Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Ул Гайсәнең киеменә кагылып савыга

Ул Гайсәнең киеменә кагылып савыга

МАТТАЙ 9:18—22 МАРК 5:21—34 ЛҮК 8:40—48

  • БЕР ХАТЫН ГАЙСӘНЕҢ КИЕМЕНӘ КАГЫЛЫП САВЫГА

Гайсәнең Декаполистан әйләнеп кайтуы турындагы хәбәр Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнбатыш ярында яшәүче яһүдләр арасында тарала. Күпләр, ахрысы, Гайсәнең күптән түгел генә узган давыл вакытында җил белән суларны тынычландырганын һәм җенле кешеләрне савыктырганын ишеткән. Шуңа күрә диңгез ярында, күрәсең, Кәпернаум тирәсендә, Гайсәне каршы алыр өчен, «күп кеше» җыела (Марк 5:21). Гайсә ярга чыккач, халыкның үзен түземсезлек белән көткәнен күрә.

Гайсәне бик күрәсе килгән кешеләрнең берсе — синагога башлыгы Яһир. Ул Гайсә алдына егылып, ялвара-ялвара: «Кызым каты авырый. Килче, аның өстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде»,— дип үтенә (Марк 5:23). Ул кыз — Яһирнең әле 12 яшьтә генә булган бердәнбер бик кадерле кызы. Гайсә аның кайнар үтенеченә ничек карар? (Лүк 8:42).

Гайсә Яһир өенә барганда, аның белән тагын бер дулкынландыргыч хәл була. Гайсәгә ияргән күп кенә кеше, ул тагын берәр могҗиза кылыр микән, дип түземсезлек белән көтә. Ләкин халык арасындагы бер хатынны үзенең хәле борчый.

Бу яһүд хатыны инде 12 ел буе кан китүдән җәфалана. Ул бер табибтан икенчесенә йөреп һәм аларның тәкъдимнәре буенча дәваланып, бар акчасын сарыф итеп бетергән. Ләкин аңа бернәрсә дә ярдәм итмәгән, ә «хәле тагын да начарайган» (Марк 5:26).

Билгеле, үзенең авыруы аркасында ул йончыган һәм үзен уңайсыз, кимсетелгән итеп хис итә. Андый авыру турында, гадәттә, башкалар алдында беркем дә сөйләп тормас. Моннан тыш, Муса Кануны буенча, каны килгән хатын-кыз нәҗес дип санала. Аңа яисә аның кан белән пычранган киеменә кагылган кеше юынырга тиеш, һәм ул кичкә кадәр нәҗес була (Левилеләр 15:25—27).

Ул хатын «Гайсә хакында ишеткән» һәм шуңа күрә аны эзләп килгән. Ул үз-үзенә: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйтә. Нәҗес булганга, ул кешеләр арасыннан мөмкин кадәр сиздермичә генә үтә. Гайсә киеменең чугына кагылуы белән ул кан агуының туктаганын сизә! Ул «каты авырудан савыга» (Марк 5:27—29).

Шунда Гайсә: «Кем миңа кагылды?» — дип сорый. Сезнеңчә, бу сүзләрне ишеткәч, хатын үзен ничек хис итә? Петернең Гайсәгә биргән җавабында ризасызлык төсмере чагыла, ул аңа: «Остаз, халык сине урап алган һәм кысрыклый»,— дип каршы килә. Ни өчен соң Гайсә: «Кем миңа кагылды?» — дип сорый? Ул үзе: «Кемдер миңа кагылды, чөнки мин үземнән көч чыкканын сиздем»,— дип аңлата (Лүк 8:45, 46).

Хатын, кылган эше игътибарсыз калмаганын аңлап, куркуыннан калтырана-калтырана Гайсә алдына тезләнә. Ул үз авыруы һәм әле генә савыкканы турында бөтен халык алдында сөйләп бирә. Гайсә аны: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— дип йомшак кына юата (Марк 5:34).

Чыннан да, Аллаһы тарафыннан җир белән идарә итәргә билгеләнгән Зат йомшак күңелле һәм кызганучан! Ул кешеләр турында борчылып кына калмый, аның аларга булышырга көче дә бар.