Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә давыллы диңгезне тынычландыра

Гайсә давыллы диңгезне тынычландыра

МАТТАЙ 8:18, 23—27 МАРК 4:35—41 ЛҮК 8:22—25

  • ГАЙСӘ ГӘЛИЛӘЯ ДИҢГЕЗЕНДӘ ДАВЫЛНЫ ТЫЯ

Гайсә көне буе төрле эшләр белән мәшгуль булган. Кич җиткәч, ул шәкертләренә Кәпернаумнан китәргә тәкъдим итә. «Аръякка чыгыйк»,— дип әйтә ул аларга (Марк 4:35).

Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярында гәрәсәлеләр җире — Декаполисның бер өлеше урнашкан. Декаполис өлкәсендәге шәһәрләр грек культурасының үзәге булып тора, шулай да анда күп кенә яһүдләр дә яши.

Гайсәнең Кәпернаумнан китүе игътибарсыз калмый. Анда диңгезне кичә башлаган башка көймәләр дә бар (Марк 4:36). Үтәсе юл ерак түгел. Гәлиләя диңгезе — төче сулы зур күл. Аның озынлыгы 21 километр чамасы, ә киңлеге 12 километрга кадәр җитә. Ләкин ул сай түгел.

Гайсә, камил кеше булса да, үз хезмәтен ашкынып башкарганга, бик нык арый. Шуңа күрә ярдан киткәч, ул көймәнең арткы өлешендә, башын мендәргә куеп, тирән йокыга тала.

Кайбер рәсүлләр көймә белән оста идарә итә белә. Ләкин хәзер юл җиңелләрдән булмас. Гәлиләя диңгезе тирәли таулар урнашкан, һәм су өсте гадәттә җылы була. Кайвакыт таулардагы салкынрак һава зур тизлек белән аска юнәлә һәм җылы су өсте белән очраша. Шулай итеп диңгездә кинәт көчле давыллар куба. Һәм хәзер нәкъ шулай була да. Тиздән дулкыннар көймәгә каты итеп бәрелә, «көймәгә су тула башлый, һәм алар куркыныч хәлгә кала» (Лүк 8:23). Ә Гайсә һаман йоклый!

Шәкертләр бар көченә көймә белән идарә итәргә тырыша. Аларның, һичшиксез, моңарчы да давылларга эләккәне бар. Ләкин бу юлы хәл башкарак. Үз тормышлары өчен куркып, алар Гайсәне уята. «Хуҗабыз, коткар, һәлак булабыз бит!» — дип кычкыра алар (Маттай 8:25). Шәкертләр батарлар дип курка.

Уянгач, Гайсә рәсүлләренә болай ди: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез шулай курыктыгыз?» (Маттай 8:26). Аннары ул җилгә һәм диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — ди (Марк 4:39). Ярсулы җил басыла, һәм диңгез тына. (Марк белән Лүк, гаҗәп тәэсирле бу вакыйганы бәян иткәндә, башта Гайсәнең могҗизалы рәвештә диңгезне тынычландырганын ассызыклый, ә аннары гына шәкертләрнең иманга зәгыйфь булганнарын искә ала.)

Шәкертләрнең нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп кенә карагыз! Алар әле генә диңгезнең бик каты давылланганын, ә аннары тәмам тынычланганын күргән. Шәкертләрне көчле курку биләп ала. Алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— дип әйтә. Алар исән-сау гына диңгезнең аръягына чыга (Марк 4:41—5:1). Диңгезгә чыккан бүтән көймәләр, бәлки көнбатыш ярга кайткандыр.

Әйе, Аллаһы Улының табигать көчләре өстеннән хакимлеге бар. Моны белү безне бик юата! Патшалык идарәсе вакытында Гайсә үзенең бар игътибарын җиргә юнәлткәч, бөтен кешеләр иминлектә яшәячәк, чөнки коточкыч табигать афәтләре бүтән инде булмаячак!