алар уяу торырга һәм дога кылырга тиеш булган? ~ Әйдә, моны белик.
Яхъяга да дога кылырга куша. Ләкин алар йоклап китә. Һәм бу өч мәртәбә кабатлана. Гайсә өч тапкыр берүзе дога кылырга дип читкәрәк китә һәм өч тапкыр әйләнеп кайткач, Петернең һәм башкаларның йоклап утырганнарын күрә! (Пасах бәйрәмендә Гайсә һәм башка рәсүлләр белән бергә Яһүд Искариот та булган. Исеңдәдер, Яһүд карак булып киткән иде. Хәзер ул хыянәтче дә булып китә. Аңа Гайсә үзенең рәсүлләре белән еш кына очрашкан Гитсимән бакчасындагы урын яхшы билгеле. Шуңа күрә Яһүд гаскәриләрне, Гайсәне кулга алыр өчен, шул урынга алып килә. Алар килгәч, Гайсә алардан: «Кемне эзлисез?» — дип сорый.
«Гайсәне»,— дип җавап бирә гаскәриләр. Гайсә бер дә курыкмыйча: «Ул — мин»,— дип әйтә. Гайсәнең кыюлыгын күреп гаскәриләр шакката һәм артка чигенеп, җиргә егыла. Шунда Гайсә үз рәсүлләре турында: «Мине эзлисез икән, аларны җибәрегез»,— дип әйтә (Яхъя 18:1—9).
Гаскәриләр Гайсәне тотып бәйли. Рәсүлләр исә куркуларыннан качып китә. Ләкин Петер белән Яхъяның нәрсә булачагын беләсе килә. Шуңа күрә алар ерактарак калып гаскәриләргә ияреп бара. Ахыр чиктә Гайсәне иң баш рухани Каяфәснең өенә алып киләләр. Яхъя — иң баш руханиның танышы. Шуңа күрә капка саклаучы хезмәтче аңа һәм Петергә ишегалдына керергә рөхсәт итә.
Руханилар Каяфәснең өендә җыелган инде. Алар Гайсәне үлемгә хөкем итәргә тели. Шуңа күрә алар аның турында ялган шаһитлек биргән кешеләрне китерә. Гайсәгә йодрыклар белән сугалар һәм аны яңаклыйлар. Ул вакытта Петер якында гына була.
Маттай 26:57—75; Лүк 22:54—62; Яхъя 18:15—27).
Петер белән Яхъяга ишегалдына керергә рөхсәт иткән хезмәтче кыз Петерне күреп ала. «Син дә... Гайсә белән бергә булдың бит!» — дип әйтә ул. Ләкин Петер Гайсәне белгәнен кире кага. Берникадәр вакыт узгач, Петерне икенче бер хезмәтче кыз танып ала һәм анда торучыларга: «Бу кеше... Гайсә белән бергә булды»,— дип әйтә. Петер кабат Гайсәне белгәнен кире кага. Бераздан Петер янына ишегалдында басып торучылар килә дә: «Син чыннан да аларның берсе»,— дип әйтә. Петер өченче мәртәбә Гайсәдән ваз кичә һәм: «Мин бу кешене белмим!» — дип әйтә. Петер хәтта дөресен сөйлим дип ант итә. Шунда Гайсә, борылып, Петергә карый (Син беләсеңме, ни өчен Петер ялганлаган? ~ Әйе, ул курыккан. Ләкин ни өчен ул куркуга бирелгән? Кыю булыр өчен ул нәрсә эшләмәгән? Әйдә уйланыйк. Гайсә кыю булыр өчен нәрсә эшләгән? ~ Ул Аллаһыга дога кылган, һәм Аллаһы аңа кыю булырга ярдәм иткән. Исеңдәдер, Гайсә Петергә өч мәртәбә дога кылырга һәм уяу торырга кушкан. Ә ул нәрсә эшләгән? ~
Петер һәр очракта йокыга талган. Ул дога кылмаган һәм уяу тормаган. Шуңа күрә Гайсә кулга алынгач, ул моңа әзер булмаган. Соңрак суд вакытында руханилар Гайсәгә сукканда һәм аны үлемгә тапшырырга җыенганда, Петер бик курыккан. Әмма берничә сәгать элек Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә әйткән булган? ~ Гайсә рәсүлләргә дөнья мине нәфрәт иткән икән, сезне дә нәфрәт итәчәк дигән.
Без дә, Петер кебек, куркуга бирелергә мөмкин. Нинди очракта? Әйтик, класста балалар гимн җырламаган һәм туган көн бәйрәмен үткәрмәгән кешеләрне яманлый башлый, ди. Шунда берсе сиңа
борылып: «Син дә гимн җырламыйсыңмы әллә?» — дип сораса яки башкасы: «Син хәтта туган көннәрне дә үткәрмисең икән!» — дисә, син дөресен әйтергә куркырсыңмы? ~ Петер кебек, син ялганларсыңмы? ~Соңыннан Петер Гайсәдән ваз кичкәнгә бик үкенгән. Нәрсә эшләгәнен аңлагач, ул урамга чыгып елап җибәргән. Әйе, ул тәүбә итеп, Гайсәгә кире кайткан (Лүк 22:32). Безгә куркуга бирелмәскә һәм Петер кебек эш итмәскә нәрсә ярдәм итәчәк? ~ Исеңдәдер, Петер дога кылмаган һәм уяу тормаган. Димәк, синеңчә, Бөек Остазның шәкерте булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? ~
Безгә, һичшиксез, Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылырга кирәк. Гайсә дога кылгач, Аллаһы беләсеңме нәрсә эшләгән? ~ Ул Гайсәне ныгытыр өчен бер фәрештәсен җибәргән (Лүк 22:43). Ә безгә Аллаһы фәрештәләре ярдәм итә аламы? ~ Зәбур китабында: «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара»,— дип әйтелә (Мәдхия 33:8). Аллаһының ярдәмен алыр өчен, безгә дога кылырга кирәк. Ләкин бу гына аз. Беләсеңме, тагын нәрсә эшләргә кирәк? ~ Гайсә үз шәкертләренә уяу булырга кушкан. Синеңчә, безгә уяу булырга нәрсә ярдәм итәчәк? ~
Безгә җыелыш очрашуларыбызда әйтелгәнне игътибар белән тыңларга һәм Изге Язмаларны игътибар белән укырга кирәк. Ләкин безгә шулай ук Йәһвәгә һәрвакыт дога кылырга һәм үзенә хезмәт итәргә булышуы турында сорарга кирәк. Алай эшлибез икән, без куркуыбызны җиңәр өчен ярдәм алачакбыз. Шунда без Бөек Остаз һәм аның Әтисе турында башкаларга шатлык белән сөйләячәкбез.
Бу шигырьләр башкалар алдында куркуга бирелмәскә һәм дөрес булганны эшләргә ярдәм итә ала: Гыйбрәтле сүзләр 29:25; Иремия 26:12—15, 20—24 һәм Яхъя 12:42, 43.